Башкортстанда Русия аннексияләгән Херсон кешеләренә торак алу өчен 96 миллион сум бирелгән
Херсоннан китерелгән кешеләргә ялгызы булса - 2,9 миллион сумлык, гаиләдә ике кеше булса - 3,7 миллион сум, өч кеше булса – 4,8 миллион сумлык сертификатлар биргәннәр.
Херсоннан һәм Херсон өлкәсенең бер өлешеннән күчеп килүчеләргә торак өчен бер тапкыр 100 мең сум Татарстанда да бирелә.
Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде.
Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
11 ноябрьдә Украина Херсонны Русия көчләреннән азат итте.
Бу хакта тулырак хәбәрдә укыгыз. Русиядә VPN-сыз ачыла.

🤬3🤡2
AFP: Путин ашлык килешүен озайтуга ризалык биргән
Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга сылтанып AFP хәбәр итә. Ашлык килешүенең мөддәте 17 июльдә чыгарга тиеш. Моңа кадәр Русия бу килешүдән баш тарту белән янаган иде.
“Без Путинны августта каршыларга җыенабыз һәм Кара диңгездә ашлык коридорын озайту турында килештек”, дип китерә агентлык Эрдоган сүзләрен.
Русия түрәләре әлеге хәбәргә аңлатма бирмәде.

🤡5😁2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
AFP: Путин ашлык килешүен озайтуга ризалык биргән Бу хакта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга сылтанып AFP хәбәр итә. Ашлык килешүенең мөддәте 17 июльдә чыгарга тиеш. Моңа кадәр Русия бу килешүдән баш тарту белән янаган иде. “Без Путинны августта каршыларга…
Ашлык килешүенә бәйле хәбәргә кагылышлы, Anadolu һәм TRT Haber Рәҗәп Эрдоган сүзләрен башкачарак китерә: "Без Путинны Төркиядә кабул итәргә әзер. Без Кара диңгез ашлык коридорын озайтырга риза".
Русия тышкы эшләр министрлыгы да, Кремль дә бу хакта әлегә дәшми.
Иртән Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин графигында ашлык килешүе турында сөйләшүләр юк дигән иде. Аның сүзләренчә, әлегә "яңа әйбер" юк, Русия үз карары турында сорауларны "өстәмә рәвештә эшкәрткәннән соң" хәбәр итәчәк.

🤡5👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дума трансгендер күчешне тыйган канунны өченче укылышта кабул итте. Әлеге канунга күрә документларда җенесне үзгәртү, трансгендер кешеләргә уллыкка бала алу тыела, ә җенесләрен үзгәрткән русияләрнең никахлары танылмый. Кайбер активистлар фикеренчә, ЛГБТ…
Думаның җенесне үзгәртүне тыючы кануны уңаеннан мондый саннар бар:
Татарстанда 2019-2022 еллар аралыгында 39, Башкортстанда – 32 кеше "җенесен үзгәртү" сәбәбе белән паспорт алыштырган.
Шул ук вакытта быел гыйнвар-апрель аенда Татарстанда сифилис белән авыручылар саны былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 53,2 % арткан. Ә ВИЧ йоктыручылар саны – 10,7%.
Кайсы проблем кискенрәк тора бүген?

👍2
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (OSCE, урысча – ОБСЕ) җәйге сессиясе ахырында Ванкувер декларациясе һәм башка мөһим документлар кабул ителде.
Аларның берсе аеруча игътибарга лаеклы – анда Русия дәүләтенең империячел һәм колониаль булуы әйтелә, Русия хакимияте илдәге халыклар хокукларын кысуда гаепләнә.
Азатлык сөйләшкән белгечләр бу гамәлнең соң булуына кызганып карый. Шулай да кабул ителгән резолюция зур әһәмияткә ия һәм ул Русия халыклары проблемнарын хәл итүдә уңай роль уйнаячак, дип саный алар.
Белгечләр фикерен укырга уңайлы итеп ясадык.
Тулы текстны монда карарга мөмкин.

