Татарстанның Алексеевски районында православ зиратта 29 кабер ташына зыян китерелгән.
Ул хакта район башлыгы Сергей Демидов хәбәр итте.
— Коточкыч хәл бу. Безнең районда бөтенесе дә дус-тату мөнәсәбәттә, бер-берсен хөрмәт итеп яши, — ди ул.
Аның сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын тәртипкә китерергә кушкан.
Хокук саклау органнары моны эшләгән кешеләрне эзли, ди Демидов.
2021 елның декабрендә Актаныш районындагы зиратта кабер өстенә куелган тәре кисеп ташланган иде. Бу вакыйга бөтен Русия күләменә чыккан җәнҗалга әйләнде.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤬5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ак йорт әсир милләтләр атналыгын игълан итте АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Байден сүзләренчә, җәбер-золымга каршы көрәш Салкын сугыш белән генә тәмамланмады. — Автократияләр…
Әсир милләтләр атналыгы уңаеннан пикет кичә Төркиянең Анталья шәһәрендә дә узды.
Чыңгыз исемле егет "Мәскәү әсир иткән милләтләргә — азатлык" дигән плакат белән чыккан иде. "Русия татарларны коллыкка төшергән. Татарстан — Русия эчендә. Телебезне, мәдәниятебзне юкка чыгарырга тырышалар. Татарларны урыслаштырырга телиләр. Мин моның белән килешмим. Мин моңа каршы көрәшәчәкмен", дип сөйләде Чыңгыз.
Пикетка Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә чыккан иде. "1959 елда әсир милләтләр исемлегендә Польша, Маҗарстан, Чехия, Словакия, Идел-Урал булган. Хәзер бу исемлек бөтенләй башка, әмма Идел-Уралыбыз әле дә шул әсир милләтләр исемлегендә. Татарстан, Башкортстан, Чуашстанның азат һәм бәйсез дәүләтләр булачагына ышанам. Һәм бу көн тиздән килеп җитәчәк", ди Зәкиев.
Әсир милләтләр атналыгы ел саен июльдә уздырыла.

Фото: Activatica#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
❤12👍5🔥1
Башкортстанда өйләнешеп 50 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум бирергә тәкъдим итәләр.
Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур. Канунны кабул итсәләр, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🤡7👍2
Русия ашлык килешүеннән чыгуын игълан итте.
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга — 17 июльгә кадәр озайтылган иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга — 17 июльгә кадәр озайтылган иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤡9👍1
❗️Татарстан һәм Башкортстанның бюджет керемнәре кими бара
Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ. Азатлык Уфа икъстисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов белән сөйләште һәм ике республиканы чагыштырды.
👔 "Башкортстан бюджет мөшкеллеге нефть тармагына һәм дәүләт идарәсенең начар эшләвенә бәйле. Әгәр дә 1990нчы еллар башында Башкортстан белән Татарстан тигез шартларда яшәгән булса, хәзер безнең бик нык артта калуыбыз күренә", ди икътисадчы.
Язманы безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, көзге-сылтамага басыгыз.
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ. Азатлык Уфа икъстисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов белән сөйләште һәм ике республиканы чагыштырды.
Язманы безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, көзге-сылтамага басыгыз.
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
"Башкортстан Татарстаннан бик нык артта калды"
Ике республиканың да бюджеты кысыла бара, ләкин Башкортстанда хәлләр күпкә катлаулырак, ди белгеч. Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ 2023 елның беренче яртыеллыгы Татарстан һәм Башкортстан…
😢7🤬2🤷♂1👏1
Краснодар өлкәсендә һөҗүм очкычы казага юлыккан
Ейск шәһәре янында очкыч диңгезгә төшкән, дип яза телеграм-каналлары. Интернетта очкычның төшү видеосы тарала, анда очкыч пилотының парашют ярдәмендә казадан котылуы күренә.
Әлегә каза турында рәсмиләрдән хәбәрләр юк.
Моңарчы Ейск шәһәрендә Русия очкычлары инде берничә тапкыр казага юлыккан иде.

