60нчы бригаданың Приморье краеннан мобилизацияләнгән ирләре алгы сафта сугышудан баш тарткан.
Туганнары әйтүенчә, шуның өчен ирләрне берничә көн чокырда утыртканнар, су һәм ризык бирмәгәннәр, аннан билгесез тарафка алып киткәннәр. Хәзер мобилизацияләнгән ирләр белән элемтә юк, диелә.
Саклану министрлыгы вәкилләре мобилизацияләнгәннәрне фронтның кайнар нокталарына җибәрмәячәкләр, дигән иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

😁4🙏1
Башкортстанда 125 һектар урман яна.
111 һектар мәйданда 7 табигать янгыны дәвам итә, иң катлаулысы – Чиләбе өлкәсе белән чиктәш Белорет районында. Анда янгынны өченче тәүлек сүндерә алмыйлар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

😱5😢1
Украинага һөҗүм иткән көненнән бирле Русиянең кимендә 47 меңләп хәрбие һәлак булган.
Бу — 10 ел буе барган Әфган сугышындагы югалтулардан өч тапкыр, 1994-1996 еллардагы беренче Чечня сугышында Русия гаскәре югалтуларыннан тугыз тапкыр күбрәк.
Моны "Медуза" һәм "Медиазона" журналистлары белән бергә тикшеренүче Дмитрий Кобак санап чыгарган.
Авыр яралары аркасында хәрби хезмәттән җибәрелгән хәрбиләрне исәпкә алганда, Русия югалтулары кимендә 125 мең кеше булырга мөмкин, ди тикшеренү авторлары.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу — 10 ел буе барган Әфган сугышындагы югалтулардан өч тапкыр, 1994-1996 еллардагы беренче Чечня сугышында Русия гаскәре югалтуларыннан тугыз тапкыр күбрәк.
Моны "Медуза" һәм "Медиазона" журналистлары белән бергә тикшеренүче Дмитрий Кобак санап чыгарган.
Авыр яралары аркасында хәрби хезмәттән җибәрелгән хәрбиләрне исәпкә алганда, Русия югалтулары кимендә 125 мең кеше булырга мөмкин, ди тикшеренү авторлары.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍4😢2🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинага һөҗүм иткән көненнән бирле Русиянең кимендә 47 меңләп хәрбие һәлак булган. Бу — 10 ел буе барган Әфган сугышындагы югалтулардан өч тапкыр, 1994-1996 еллардагы беренче Чечня сугышында Русия гаскәре югалтуларыннан тугыз тапкыр күбрәк. Моны "Медуза"…
Ә менә Азатлык хисабына күрә, бу сугышта 500 көндә Татарстаннан — кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган. Ике республикага кимендә 1331 кеше дигән сүз.
✔️Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр — башкала Уфадан (62 кеше), аннан соң — Стәрлетамак(47) , Белорет (45), Учалы (34), Әбҗәлил(22), Ишембай (20) һәм Салават районнары (19 кеше) килә.
✔️Татарстаннан иң күп үлүчеләр — Чаллы (68кеше) һәм Казаннан (55), аннан соң — Түбән Кама (28), Бөгелмә (18), Тәтеш (17), Кукмара (16), Мамадыш(14) һәм Чүпрәле районнары (12 кеше) килә.
✔️Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләреннән кимендә 140 кеше узган көздә мобилизациягә эләгеп китүчеләр булган.
✔️Үлүчеләрнең яшенә килгәндә, безнең хисапка күрә, Татарстаннан 247 кеше (48%), ягъни яртысы диярлек, 25тән алып 35 яшькә кадәр булган. 150 кеше махсус урта яисә югары белемле булган. Путин башлаган сугыш аркасында Татарстанда кимендә 256 бала атасыз калган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

😢4😱2👍1
9 июльдә Төркиянең Анталья шәһәрендә Сабан туе узды.
Шәһәр үзәгендәге Konyaaltı районының төп мәйданында меңгә якын кеше бәйрәм итте. Мәйданны Татарстан, Төркия байраклары бизәде.
Бәйрәмнең төп теле татар теле булды. Ара-тирә гореф-гадәтләр, бәйрәмнең асылы төрекчә дә аңлатылды.
— Бу халык бәйрәме булды. Үзебез акча җыйдык. Кем ничек булдыра алды — шулкадәр акча бирде. Антальядә татар эшкуарлары да бар, алар да бәйрәмне күтәреште. Кирәк-яракны алдык, пылау пешердек, кешеләрне сыйладык. Татар ризыклары әзерләнде. Чәкчәк белән чәй эчелде. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр күп иде. Дәүләт, шәһәр хакимияте акчасы юк, — дип сөйләде Сабантуйны оештыручыларның берсе Фәнис Зыялы. — Оештыручылар саны 15ләп кеше булдык. Үзара эш бүлештек, кем акча, кем урын, кем эчтәлек, кем кешеләрне, җырчыларны туплау өчен җавап бирде. Җырчылар үзләре килде, җырлады. Кырымтатар, саха, кыргыз, казакълар да бар. Барысы да күңел ачты. Ерып чыктык, Аллаһка шөкер!
Сабантуй "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

