❗️Баш прокуратура Wild Salmon Center (Кыргый сөләйман балыгы үзәге) экология оешмасы эшчәнлеген Русиядә “теләнмәгән” дип таныды.
Прокуратурада белдерүләренчә, имеш, әлеге сәүдәгә корылмаган америка оешмасы “сөләйман балыгын саклыйбыз дип Русия икътисадына зыян салучы проектлар белән шөгыльләнгән”.

🤡6
Кырым "зур төрмәгә" әйләнәме? Ярымутрауда тикшерү изоляторлары күпләп төзелә
Русия куәт оешмалары Кырымда күбрәк тикшерү изоляторлары һәм махсус тоту урыннары (спецприемник) төзергә җыена.
Аннексияләнгән төбәктә 2014 елдан барган репрессияләр шартларында — кулга алынучыларны һәм хөкем ителүчеләрне тоту урыннарына кытлык. Камералар тулы, йокы урыннары җитми, кешеләр чиратлап йокларга мәҗбүр.
Русиянең күп көче һәм акчасы Украинадагы сугышны тәэмин итүгә китүгә карамастан, Кырымда СИЗОлар төзүгә бүленгән акчаларны үзләштерүдә проблем күренми.
Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Русия шундый ил ки, андагы халыкның яртысы утырырга, яртысы аларны сакларга тиеш ди. Кырымтатарларыннан гына да якынча 200 кеше хөкем ителеп төрмәләрдә утыра, яки тикшерү изоляторында кала.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Telegraph
Кырым "зур төрмәгә" әйләнәме? Ярымутрауда тикшерү изоляторлары күпләп төзелә
ннексияләнгән Кырымда 2014 елдан бирле барган репрессияләр шартларында тикшерү изоляторларына кытлык килеп туган. Русиянең күп көче һәм акчасы Украинадагы сугышны тәэмин итүгә китүгә карамастан, Кырымда СИЗОлар төзүгә бүленгән акчаларны үзләштерүдә проблем…
🤬11
БМО иминлек шурасында Русияне ашлык килешүен озайтырга чакырдылар
Дүшәмбе, 17 июльдә БМО иминлек шурасының Украина белән бәйле утырышында күпчелек илләр Русияне ашлык килешүен торгызырга чакырды. Килешүнең вакыты 17 июльдә чыкты, Мәскәү әлегә анда катнашырга ниятләмәвен әйтте.
Украина һәм Русия ашлык һәм башка азык-төлек экспорты ягыннан дөньядагы иң алдынгы илләрнең берсе. Шуңа күрә ашлык чыгаруны туктату бөтен дөньяда азык-төлеккә бәяләр артуга китерергә мөмкин.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.

🤷♂3
Узган ел Казан ишегалларындагы чәчәк газоннарында бәрәңге үстерүчеләр күренә башлады.
Быел бу күренеш тагын да ешрак очрый.
Сүз уңаеннан, бүген Казан кибетләрендә яңа бәрәңгенең килосы уртача 45-60 сум тора.
Өй буйларында чәчәк урынына бәрәңге үстерү нәрсәдән килә дип уйлыйсыз?
@azatliqradiosi

😁5👍4❤1🔥1
Мисырда билгесез авыру таралганга күрә, Уфа һава аланында санитар-карантин контроле көчәйтелгән.
Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.
Чир турында мәгълүматны Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип әйтелә.
▪️Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия тирәсендәге һава киңлеге күп юнәлешләрдә ябылды. Русия һөҗүменә җавап итеп, АКШ, Канада һәм Европаның Сербиядән башка илләре Русия очкычларына үз һава киңлекләрендә очуны тыйды. Хәзер Русия туристларының күбесе Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга, шулай ук үзбилгеләнгән Абхазиягә һәм Русиянең үзендәге курортларга оча.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Мисырда билгесез авыру таралу сәбәпле Уфа һава аланында иминлек чараларын көчәйткәннәр
Чир турында мәгълүматны Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип әйтелә.
🔥2😢1
21 июльдә Казанда тәре йөреше узачак һәм бу көнне түрәләр шәһәр үзәгендәге Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары юлларын сәгать иртәнге 7дән көндезге бергә кадәр ябып торачак.
Казан хакимияте юлларны ябып, тәре йөрешен рөхсәт итә, ә менә Хәтер көнендә йөрешкә генә түгел, хәтта җыенга да рөхсәт бирми. Галимнәр моны Азатлыкка Татарстан җитәкчелегенең йомшаклыгына, Русиядә демократиянең булмавына һәм урысларга өстенлек бирелгән дәүләттә яшәүгә бәйләп аңлаткан иде.

