Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍Азатлыкның көн язмасы кырымтатарларының 1987 елда Мәскәүдәге каршылык чаралары турында.

Кырымтатарларының хокуклары өчен көрәш юлы озак һәм силкәлтәле. Үлемгә дучар ителгән кырымтатарлар исән генә калмый, алар тарихи Ватаннарына кайту өчен көч, акыл, кыюлык та туплый ала. Бүген без сезгә 36 ел элек булган Мәскәүдә булган вакыйгаларны искә алырга тәкъдим итәбез. Протест чаралары ничек узган, ничек оештырылган? "Хыянәтчеләр!", "Оятсызлар!" дип сүгелгән кырымтатарлары Кызыл мәйданда милиция белән КГБга ничек каршы торганын борынгы китаплар, әйберләр җыючы Низами Ибраимов сөйләде.

💬 Мәйданга барышлый миңа фотоаппарат тоттырдылар. Килдек. Кырымтатарлар тезелеп басты. Мин читтән фотога төшерәм. 150ләп кеше иде дип истә калган. Бәй, бер карасам, бер кардәш плакат күтәрде. Төгәл хәтерләмим, әмма "Верните родину крымским татарам!" дип язылган иде бугай.

Шунда ук милиция кешеләре йөгереп килде, шигарне тартып алды, ертып ташлады. Аны 5-6 секунд кына күтәреп торырга өлгерделәр. Безнекеләрне милиция, читтән күзәтеп торган КГБ кешеләре камап алды. Мин дә йөгердем, халык эченә кердем.

Без боҗра эчендә калдык. Кемдер "Ватан!", "Родина!", "Горбачев, ишет безне" дип кычкыра. Милиция безнең белән 10-15 минут азапланды , чыгарып бетерә алмады. Аннары таякка таянган, карт Решат Җәмилев кинәт кенә: "Балалар, утырыгыз!" дип кычкырды һәм без барыбыз да тоттык та Кызыл мәйдан ташларына утырдык. Бер-беребезгә тотындык. Бу безне берәм-сәрәм тартып чыгара алмасыннар өчен эшләнде. Аннары тәмам сузылып яттык.

Мәйданда ятучылар арасында сыйныфташым Гөлнара Абдуллаева бар иде. Ул утырганда "Ant etkenmen" ("Ант иттем") җырын кычкырып җырлый башлады. Аңа барысы да кушылды. Курку юк иде. Бу көч өстәде.

Без 90 минут китмәдек. Советлар Берлегендә бу рекорд иде.

Бер атнадан соң Кызыл мәйданда инде бер мең кырымтатары җыелды. Бу иң зур һәм 26 сәгать дәвам иткән протест булды.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Дуслар, укып чыккач, фикерләрегез белән уртаклашыгыз. Сезне бу тарихта иң нык тәэсирләндергәне нәрсә булды?
❤12👍9
🔻Быел 1 сентябрьдән башлап Русиядә өлкән сыйныф укучылары тарих фәнен яңа китаплардан укый башлаячак.

Яңа дәреслекләр Татарстанга килеп җитмәгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре әйткән. "Бу хакта берни әйтә алмыйбыз, дәреслек беркемнең дә кулында юк. Моңа фикерне дәреслекләр килгәч әйтербез", дип искәрткәннәр министрлыкта Татар-информ хәбәрчеләренә.

Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.
🤬7😱2🤡1
❗️Игорь Стрелков (Гиркин) тоткарланган

Бу хакта төрле медиа чаралары хәбәр итә. Мәгълүматны Стрелковның хатыны һәм адвокаты да раслый. Хатыны сүзләренчә, Стрелковка каршы экстремизм маддәсе нигезендә гаепләүләр белдерелгән.

Игорь Стрелков (Гиркин) 2014 елда Украина көнчыгышында сепаратист хәрәкәте лидерларының берсе булган. Ул даими рәвештә Русияне Украинага һөҗүм итәргә өндәгән. 2022 елда сугыш башланганнан соң Стрелков Русия хакимиятен сугышны начар алып баруда тәнкыйтьләп килә.

@azatliqradiosi
😁16👍2🗿2🤡1
Адвокат Светлана Сидоркина галим Азат Мифтахов утырган төрмәгә барган. Ул тоткын белән очрашкан.

