Күптән түгел The New York Times басмасы Русия хакимиятенең мессенджерларны күзәтүе турында язма чыгарды.
Журналистлар сүзләренчә, ФСБ һәм хокук саклау органнары кешенең мессенджердан кем белән һәм кайчан сөйләшүен, язышуын белә ала. Моның өчен Русия хакимияте махсус акчалар бүлә һәм төрле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итә диелә.
Азатлык Роскомсвобода белгече белән сөйләште. Ул басмада китерелгән мәгълүматны аңлатты.
@azatliqradiosi

👍6
Бүген Казанда хакимият тарафыннан хуҗасыз хайваннарга булган рәхимсезлекне контрольдә тотуны арттыруны таләп итеп пикет узды.
Бу атнада Русия дәүләт думасы йортсыз хайваннарны контрольдә тотуны төбәкләр карамагына тапшыру турында канунны соңгы укылышта кабул итте. Хайваннарны яклаучыларны бу борчуга салды.

❤5😱1
Украина сугышында Башкортстанның Белорет шәһәреннән Радмир Кадыйров һәлак булган.
32 яшьлек Кадыйров мәктәпне тәмамлагач Белорет метталлургия көллиятендә укыган, соңрак физкультура укытучысы белгечлеге дипломы алган. 2021 елны контракт нигезендә хезмәт итә башлаган. Кадыйровның кайчан җирләнәчәге әле билгеле түгел.
Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Аннан 10лап ихтыярилар батальоны җыелды. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 827 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән.
#Башкортстан

🎉5👍1🕊1
❗️Якшәмбе иртәсендә, ашлык килешүе кысаларында, Одесса портыннан украин ашлыгы белән соңгы кораб чыкты.
Ашлык килешүенең мөддәте 17 июль бетә.
Русия июнь ахырында ашлык чыгару өчен рөхсәт бирүне туктатты. Төркиянең “Самсан” корабы рөхсәт алган соңгы кораб булды.
Ашлык килешүе узган елның июлендә Төркия һәм БМО ярдәме белән төзелде. Килешү берничә тапкыр озайтылды.
Май аенда Русия ашлык килешүен ике айга озайтырга ризалашты, ләкин ашлык һәм ашламалар экспортына булган киртәләр бетерелмәсә, бу килешүнең туктатылырга мөмкинлеген ассызыклады. Русия хакимияте килешүне озайту өчен шартларның берсе буларак Россельхозбанкны SWIFT халыкара системга тоташтыруны атады.

🔥2🤔2
Кырым күпере ябылган. Telegram-каналларда шартлау булган дигән хәбәрләр тарала.
🔴Кырымның Русия куйган башлыгы Аксенов бүген иртән күпердә машиналар хәрәкәте туктатылды дип белдерде.
🔴 РФ транспорт министрлыгы күпердәге юлга зыян килгән дип хәбәр итте.
🔴 Telegram-каналлар шартлау булган дип яза һәм шартлаудан зыян күргән машина фотосын тарата.
🔴 Хәзер күпердә машиналар хәрәкәте тутктатылган, поездлар хәрәкәтен иртәнге сәгать 9да ук яңартырга җыеналар.
🔴 Русиянең Белгород өлкәсе губернаторы Гладков күпердәге шартлауда Белгородтан 2 кеше һәлак булган, ә 14 яшьлек кыз җәрәхәтләр алган дип хәбәр итте.
🔴 "РБК-Украина" басмасы Кырым күперенә Украина көчләре пилотсыз очу аппаратлары белән һөҗүм иткән дип яза.
#Кырым

🔥11🤬2👍1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырым күпере ябылган. Telegram-каналларда шартлау булган дигән хәбәрләр тарала. 🔴Кырымның Русия куйган башлыгы Аксенов бүген иртән күпердә машиналар хәрәкәте туктатылды дип белдерде. 🔴 РФ транспорт министрлыгы күпердәге юлга зыян килгән дип хәбәр итте.…
Русия Кырым ярымутравын 2014 елда Украинадан аннексияләгән иде. Дөньяның күпчелек илләре бу аннексияне хөкем итте һәм Кырымны Украина территориясе дип саный.#Кырым
РФ Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 509нчы көне.
@azatliqradiosi
🤷♂4
Татарстанда быел мәгариф музее һәм укытучы бакчасы ачарга җыеналар.
Ул хактагы боерыкны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. 2023 ел Русиядә Педагог һәм мөгаллим елы дип игълан ителгән иде.
Русиядә укытучылар балаларны укытып кына калмый, аларны еш кына сайлаулардагы хәрәмләшүләрдә дә кулланалар. Путин режимы Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, мәктәпләрдә сәяси пропаганда да көчәйде: укучыларга"махсус хәрби операция"нең сугышның нәрсә икәнен "аңлаталар".
Ул хакта монда язган идек.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ул хактагы боерыкны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. 2023 ел Русиядә Педагог һәм мөгаллим елы дип игълан ителгән иде.
Русиядә укытучылар балаларны укытып кына калмый, аларны еш кына сайлаулардагы хәрәмләшүләрдә дә кулланалар. Путин режимы Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, мәктәпләрдә сәяси пропаганда да көчәйде: укучыларга
Ул хакта монда язган идек.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔6
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Булат Йосыпов һәлак булган.
Кичә аны Гафури районында җирләделәр.
Булат 1991 елның 6 июлендә туган. Сугышка узган елның сентябрендә киткән. Быел 6 июльдә — туган көнендә — һәлак булган. Аңа 32 яшь тулган булган.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 828 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

