Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кырымда кораллар саклана торган келәт яна. "Таврида" машина юлы ябылган

Полигонга терәлеп торган урыннардан ике меңләп кеше эвакуацияләнергә мөмкин.

Җирле халыкка сылтанучы "Крымский ветер" мәгълүматынча, келәткә өч тапкыр дрон яки ракет төшкән. Бу полигон Русия гаскәренең эчке тылында урнашкан, фронт сызыгына кадәр кимендә 230 километр бар.

Русия саклану министрлыгы һәм Украина кораллы көчләре әлегә фикер белдермәде. Төнлә Русия гаскәрләре Одессага һөҗүм иткән иде.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥7🤔2
"Кайчан туктатасыз бу каһәр суккан сугышны!" Соцчелтәрләрдә халык фикере үзгәрә

Сибай филармониясе биючесе, 23 яшьлек Илнар Хатмуллинның Русиянең Украинада алып барган сугышында һәлак булуы социаль челтәрләрдә зур резонанс уятты. Элегрәк үлүчеләр турындагы постлар астында "безнең герой" ише комментарлар калдырыла торган булса, бу юлы "кайчан бетә инде сугыш" дигән язулар күп.

Социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашу күп булса да, "бу сугыш кайчан бетә", "иң асыл егетләребезне әрәм итәләр", "ни өчен алып калмадылар" кебек комментарлар да шактый иде. Башкортларның сугышка күпләп алынуына да игътибар итүчеләр бар.

Социаль челтәрләр реакциясен 👉 монда күрә аласыз. Сылтама ачылмаса, 👉 көзге-сайт бар.
👏8🔥3
📍 Казанда "Русия азатлыгы" легионы тарафдарын тоткарлаганнар, янәсе ул хәрби техника яндырмакчы булган

Куәт оешмалары вәкилләре белдергәнчә, 30 яшендәге ир Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган.

Ул хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤡10
Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага гаскәрне "кимсетү" турында җинаять эше ачылган

Кичә куәт оешмалары вәкилләре аның өендә тентү уздырган иде.

2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.

Бу хакта күбрәк безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8😱5👎2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мисырда билгесез авыру таралганга күрә, Уфа һава аланында санитар-карантин контроле көчәйтелгән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә. Чир турында мәгълүматны Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип…
Мисырдан очып килүчеләр өчен санитар-карантин контроль Татарстанда да көчәйтелгән

Бу хакта республика Роспотребнадзоры хәбәр итә. Контроль Казан һәм Бегиш һава аланнарында үткәрелә диелә.

Чир турында мәгълүматны кичә Мисырның сәламәтлек саклау һәм халык министрлыгы биргән, аның билгеләре денге бизгәге белән охшаш дип әйтелә.
👍4
Ял көннәрендә Сан-Францискода узган сабантуйдан фотолар карарга тәкъдим итәбез.

Бәйрәмне Сан-Франциско татарларының "Америка Төрки-Татар берлеге" оешмасы үткәргән. Бу пандемиядән соң шәһәрдә узган беренче сабантуй диелә.

Фотолар белән оешма вәкиле Илһан Садри уртаклашты.

#татарлар #сабантуй @azatliqradiosi
❤12🔥4🥱2👍1🥰1
📍 Русиягә чикләүләрне урап узарга булышуы өчен АКШ Кыргызстанга санкцияләр кертә ала

Русия Кыргызстан аша санкцияләргә эләккән тауарлар, мәсәлән, Кытайдан дроннар сатып ала, дип яза The Washington Post. Кыргызстанга чикләүләрне июль ахырына кадәр кертергә мөмкиннәр.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, һәм моңа җавап итеп чикләүләр кертелгәч, Русия белән Үзәк Азия илләре арасында тауар әйләнеше нык артты. Бу илләр аша, шул исәптән Кыргызстан аша да Русиягә сату тыелган тауарлар кертелә дип фаразлана.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🤷‍♂2
Владимир Путин Йоханнесбургта узасы БРИКС җыенына бармаячак

Аныд урынына Русия делегациясен Сергей Лавров җитәкләячәк диелә. БРИКСта катнашачак башка илләрне – Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасын исә үз дәүләт башлыклары тәкъдим итәчәк.

Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Көньяк Африка республикасы – Рим статутын имзалаган илләр исемлегенә керә, димәк ул Халыкара җинаять мәхкәмәсенең карарларын үтәргә, Путинны кулга алырга тиеш булачак.

Кичә 18 июльдә Көньяк Африка Республикасы президенты Халыкара җинаять мәхкәмәсеннән Русия президентын кулга алмаска рөхсәт соравын әйтте. Сирил Рамапоса Путинны кулга алуны сугыш игълан итүгә тиңләде.

Бу хакта тулырак монда укыгыз.
😁13👏3🤡2👍1🔥1
Быел Казанда беренче сыйныфка 20 меңгә якын укучы барачак.

Ә менә республикада соңгы биш елда беренче сыйныф укучылары 7 меңгә арткан. Бу хакта Мәгариф министрлыгы вәкиле Татьяна Алексеева белдерде.

