Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Математик Азат Мифтаховны штраф изоляторга утыртканнар

Бу хакта FreeAzat! каналы хәбәр итә. Соңгы ай эчендә Мифтахов колониядә берьюлы ике хокук бозуда гаепләнгән.

Беренче кисәтүне ул бер ай элек тумбочкасында дезодорант саклаган өчен алган. Инспектор тумбочканы эш сәгатендә тикшергән булган.

Шушы көннәрдә исә шәхси тикшерү вакытында Мифтахов икенче тапкыр тәртип бозуда гаепләнгән. Аның әйберләре аена ике тапкыр тулысынча тикшерелә, гадәттә, тикшерү өстән-өстән генә уза, ләкин бу юлы инспектор сумка эчен җентекләп тикшергән һәм исемлеккә туры килмәгән әйберләр тапкан, дип яза FreeAzat! телеграм-каналы.

Азатны ШИЗОга кичә кич 3 тәүлеккә утыртканнар.

Элегрәк Азатлыкка әңгәмәдә Азатның әнисе нидер тагын казып чыгарып, яңа җинаять эше ачылыр, төрмәдән чыгармаска мөмкиннәр дип борчылуын әйткән иде.

Мифтахов иреккә быел сентябрьдә чыгарга тиеш.

@azatliqradiosi
🤬13🕊1
Бәяләр артыр дип, русияләр күпләп телевизор сатып ала башлаган.

Бу хакта "Ведомости" җиткерә.

Гыйнвар-июнь айларында Русиядә 3,8 миллион телевизор сатылган – бу Мәскәү Украинага һөҗүм иткән 2022 елның беренче алты ае белән чагыштырганда – 33 процентка күбрәк.

Рубль түбән тәгәрәгәнгә техникага бәяләр көзгә таба ук кыйммәтләнәчәк, дип саный белгечләр.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤮6😁3✍1👍1
Русия дәүләт думасы банкларны мөштәриләреннән урланган акчаларны кире кайтарырга мәҗбүр итүче канун кабул итте

Кабул ителгән канунга ярашлы, акча җибәрүне алучы банк та, җибәрүче банк та тикшерәчәк. Әгәр хәрәмләшү шиге туса, акчаларны ике көнгә туңдырып торачаклар, ә мөштәрине бу хакта кисәтеп, транзакцияне раславын сораячаклар.

▪️Русия Банкы мәгълүматынча, 2023 елның беренче чирегендә караклар банк мөштәриләреннән 4,5 миллиард сум урлаган.

@azatliqradiosi
🤔3
📍 Бишкәктәге мәхкәмә хөкүмәтнең Азаттык радиосын тыю турындагы карарын гамәлдән чыгарды

Мәхкәмә кыргыз хезмәтенең юридик заты һәм мәдәният министрлыгы арасында тынычлык килешүен раслады.

Апрельдә Бишкәктәге район мәхкәмәсе радионың эшчәнлеген тыю турында карар чыгарган иде. Мәдәният министрлыгы радионы Кыргызстан һәм Таҗикстан арасындагы чик буе низагын таҗиклар карашыннан гына яктыртуда гаепләде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥6👏1
❗️Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә җыеналар

Мондый канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләгәннәр, Путин төбәкләргә сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә киңәш иткән иде.

Җиргә дәгъва итүчеләрне махсус реестрга теркәп барачаклар, алар җирне чираты җиткәч алачак.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугыш дәвамында күпсанлы хәрби җинаятьләр турында хәбәрләр килә.

Сез чит илне басып алу сугышында катнашучыларга бушлай җир бирүне хуплыйсызмы?
🤬9👍1🥰1🤡1
G7 һәм Украина хәрби ярдәм һәм иминлек гарантияләре турында декларацияне имзалады

Вилнюста узган НАТО җыены нәтиҗәсендә "Зур җиделек" илләре җитәкчеләре һәм Украина президенты Украина иминлеге гарантияләре һәм аңа хәрби ярдәм күрсәтү турында декларация кабул итүе турында белдерде.

