Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Татарстан һәм Башкортстанның бюджет керемнәре кими бара

Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ. Азатлык Уфа икъстисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов белән сөйләште һәм ике республиканы чагыштырды.

👔 "Башкортстан бюджет мөшкеллеге нефть тармагына һәм дәүләт идарәсенең начар эшләвенә бәйле. Әгәр дә 1990нчы еллар башында Башкортстан белән Татарстан тигез шартларда яшәгән булса, хәзер безнең бик нык артта калуыбыз күренә", ди икътисадчы.

Язманы безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, көзге-сылтамага басыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢7🤬2🤷‍♂1👏1
Краснодар өлкәсендә һөҗүм очкычы казага юлыккан

Ейск шәһәре янында очкыч диңгезгә төшкән, дип яза телеграм-каналлары. Интернетта очкычның төшү видеосы тарала, анда очкыч пилотының парашют ярдәмендә казадан котылуы күренә.

Әлегә каза турында рәсмиләрдән хәбәрләр юк.

Моңарчы Ейск шәһәрендә Русия очкычлары инде берничә тапкыр казага юлыккан иде.
🔥5👏4🤔1
📍 Казанда түләүле парковкаларның бәясе 40-66 процентка арта

1 августтан Казан мэриясе муниципаль машина кую урыннарында тарифларны арттыра. Ул шәһәрнең 25 урамына кагылачак.

Казан түрәләре моны парковка урыннары тулы булуы белән аңлата.

Казанда түләүле машина кую урыннары 2015 ел башында барлыкка килде. Бүгенгә шәһәрдә 165 парковка урынында 6 790 машина куярга мөмкин.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😱5🤬3👍2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанның Алексеевски районында православ зиратта 29 кабер ташына зыян китерелгән. Ул хакта район башлыгы Сергей Демидов хәбәр итте. — Коточкыч хәл бу. Безнең районда бөтенесе дә дус-тату мөнәсәбәттә, бер-берсен хөрмәт итеп яши, — ди ул. Аның сүзләренчә…
❗️Полиция Алексеевски районы православ зиратында кабер ташларын җимерүдә шикләнүчене тоткарлаган

Бу хакта үз чыганакларына нигезләнеп, Татмедиа телеграм-каналы һәм "Бизнес онлайн" яза. Тоткарланган кеше 1993 елгы булганы әйтелә.

Татмедиа язуынча, кабер ташларын җимерү сәбәбе – гаиләдәге низаг булган. Хәзерге вакытта ирне полиция бүлегенә китергәннәр, ул гаебен таный диелә.
✍1👍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Канада Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванованы чикләүләр исемлегенә керткән. Исемлектә Русиядән башка түрәләр дә бар. @Башкортстан @azatliqradiosi
Британия Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Ивановага каршы чикләүләр керткән. Ул украин балаларын Русиягә көчләп күчерүдә гаепләнә.

Моңарчы министр Украина, Европа берлеге, Канада чикләүләренә эләккән иде.

Британия чикләүләренә шулай ук Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, мәдәният министры Ольга Любимова, Адыгея республикасы башлыгы Марат Кумпилов эләкән.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍11🤷‍♂1
📍 Башкортстанда чүп чыгару проблемын якындагы ике атнада хәл итәргә ниятлиләр

Бүген, 17 июльдә Башкортстанның төньяк-көнчыгышында чүп чыгару өчен җаваплы булган "Дюртюлимелиоводстрой" төбәк операторы лицензиясе гамәлдән чыкты. Якындагы ике атнада хакимиятләр аңа бер елга вакытлы алмаш тапмакчы була.

Узган атнада Башкортстанның Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарында, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә чүп чыгарылмау сәбәпле гадәттән тыш хәл кертелгән иде. Бу исә инфекцияләр таралуга китерә ала һәм җирле халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
✍1
📍"Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә

Депутатлар утырышында демографик мәсьәләләр күтәрелгән – аерым алганда, аборт өчен кулланыла торган даруларның исәбен алып бару һәм сатуны чикләү турында да фикер алышканнар.

"Хуплыйбыз һәм быел бу процессны төгәлләргә кирәк дип саныйбыз", дигән сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Аборт өчен даруларны йөклелекнең иртә чорларында кулланалар. Русиядә алар белән рәсми рәвештә бары тик лицензияле клиникаларны гына тәэмин итәләр.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤬2
АКШ президенты Джо Байден 2023 елның 16-22 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте.

Бу нинди атна һәм ул нинди халыкларга кагыла? Безнең аңлатманы укыгыз.
👏10👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырым күпере ябылган. Telegram-каналларда шартлау булган дигән хәбәрләр тарала. 🔴Кырымның Русия куйган башлыгы Аксенов бүген иртән күпердә машиналар хәрәкәте туктатылды дип белдерде. 🔴 РФ транспорт министрлыгы күпердәге юлга зыян килгән дип хәбәр итте.…
Кырым күпере ябылганнан соң, ярымутрауга керү-чыгу юлларында чиратлар барлыкка килгән

"Бүген иртән ашарга килгән ял итүчеләр күперне шартлату хакында гына сөйли. Курыкканнары сизелә, каядыр шалтыраталар, телефоннарыннан башлары күтәрелми. Күбесе кайту юлын карый, ләкин машиналарда килгәннәр өчен күпер ябылуы зүр проблем тудырды", дип сөйләде Азатлыкка официант булып эшләүче Эдем.