🤬16👎4🤮4🤡4
Владивостоктагы мәхкәмә Юстиция министрлыгының журналист Даниил Губаревны "ят агент" дип тану турындагы карарын гамәлдән чыгарган.
Бу хакта адвокат Сергей Вәлиуллинга сылтама белән "Медиазона" хәбәр итә.
Басма мәгълүматынча, бу Русиядәге шундый беренче очрак.
@azatliqradiosi
Бу хакта адвокат Сергей Вәлиуллинга сылтама белән "Медиазона" хәбәр итә.
Басма мәгълүматынча, бу Русиядәге шундый беренче очрак.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Русиядә беренче тапкыр мәхкәмә журналистны "ят агент" дип тану карарын гамәлдән чыгарды
Даниил Губарев Владивосток һәм Приморье хәбәрләре чыга торган "news.VL" паблигын алып бара. Аны 2023 елның мартында “ят агент” дип тапканнар. Ул чакта Юстиция министрлыгы моны Губаревның чит илдә – Сингапурда яшәве һәм башка “ят агентларның” материалларын…
👍3👏1
Казан активисты Зөлфия Ситдыйкова өендә тентү бара.
Бу хакта "Idel.Реалии"га адвокат Рим Сабиров хәбәр иткән. Тентү Русия гаскәрен “кимстетү” эше нигезендә уза. “Экстремизмга каршы көрәш” үзәге хезмәткәрләре Ситдыйкованың телефонын алган.
▪️2022 елдан башлап 45 яшьлек Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
▪️Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
▪️Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
▪️Быел 28 апрельдә полиция Казанда Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлады. Алар шигарьләре өчен тоткарланды. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).

❤3😢3🤬1
Русия башлаган Украина сугышында катнашучы Татарстан сугышчыларына һуманитар ярдәм өчен әлегә кирәкле сумманың чиреге генә җыелган.
Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте хәбәр итә.
Элегрәк нәзарәтенең "Зәкәт" фонды кабат ярдәм җыя башлавы турында белдергән иде. Мөселманнарның бер өлеше сугышка акча җыюга каршы булуын әйтте.
Казанда яшәүче эшмәкәр Морат (исеме үзгәртелде) соңгы елларда "Зәкәт" фондына еллык зәкәт тапшыра торган булган. Сугыш башлану белән фонд Украинадагы сугышка акча һәм ярдәм җибәрә башлагач, оешмага зәкәт түләүне туктаткан. Бу хакта ул Азатлыкка сөйләгән иде.
Күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Русия басып алган Луһански өлкәсендәге хәрби бүлекләрнең берсенә һуманитар ярдәм илтеп кайткан иде.
Бер елдан артык дәвам итүче сугышта Русия хәрбиләре Украина җирләрен басып алды. Сугышчылар кулы белән гади халыкка ут ачу, көчләү, морадерлык кылынды.
Сугышта Татарстаннан һәлак булучылар саны да арта. Бүгенге көндә кимендә 531 кеше һәлак булган. Бу Азатлык журналистлары ачык чыганаклардан таба алган исемнәр генә. Чын саннарны хакимият яшерә.