Документта әйтелгәнчә, G7 илләре Украинаның саклану өлкәсен һәм иминлеген тәэмин итүе җаваплылыгын үз өстенә ала.

"Бу документ безнең иминлекне тәэмин итү өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр бирә", диде Украина президенты Зеленский.
👍8🔥1
Татарстанда туристлар өчен кунакханәләр җитми

Бу хакта 12 июльдә Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде. 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң эчке туризм үсеш ала башлаган. Бу русияләрнең чит илгә чыгу мөмкинлеге кимүе һәм туристик юлламаларның кыйммәтләнүе белән бәйле дип аңлатылды.

"Туристлар саны без фаразлаганнан күбрәк артты. Кунакханәләргә кытлык барлыкка килде", диде ул. Бу отельләргә бәяләрнең артуына китергән.

2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Кунаклар килә, ләкин Казан һәм Татарстан аларга татарлыкны күрсәтә аламы? Бу хакта ни уйлыйсыз?
🤷‍♂1🔥1
🇦🇪 Татарстанда эшче һөнәрләргә зур кытлык бар

Аерым алганда, төзелештә эшләүчеләр җитми. Хәзерге вакытта республикада сәнәгать, эшкәртү, файдалы казылмалар чыгару, төзелеш һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр җитми, ди хезмәт министры.

Былтыр көз игълан ителгән мобилизациядән соң, Татарстанда кадрларга кытлык барлыкка килү турында еш әйтелә башлады.

"Алабуга" махсус икътисади зонасы Нью-Йоркта Таймс-скверда "Өйгә кайтырга вакыты җитте" дигән чакыру белән реклам тактасын да элгән иде.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤷‍♂1👎1🔥1
Татар хорафатларын яхшы беләсезме?

Безнең Әйдә! Online проекты төрле ышанулар һәм хорафатлар турында кызыклы тест әзерләде. Аны узып, белемнәрегезне тикшерергә тәкъдим итәбез 😉

Тест тел өйрәнүчеләр өчен әзерләнгән, шуңа ул урыс телендә, шулай да хорафатларны татарча да яздык.

https://www.azatliq.org/a/32482243.html

(тест яхшы эшләсен өчен VPN ярдәмендә төп сайтка керегез)
🔥5❤3👍1👎1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич. 505 көн дәвамында Украинада сугыш бара, аны Путин режимы башлады. Әлеге минутларга төп хәбәрләр мондый:

🔸 Киевка пилотсыз очкычлар белән һөҗүм ителгән. Аларның 10сы бәреп төшерелгән. Дронның калдыклары кешеләр яши торган районнарга төшкән. Бер кеше һәлак, ике кеше яраланган. Украинаның башка төбәкләренә "Калибр" ракетлары белән атканнар.

🔸 Русия гаскәренең Көнчыгыш хәрби бүлгесе белән идарә иткән генерал-майор Иван Попов (аның кушаматы - "Спартак") вазифасыннан китүе хакында белдерде. Аның фикеренчә, аны Русия гаскәрләрендә булган проблемнар хакында сөйләве өчен читләштергәннәр. Поповның хәрбиләре Запорожье юнәлешендә сугышкан.

🔸 НАТОга кергән дәүләт башлыклары Владимир Зеленскийга артык кызмаска киңәш иткән, дип яза Bloomberg. Зеленский НАТО альянсын тәвәккәл түгел дип тәнкыйтьләде, бу күпләргә ошамаган.

🔸 Украинага F-16 хәрби очкычларны тапшырылуы Көнбатыш ягыннан атомтөш коралы белән куркыту буларак кабул ителәчәк дип белдерде чит эшләр министры Сергей Лавров. Аның сүзләренчә, АКШ белән НАТО турыдан-туры хәрби бәрелеш вазгыятен тудыра.

🔸 БМО вәкиле Стефан Дюжаррик БМОның җитәкчесе Антониу Гутерришның Владимир Путинга ашлык килешүен озайтуны сорап хат язуын әйтте. 17 июль килешү вакыты юкка чыга.