Азатны соңгы вакытта ике тапкыр ШИЗОга яптылар. Беренчесе өч көнгә. Мифтаховның кайбер әйберләре хисапка алынган әйберләр саны белән туры килмәгән дигән сылтау белән утыртканнар. Икенче тапкыр ул ШИЗОда 7 көн уздырган дип яза адвокат. Сидоркинага Азат эскәмьягә ятканымны күргәч, шуны кагыйдә бозу дип таптылар, ә минем башта аркам авырта, аннары башым чатный башлады дип сөйләгән. Ятып торып хәл җыярга теләгән галимне шуның өчен ШИЗОга утыртканнар.

"Моны берничек тә кабул итеп булмый. Гамәлгә карата нинди җәза бирелүен дә кабул итәрлек түгел. Адвокат булып 20 ел эшлим, һаман колония хезмәткәрләренең абсурд гамәлләре башка сыймый", дип язды Светлана Сидоркина үзенең фейсбук аккаунтында.

Ул бу сәфәр бик авыр булды, физик яктан да, рухи яктан, ди. Киров шәһәре белән Омутнинск (Азат утырган колония шунда урнашкан) арасы – 200 чакрым, юллар җимерек дигән ул.

@azatliqradiosi
😢12👍1🤬1🙏1
Бүген Русия Думасы депутатлары: "Гаскәргә алынуның иң түбән чиген 18 яшь дип калдырырга булдык, чөнки күпчелек егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели", диде.

Депутатлар яшь егетләрнең теләген кайдан белә икән🤔?
🤡11🤬8
🛫 Казан һава аланының өченче терминалын 2026 елга төзеп бетерергә телиләр

Яңа терминалдан бер сәгать эчендә өч мең юлчы уза алачак. Хәзерге вакытта һава аланының куәте сәгатенә 1,2 мең юлчыны уздырырга гына яраклы.

Шул ук вакытта быел Казан һава аланы юлчылар агымын 5 миллион кешегә җиткерергә тели.

Казан һава аланыннан очканыгыз бармы, ул сезгә ошыймы? Нинди яклары җайлы, кайсылары җайсыз?

@azatliqradiosi
👍4✍2
Башкортстанда яшәүче иргә хакимият вәкилләрен үтерергә чакырганы өчен 300 мең сум штраф салганнар

Башкортстанның Мәләүез районында яшәүче Илгиз Биккулов 2021, 2022 елларда ВКонтактедагы төрле төркемнәрдәге, кешеләрнең сәхифәләрендәге хәбәрләр астына "Русиянең кайбер дәүләт эшлеклеләре гомеренә кул сузарга өндәгән фикерләр язган" булган диелә.

Хөкем карары үз көченә кергән.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤡4
Игътибардан читтә калган хәбәр: хатын-кызларның футбол дөнья чемпионаты башланды ⚽️

Австралия һәм Яңа Зеландиядә уза торган турнир быел тугызынчы тапкыр оештырыла. Беренчелектә 32 ил көч сынаша.

Фаворитлар арасында АКШ, Британия, Канада һәм Германия такымнары атала.

Хатын-кызлар чемпионатын карар идегезме, ул сезгә кызыкмы?
🥱7👎1
⚡️ Русия думасында ватандашлыктан мәхрүм итү турында яңа канун өлгесе кертелгән

Дәүләт думасына кертелгән өлге гражданлыкны туктату механизмын кайбер очракларда аны тумыштан алган кешеләргә киңәйтү тәкъдим ителә.

Аерым алганда, депутатлар ватандашлыктан дезертирлык, армияне "дискредитацияләү" яки экстремизга өндәү өчен мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр.

Канун өлгесен думага басып алынган Кырым, Акъяр һәм "ЛНР"дан сенаторлар Сергей Цеков, Екатерина Алтабаева, Сергей Колбин һәм Ольга Бас кертте.
🤬7😁2👍1
📍Британия мәчетләрнең иминлеге өчен бюджеттан акчалар бүлеп бирәчәк

Англия һәм Уэлс мәчетләре, чиркәүләре һәм башка гыйбадәт урыннарында иминлек өчен 28 млн фунт стерлинг бүленәчәк.

2021-2022 елларда Англия һәм Уэлста дингә каршы юнәлештәге нәфрәт һөҗүмнәренең 42 проценты мөселманнарга каршы кылынган дип хәбәр ителә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍11🤡1
Җомга киче бит әле, димәк, "Азатлык сүзлеге"ндә — яңа сүз!

Күзләү
хезмәте нәрсә аңлатканын беләсезме? Аны куллану мисалын безнең мессенджерлар иминлеге турында күптән түгел чыккан язмада күрә аласыз.

