Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украина белән чиктәш Русия төбәкләре хакимиятләре атышлар турында хәбәр итте.

Белгород өлкәсендә чик янында урнашкан Валуйки шәһәрендә торак йортлар һәм машиналар зыян күргән. Губернатор Вячеслав Гладков сүзләренчә, халык арасында үлүчеләр, яраланучылар юк.

Курски өлкәсе губернаторы Роман Старовойт Тёткино авылындагы мәктәпкә атканнар дип хәбәр итте. Бина зур зыян күргән, яраланган кешеләр юк, ди ул. Ике губернатор да атышларда Украина кораллы көчләрен гаепли. Рәсми Киев бу хакта дәшми.

Русия көн дә диярлек Украина шәһәрләренә ракетлар белән һөҗүм итә, пилотсыз очу аппаратларын җибәрә. Мондый һөҗүмнәр нәтиҗәсендә сивил халык үтерелә. Русиянең саклану министрлыгы исә моны Украина кораллы көчләренең объектларын юк итү дип тасвирлый.

@azatliqradiosi
👍2🔥1🤬1
❗️Татарстанда корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл кертелде.

Ул хакта боерыкны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Атна азагына кадәр Татарстанда 34 градуска кадәр эссе булыр дип көтелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢7
Татарстанда югары уку йортларындагы бюджет урыннарның 10 процентын сугышта катнашучыларның балаларына бирәчәкләр.

Бу — 2,1 мең урын дигән сүз. Татарстанда абитуриентларны 45 югары уку йорты кабул итә, шуларның 28е — дәүләтнеке.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮8👎2
Активист Альберт Рәхмәтуллин, бензинга бәя арту сәбәпле, Башкортстанда ягулык бойкоты үткәрергә тәкъдим итә.

"Чикләүләр кертелгәч, чит ил базарына нефть һәм нефть продуктлары сату берничә тапкырга кимеде, югыйсә. Һәм эчке базарда кирәгеннән артык булуы сәбәпле, бензин хәтта арзанаерга тиеш. Монополистлар керемнәрен югалтмас өчен, ясалма рәвештә бензин кытлыгы тудырып, бәяләрне арттыра, дип саныйм", ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Альберт әфәнде белән килешәсезме?

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍9🙏1🌚1
Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылында 18 кеше кызамык йоктырган.

Авылда битлек режимы кертелгән, күңел ачу һәм башка төр чаралар үткәрү туктатылган.

Урта Әләзәндә 10 меңнән артык кеше яши. Анда 11 мәчет һәм мәдрәсә бар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱6😢1
Украинадагы сугышта Татарстаннан чираттагы ир-егет һәлак булган.

Путин режимы башлаган сугышта Ютазы районыннан Илүс Кәримов үтерелгән.

Илүскә ничә яшь булганы хәбәр ителми. Ул сугышка мобилизациягә эләгепме, әллә үзе теләп киткәнме — бу да билгеле түгел. Үлеме турында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин хәбәр итте.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 512 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Безнең саннарга күрә, Илүс Кәримов Ютазы районыннан Украинадагы сугышта үтерелгән — икенче кеше.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩6😢5
Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Харьков өлкәсе Первомайский шәһәрендә кимендә 40 кеше, шул исәптән, 12 бала да яраланган.

Ракет һөҗүме кичә булган. Әлеге шәһәр Харьковтан 80 км ераклыкта урнашкан.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген шушы сугышның — 497нче көне.

@azatliqradiosi
🤬6🤯3👍1
Татарстанда дроннар кулланган өчен штраф салырга ниятлиләр

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков дрон очыручыларга мондый штрафлар салырга тәкъдим итә: гражданнарга 1-4 мең сум, вазифаи затларга - 15-40 мең сум, юридик затларга – 200-300 мең сум. Нәфайков республиканың Дәүләт шурасына "Татарстан административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр" турында канун өлгесе керткән.

Тулырак 👉Азатлык сайтында, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡8
Башкортстанның Подольски авылындагы меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар.

Бу турында ачык сөйләшү өчен авыл халкына җыен уздырырга рөхсәт бирмиләр, административ һәм җинаять җаваплылыгы белән яныйлар. Активистларны кулга алу, эзәрлекләү нәтиҗәсендә 1 июльдә булган рөхсәтсез җыенга 40лап кына кеше җыелган.

Җыенга дип килгән авыл халкы әйтүенчә, алар ни булып ятуын, үзләрен нишләтергә җыенуларын да белми. Яңа авыл төзелеше һаман да юк, ә аларны күчерү турында сүз алып барыла. Күрәсең, халык үз йортын арзанга гына сатып, кая тели шунда китәр дип көтәләр.

💬 Хәбиров безгә 2014 елда килде, казыну эшләре башлану сәбәпле, яңа бистә вәгъдә иттеләр. Минем фатирымны яхшы бәядән сатып алсыннар, җир өчен түләсеннәр. Шушы авыру кулларым белән утырткан һәр куак, һәр агач өчен түләсеннәр. 20-25 миллион бирсеннәр, китәрмен. Миңа чит кешенеке кирәкми, үземнекен яклыйм, ди җыенга килгән бер хатын.

💬Биш ел чамасы элек "Башмедь" килеп, халыкка генераль планны да күрсәткән, үзем ул җыенда юк идем. Шуннан бирле, билгесезлектә яшибез. Яшәргәме безгә монда, юкмы, төзелеш эшләре алып барыргамы, юкмы... Әлбәттә, беркемнең дә туган җиреннән китәсе килми. Монда җанның бер өлеше, йортларыбызга ничәмә еллар көч түгелгән. Күпчелеге боларның барысын калдырып китәргә теләми, дип сөйли икенче бер ханым.

👉Азатлык сайтында
👉Көзге сайтта

@azatliqradiosi
🤬11👍2
Русия транспорт министрлыгы очкычларга билет сатканда юлчылардан өстәмә җыем алу фикерен яңадан карый башлаган.

Бу - һава ширкәте бөлгенлеккә төшә калса, "юлчыларга ярдәм резерв фонды" булдыру өчен кирәк, дип яза "Коммерсант".

Һава ширкәтләре вәкилләре әйтүенчә, үзара исәп-хисап системы инде бар, аны Транспорт клиринг пулаты башкара һәм моның өчен 185 сум җыем алына.

Хәзер исә юлчыларга акчаларын кире кайтаруны гарантияләүче яңа резерв булдыру өчен, өстәмә җыем алачаклар. "Коммерсант"ның һава ширкәтләрендәге чыганаклары бу кимендә 150-200 сум булачак дип саный. Икенче бер чыганагы исә бер юлчыдан фондка 300 сум күчертү турында фикер алышу бара дигән.

Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, фонд өчен яңа җыемнар кертү билетлар бәясенең кыйбатлануына һәм юлчылар саны кимүгә китерәчәк.

@azatliqradiosi
👍4🤬3🤡1