Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Украина президенты Владимир Зеленский НАТО саммитында катнашу өчен Вильнюска килде

Ул элек Украинаны НАТОга әгъза итеп алу мәсьәләсендә карарсыз булулары өчен, Альянсны тәнкыйтькә тоткан иде. Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍7✍1
Быел июльнең беренче атнасы күзәтүләр тарихында иң эссесе булган.

Бу - БМОның Дөнья метеорологик оешмасы белешмәләреннән күренә.

БМОда аңлатуларынча, температураның моңарчы булмаган югары дәрәҗәләргә күтәрелүе климат үзгәрүе һәм Эль-Ниньо дигән һава торышы күренеше белән бәйле. Бу Тын океанның экваториаль сулары температурасы күтәрелүен аңлата.

БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш белдерүенчә, хәзерге вазгыять "климат үзгәрүнең контрольдән чыгуын" күрсәтә.

Коры җирдән тыш, океан сулары да җылына. Бу исә "әйләнә-тирәгә җимергеч йогынты ясарга мөмкин", дип саныйлар Дөнья метеорология оешмасында. "Әгәр океаннар шактый җылынса, бу атмосферага, диңгез бозына һәм бөтен дөньядагы бозларга йогынты ясаячак", дигән оешма вәкиле Майкл Спэрроу.

Аның әйтүенчә, Эль-Ниньоның нәтиҗәләре бу ел ахырында тагын да ныграк хис ителәчәк.

Эль-Ниньо Русия төбәкләрендәге һава торышына да йогынты ясарга мөмкин.

Тулырак👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2🤡1
Быел "Питрау"да көрәш ярышының абсолют батырына акчалата 500 мең сум биреләчәк.

Бу хакта "Татар-информ" җиткерә. Алдагы елларда, гадәттә, җиңел машина бирелә иде.

Питрауның баш батырына ни өчен машина бирелмәвен әйтмәсәләр дә, моны Русиядә машиналарның кыйбатлануы белән бәйле дип фаразларга мөмкин. Күптән түгел долларның артуы автомобиль базарында ажиотажга сәбәпче булды.

Хәзер Lada Granta 1-1,1 млн сумга җитте. Әле ике-өч ай элек кенә аларны 800 мең сумга сатып алып була иде.

@azatliqradiosi
👍5👎2❤1🔥1😁1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Украинадагы сугыштан Башкортстанга тагын мәетләр кайтарылган.

Кичә “Сибай" ансамбленең солисты булган 23 яшьлек Илнар Хатмуллин һәм Мәчетле районыннан өлкән лейтенант Илгизәр Әхкәмовне җирләделәр.

Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Аннан 10лап ихтыярилар батальоны җыелды. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 820 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән.

@azatliqradiosi
😢6🎉2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 12 июль, чәршәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз

🔺Кичә Вильнюста узган НАТО саммитының беренче көнендә альянс әгъзалары Украинаның берлеккә керүен гадиләштерде, әмма “барлык альянс әгъзалары риза булганда һәм бөтен шартлар үтәлгәндә” генә Украинаның НАТОга чакырылачагы әйтелде. Шулай ук "НАТО – Украина" шурасы төзелүе игълан ителде. Бүген аның утырышы узачак.

🔺Бүген иртән Төньяк Корея җибәргән ракет 74 минут очкан. Япония Asahi телеканалына сылтанып, РИА Новости агентлыгы "вакыт ягыннан бу иң озакка сузылган очыш", дип хәбәр итә. Япония Төньяк Кореяга протест белдергән. Ракет Япониянең икътисади зонасы читенә төшкән. Япония кораблары һәм очкычларына зыян килмәгән.

🔺Оренбурның Орски шәһәре балалар бакчаларына йөрүче балалар агуланган. Сигез бала хастаханәгә озатылган. Шәһәр хакимияте хәбәр итүенчә, балалар йогурттан агуланган булырга ихтимал.

🔺Башкортстан парламентында хезмәт хакы алып эшләүче депутатлар саны 25тән 30га арткан. Бу хакта UTV каналы хәбәр итә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров карарны 5 июльдә имзалаган.

Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤4🔥2👍1
Башкортстанның Белорет районында урман янгыны авылларга таба юнәлгән

Бу уңайдан районда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Белорет районының Үзән урманчылыгында вазгыять аеруча катлаулы, бер тәүлектә янгын мәйданы 320 һектарга кадәр җиткән.

▪️Соңгы вакытта Башкортстанда челлә булды. Узган ялларда һава температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак булып, +35 дәрәҗә эсселек күзәтелде. Бу атна башында да челлә торды. Кичә Уфада эсселектән хәтта трамвай рельслары бөгелүе хәбәр ителде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢1
Качып-посып һәм һуманитар юнәлешкә күз йомып. Рифкать Миңнехановны Фәннәр академиясе президенты итеп ничек сайладылар?

11 июльдә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов киләсе биш елда республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк. Азатлык сайлау җыеныннан репортаж тәкъдим итә. Шулай ук белгечләр фикерен белештек.

💬Татарстан Фәннәр академиясе башыннан ук дөрес корылмады, чөнки үз вакытында без аны һуманитар академия итеп оештырырга теләдек. Анда башка фәннәрне китереп тутырдылар. Хәзер академияне үзгәртеп тә булмый. Ул үзенә күрә аңлашылмый торган социаль институтка әверелде. Минемчә, зур үзгәрешләр була алмый. Русия Фәннәр академиясен теге якка да, бу якка да борып үзгәртеп карадылар, ләкин берни эшләтә алмадылар. Безнеке дә шундыйга әйләнде. Русия академиясенә кагылышлы электән шаяртып әйтә торган сүз бар. Академия ул филләр йоклый торган урын, диләр иде. Татарстан Фәннәр академиясе дә филләр йоклый торган урынга әйләнде", ди галим Дамир Исхаков.