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
👍12👎1🔥1
"Матур абый", "алма апа", "чәчәк апа", ... – сездә мондый кызыклы эндәшүләр кулланыламы? Җомга кичендә сөйләшеп алыйк, нинди матур эндәшүне беләсез, ул кемгә карата кулланыла?

Безнең "Әйдә! Online" проекты мондый иң киң таралган сүзләр турында кызык видео әзерләде, аны да карап алыгыз (ул урысча), фикерегезне дә языгыз!

https://www.youtube.com/watch?v=_c38NQ0y-Cs

@azatliqradiosi
❤11👍3🔥2
Җомга кичендә Юстиция министрлыгыннан "ят агентлар":

✏️ Михаил Козырев, журналист,
✏️ Константин Боровой,
сәясәтче,
✏️ Александр Литвинов
, журналист
✏️ Павел Суляндзига, хокук яклаучы,
✏️
«7x7 — Горизонтальная Россия» медиасы,
✏️ «Омское гражданское объединение» оешмасы,
✏️ «Право каждого» оешмасы.
💩8👍1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 22 июль, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә Днепропетровски һәм Кировградски өлкәләренә һөҗүм булган. Бу хакта әлеге төбәкләр хакимияте хәбәр итә. Өч кеше яраланган диелә. Украина моны Русия эшләде ди, Русия бу һөҗүмнәр турында хәбәр итмәде.

🔸Израильдә ун меңләп кеше мәхкәмә реформасына каршы протестларга кушылган. Демонстрантлар инде өченче көн эсседә Тель-Авивтан Иерусалимга бара. Июльдә генә дә Израильдә меңләгән кеше катнашкан йөрешләр һәм эш ташлаулар булды. Меңләгән резервист армиядәге хезмәтен туктатып тору турында игълан итте.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский Кырым күперен "сугыш китерүче" объект дип атады һәм ул хәрби һәдәф булып тора диде.

🔸Кичә Мәскәү тарихи мәчетендәге җомга вәгазеннән соң мөселманнар хакимиятләр белән килештерелмәгән йөреш уздырды. Алар "Аллаһ Әкбәр" тәкъбирен әйтеп "Третьяковская" метро станциясенә кадәр килгән. Моны Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тәнкыйтьләп чыкты.

🔸Башкортстанның Белорет районында янә урман яна. Янгын Үзән авылы тирәсендә. Вазгыять контрольдә, авылга куркыныч янамый диелә.

Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.
Казаннан транс-кыз Саша Косарева: “Җенесне алыштыруны тыючы канун мондый кешеләргә карата көч куллануны арттырачак”

14 июльдә Русия Думасы гендер тамгасын алыштыруны, трансгендер күчеш белән бәйле операцияләр ясауны (депутатлар моны "җенес алыштыру" дип атый) тыючы канун кабул итте. Трансгендер күчеш ясаган кешеләргә балаларның караучысы (опекун) булу, уллыкка алу тыела.

Моны хуплаучылар да, хупламаучылар да бар. Сүзне мондый күчеш ясаган кешегә бирдек. Казаннан ЛГБТ-активист, транс-кыз Саша Косарева әлеге канунны трансгендер кешеләр геноциды дип атый.

💬— Үзеңне яңа гендерда кабул итү — даими көрәш ул. Җәмгыять белән генә түгел, үз-үзең белән дә көрәшәсең. Гаиләдә, мәктәптә ир-ат яки хатын-кыз нинди булырга, тышкы кыяфәте ничек булырга тиеш дигән карашлар мәҗбүриләп тагыла. Үзеңне яңа гендерда кабул итү — җәмгыять белән генә түгел, эчтән үз-үзең белән дә даими көрәш ул. Русиядә трансгендер кешеләр өчен проблемнар күп. Кеше күчешен яңа гына башлаган булса һәм документларын яңа гендерына ярашлы тәртипкә китермәсә, эш табуы мөмкин түгел диярлек. Аны беркайда да, хәтта "Яндекс"ка курьер итеп тә алмаячаклар. 2018 елда Казанда минем белән шундый хәл булган иде: урысча көчкә сөйләшкән егетне эшкә алдылар, ә мин менеджер янына килгәч, ул бер паспортыма, бер миңа карады да, "Гафу итегез, сезне ала алмыйбыз, үзегез аңлыйсыздыр", диде. Күп җирләрдә шулай булды.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
❤4🥱2🤮1
Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауга дроннар һөҗүме турында хәбәр итә. Аның сүзләренчә, дроннар Акмәчеттән ерак булмаган Красногвардейский районындагы "инфрастуктур объектларга" һөҗүм иткән. Телеграм каналларда кайбер видеолар таралды. Русия нефть саклагычында янгын чыккан дигән хәбәрләр дә бар.

