Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Харьков өлкәсе Первомайский шәһәрендә кимендә 40 кеше, шул исәптән, 12 бала да яраланган.

Ракет һөҗүме кичә булган. Әлеге шәһәр Харьковтан 80 км ераклыкта урнашкан.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген шушы сугышның — 497нче көне.

@azatliqradiosi
🤬6🤯3👍1
Татарстанда дроннар кулланган өчен штраф салырга ниятлиләр

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков дрон очыручыларга мондый штрафлар салырга тәкъдим итә: гражданнарга 1-4 мең сум, вазифаи затларга - 15-40 мең сум, юридик затларга – 200-300 мең сум. Нәфайков республиканың Дәүләт шурасына "Татарстан административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр" турында канун өлгесе керткән.

Тулырак 👉Азатлык сайтында, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡8
Башкортстанның Подольски авылындагы меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар.

Бу турында ачык сөйләшү өчен авыл халкына җыен уздырырга рөхсәт бирмиләр, административ һәм җинаять җаваплылыгы белән яныйлар. Активистларны кулга алу, эзәрлекләү нәтиҗәсендә 1 июльдә булган рөхсәтсез җыенга 40лап кына кеше җыелган.

Җыенга дип килгән авыл халкы әйтүенчә, алар ни булып ятуын, үзләрен нишләтергә җыенуларын да белми. Яңа авыл төзелеше һаман да юк, ә аларны күчерү турында сүз алып барыла. Күрәсең, халык үз йортын арзанга гына сатып, кая тели шунда китәр дип көтәләр.

💬 Хәбиров безгә 2014 елда килде, казыну эшләре башлану сәбәпле, яңа бистә вәгъдә иттеләр. Минем фатирымны яхшы бәядән сатып алсыннар, җир өчен түләсеннәр. Шушы авыру кулларым белән утырткан һәр куак, һәр агач өчен түләсеннәр. 20-25 миллион бирсеннәр, китәрмен. Миңа чит кешенеке кирәкми, үземнекен яклыйм, ди җыенга килгән бер хатын.

💬Биш ел чамасы элек "Башмедь" килеп, халыкка генераль планны да күрсәткән, үзем ул җыенда юк идем. Шуннан бирле, билгесезлектә яшибез. Яшәргәме безгә монда, юкмы, төзелеш эшләре алып барыргамы, юкмы... Әлбәттә, беркемнең дә туган җиреннән китәсе килми. Монда җанның бер өлеше, йортларыбызга ничәмә еллар көч түгелгән. Күпчелеге боларның барысын калдырып китәргә теләми, дип сөйли икенче бер ханым.

👉Азатлык сайтында
👉Көзге сайтта

@azatliqradiosi
🤬11👍2
Русия транспорт министрлыгы очкычларга билет сатканда юлчылардан өстәмә җыем алу фикерен яңадан карый башлаган.

Бу - һава ширкәте бөлгенлеккә төшә калса, "юлчыларга ярдәм резерв фонды" булдыру өчен кирәк, дип яза "Коммерсант".

Һава ширкәтләре вәкилләре әйтүенчә, үзара исәп-хисап системы инде бар, аны Транспорт клиринг пулаты башкара һәм моның өчен 185 сум җыем алына.

Хәзер исә юлчыларга акчаларын кире кайтаруны гарантияләүче яңа резерв булдыру өчен, өстәмә җыем алачаклар. "Коммерсант"ның һава ширкәтләрендәге чыганаклары бу кимендә 150-200 сум булачак дип саный. Икенче бер чыганагы исә бер юлчыдан фондка 300 сум күчертү турында фикер алышу бара дигән.

Басма әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, фонд өчен яңа җыемнар кертү билетлар бәясенең кыйбатлануына һәм юлчылар саны кимүгә китерәчәк.

@azatliqradiosi
👍4🤬3🤡1
Бүген Казанда Сабантуе бәйрәмнәренә нәтиҗә ясадылар.

Милли бәйрәм халык фикерен өйрәнеп үткәрелгән, дип белдерде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

"Быел Сабан туен уздырганда аерым бурычлар йөкләнде. Без халыкның фикерен өйрәндек. Нәтиҗәдә, Сабантуе үзгәрешләр кичерде дигән фикергә килдек. Эш шунда, быел яңалыклар күп булды. Ул үзенең эчтәлеге ягыннан аерылып торды. Зур казанышларның берсе — бәйрәмнең мәгънәсенә тирәнрәк карый башладык, гореф-гадәтләргә игътибарны арттырдык. Без батутта сикерүдән киттек", диде ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Казан Сабантуе турындагы мәкаләне дә кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🤔2🥱2
Соңгы өч айда Роскомнадзор Украинадагы сугыш турындагы 26 меңнән артык интернет-сәхифәне томалаган – бу балалар порнографиясе, үз-үзеңә кул салу һәм наркотиклар пропагандасы белән бәйле сәхифәләрдән дә күбрәк.

Русия хакимиятләре Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүмат белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип атый.

Сез кайсы интернет-сәхифәләрне укыйсыз, мәгълүматны кайдан аласыз?

@azatliqradiosi
🤡2❤1
⚡️Русия юстиция министрлыгы Бөтендөнья кыргый табигать фондын (WWF) теләнмәгән оешма исемлегенә кертте.

Элегрәк Русия баш прокуратурасы аны теләнмәгән оешма дип таныган иде. Прокуратура белдерүенчә, Швейцариядә теркәлгән әлеге оешма “икътисад өлкәсендә иминлеккә янаучы проектларны тормышка ашыруда кулланыла”.