🤷1
Русия думасы өченче, ахыргы укылышта ил гаскәре запасындагы солдатларның, сержантларның һәм прапорщикларның яшь чиген 50дән 55кә арттыру турында канун өлгесе кабул итте. Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Дума Русия гаскәре запасындагы солдатлар, сержантлар һәм прапорщикларның яшь чиген 50дән 55кә арттырды
Кабул ителгән документка күрә, беренче разрядлы хәрбиләрнең яшь чиге 35тән 40 яшькә, икенче разрядтагыларның - 45 тән 50гә, өченче разрядтагыларның - 50дән 55 кә арттырыла.
👎4🤬2
Кич укырга мәкалә: "Микулай". Керәшен татарлары кинофильмга үпкәләгән
"Микулай" кинофильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссер Илшат Рәхимбайның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде. Тик туй үпкәсез булмый дигәндәй, бу очракта да кинога дәгъва белдерүчеләр табылды. Керәшен татарлары арасында аны кабул итмәүчеләр бар.
💬Өметләрем акланмады. Гел караңгылык, кешенең акылдан шашуы, тәмам түбәнгә тәгәрәве — менә боларны карау авыр. Аннары кинода төп каһарман — керәшен кешесе, вакыйгалар керәшен татарлары авылында бара. Бу берничә тапкыр әйтелә. Әмма кинодагы күрсәтелгән йолалар, хәлләр керәшеннәргә кагылмый, ди журналист Максим Малов.
💬Беренче карагач та нык ачуым килгән иде, шулкадәр буталган барысы да, керәшеннәрме соң бу дип аптырап карап утырдым. Режиссер Илшат Рәхимбай мариларны керәшеннәр белән бутый дигән хис калды. Хәзер исә мин тынычрак кабул итәргә кирәк, дигән фикердә. Кино керәшеннәр хакында түгел, алар антураж ролен генә уйный, дип аңлата Мәскәүдәге "Умарта" татар теле курслары җитәкчесе Лилиана Сафина.
Кино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәбибуллина "Микулай" документаль түгел, ә нәфис фильм икәнен һәм режиссерның үз карашы була ала дигәнне искә төшереп фикер йөртергә кирәк, ди. Ул мондый шау-шулар чыгып тора һәм бу табигый дип саный.
Рәхимбай башта керәшен татарларының үпкәле дәгъваларын авыр кабул иттем дип хисләре белән уртаклашты, әмма аныңча уңай фикер әйтүчеләр, кинода күтәрелгән мөһим темаларны күрүчеләр күбрәк булгач, тынычландым диде Азатлыкка.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

"Микулай". Керәшен татарлары кинофильмга үпкәләгән
"Микулай" кинофильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссерның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде. Тик туй үпкәсез булмый дигәндәй, бу очракта да кинога дәгъва белдерүчеләр табылды. Керәшен татарлары…
🗿2👍1
Хәерле иртә, дуслар! 19 июль иртәсендә төп хәбәрләрне барлыйк:
▪️Төнлә Русия янә Украинага ракетлар белән һөҗүм иткән. Одессада бина, Житомир өлкәсендә инфраструктура зыян күргән дип хәбәр ителә. Киевка да һөҗүм ясалган, ракетлар бәреп төшерелгән, дип белдерә Украина хәрбиләре.
▪️Кырым күперен төзекләндерү бәясе бер миллиардтан артачак. Бу хакта Марат Хөснуллин белдерде.
▪️Русия думасында түрәләрнең чит ил машиналарын ачык аукционда сатарга тәкъдим иттеләр. Вице-спикер Владислав Даванков фикеренчә, шуннан соң түрәләргә Русиядә җитештерелгән машиналарны алып булачак.
▪️Еврокомиссия вәкиле Төркия 2024 елда Европа берлегенә керә алмаячак дип белдерде. Берлеккә керү процессы елларга сузылырга мөмкин, ди ул.
Көнегезне Азатлык белән үткәрегез, безгә дусларыгызны да чакырыгыз!