❤12👍3🤡1
"Вёрстка": Русия хакимиятләре Украинаның басып алган җирләрендә сайлауларга намзәтләр эзли, әмма катнашырга теләүчеләр аз.
Сайлауларда катнашырга чакырылган кешеләр үз гомерләре өчен курка дип яза басма. Намзәтләр арасында йә Украина хакимиятләре күптән эзәрлекли торган коллаборантлар, яки аларның туганнары һәм элекке эшсезләр, шулай ук аннексияләнгән Кырымда һәм Русиядә карьера төзи алмаган кешеләр бар, диелә.
Сайлау координаторларына ярты миллион сумга кадәр акча да вәгъдә итәләр, әмма моңа да кызыгучы юк: оккупацияләнгән урыннардан берничә сәяси консультантның китүе билгеле.
Русия президенты Украинаның дүрт төбәген аннексияләве хакында былтыр сентябрьдә игълан итте, әмма аларның кайбер өлешләре генә Мәскәү контролендә. Киев һәм Көнбатыш илләре алдан ук аннексияне танымаулары турында белдергән иде.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.

😁6🤷♂2❤1
Сугыш башыннан бирле Русиянең биш меңнән артык хәрбие гарип калган
Русия Украинага бәреп кергәннән соң, сугыштагы яраларыннан Русиядә 5127 кеше инвалидлык алган. Бу хакта Инвалидларның федераль реестры сайтындагы белешмәләргә таянып, "Медиазона" җиткерә.
Бу елның май аенда гына да 279 кеше "хәрби" инвалидлык рәсмиләштергән, ә июньдә – 322.
Реестрдагы инвалидлык алган кешеләрнең саны хәзерге вакытта фронтта чынлыкта ничә кешенең авыр яралануын күрсәтми, чөнки инвалидлык алу өчен берничә ай кирәк.
Русия саклану министрлыгы сугыштагы югалтулары турында хисап бирми. Бәйсез бәяләмәләргә күрә, Украинага һөҗүм иткән көненнән алып Русиянең кимендә 47 мең хәрбие һәлак булган.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😢3👍2🥴1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 июль, шимбә, иртәнгә булган кайбер яңалыкларны барлыйк.
🔸Русия биржасында Аи-92 маркалы бензин бәясе җиденче көн рәттән арта. Соңгы көнне ул 0,53 % артып, бер тоннасы 60 574 сумга җиткән.
🔸Төнлә Русия Украинага янә дроннар җибәргән. Запорожье, Николаев һәм Херсон өлкәләрендә һава тревогасы яңгыраган. Запаорожьеда бер кеше яраланган дип хәбәр итә шәһәр шурасы секретаре Анатолий Куртеев.
🔸Башкортстанның УМПО, НЕФАЗ һәм Күмертау авиация заводларында Apple техникасын куллану тыела. Әлеге заводлар "Ростех" корпорациясенә карый, ширкәт хезмәткәрләренә эш вакытында Apple куллануны тыйды.
🔸АКШта ярты ел эчендә кешеләрне күпләп үтерү очраклары саны 28гә җиткән, барлыгы 140 кеше үтерелгән. Бу 2006 елдан бирле иң зур сан. Күпләп үтерү очрагы дип 4 яки аннан да күбрәк кеше үтерелү атала.
🔸Казанның тимер юл вокзалында 35 җанатар тоткарланган. Түбән Новгород-Казан поездында баручылар вагон эчендә файерлар яндырган, әйберләрне җимергән, ваткан диелә. 28 кешегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, шулай ук поезддагы хәлләргә бәйле хулиганлык турында җинаять эше ачылган. Бүген Казанның "Ак барс арена" стадионында Русия Суперкубогы кысаларында ЦСКА һәм Зенит футбол такымнары уйный.
Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.

