Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Ә ул арада Сочида 17 очкыч шәһәрнең һава аланына төшә алмау сәбәпле башка аэропортларга очып киткән (шул исәптән Казаннан килгән рейс та). Сәбәбе — һава торышы.

Краснодар төбәгенең күп кенә урыннарында көчле яңгырлар һәм җил аркасында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Кара диңгездә дулкыннар шуның кадәр көчле ки, Адлер пляжына хәтта ике дельфинны чыгарып аткан. Пляжларда коену рөхсәт ителми.

Мирный бистәсендә исә көчле яңгырлар нәтиҗәсендә 150 йортны су баскан. Андагы халыкны эвакуациялиләр.

@azatliqradiosi
👍4😢4
Кемеров шәһәрендә студент кыз үтерелү эшендә 5 полиция хезмәткәре шартлы рәвештә хөкем ителде.

23 яшьлек Вера Пехтелеваны 2020 елның гыйнварында элек очрашып йөргән егете үтергән. Бер ел элек ул 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Кызның фатирында акырыш-талашны ишеткән күршеләр кимендә 7 тапкыр "112" номерына шалтыраткан, әмма полиция барыбер килмәгән. Нәтиҗәдә күршеләр кыз яшәгән фатир ишеген үзләре ватып кереп, Вераның мәетенә тап булган.

Майор Михаил Балашов, капитан Дмитрий Тарицын һәм диспетчер Мария Пономарёва ике елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Ә диспетчерлар Мария Дунаева белән Кристина Юдинцева 1,5 еллык срок алды — шулай ук шартлы рәвештә.

@azatliqradiosi
🤬12👍1
60нчы бригаданың Приморье краеннан мобилизацияләнгән ирләре алгы сафта сугышудан баш тарткан.

Туганнары әйтүенчә, шуның өчен ирләрне берничә көн чокырда утыртканнар, су һәм ризык бирмәгәннәр, аннан билгесез тарафка алып киткәннәр. Хәзер мобилизацияләнгән ирләр белән элемтә юк, диелә.

Саклану министрлыгы вәкилләре мобилизацияләнгәннәрне фронтның кайнар нокталарына җибәрмәячәкләр, дигән иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁4🙏1
Башкортстанда 125 һектар урман яна.

111 һектар мәйданда 7 табигать янгыны дәвам итә, иң катлаулысы – Чиләбе өлкәсе белән чиктәш Белорет районында. Анда янгынны өченче тәүлек сүндерә алмыйлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😱5😢1
Украинага һөҗүм иткән көненнән бирле Русиянең кимендә 47 меңләп хәрбие һәлак булган.

Бу — 10 ел буе барган Әфган сугышындагы югалтулардан өч тапкыр, 1994-1996 еллардагы беренче Чечня сугышында Русия гаскәре югалтуларыннан тугыз тапкыр күбрәк.

Моны "Медуза" һәм "Медиазона" журналистлары белән бергә тикшеренүче Дмитрий Кобак санап чыгарган.

Авыр яралары аркасында хәрби хезмәттән җибәрелгән хәрбиләрне исәпкә алганда, Русия югалтулары кимендә 125 мең кеше булырга мөмкин, ди тикшеренү авторлары.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4😢2🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинага һөҗүм иткән көненнән бирле Русиянең кимендә 47 меңләп хәрбие һәлак булган. Бу — 10 ел буе барган Әфган сугышындагы югалтулардан өч тапкыр, 1994-1996 еллардагы беренче Чечня сугышында Русия гаскәре югалтуларыннан тугыз тапкыр күбрәк. Моны "Медуза"…
Ә менә Азатлык хисабына күрә, бу сугышта 500 көндә Татарстаннан — кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган. Ике республикага кимендә 1331 кеше дигән сүз.

✔️Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр — башкала Уфадан (62 кеше), аннан соң — Стәрлетамак(47) , Белорет (45), Учалы (34), Әбҗәлил(22), Ишембай (20) һәм Салават районнары (19 кеше) килә.

✔️Татарстаннан иң күп үлүчеләр — Чаллы (68кеше) һәм Казаннан (55), аннан соң — Түбән Кама (28), Бөгелмә (18), Тәтеш (17), Кукмара (16), Мамадыш(14) һәм Чүпрәле районнары (12 кеше) килә.

✔️Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләреннән кимендә 140 кеше узган көздә мобилизациягә эләгеп китүчеләр булган.

✔️Үлүчеләрнең яшенә килгәндә, безнең хисапка күрә, Татарстаннан 247 кеше (48%), ягъни яртысы диярлек, 25тән алып 35 яшькә кадәр булган. 150 кеше махсус урта яисә югары белемле булган. Путин башлаган сугыш аркасында Татарстанда кимендә 256 бала атасыз калган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
😢4😱2👍1
9 июльдә Төркиянең Анталья шәһәрендә Сабан туе узды.

Шәһәр үзәгендәге Konyaaltı районының төп мәйданында меңгә якын кеше бәйрәм итте. Мәйданны Татарстан, Төркия байраклары бизәде.

Бәйрәмнең төп теле татар теле булды. Ара-тирә гореф-гадәтләр, бәйрәмнең асылы төрекчә дә аңлатылды.

— Бу халык бәйрәме булды. Үзебез акча җыйдык. Кем ничек булдыра алды — шулкадәр акча бирде. Антальядә татар эшкуарлары да бар, алар да бәйрәмне күтәреште. Кирәк-яракны алдык, пылау пешердек, кешеләрне сыйладык. Татар ризыклары әзерләнде. Чәкчәк белән чәй эчелде. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр күп иде. Дәүләт, шәһәр хакимияте акчасы юк, — дип сөйләде Сабантуйны оештыручыларның берсе Фәнис Зыялы. — Оештыручылар саны 15ләп кеше булдык. Үзара эш бүлештек, кем акча, кем урын, кем эчтәлек, кем кешеләрне, җырчыларны туплау өчен җавап бирде. Җырчылар үзләре килде, җырлады. Кырымтатар, саха, кыргыз, казакълар да бар. Барысы да күңел ачты. Ерып чыктык, Аллаһка шөкер!

Сабантуй "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

@azatliqradiosi
❤18🔥3😁1
Явыз Иван Казан ханлыгын кайчан басып алган? Бу сорауга 83% кеше дөрес җавап биргән.

Сораштыруны Азатлык Радиосының YouTubeтагы каналына бүген иртән чыгарган идек. Шушы берничә сәгатьтә әлеге сорауга бер меңнән артык кеше җавап бирде. Җавапларның 83%ы — дөрес.

Азатлыкны 👉 YouTubeта да карап барыгыз! 😊

@azatliqradiosi
👏8🔥4