❤18🔥3😁1
Явыз Иван Казан ханлыгын кайчан басып алган? Бу сорауга 83% кеше дөрес җавап биргән.
Сораштыруны Азатлык Радиосының YouTubeтагы каналына бүген иртән чыгарган идек. Шушы берничә сәгатьтә әлеге сорауга бер меңнән артык кеше җавап бирде. Җавапларның 83%ы — дөрес.
Азатлыкны 👉 YouTubeта да карап барыгыз! 😊

👏8🔥4
Украинага каршы сугышачак "Башкортстан" полкында дроннар белән эш итүче "Айгыр" отряды төземәкчеләр
Бу хакта РБК хәбәр итә.
Басма язуынча, "Башкортстан" "ихтыярилар" полкы 67нче мотоукчы дивизиягә кергән һәм хәзерге вакытта Самар өлкәсендә хәрби әзерлектә.
Элегрәк сезгә Башкортстанда төзелгән батальоннар, дивизионнар һәм роталар исемлеген тәкъдим иткән идек.
Аларның күбесе татар-башкорт исемнәре белән аталган.
Татарстанда да "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзелде.
❓Милли республикаларда батальоннар туплап, аларны татар-башкорт исемнәре белән атап сугышка җибәрүгә ничек карыйсыз?
#Башкортстан
#Татарстан

🤬5🤣3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинага каршы сугышачак "Башкортстан" полкында дроннар белән эш итүче "Айгыр" отряды төземәкчеләр Бу хакта РБК хәбәр итә. Басма язуынча, "Башкортстан" "ихтыярилар" полкы 67нче мотоукчы дивизиягә кергән һәм хәзерге вакытта Самар өлкәсендә хәрби әзерлектә.…
Дрон дигәннән, тиздән Татарстанда дрон заводы төзеләчәк
Ул "Алабуга" икътисади зонасында урнашачак.
Узган атна Азатлыкта бу хакта язма чыкты, күрми калган булсыгыз, укып чыгыгыз.
❓Татарстанда Украинадагы сугышка дип дроннар җитештерә башлау республиканың иминлеген арттыра дип саныйсызмы?

Азатлык Радиосы
Татарстанда дрон заводы төзеләчәк. Хакимиятләр Иран белән ничек килешкән?
"Протокол" тикшеренүе белән таныштырабыз
🤬5👍2
Идел-Уралда эсселек. Башкортстанда 110 гектардан артык урман яна
110 гектардан артык мәйданда җиде урман янгыны теркәлгән. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
Аерым алганда, Белорет районы Үзән авылы янындагы урманда зур янгынны сүндерү өченче тәүлек дәвам итә. Янгынның мәйданы 40 гектардан артык диелә. Аны сүндерүгә авиация җәлеп ителгән.
❓Сезнең якларда ничек хәлләр? Эсселекне ничек кичерәсез?

😱3😢2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Идел-Уралда эсселек. Башкортстанда 110 гектардан артык урман яна 110 гектардан артык мәйданда җиде урман янгыны теркәлгән. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзенең Telegram-каналында хәбәр итте. Аерым алганда…
Башкортстанның Әбҗәлил районы Хәмит авылында дүрт өйгә ут капкан
Бу хакта Башинформ агентлыгы хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына күрә, дүрт шәхси хуҗалык — бүрәнә йортлар һәм йорт яны корылмалары яна. Янгынны сүндерүдә 20дән артык кеше һәм җиде махсус машина катнаша.
Йортларның бер-берсенә якын торуы һәм көчле җил эшне катлауландыра диелә.
Бу көннәрдә төбәктә 40 дәрәҗәле эссе һава саклана.
Фото: БСТ каналы

😢8👍1
Быел КФУда татар теле белгечлегенә 45 бюджет урыны бүленгән
Бу хакта бүген КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Рамил Мирзаһитов белдерде.
Аның сүзләренчә, быел татар телен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләрне ике юнәлештә кабул итәчәкләр. Беренче төркемдә филологлар белем алыр дип көтелә. Аерым алганда, татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечләре әзерләнәчәк. Бу юнәлешкә 20 бюджет урыны бүленгән. Икенче төркемдә исә, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары әзерләнәчәк. Анда 25 бюджет урыны каралган.
Бюджет урыннары тулса, 10-15 студентны түләүле укуга кабул итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, татар филологиясендә укыр өчен елына 150 мең сум түләргә кирәк. Тулы курсның бәясе 600 мең сумга җитә.

❤10👍4✍1