Җирле халык күпердә шартлауны ничек кабул иткән һәм хәзер анда вазгыять нинди? 👉 Безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
👍10😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 18 июль, сишәмбе, көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйк:

🔸Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов һәм Русия саклану министрлыгы төнлә ярымутрауга җибәрелгән 9 дрон бәреп төшерелде, тагын 19ын радиоэлектрон җиһазлар "бастырды" дип белдерде.

🔸Украина үз чиратында 18 июльгә каршы төндә Одесса һәм Николаевта шартлаулар булды дип хәбәр итте. "Шахед" дроннары һөҗүме сәбәпле Украинаның 8 төбәгендә һава тревогасы игълан ителгән.

🔸Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләренчә, кичә шартлатылган Кырым күперенең бер ягыннан машиналар йөри башлаган. Тамань-Киреч юнәлешендә реверсив хәрәкәт оештырылган.

🔸Польшада Cessna очкычы ангарга килеп төшкән, биш кеше һәлак булган, 10 кеше яраланган дип хәбәр итә Rzeczpospolita. Ангарда кешеләр яңгырдан качып торган.

🔸Дума комитеты Русия спортчыларыннан спорт ватандашлыкларын үзгәртү өчен акча түләүне мәҗбүр итүче канун өлгесе әзерли дип хәбәр итә ТАСС. Украинада сугыш башланганнан соң Русиянең 200ләп атлеты спорт ватандашлыгын үзгәрткән.

🔸Zewa, Libresse һәм Libero дип аталган тауарлар җитештерүче Essity швед ширкәте Русиядән киткән. Ширкәтнең Русиядәге активларын "Новые технологии" оешмасы сатып алган.


Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлыкны укыгыз.
👍3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә җыеналар Мондый канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләгәннәр, Путин төбәкләргә сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә киңәш иткән иде. Җиргә дәгъва итүчеләрне…
Башкортстанда да Украинадагы сугышта катнашучыларга йорт төзергә бушлай җир бирмәкчеләр

Шул ук вакытта бушлай җиргә бары тик сугышта Русия каһарманы исемен алганнар яки сугыштагы "казанышлары" өчен орденнар белән бүләкләнгән хәрбиләр генә өмет итә ала. Бу ярдәм чарасы хәрбиләргә, ихтыяриларга, Росгвардия хезмәткәрләренә кагыла.

Сугышка китеп "батырлык күрсәткән" хәрбиләргә бушлай җир бирү турындагы канун өлгесе узган атнада Татарстанда да әзерләнгән иде. Канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләүләре әйтелде.

Башкортстан — Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡6❤1
Әстерханга Явыз Иванга һәйкәл китерелгән, аны урнаштыру турында сөйләшүләр бара

Әлегә ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Советская урамында урнашкан йорт ишегалдында тора. 13 июль көнне ул православ йола нигезендә "изгеләштерелгән".

Һәйкәл кую инициаторы Сергей Голов белдергәнчә, хәзерге вакытта шәһәр хакимияте белән сөйләшүләр алып барыла. Голов сынны шәһәр кирмәнендә күрергә тели.

Татар ханлыклары башкаласының берсе булган Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре моңарчы да яңгыраган иде. Шәһәр мэры Алена Губанова бу бәхәсле нәрсә, бездә төрле халыклар яши, шәһәргә ул кирәкми дип каршы чыкты.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬20💩5👎2🤡1
Татарстанның сигез районында ВИЧ белән авыручылар саны республика күрсәткечләреннән 1,5 тапкырдан артык

Татарстанның 13 районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны республика күрсәткечләреннән артыграк. Сигез районда: Азнакай, Алабуга, Әгерҗе, Бөгелмә, Лениногорски, Сарман, Ютазы һәм Яңа Чишмәдә – кимендә 1,5 тапкырга артык.

Ә менә Әлки, Апас, Югары Осларн, Чүпрәле, Питрәч, Балык бистәсе һәм Теләче районнарында быел ВИЧ йоктыру очраклары ачыкланмаган.

2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан.

Русия Украинаның дүрт төбәген аннексияләгәннән соң, илдә ВИЧ авырулы кешеләр саны да арткан. Хәзер мондый авыруларны дәвалауга бюджетны да 1,5 тапкырга арттырырга кирәк булачак.

Шундыйрак хәлләр. 👉Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, 👉 ачылмаса, монда басыгыз.
😱3👍1😢1
Русия думасында экстремизмны аклаган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итергә тәкъдим итәләр

Русия думасына экстремизмны пропагандалаган һәм аклаган өчен җинаять җаваплылыгы кертүче төзәтмәләр кертелгән.

Хәзерге вакытта Җинаять кодексы экстремизмга чакырган өчен генә җаваплылык бирүне күз уңында тота. Моның өчен иң күбе биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре, иң азы – йөз мең сум штраф салулары бар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬7👎2