👍3❤2🔥1
Казанда җәйге урам чаралары: татарчасы ничәү?
Җәй дәвамында Казан шәһәрендә даими узучы татарча урам чараларын барладык. Урыс телендәге дистәләгән чара янында алар бер кулдагы бармак белән генә санарлык булып чыкты. Булган кадәре дә шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Шуларга кыскача күзәтү ясыйк.
Сез кайсы чараларга йөрисез?
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
Төп сайтта.
Көзге сылтама аша.
Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Казанда җәйге урам чаралары: татарчасы ничәү?
Җәй дәвамында Казан шәһәрендә даими узучы татарча урам чараларын барладык. Урыс телендәге дистәләгән чара янында алар бер кулдагы бармак белән генә санарлык булып чыкты. Булган кадәре дә шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Шуларга кыскача күзәтү ясыйк. "ХӘРӘКӘТТӘ…
❤3🔥3👍2
Казандагы җәйге урам чараларының кайсысы ныграк ошый? (Берничә җавап сайлап була)
Anonymous Poll
29%
Хәрәкәттә - бәрәкәт
18%
Татарча сөйләм клубы
4%
Шәрык клубы чаралары
14%
Татарча дискотека
7%
Кабан күлендә электрон музыка
19%
Бу чаралар турында белми идем
34%
Берсенә дә йөргәнем юк
👍2
Ак йорт әсир милләтләр атналыгын игълан итте
АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Байден сүзләренчә, җәбер-золымга каршы көрәш Салкын сугыш белән генә тәмамланмады.
— Автократияләр үз көчләрен торгызуны дәвам итә. Иран, Беларус, Сүрия, Куба, Венесуэла, Никарагуа, Төньяк Кореядә, Кытайда һәм башка илләрдә бер канунның өстенлегенә, демократиягә һәм кеше хокукларына битарафлык күрәбез, диде ул.
Русияне АКШ президенты бер генә тапкыр, Мәскәүнең Киевка карата агрессиясе уңаеннан гына искә ала.
📌АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.
"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Байден сүзләренчә, җәбер-золымга каршы көрәш Салкын сугыш белән генә тәмамланмады.
👍6❤2
❗️Татарстанда тагын өч ихтыярилар батальоны төзиләр.
Аларның берсе Русия каһарманы Дамир Исламов, икенчесе Советлар берлеге каһарманы Борис Кузнецов исеме белән аталачак. Өченчесенең исеме сер итеп тотыла дип яза “Бизнес онлайн”.
Аларның барысы да Казан танк училищесы нигезендә төзелгән һәм контрактниклардан гына тора диелә.
Дистәдән артык батальон төзеп Украинадагы сугышка җибәргән Башкортстаннан аермалы буларак, Татарстанда “Алга” һәм “Тимер” дип аталган ике генә батальон оештырылган иде. Моңарчы Казан ихтыяриларны күпләп туплау белән бик шөгыльләнмәде.
Татарстаннан Русиянең былтыр февральдә башлаган сугышында кимендә 526 кеше һәлак булган. Бу җәсәдләре кайтарып җирләнгән һәм Азатлык журналистлары ачык чыганаклардан таба алган исемнәр генә. Чын саннарны хакимият яшерә.

👎15💩2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәргән. Бу уңайдан Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты. "Рейд вакытында куәт оешмасы вәкилләре…
Кичә Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп кергән һәм җомга намазын өзгән.
Имам һәм намаз укучыларның комачауламау турындагы үтенечләренә куәт оешмасы вәкилләре колак салмаган. Бу хакта “Спросите у Расула” телеграм каналы хәбәр итә.
Җирле мөселман оешмасы полиция хезмәткәрләре гамәлләрен прокуратурага җиткерергә җыена.
7 июльдә Мәсәкү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәргән иде. Рейд вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәгән, аларны йөзләре белән идәнгә яткызган, балаларны куркыткан, намаз келәменнән аяк киемендә йөргән, мәхәллә әгъзалары мөселман үзәгендә озак вакыт тоткарлауның сәбәбен аңлатуны сорагач, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча аткан.
Бу уңайдан Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм куәт оешмасы вәкилләренең гамәлләрен хөкем итте. Мөфтияттә моны дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне, милләт һәм динара тынычлыкны какшату дип бәялиләр.
Дзержински һәм Котельники мөселман мәхәлләләре Русия юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән дини оешма. Ул Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәтенә, мөфтият исә Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәтенә карый.

Telegram
Спросите у Расула
Сотрудники полиции прервав пятничную молитву пришли с проверкой в МРОМ г. Дзержинский Московской области. На просьбу имама и прихожан не прерывать молитву никак не реагировали.
Руководство общины намерено написать заявления в прокуратуру.
Напомним что МРОМ…

🤬16🤯3❤1👍1