🔸 Амур өлкәсендәге балалар бакчасында 17 бала агуланган. Балаларда энтеровирус чире ачыкланган. Бакча ике айга ябылган.

🔸Татарстанда шәһәргә якын авыллардан өйләр сатып алулар 16%ка арткан.

🔸Башкортстанның Белорет, Бөрҗән, Күгәрчен районнарында урманнар януы дәвам итә, әмма аларны янгын сүндерүчеләр контрольдә тота дип аңлатыла.

Сезгә кызык була алырдай төп хәбәрләр шушы. Көн дәвамында сезнең өчен эшлибез. Оператив, риясыз һәм туган телдә. Безнең хакта башкаларга да сөйләгез. Көнегез бәрәкәтле узсын!
❤6👍1
Түрәләр чит илләргә йөрергә курка. Чикләүләрдән шүрлиләр, җитәкчеләрдән дә эләгер дип дер калтырыйлар. Бакчага бару - иң кулай дип саный, алар.

Русиядә департаментлар һәм идарәләр җитәкчеләренең җәйге ялы җитә. Быел депутатлар җәйге ялга 6 августта китәчәк һәм 28 көн эшләмәячәк. "Вёрстка" аларның кайберләре белән аралашкан һәм Русия Украинага каршы сугыш алып барганда ничек ял итәчәкләре белән кызыксынган. Басма ачыклавынча, дәүләт серенә рөхсәте булмаган түрәләр дә чит илгә чыгарга курка һәм алар арасында дачага китү – иң популяр ял төре булып тора.

“Бөке кебек эштән очачаксың, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырмасаң - әйбәт”, ди алар.

Татарстанлы түрәләр, депутатлар кайда ял итә икән? Рөстәм Миңнеханов, мәсәлән, Дубай, Мальдивларга йөри иде.

Тулырак монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
😁5👍1🔥1
📍 Татарстанда Конституцион мәхкәмәне юкка чыгардылар. Аны хәтерлисездер. Аның урынына Татарстан Конституция шурасы дигән оешма булдырылды. Аны кем җитәклиячәк дигән сорау калган иде. Менә билгеле булды. Илгиз Гыйләҗев — Татарстан Конституция шурасы рәисе. Аның намзәтен Дәүләт шурасы утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан хуплады.

Гыйләҗев моңа кадәр Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисе булып эшләде.

Шурага ике әгъза дә сайланды. Аның берсе - Гыйләҗевнең урынбасары булып эшләгән Роман Гафаров һәм узган ел юкка чыгарылган Татарстан Конституция мәхкәмәсе рәисе урынбасары Эльмира Мостафина.

Бу кешеләрне беләсезме? Файдалы эшләр көтәсезме алардан?
🤡3🙈2👍1🔥1
Русиянең 200дән артык спортчылары сугыштан соң ватандашлыкларын үзгәрткән.

Алар арасында исемлеләр дә, яшь спортчылар да бар. Яңа спорт ватандашлык алучы спортчылар арасында шахматчылар шактый. 141 русияле шахматчы башка дәүләт исеменнән чыгыш ясаячак. Мәсәлән, болар арасында гроссмейстер Александра Костенюк  бар. Ул Швейцария өчен уйнаячак.

Фигуралы шуу буенча Русия 11 спортысын югалткан. Диана Дэвис (танылган тренер Этери Тутберидзеның кызы) белән Глеб Смолкин Грузия өчен чыгыш ясаячаклар. Нәфис гимнастика спортчысы Анастасия Симакова Германия өчен көч сыначашачак.

"Холод" язуынча, спорт ватандашлыкларын үзгәртүчеләр тагын да күбрәк була ала, алар билгеле спортчыларны гына ачыклый алган.

Фигуралы шуу буенча татар кызы Камилә Вәлиеваның язмышы билгеле түгел.