#көнсаны
🔥6❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Быел Казанда беренче сыйныфка 20 меңгә якын укучы барачак. Ә менә республикада соңгы биш елда беренче сыйныф укучылары 7 меңгә арткан. Бу хакта Мәгариф министрлыгы вәкиле Татьяна Алексеева белдерде. #көнсаны
Балалар саны арта, ә башлангыч сыйныф укытучылары җитми

Татарстанда башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Бу хакта матбугат очрашуында республика мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева хәбәр итте.

Татарстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми. Әмма былтыр Татарстанда укытучылар арасында мобилизациягә эләгүчеләр дә, сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китүчеләр дә булды. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.

👉 Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.
👍4🤬3😢1
Русия думасы ислам банкингы турындагы канунны кабул итте

Дума Русиянең дүрт төбәгенә – Татарстанга, Башкортстанга, Дагыстанга һәм Чечняга ислам банкингын кертү тәҗрибәсе уздыру турындагы канунны өченче укылышта кабул итте.

Сынап караулар 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр булачак, аның вакыты озайтылырга да мөмкин.

Тәҗрибәдә финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша алыр дип көтелә. Банклар гариза язып махсус статус алачак, Русия Үзәк банкы аларны исемлеккә кертәчәк.

Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага гаскәрне "кимсетү" турында җинаять эше ачылган Кичә куәт оешмалары вәкилләре аның өендә тентү уздырган иде. 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә. Бу хакта күбрәк безнең хәбәрдә…
“Яблоко” фиркасенең Татарстандагы бүлеге рәисе Руслан Зинәтуллин активист Зөлфия Ситдыйкованы яклап ялгыз пикетка чыккан.

Ул эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе бинасы янында басып торган.

Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага гаскәрне "кимсетү" турында җинаять эше ачылды.
Кичә куәт оешмалары вәкилләре аның өендә тентү уздырды.

2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
👍8❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымда кораллар саклана торган келәт яна. "Таврида" машина юлы ябылган Полигонга терәлеп торган урыннардан ике меңләп кеше эвакуацияләнергә мөмкин. Җирле халыкка сылтанучы "Крымский ветер" мәгълүматынча, келәткә өч тапкыр дрон яки ракет төшкән. Бу полигон…
Русия аннексияләгән Кырымның көньягында полигонда янгынның сәбәпләрен атаучы юк. Халык та аптырашта, ни булганын белми. Рәсми расланмаган белешмәләргә күрә, Эски Кырым шәһәре тирәсендәге кораллар саклана торган келәт яна һәм шартлый.

💬— Без полигоннан 20 чакрым ераклыкта яшәсәк тә тыныч түгелбез, куркыныч. Безне эвакуацияләмиләр, киресенчә, безнең мәктәпкә авыллардан кешеләрне урнаштыралар. Шартлаулар Эски Кырымда бик ишетелгән. Ул полигонда бик күп төрле корал сакланганын элек тә сөйли иделәр. Ислям Терек бистәсендә кырымтатарлар күп яши. Нәрсә булыр — белмим... — диде Ислям Терек (Кировское) бистәсендә яшәгән яшь кырымтатар Эльвида (исеме үзгәртелде).

💬— Без шартлаулардан бик зыян күрмәдек, ләкин анда зур зарядлар булган келәтләр бар. Алар шартлый башласа — куркыныч. Аның өчен полигон янында булган авылларны күчерәләр. Кринички авылында кырымтатарлар да яши. Авылдагы кешеләр бер көндә келәткә бер-берсе артыннан 40 хәрби машина кереп киткәнен сөйли. Күз алдына китерегез: күпме корал китерәләр ул келәтләргә! Эски Кырымнан хатыным шалтыратты: бүген иртән башланган шартлаулар төштән соң да дәвам итә. Хәрби келәтләр "Эски Кырым — Судак" юлында Кызылташ (Краснокаменка) авылында да бар. (1950нче елларда бу авылдан Эски Кырымга кадәр таулар аша атом коралын саклар өчен зур тоннель казылган иде — ред.) Мин үзем хәзер Күктүбәдә, яшелчә сатам — кеше юк, ял итүчеләр кача башлады, мин моны базардан күрәм, дип сөйләде полигоннан 35 чакрым ераклыкта Ички (Советский) бистәсендә яшәгән Искәндер.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телеграмда.
🔥3😢1
"Важные истории": "Ланцет" дроннарын уйлап табучы Русия конструкторы улының Лондонда фатиры бар

Русиянең "Ланцет" пилотсыз очкычларын уйлап тапкан Александр Захаров хатынының һәм улының 2018 елдан бирле Лондонда фатиры бар. Фатир 1,5 миллион фунт стерлинг тирәсе тора. Аның мәйданы 100 дүрткел метрдан кимрәк, әмма Британия башкаласындагы затлы районнарның берсендә – Букингем сараеннан бер километр тирәсе генә ераклыкта урнашкан.

"Важные истории" җиткерүенчә, 2021 елдан башлап Захаровның улы Лаврентий Нью-Йоркта һәм Римда БМО оешмаларында эшләгән. 2023 елның маенда БМОның Женевадагы коралсызландыру проблемнарын тикшерү институтында эшли башлаган.

"Ланцет" дрон-камикадзелары Украинага каршы сугышта кулланыла.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥2🤷‍♂1