👍6❤3
Кырымда кораллар саклана торган келәт яна. "Таврида" машина юлы ябылган
Полигонга терәлеп торган урыннардан ике меңләп кеше эвакуацияләнергә мөмкин.
Җирле халыкка сылтанучы "Крымский ветер" мәгълүматынча, келәткә өч тапкыр дрон яки ракет төшкән. Бу полигон Русия гаскәренең эчке тылында урнашкан, фронт сызыгына кадәр кимендә 230 километр бар.
Русия саклану министрлыгы һәм Украина кораллы көчләре әлегә фикер белдермәде. Төнлә Русия гаскәрләре Одессага һөҗүм иткән иде.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

Полигонга терәлеп торган урыннардан ике меңләп кеше эвакуацияләнергә мөмкин. Дүрт торак пунктны эвакуацияләү турында сүз бара.
🔥7🤔2
"Кайчан туктатасыз бу каһәр суккан сугышны!" Соцчелтәрләрдә халык фикере үзгәрә
Сибай филармониясе биючесе, 23 яшьлек Илнар Хатмуллинның Русиянең Украинада алып барган сугышында һәлак булуы социаль челтәрләрдә зур резонанс уятты. Элегрәк үлүчеләр турындагы постлар астында "безнең герой" ише комментарлар калдырыла торган булса, бу юлы "кайчан бетә инде сугыш" дигән язулар күп.
Социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашу күп булса да, "бу сугыш кайчан бетә", "иң асыл егетләребезне әрәм итәләр", "ни өчен алып калмадылар" кебек комментарлар да шактый иде. Башкортларның сугышка күпләп алынуына да игътибар итүчеләр бар.
Социаль челтәрләр реакциясен 👉 монда күрә аласыз. Сылтама ачылмаса, 👉 көзге-сайт бар.

Сибай филармониясе биючесе, 23 яшьлек Илнар Хатмуллинның Русиянең Украинада алып барган сугышында һәлак булуы социаль челтәрләрдә зур резонанс уятты. Элегрәк үлүчеләр турындагы постлар астында "безнең герой" ише комментарлар калдырыла торган булса, бу юлы…
👏8🔥3
📍 Казанда "Русия азатлыгы" легионы тарафдарын тоткарлаганнар, янәсе ул хәрби техника яндырмакчы булган
Куәт оешмалары вәкилләре белдергәнчә, 30 яшендәге ир Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган.
Ул хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
@azatliqradiosi
Куәт оешмалары вәкилләре белдергәнчә, 30 яшендәге ир Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган.
Ул хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
@azatliqradiosi
🤡10
Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага гаскәрне "кимсетү" турында җинаять эше ачылган
Кичә куәт оешмалары вәкилләре аның өендә тентү уздырган иде.
2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
Бу хакта күбрәк безнең хәбәрдә укыгыз.

🤬8😱5👎2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мисырда билгесез авыру таралганга күрә, Уфа һава аланында санитар-карантин контроле көчәйтелгән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә. Чир турында мәгълүматны Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип…
Мисырдан очып килүчеләр өчен санитар-карантин контроль Татарстанда да көчәйтелгән
Бу хакта республика Роспотребнадзоры хәбәр итә. Контроль Казан һәм Бегиш һава аланнарында үткәрелә диелә.
Чир турында мәгълүматны кичә Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип әйтелә.

👍4
Ял көннәрендә Сан-Францискода узган сабантуйдан фотолар карарга тәкъдим итәбез.
Бәйрәмне Сан-Франциско татарларының "Америка Төрки-Татар берлеге" оешмасы үткәргән. Бу пандемиядән соң шәһәрдә узган беренче сабантуй диелә.
Фотолар белән оешма вәкиле Илһан Садри уртаклашты.
#татарлар #сабантуй @azatliqradiosi

❤12🔥4🥱2👍1🥰1