Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстан кызы Кирстен Гайнет Истанбулда "Икмәк йорты" ачты

Ачылыш хөрмәтенә татар-башкорт ашлары — чәкчәк-бавырсак, кыстыбый да тәкъдим ителде. Киләчәктә айга бер тапкыр башкорт ашлары көне планлаштырыла.

Азатлык укучыларына Кирстен Гайнет "Хатын" документаль фильмы авторы буларак таныш. “Икмәк йорты” эше белән кино төшерүне ул параллель алып барырга җыена.

💬Ковид һәм үзизоляция чоры башлангач, мин өйдә икмәк пешерү курсы сатып алдым. Миңа бу шулкадәр ошады! Өйдә пешерә идем, якыннарымны һәм танышларымны сыйлый идем. Апарада, чүпрәсез ясала торган, ягъни гадәти булмаган, органик, табигый, файдалы азык. Өйдәгеләрне — туганнарны, дусларны, якыннарны сыйлый башладым. Ирем "Әйдә, сат!" дип тәкъдим итте. Ә мин Фәләстиндә кино төшереп кенә кайткан идем, монтаж ясыйм. "Нинди сату, бу бит бизнес түгел, мин бит үзем өчен генә пешерәм" дим.

Инстаграмда икмәк пешерү турында бит ясарга булдым, анда әкренләп ипи пешерү процессын чыгара башладым: миңа икмәкне пешерү, аны ашау, аның белән башкаларны сыйлап сөендерү, шулай ук ничек пешүен видеога төшерү ошый...

Соңрак күбрәк төрле ипиләр пешерә башладым, моны да Инстаграмга чыгардым, маркетинг ясадым. Һәм моннан соң заказлар китте, бик күп заказлар килә башлады! Үзем генә пешерә идем, төнлә пешергән чаклар да булды! Заказлар көннән көн арта башлады, бер көнгә өч йөз ипигә кадәр җитә иде! Мин моның бик авыр булуын аңладым, шуңа күрә көн саен түгел, ә атнага өч тапкыр иттем. Мөгаен, мин шулай бер ай эшләгәнмендер. Соңыннан, миннән һәрдаим бу икмәкләрне көтүче даими клиентларым барлыкка килүен аңлагач, моны яки үстерергә, яки баш тартырга һәм ябарга кирәген аңладым", ди Кирстен.

Тулырак Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍15❤3👏1🤮1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
👆Истанбулда татар-башкорт ризыкларын әзерләүче кафе турында видео да төшердек. Күрми калган булсагыз, карап алыгыз.

@azatliqradiosi
🔥10❤2👍2
Әсир милләтләр атналыгы уңаеннан Вильнюста пикет узды

Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты вәкилләре кичә Вильнюста Русиянең милли республикаларыннан булган сәяси тоткыннарга теләктәшлек чарасы уздырды.

Пикетта катнашкан Азат милләтләр лигасы җитәкчесе Руслан Габбасов сүзләренчә, чара Әсир милләтләр атналыгы башлану уңаеннан уздырылган. Шундый ук чаралар Төркия һәм АКШта да үтәчәк.

АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июлен Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты. Азатлык кичә бу хакта язды.

@azatliqradiosi
👍11
Шимбә һәм якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре һөҗүме аркасында Украинада дүрт кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган.

Аерым алганда Донецки өлкәсендә Часов Яр шәһәрендә һәм Александро-Шультино авылында ике кеше һәлак булган, бер кеше җәрәхәтләнгән. Херсон һәм Харьков өлкәләрендә дә берешәр кеше үлгән.

Запорожье өлкәсендә Русия гаскәрләре 13 торак пунктка 52 тапкыр аткан. Запорожье төбәк хәрби идарәсе башлыгы әйтүенчә, Степногорски шәһәрендә җиде кеше җәрәхәтләнгән. Аларның дүртесе ир-ат һәм өчесе хатын-кыз.

Аннексияләнгән Акъяр шәһәре хакимияте Украинаның дроннар белән һөҗүм итүе турында белдергән иде. Мәгълүматны Русия саклану министрлыгы да раслады. Министрлык әйтүенчә, Акъярга җиде дрон һәм ике пилотсыз көймә җибәрелгән. Дроннарның барысы да юк ителде диелде. Акъяр култыгында көймәләр һәм паромнар хәрәкәте берничә сәгатькә туктап торган.