Элек Казанда WWF оештыруы белән "Җир сәгате" чарасы узып килде. Чарада Казан Кирмәнендәге барлык биналар да катнашып бер сәгатькә утларын сүндереп тора иде.

@azatliqradiosi
👎4🤡1
❗️5 июльдә Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) миналар яки шартлаткыч матдәләр юклыгын раслау өчен Русия басып алган Запорожье атом электр станциясенә өстәмә керү рөхсәте сорады.

"Әлеге зур атом электр станциясе урнашкан төбәктә хәрби киеренкелек һәм активлыкны исәпкә алып, безнең белгечләрнең фактларны тикшерү мөмкинлеге булырга тиеш", диелә МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси белдерүендә.

4 июль кичендә, Украина кораллы көчләре баш штабы Русиянең якын киләчәктә Запорожье атом электр станциясе җирлегендә провокация әзерләве турында хәбәр итте. Украина кораллы көчләренең баш штабы әйтүенчә, басып алынган электр станциясенең өченче һәм дүртенче энергоблокларының тышкы түбәсенә шартлаткычка охшаган чит әйберләр урнаштырылган.

@azatliqradiosi
👍2❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Львов шәһәренә һөҗүм ясалган

Шәһәр мэры Андрей Садовой моны сивил инфраструктурага иң көчле һөҗүм дип атады.

Бер ракет туп-туры кешеләр яши торган өйгә төшкән. 4 кешенең һәлак булуы билгеле, 9 кеше яраланган.

Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы 498 көн дәвам итә.
🤬13
Дуслар, бүген - атнакич, Азатлык онлайн эшен дәвам итә, сезгә кызыклы һәм мөһим булырга мөмкин хәбәрләрнең җыелмасын тәкъдим итә.

🔷 Львовка ракет белән һөҗүм итү аркасында инде 30 яраланучы исәпләнә.

🔷 Мәскәү биржасында долларның курсы 92 сумнан артты, 1 евро исә 100 сум тора.

🔷 АКШның Дәүләт департаменты Мәскәүдә эшләүче британ-американ мәктәбен «ят агент» итеп тануга ризасызлык белдерде.

🔷 «Досье» үзәге журналистлары Русия президенты Владимир Путинның бронепоездында ниләр бар икәнен ачыклаган. 6.8 млрд сумга төшкән Путинның поездында тренажер залы, хаммам, үпкәне җилләтү җиһазы (ИВЛ) да бар икән.

🔷 АКШның дәүләт секратаре Энтони Блинкен Төркиядән Швецияне НАТОГа кертү өчен тавыш бирүне сораган.

🔷 Ульян өлкәсендә Коръәнне мыскыллау эше нигезендә Мисыр ватандашы тоткарланган.

🔷 Meta сервисы Twitter кебек язма хәбәрләр өчен сервис ясаган. Ул Threads  дип атала.

🔷 Бүген Казанда +32 градус эссе булуын фаразлана.

🔷 Украинада сугышкан ирләрнең гаиләләренә ярдәм итәр өчен Башкортстанның бюджетыннан 4 млрд сумнан күбрәк акча тотылган. Моны республиканың башлыгы Радий Хәбиров әйтте.

Әлегә менә шушы хәбәрләр. Көн дәвамында бергә булыйк. Без каймагын гына сөзеп бирәбез, чөнки сезнең вакытыгыз кадерле. Әле өстәвенә Азатлык язганны башкалар язмый. Хәбәрләрнең туган телдә булуы да кадерле. Безне укыганыгыз өчен рәхмәт!
❤8👍2
Казандагы 175 гимназиясенең элеккеге мөдире Әминә Вәлиевага карата җинаять эшенең маддәсе үзгәртелгән.

2021 елның 11 маенда булган атыштан соң Әминә Вәлиева һәм тагын берничә кешегә карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде. Аңа 7 елга төрмә яный иде. Әмма хөкем җәзасы үзгәрергә мөмкин.

Аны яклаучы - адвокат Руслан Нәгыев. "Гамьсезлек" маддәсе үзгәртелергә тиеш дигәнгә басым ясаган ул. Мәктәптәге иминлек чараларын күрер өчен акча ни дәүләт бюджетыннан бүленмәгән, ни акчаны ата-аналар җыймаган, дип аңлаткан ул.

Яңа маддә нигезендә Әминә Вәлиевага 120 мең сумга кадәр штраф салына, 300 сәгатьлек мәҗбүри эшләр яки 3 айга кадәр кулга алу көтә ала.

Азатлыкка Әминә Вәлиеваның кызы Эльмира Ибраһимова әнисенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире каккан иде, ул Азатлыкка "әнидән гаеплене ясарга телиләр" дип сөйләгән иде. Ә балаларын югалткан ата-аналар башка фикердә иде.

«Әминә Вәлиева, беренчедән, беребездән дә гафу үтенмәде. Без көттек, бу булмады. Икенчедән, ялган күп. Мәсәлән, саклану чаралары өчен ата-аналардан акча җыелды. Сүз 2019-2020 ел турында бара. "Охрана" өчен ата-аналар акча җыелышып түли иде. Пандемия вакытында ата-аналар җыелышында акча җыймаска дигән карар чыгарылды дигән сүзләр таралды. Әмма бернинди дә җыелыш булмады. Аның беркетмәсе дә юк, бер кеше дә андый җыелышларның булганын белми, искә төшерә алмый. Моңа кадәр җыелган акча булган икән, ник алар тиешлечә тотылмаган? Кайда ята ул ата-анадан җыелган акча?» дип сөйләгән иде.

Мәкалә монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

2021 елның 11 маенда Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ачты. 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак булды, 20дән артык кеше яраланды. Илназ Галәвиев гомерлеккә хөкем ителде.
🤬4❤2