💬Рифкать Миңнехановның фән дөньясына бернинди кагылышы юк. Аны фәнни даирәне күзәтү һәм финанс агымнар белән идарә итү өчен куйганнар. Беренче чиратта, һуманитар юнәлешне контрольгә алу күздә тотыла. Хәзерге вакытта татар тарихы, татар теле, иҗтимагый фикер авыр халәттә. Болай да Мәскәүдән, Татарстандагы куәт структураларыннан, президент идарәсеннән бу өлкәгә басым бара. Бу Миңнеханов нәселенең Татарстандагы барлык өлкәләрне үз кулына алуны аңлата. Бүген өч тәхет бер гаилә кулында", ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

👉Азатлык сәхифәсендә
👉Көзге сайтта

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥4👍3🥴3🤣2❤1
Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) төрмәсендә утыручы мөселман тоткыннарның туганнары "Гулаг-Инфо" проектына мөрәҗәгать иткән.

Алар төрмәдәге канунсыз майтарылган хәлләрдән зарланып, ярдәм сораган.

Туганнары әйтүенчә, 7 июльдә мөселман тоткыннарны мунчага кертеп нык кына кыйнаганнар, чәчләрен, сакалларын кырганнар. Шәхси әйберләрен, шул исәптән эчке киемнәрен дә тартып алганнар.

"Димитровград төрмәсендә эшләүчеләр, тоткыннар үз ихтыярлары белән "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атыйлар – ред.) китсен өчен, аларга түзмәстәй шартлар тудырачакларын ачыктан-ачык әйтә", диелә шикаятьтә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬12❤2🕊1
Чечняда кыйналган "Новая газета" журналисты Елена Милашина хастаханәдән чыккан.

Бу хакта "Эхо Москвы" радиосының элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов үз телеграм каналында яза.

4 июльдә Милашина белән адвокат Александр Немов Чечняга Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган. Һөҗүм итүчеләр аларга китәргә һәм "берни дә язмаска" кушкан.

Милашинаны полимер торбалар белән кыйнаганнар, кулындагы бармакларын сындырганнар, башына типкәннәр иде.

Немов әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр аларны атып үтерү белән янаган һәм башларына пистолет терәгән.

Һөҗүм нигезендә Тикшерү комитеты сәламәтлекләренә җиңелчә зыян салу маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

@azatliqradiosi
❤4👍1
Мәскәү мәхкәмәсе Татарстан эчке эшләр министрлыгының тагын бер җитәкчесен ике айга кулга алган.

Артем Мешков
ришвәтчелектә шикләнелә.

Әле күптән түгел генә Татарстан эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе Рамил Шакиров тоткарланган иде. Аңа министрлыкның оешмалары куллана торган машиналар өчен алмаш өлешләр кайтарту, аларны төзекләндерү контрактларына бәйле җинаять эше ачылды. Мешков та шушы эш белән бәйле кулга алынган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤷‍♂2👍2
Әгерҗедә көчле җил өй түбәләрен алып аткан, агачларны аударган, кайбер биналарның тәрәзәләре ватылган, яуган яңгырдан урамнарда су елга булып ага. Җирле пабликлар язуынча, җил районга зур зыян салган.

“Без сездән читтә калмыйча күршеләрегезгә, картларга, ялгыз кешеләргә ярдәм итүне сорыйбыз”, диелә Типичный Әгерҗе вконтакте битендә (фотолар да шул биттән).

Сездә һава торышы ничек?

@azatliqradiosi
😢4👍1🔥1
Математик Азат Мифтаховны штраф изоляторга утыртканнар

Бу хакта FreeAzat! каналы хәбәр итә. Соңгы ай эчендә Мифтахов колониядә берьюлы ике хокук бозуда гаепләнгән.

Беренче кисәтүне ул бер ай элек тумбочкасында дезодорант саклаган өчен алган. Инспектор тумбочканы эш сәгатендә тикшергән булган.

Шушы көннәрдә исә шәхси тикшерү вакытында Мифтахов икенче тапкыр тәртип бозуда гаепләнгән. Аның әйберләре аена ике тапкыр тулысынча тикшерелә, гадәттә, тикшерү өстән-өстән генә уза, ләкин бу юлы инспектор сумка эчен җентекләп тикшергән һәм исемлеккә туры килмәгән әйберләр тапкан, дип яза FreeAzat! телеграм-каналы.

Азатны ШИЗОга кичә кич 3 тәүлеккә утыртканнар.

Элегрәк Азатлыкка әңгәмәдә Азатның әнисе нидер тагын казып чыгарып, яңа җинаять эше ачылыр, төрмәдән чыгармаска мөмкиннәр дип борчылуын әйткән иде.

Мифтахов иреккә быел сентябрьдә чыгарга тиеш.

@azatliqradiosi
🤬13🕊1
Бәяләр артыр дип, русияләр күпләп телевизор сатып ала башлаган.

Бу хакта "Ведомости" җиткерә.

Гыйнвар-июнь айларында Русиядә 3,8 миллион телевизор сатылган – бу Мәскәү Украинага һөҗүм иткән 2022 елның беренче алты ае белән чагыштырганда – 33 процентка күбрәк.

Рубль түбән тәгәрәгәнгә техникага бәяләр көзгә таба ук кыйммәтләнәчәк, дип саный белгечләр.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤮6😁3✍1👍1