Русия Украинага сугыш башлагач, дөнья спорт федерацияләре "протест" белдерде, спортчыларга Русия әләме астында чыгыш ясау тыелган. Аларның күбесенең спорт карьералары чәлпәрәмә килде.
👍8🤡1
"Бу деколонизациягә юл ача"

Узган атна Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) җәйге сессиясе ахырында Ванкувер декларациясе һәм башка мөһим документлар кабул ителде. Аларның берсе аеруча игътибарга лаеклы – анда Русия дәүләтенең империячел һәм колониаль булуы әйтелә, Русия хакимияте илдәге халыклар хокукларын кысуда гаепләнә.

Кайбер белгечләр Европа бу документ белән соңарды дип саный. Татар белән башкорт һәм башка асаба халыклары үз туган телләре өчен көрәшкәндә, 2017-2018 елларда, мондый документ аларга терәк булыр иде, ә хәзер сугыш бара, Русия Көнбатышның институтларын бар дип тә белми. Шулай да татар белән башкорт өчен ОБСЕ кабул иткән резолюция әһәмиятле, дигән фикердә булучылар шактый. Менә берничә тезис.

💬 Русия деколонизациясе зур халыкара процесска әйләнәчәк. Без, асаба халыклар вәкилләре, әлеге халыкара сәясәтнең объекты түгел, субъекты булып торабыз, һәм үзебезне төрле халыкара мәйданнарда, форумнарда вәкиллек итә алабыз.

💬 Бу проблемның галимнәр тикшеренүләре һәм журналистик материалларда гына түгел, күпсанлы дәүләтләр таныган халыкара оешмалар документларында да күтәрелүе мөһим. Бу резолюция проблемга тагын да күбрәк игътибар җәлеп итәчәк, Русия милләтләре һәм аларның авыр хәле турында тагын да күбрәк язачаклар.

💬 Русия деколонизациясе халыкара һәм төбәк сәясәтендә "мейнстрим"га (төп юнәлеш) әйләнә бара, һәм моны күрү – күңелле күренеш.

Азатлык ОБСЕ кабул иткән документта язылган төп тезислар белән танышырга тәкъдим итә. Бүгенге төп материалыбызда Павел Шмаков һәм башка белгечләрнең фикерләре урын алды. Безгә сезнең дә фикерләрегез мөһим. Языгыз, уртаклашыгыз.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
👍18🔥3🌚1
💸 Бүген Татарстан Дәүләт Шурасында акча, бюджет турында сөйләшү булды. Керем аз, ә чыгым күп. Мәсәлән, бюджет дифициты 45,4 млрд сумга җиткән.

Депутат Илшат Әминов:

- Ә бюджет дефицитын капларга республиканың акчасы булачакмы?

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин:

- Ааерым чыганаклар бар.

Нинди чыганаклар? Нинди өстәмә керем турында сүз бара - әйтелмәде. Гайзатуллин дефицит артса да, Татарстан "федераль үзәк алдында булган җаваплылыкны бозмыйча" эшли, дип белдерде.

Узган ел Дәүләт шурасы 2023 ел бюджетын 27 млрд сум дефицит белән кабул иткән иде.

Тулырак 👉монда. Ачылмаса, 👉бу сылтамадан файдаланыгыз.

Дәүләт Шурасындагы утырышыннан соң куркырлык берни юк дигән фикер кала, Татарстан Мәскәүдән күбрәк акча алырга өметләнә. Бирерме? Нәрсәгә нигезләнә бу өметләр?
🤡9❤1
Кино тәнкыйтьчесе Антон Долин, социолог Григорий Юдин и Украина язучысы Ольга Брилёва галим Азата Мифтаховны төрмәдән азат итүне таләп итә.

Мифтаховны яклап язылган хатны Франциянең билгеле шәхесләре, Бразилиянең җәмәгать эшлеклеләре имзалаган.