Аксенов киңәшечесе Олег Крючков вакыйга урыныннан фото һәм видеолар таратмаска кушты, ә "әлеге видеолар авторларын белсәгез, МВД яки ФСБга хәбәр итегез", дип язды.
🔥5🤬1
Татарстанның Яңа Чишмә районында юл казасында ике бала үлгән. Гаилә диңгезгә ял итәргә барырга чыккан булган.

Фаҗига бүген иртәнге сәгать биштә "Казань-Оренбург" юлы чатында, Әдәмсә авылы янында булган.

Биш кеше, шул исәптә өч бала утырган Renault җиңел машинасы MAN йөк машинасы белән бәрелешкән.

12 һәм 13 яшьлек ике бала шунда ук үлгән, 12 яшьлек бер бала хастаханәгә җибәрелгән. Рульдә 1987 елгы хатын-кыз булган диелә.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, гаилә диңгезгә ял итәргә барырга чыккан булган.
😢18
Кырымның Курман районында дроннар һөҗүме: соңгы хәбәрләр

🔺Азатлык чыганаклары белдерүенчә, шартлаулар районның Боек Онлар (Октябрьское) бистәсендә урнашкан хәрби аэродомдрода ишетелгән. Биредә электән хәрби база булганы билгеле.

🔺Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов Курман районына һөҗүм нәтиҗәсендә боеприпаслар келәтендә детонация булды, Кырым тимер юлында хәрәкәт туктатыла, халык эвакуацияләнә, дип хәбәр итте.

🔺Шулай ук Керич күпере машиналар өчен дә ябык дип хәбәр ителә.

🔺Украина кораллы көчләре Кырымда нефть саклагычы һәм корал келәтен "юк итү" турында белдерде.

🔺Курман районы Акмәчет (Симферополь,) Карасубазар (Белогорски), Җанкой, Сейтлер (Нижнегорский) районнары белән чиктәш. Районда 16 меңга якын кырымтатар яши (бөтен халыкның якынча 20%).

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3✍1🔥1
Запорожье өлкәсендә "РИА Новости" һәм "Известия" журналистлары атышка эләккән.

Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, РИА "Новости" журналисты Ростислав Журавлев һәлак булган. Башкалар кыр һоспитальләренә китерелгән, аларның гомеренә куркыныч янамый диелә.

Русия дәүләт медиасы мәгълүматына караганда, РИА фотохәбәрчесе Константин Михальчевский, "Известия" хәбәрчесе Роман Польшаков, оператор Дмитрий Шилков яраланган. Атышка эләгүчеләр арасында ТАСС һәм "Россия" телеканалы хәбәрчеләре дә булган дип белдерде Русия журналистлар берлеге.

Хәл Пятихатка шәһәре тирәсендә булган диелә.

Русия рәсмиләре Украина кассеталы корал кулланган дип белдерә. Украина ягыннан аңлатма булмады.
👍5😢2✍1
Уфада "Уфа 2" шәһәрчеге археологик һәйкәле урынында флешмоб узды. Активистлар биредә правослау чиркәве төзүгә каршы чыкты.

"Уфа 2" шәһәрчеге - археологик казынулар алып барылган урын. Бу эшне тарихчы Нияз Мәҗитов башлап йөрде. Ул Уфаның чынлыкта борынгырак булуын исбатларга тырышты.

2004 елда Уфада алып барылган казыну эшләре җирендә төрле төбәкләрдән килгән галимнәр төркеме – экспертлар да эшләде. Алар биредә IV гасырда ук зур шәһәр булган икән дигән нәтиҗәгә килде. Археология белгечләре фикеренчә, бу тирәдә IV-XVI гасырларда Имәнкала дигән шәһәр торган.

2011 елда әлеге урынны өйрәнү максатыннан "Борынгы Уфа" дип аталган музей тыюлыгы оештырылды. Соңрак бу урында "Самрау" музей комплексы төзелергә тиеш иде, ләкин әлегә кадәр бу тормышка ашырылмады.

Майда исә шушы тирәдә төзелеш эшләре башланды, биредә правослау чиркәве төзеләчәк дигән сүзләр йөри.

Фото: Куштау Online.
👍10🤣3🤔1🤯1