@azatliqradiosi
🤬6
Күптән түгел The New York Times басмасы Русия хакимиятенең мессенджерларны күзәтүе турында язма чыгарды.

Журналистлар сүзләренчә, ФСБ һәм хокук саклау органнары кешенең мессенджердан кем белән һәм кайчан сөйләшүен, язышуын белә ала. Моның өчен Русия хакимияте махсус акчалар бүлә һәм төрле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итә диелә.

Азатлык Роскомсвобода белгече белән сөйләште. Ул басмада китерелгән мәгълүматны аңлатты.

@azatliqradiosi
👍6
Бүген Казанда хакимият тарафыннан хуҗасыз хайваннарга булган рәхимсезлекне контрольдә тотуны арттыруны таләп итеп пикет узды.

Бу атнада Русия дәүләт думасы йортсыз хайваннарны контрольдә тотуны төбәкләр карамагына тапшыру турында канунны соңгы укылышта кабул итте. Хайваннарны яклаучыларны бу борчуга салды.

@azatliqradiosi
❤5😱1
Украина сугышында Башкортстанның Белорет шәһәреннән Радмир Кадыйров һәлак булган.

32 яшьлек Кадыйров мәктәпне тәмамлагач Белорет метталлургия көллиятендә укыган, соңрак физкультура укытучысы белгечлеге дипломы алган. 2021 елны контракт нигезендә хезмәт итә башлаган. Кадыйровның кайчан җирләнәчәге әле билгеле түгел.

Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Аннан 10лап ихтыярилар батальоны җыелды. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 827 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🎉5👍1🕊1
❗️Якшәмбе иртәсендә, ашлык килешүе кысаларында, Одесса портыннан украин ашлыгы белән соңгы кораб чыкты.

Ашлык килешүенең мөддәте 17 июль бетә.

Русия июнь ахырында ашлык чыгару өчен рөхсәт бирүне туктатты. Төркиянең “Самсан” корабы рөхсәт алган соңгы кораб булды.

Ашлык килешүе узган елның июлендә Төркия һәм БМО ярдәме белән төзелде. Килешү берничә тапкыр озайтылды.

Май аенда Русия ашлык килешүен ике айга озайтырга ризалашты, ләкин ашлык һәм ашламалар экспортына булган киртәләр бетерелмәсә, бу килешүнең туктатылырга мөмкинлеген ассызыклады. Русия хакимияте килешүне озайту өчен шартларның берсе буларак Россельхозбанкны SWIFT халыкара системга тоташтыруны атады.

@azatliqradiosi
🔥2🤔2
Кырым күпере ябылган. Telegram-каналларда шартлау булган дигән хәбәрләр тарала.

🔴Кырымның Русия куйган башлыгы Аксенов бүген иртән күпердә машиналар хәрәкәте туктатылды дип белдерде.

🔴 РФ транспорт министрлыгы күпердәге юлга зыян килгән дип хәбәр итте.

🔴 Telegram-каналлар шартлау булган дип яза һәм шартлаудан зыян күргән машина фотосын тарата.

🔴 Хәзер күпердә машиналар хәрәкәте тутктатылган, поездлар хәрәкәтен иртәнге сәгать 9да ук яңартырга җыеналар.

🔴 Русиянең Белгород өлкәсе губернаторы Гладков күпердәге шартлауда Белгородтан 2 кеше һәлак булган, ә 14 яшьлек кыз җәрәхәтләр алган дип хәбәр итте.

🔴 "РБК-Украина" басмасы Кырым күперенә Украина көчләре пилотсыз очу аппаратлары белән һөҗүм иткән дип яза.

#Кырым

@azatliqradiosi
🔥11🤬2👍1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырым күпере ябылган. Telegram-каналларда шартлау булган дигән хәбәрләр тарала. 🔴Кырымның Русия куйган башлыгы Аксенов бүген иртән күпердә машиналар хәрәкәте туктатылды дип белдерде. 🔴 РФ транспорт министрлыгы күпердәге юлга зыян килгән дип хәбәр итте.…
Русия Кырым ярымутравын 2014 елда Украинадан аннексияләгән иде. Дөньяның күпчелек илләре бу аннексияне хөкем итте һәм Кырымны Украина территориясе дип саный. 

РФ Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 509нчы көне.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤷‍♂4