Telegram
Барахолка Ейск
Момент предположительного падения 😔
🔥5👏4🤔1
📍 Казанда түләүле парковкаларның бәясе 40-66 процентка арта
1 августтан Казан мэриясе муниципаль машина кую урыннарында тарифларны арттыра. Ул шәһәрнең 25 урамына кагылачак.
Казан түрәләре моны парковка урыннары тулы булуы белән аңлата.
Казанда түләүле машина кую урыннары 2015 ел башында барлыкка килде. Бүгенгә шәһәрдә 165 парковка урынында 6 790 машина куярга мөмкин.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😱5🤬3👍2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанның Алексеевски районында православ зиратта 29 кабер ташына зыян китерелгән. Ул хакта район башлыгы Сергей Демидов хәбәр итте. — Коточкыч хәл бу. Безнең районда бөтенесе дә дус-тату мөнәсәбәттә, бер-берсен хөрмәт итеп яши, — ди ул. Аның сүзләренчә…
❗️Полиция Алексеевски районы православ зиратында кабер ташларын җимерүдә шикләнүчене тоткарлаган
Бу хакта үз чыганакларына нигезләнеп, Татмедиа телеграм-каналы һәм "Бизнес онлайн" яза. Тоткарланган кеше 1993 елгы булганы әйтелә.
Татмедиа язуынча, кабер ташларын җимерү сәбәбе – гаиләдәге низаг булган. Хәзерге вакытта ирне полиция бүлегенә китергәннәр, ул гаебен таный диелә.

✍1👍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Канада Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванованы чикләүләр исемлегенә керткән. Исемлектә Русиядән башка түрәләр дә бар. @Башкортстан @azatliqradiosi
Британия Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Ивановага каршы чикләүләр керткән. Ул украин балаларын Русиягә көчләп күчерүдә гаепләнә.
Моңарчы министр Украина, Европа берлеге, Канада чикләүләренә эләккән иде.
Британия чикләүләренә шулай ук Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, мәдәният министры Ольга Любимова, Адыгея республикасы башлыгы Марат Кумпилов эләкән.

👍11🤷♂1
📍 Башкортстанда чүп чыгару проблемын якындагы ике атнада хәл итәргә ниятлиләр
Бүген, 17 июльдә Башкортстанның төньяк-көнчыгышында чүп чыгару өчен җаваплы булган "Дюртюлимелиоводстрой" төбәк операторы лицензиясе гамәлдән чыкты. Якындагы ике атнада хакимиятләр аңа бер елга вакытлы алмаш тапмакчы була.
Узган атнада Башкортстанның Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарында, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә чүп чыгарылмау сәбәпле гадәттән тыш хәл кертелгән иде. Бу исә инфекцияләр таралуга китерә ала һәм җирле халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

✍1
📍"Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә
Депутатлар утырышында демографик мәсьәләләр күтәрелгән – аерым алганда, аборт өчен кулланыла торган даруларның исәбен алып бару һәм сатуны чикләү турында да фикер алышканнар.
"Хуплыйбыз һәм быел бу процессны төгәлләргә кирәк дип саныйбыз", дигән сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
Аборт өчен даруларны йөклелекнең иртә чорларында кулланалар. Русиядә алар белән рәсми рәвештә бары тик лицензияле клиникаларны гына тәэмин итәләр.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

🤬2
АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте.
Бу нинди атна һәм ул нинди халыкларга кагыла? Безнең аңлатманы укыгыз.

👏10👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырым күпере ябылган. Telegram-каналларда шартлау булган дигән хәбәрләр тарала. 🔴Кырымның Русия куйган башлыгы Аксенов бүген иртән күпердә машиналар хәрәкәте туктатылды дип белдерде. 🔴 РФ транспорт министрлыгы күпердәге юлга зыян килгән дип хәбәр итте.…
Кырым күпере ябылганнан соң, ярымутрауга керү-чыгу юлларында чиратлар барлыкка килгән
"Бүген иртән ашарга килгән ял итүчеләр күперне шартлату хакында гына сөйли. Курыкканнары сизелә, каядыр шалтыраталар, телефоннарыннан башлары күтәрелми. Күбесе кайту юлын карый, ләкин машиналарда килгәннәр өчен күпер ябылуы зүр проблем тудырды", дип сөйләде Азатлыкка официант булып эшләүче Эдем.
Җирле халык күпердә шартлауны ничек кабул иткән һәм хәзер анда вазгыять нинди? 👉 Безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

Кырым күперендә булган бүгенге һөҗүмнән соң Кырымнан чыгу юлында — Херсон өлкәсе ягында, Геническига таба — машиналарның чираты барлыкка килгән.
Йөк ташучы зүр фуралар һәм җиңел машиналардан торган чират биш чакрымга сузылган.
Юлның Запорожье өлкәсеннән уза…

👍10😢1