😢4🤬2👍1🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырым күпере ябылган. Telegram-каналларда шартлау булган дигән хәбәрләр тарала. 🔴Кырымның Русия куйган башлыгы Аксенов бүген иртән күпердә машиналар хәрәкәте туктатылды дип белдерде. 🔴 РФ транспорт министрлыгы күпердәге юлга зыян килгән дип хәбәр итте.…
Русиянең террорчылыкка каршы комитеты Кырым күперенә булган бүгенге һөҗүмне теракт дип атады.
Һөҗүм буенча җинаять эше ачылган.
#Кырым
@azatliqradiosi
Һөҗүм буенча җинаять эше ачылган.
#Кырым
@azatliqradiosi
🤡3
Чаллыда шәхси балалар бакчасында кызамыкның биш очрагы ачыкланган, бакчаны вакытлыча япканнар.
Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев "Вакциналау белән бәйле хәл катлаулы", дип белдергән. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев вакцина ясатмаучыларны тәнкыйтьләгән. Ул совет чорында кешеләргә прививкаларны мәҗбүри ясауларын искә алган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

😢3
Татарстанның Алексеевски районында православ зиратта 29 кабер ташына зыян китерелгән.
Ул хакта район башлыгы Сергей Демидов хәбәр итте.
— Коточкыч хәл бу. Безнең районда бөтенесе дә дус-тату мөнәсәбәттә, бер-берсен хөрмәт итеп яши, — ди ул.
Аның сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын тәртипкә китерергә кушкан.
Хокук саклау органнары моны эшләгән кешеләрне эзли, ди Демидов.
2021 елның декабрендә Актаныш районындагы зиратта кабер өстенә куелган тәре кисеп ташланган иде. Бу вакыйга бөтен Русия күләменә чыккан җәнҗалга әйләнде.

🤬5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ак йорт әсир милләтләр атналыгын игълан итте АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Байден сүзләренчә, җәбер-золымга каршы көрәш Салкын сугыш белән генә тәмамланмады. — Автократияләр…
Әсир милләтләр атналыгы уңаеннан пикет кичә Төркиянең Анталья шәһәрендә дә узды.
Чыңгыз исемле егет "Мәскәү әсир иткән милләтләргә — азатлык" дигән плакат белән чыккан иде. "Русия татарларны коллыкка төшергән. Татарстан — Русия эчендә. Телебезне, мәдәниятебзне юкка чыгарырга тырышалар. Татарларны урыслаштырырга телиләр. Мин моның белән килешмим. Мин моңа каршы көрәшәчәкмен", дип сөйләде Чыңгыз.
Пикетка Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә чыккан иде. "1959 елда әсир милләтләр исемлегендә Польша, Маҗарстан, Чехия, Словакия, Идел-Урал булган. Хәзер бу исемлек бөтенләй башка, әмма Идел-Уралыбыз әле дә шул әсир милләтләр исемлегендә. Татарстан, Башкортстан, Чуашстанның азат һәм бәйсез дәүләтләр булачагына ышанам. Һәм бу көн тиздән килеп җитәчәк", ди Зәкиев.
Әсир милләтләр атналыгы ел саен июльдә уздырыла.

Фото: Activatica#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
❤12👍5🔥1
Башкортстанда өйләнешеп 50 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум бирергә тәкъдим итәләр.
Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур. Канунны кабул итсәләр, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур. Канунны кабул итсәләр, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡7👍2
Русия ашлык килешүеннән чыгуын игълан итте.
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга — 17 июльгә кадәр озайтылган иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга — 17 июльгә кадәр озайтылган иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤡9👍1
❗️Татарстан һәм Башкортстанның бюджет керемнәре кими бара
Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ. Азатлык Уфа икъстисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов белән сөйләште һәм ике республиканы чагыштырды.
👔 "Башкортстан бюджет мөшкеллеге нефть тармагына һәм дәүләт идарәсенең начар эшләвенә бәйле. Әгәр дә 1990нчы еллар башында Башкортстан белән Татарстан тигез шартларда яшәгән булса, хәзер безнең бик нык артта калуыбыз күренә", ди икътисадчы.
Язманы безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, көзге-сылтамага басыгыз.
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ. Азатлык Уфа икъстисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов белән сөйләште һәм ике республиканы чагыштырды.
Язманы безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, көзге-сылтамага басыгыз.
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
"Башкортстан Татарстаннан бик нык артта калды"
Ике республиканың да бюджеты кысыла бара, ләкин Башкортстанда хәлләр күпкә катлаулырак, ди белгеч. Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ 2023 елның беренче яртыеллыгы Татарстан һәм Башкортстан…
😢7🤬2🤷♂1👏1