Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казаннан транс-кыз Саша Косарева: “Җенесне алыштыруны тыючы канун мондый кешеләргә карата көч куллануны арттырачак”

14 июльдә Русия Думасы гендер тамгасын алыштыруны, трансгендер күчеш белән бәйле операцияләр ясауны (депутатлар моны "җенес алыштыру" дип атый) тыючы канун кабул итте. Трансгендер күчеш ясаган кешеләргә балаларның караучысы (опекун) булу, уллыкка алу тыела.

Моны хуплаучылар да, хупламаучылар да бар. Сүзне мондый күчеш ясаган кешегә бирдек. Казаннан ЛГБТ-активист, транс-кыз Саша Косарева әлеге канунны трансгендер кешеләр геноциды дип атый.

💬— Үзеңне яңа гендерда кабул итү — даими көрәш ул. Җәмгыять белән генә түгел, үз-үзең белән дә көрәшәсең. Гаиләдә, мәктәптә ир-ат яки хатын-кыз нинди булырга, тышкы кыяфәте ничек булырга тиеш дигән карашлар мәҗбүриләп тагыла. Үзеңне яңа гендерда кабул итү — җәмгыять белән генә түгел, эчтән үз-үзең белән дә даими көрәш ул. Русиядә трансгендер кешеләр өчен проблемнар күп. Кеше күчешен яңа гына башлаган булса һәм документларын яңа гендерына ярашлы тәртипкә китермәсә, эш табуы мөмкин түгел диярлек. Аны беркайда да, хәтта "Яндекс"ка курьер итеп тә алмаячаклар. 2018 елда Казанда минем белән шундый хәл булган иде: урысча көчкә сөйләшкән егетне эшкә алдылар, ә мин менеджер янына килгәч, ул бер паспортыма, бер миңа карады да, "Гафу итегез, сезне ала алмыйбыз, үзегез аңлыйсыздыр", диде. Күп җирләрдә шулай булды.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
❤4🥱2🤮1
Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауга дроннар һөҗүме турында хәбәр итә. Аның сүзләренчә, дроннар Акмәчеттән ерак булмаган Красногвардейский районындагы "инфрастуктур объектларга" һөҗүм иткән. Телеграм каналларда кайбер видеолар таралды. Русия нефть саклагычында янгын чыккан дигән хәбәрләр дә бар.

Аксенов киңәшечесе Олег Крючков вакыйга урыныннан фото һәм видеолар таратмаска кушты, ә "әлеге видеолар авторларын белсәгез, МВД яки ФСБга хәбәр итегез", дип язды.
🔥5🤬1
Татарстанның Яңа Чишмә районында юл казасында ике бала үлгән. Гаилә диңгезгә ял итәргә барырга чыккан булган.

Фаҗига бүген иртәнге сәгать биштә "Казань-Оренбург" юлы чатында, Әдәмсә авылы янында булган.

Биш кеше, шул исәптә өч бала утырган Renault җиңел машинасы MAN йөк машинасы белән бәрелешкән.

12 һәм 13 яшьлек ике бала шунда ук үлгән, 12 яшьлек бер бала хастаханәгә җибәрелгән. Рульдә 1987 елгы хатын-кыз булган диелә.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, гаилә диңгезгә ял итәргә барырга чыккан булган.
😢18
Кырымның Курман районында дроннар һөҗүме: соңгы хәбәрләр

🔺Азатлык чыганаклары белдерүенчә, шартлаулар районның Боек Онлар (Октябрьское) бистәсендә урнашкан хәрби аэродомдрода ишетелгән. Биредә электән хәрби база булганы билгеле.

🔺Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов Курман районына һөҗүм нәтиҗәсендә боеприпаслар келәтендә детонация булды, Кырым тимер юлында хәрәкәт туктатыла, халык эвакуацияләнә, дип хәбәр итте.

🔺Шулай ук Керич күпере машиналар өчен дә ябык дип хәбәр ителә.

🔺Украина кораллы көчләре Кырымда нефть саклагычы һәм корал келәтен "юк итү" турында белдерде.

🔺Курман районы Акмәчет (Симферополь,) Карасубазар (Белогорски), Җанкой, Сейтлер (Нижнегорский) районнары белән чиктәш. Районда 16 меңга якын кырымтатар яши (бөтен халыкның якынча 20%).

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3✍1🔥1
Запорожье өлкәсендә "РИА Новости" һәм "Известия" журналистлары атышка эләккән.

Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, РИА "Новости" журналисты Ростислав Журавлев һәлак булган. Башкалар кыр һоспитальләренә китерелгән, аларның гомеренә куркыныч янамый диелә.

Русия дәүләт медиасы мәгълүматына караганда, РИА фотохәбәрчесе Константин Михальчевский, "Известия" хәбәрчесе Роман Польшаков, оператор Дмитрий Шилков яраланган. Атышка эләгүчеләр арасында ТАСС һәм "Россия" телеканалы хәбәрчеләре дә булган дип белдерде Русия журналистлар берлеге.

Хәл Пятихатка шәһәре тирәсендә булган диелә.

Русия рәсмиләре Украина кассеталы корал кулланган дип белдерә. Украина ягыннан аңлатма булмады.
👍5😢2✍1
Уфада "Уфа 2" шәһәрчеге археологик һәйкәле урынында флешмоб узды. Активистлар биредә правослау чиркәве төзүгә каршы чыкты.

"Уфа 2" шәһәрчеге - археологик казынулар алып барылган урын. Бу эшне тарихчы Нияз Мәҗитов башлап йөрде. Ул Уфаның чынлыкта борынгырак булуын исбатларга тырышты.

2004 елда Уфада алып барылган казыну эшләре җирендә төрле төбәкләрдән килгән галимнәр төркеме – экспертлар да эшләде. Алар биредә IV гасырда ук зур шәһәр булган икән дигән нәтиҗәгә килде. Археология белгечләре фикеренчә, бу тирәдә IV-XVI гасырларда Имәнкала дигән шәһәр торган.

2011 елда әлеге урынны өйрәнү максатыннан "Борынгы Уфа" дип аталган музей тыюлыгы оештырылды. Соңрак бу урында "Самрау" музей комплексы төзелергә тиеш иде, ләкин әлегә кадәр бу тормышка ашырылмады.

Майда исә шушы тирәдә төзелеш эшләре башланды, биредә правослау чиркәве төзеләчәк дигән сүзләр йөри.

Фото: Куштау Online.
👍10🤣3🤔1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада "Уфа 2" шәһәрчеге археологик һәйкәле урынында флешмоб узды. Активистлар биредә правослау чиркәве төзүгә каршы чыкты. "Уфа 2" шәһәрчеге - археологик казынулар алып барылган урын. Бу эшне тарихчы Нияз Мәҗитов башлап йөрде. Ул Уфаның чынлыкта борынгырак…
Уфа Казаннан борынгырак икәнен исбатламакчы

"Уфа 2" шәһәрчеге урынында флешмоб уңаеннан сезгә 2010 елда ук чыккан бер мәкалә укырга тәкъдим итәбез.

“Безнең Уфа үзәгендәге казыну эшләре барышындагы яңа табышларыбыз Уфаның бик борынгы шәһәр булуына өстәмә дәлилләр китерде. Уфага 1 мең елдан да элегрәк нигез салынган булуы хакында яңа мәгълүмат өстәлә тора. Без әле казыган урыннарда борынгы чордагы алтын, көмеш әйберләр дә, башка табылдыклар да килеп чыкты”, дигән иде ул чакта галим Нияз Мәҗитов.

👉Мәкаләне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡6🤣3👍2🤔1
Русиядә ОМОН вәкилләренең мәчетләргә бәреп кереп намазны өзүе өчен җавап бирүче булырмы?

Кичә чыккан язмабыздан төп фикерләр белән танышырга тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
❤6
"Кайчан туктатасыз бу каһәр суккан сугышны!" Соцчелтәрләрдә халык фикере үзгәрә

Сибай филармониясе биючесе, 23 яшьлек Илнар Хатмуллинның Русиянең Украинада алып барган сугышында һәлак булуы социаль челтәрләрдә зур резонанс уятты. Элегрәк үлүчеләр турындагы постлар астында "безнең герой" ише комментарлар калдырыла торган булса, бу юлы "кайчан бетә инде сугыш" дигән язулар күп.

Кайбер скриннарны Телеграмда бирәбез. Тулырак Азатлыкта карагыз. Комментарийлар "Башкортостан", "Йәшлек", "Оскон", "Атайсал" дәүләт гәзитләренең Вконтактедагы төркемнәреннән, ачык пабликлардан алынды.
❤12👍5🔥1😁1😢1