Шушы көннәрдә галимне ШИЗОга япканнары билгеле булды. Сәбәбе - Азат аңлатма кәгазен имзалаудан баш тарткан. Төрмә вәкилләре аны соңгы арада даими тикшерә, кагыйдә бозуларны теркәргә тырыша. Соңгы айда ике шундый кагыйдә бозуны теркәгәннәр, имеш, Мифтаховның букчасында, шәхси әйберләре арасында дезодорант табылган, ә ул хисап кәгазендә булмаган.

Азат Мифтахов сентябрь аенда иреккә чыгарга тиеш. Аның туганнары галимне төрмәдә калдырыр өчен төрле сәбәп уйлап табарга мөмкин дип куркалар.

Соңгы тапкыр улы Азат Мифтахов янына барганын әнисе - Гөлнур Хөсәинова Азатлыкка бәян итте. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤6👍2🕊2🙏1
Якындагы берничә ел эчендә Төркиядә цунами китереп чыгарачак 7 баллдан артыграк магнитудалы, куәтле җир тетрәү булырга мөмкин.

Бу хакта Истанбул мэриясенең җир тетрәү буенча галимнәр шурасы әгъзасы Халүк Эйдоган "РИА Новости"га әйткән.

Мәрмәр диңгезендәге җир тетрәү барлыгы 25 млн кеше яши торган урыннарга зыян салачак. Бурса, Ялово, Текирдаг, Чанаккале кебек шәһәрләр дә имин кала алмас, дигән ул.

Шуны да әйтергә кирәк, мондый фаразлар күптән яңгырый, әмма җир тетрәү кайчан була ала - берсе дә әйтә алмый.

Төркиядә февраль аендагы җир тетрәү 7,8 баллны тәшкил итте. 55 меңнән артык кеше һәлак булды.
😱5
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Максим Семенов һәлак булган.

Бүген аны Уфа районында җирлиләр.

Максим сугышка үзе теләп киткән, Миңлегали Шәйморатов батальонында сугышкан.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 827 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3👏3🤷‍♂2🎉1
Башкортстанда авыл халкы басуларга кош тизәге түгә дип, кошчылык фабрикасын тикшерүне сорый.

“Без — Бүреказган, Кырмыскалы, Муравей кебек якындагы авылларда яшәүчеләр берничә ел дәвамында басудан чыдап булмаслык ис килүдән интегәбез. "Ашкадар" кошчылык фабрикасы монда кош тизәге, калдыклары, каурыйлары, азыгы чыгара. Бу калдыклар түгелгәннән соң, өере белән чебеннәр барлыкка килә", ди алар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬6
Associated Press Русиядә украиннарны җәфалый торган төрмәләр бар, ди.

Агентлык Русиядә украиннарны җәфалый торган төрмәләр турында язып чыкты. Андый төрмәләрдә хәрби әсирләрне дә, сивил кешеләрне дә тоталар, ди журналистлар. Һәм алар фикеренчә, тиздән мондый төрмәләр саны тагы да артачак.

Associated Press Русиядән азат ителгән украин хәрбиләре, Русиягә әсирлеккә төшкән украиннарның туганнары, Украина күзләве хезмәткәрләре белән сөйләшкән, шулай ук, иярченнән төшерелгән фотоларны, Кызыл Хач документларын һәм хатларын анализлап чыккан һәм, шуннан чыгып, нәтиҗә ясаган: Русиядә сивил кешеләрне җәфалый торган төрмәләр челтәре оештырылган. Бу төрмәләрдә Женева конвенциясен бозалар.

Бу төрмәдә утырып чыккан күп кенә кеше украин телендә сөйләшкәне өчен тоткарланган булган. Кемнедер "террорчы", "комбатант", "махсус хәрби операция"гә каршы чыга" дип кулга алганнар.

Журналистлар сөйләшкән бөтен кеше дә "безне ул төрмәләрдә җәфаладылар: кыйнадылар, тәнебезгә электр тогы белән суктылар, буып маташтылар" ди. Күбесе кешеләрнең үлгәнен дә күрдек дип сөйли.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — әлеге сугышның 505нче көне.

@azatliqradiosi
🤬7🤔2👍1