Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
15-23 июльдә Болгар шәһәрендә "Яңарыш: Заманча укылышта дастан" фестивале уза.

Дөнья халыклары дастаннары нигезендә куелган спектакльләр, фолк-фьюжн юнәлешендәге төрле милләт башкаручыларының концертлары күрсәтелә, һөнәрчеләр, дизайнерларның иҗади остаханәләре, ярминкә эшли.

Катнашучылар Русия төбәкләреннән тыш, Болгарстан һәм Кыргызстаннан да килгән.

Быел III этно-fashion фестиваль дә шушы чара кысаларында уза. Көндез этнодизайнерлар фикер алышуда катнаша, ә кичләрен яңа коллекцияләрен тамашачыга тәкъдим итә.

Әлеге чаралардан күбрәк фотоларны соңрак безнең интернет сәхифәбездә күрә алачаксыз - www.azatliq.org

@azatliqradiosi
👍5❤1🔥1🥱1
Александр Лукашенка әйтүенчә, Беларуста урнашкан "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт ялчылары аларны борчый башлаган, чөнки алар "Варшауга экскурсиягә барып килергә" тели.

Беларус президенты бу турыда Петербурда Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте.

"Бәлки моны әйтергә дә кирәк түгелдер, ләкин әйтәм. "Вагнерчылар" безне борчый башлады. “Көнбатышка барасыбыз килә. Рөхсәт итегез", диләр. " Мин: "Нигә Көнбатышка барырга? дим. Варшауга, Жешувка экскурсиягә барып кайтабыз килә диләр", дип китерә "Белта" Лукашенка сүзләрен.

Польшаның Жешув шәһәре аэродромына Көнбатыштан хәрби техника һәм кораллар җибәрелә. Соңрак җир өсте юлы белән алар Украинага озатыла. Лукашенка сүзләренчә, Путин белән килешү нигезендә, ул "Вагнер" ялчыларын Көнбатыш чикләренә җибәрми, ә Беларус үзәгендә тота. "Чөнки аларның кәефләре начар", ди Лукашенка. Путин Лукашенканың Варшау һәм Жешувка "экскурсия" турындагы сүзләре вакытында елмаеп куйды.

@azatliqradiosi
😁3
26 июльдә НАТО баш сәркатибе Йенс Столтенберг яңа оешкан Украина-НАТО шурасы утырышын уздырачак

Бу хакта Төньяк Атлантика альянсының матбугат сәркатибе Оана Лунгескуга сылтама белән RTBF телевизион каналы хәбәр итте. Утырышта Кара диңгездәге соңгы вазгыять һәм Украина ашлыгын ташу турында сөйләшәчәкләр.

Элегрәк, Украина президенты Владимир Зеленский НАТО җитәкчесе Йенс Столтенберг белән телефоннан сөйләшкәндә, ашыгыч рәвештә Украина-НАТО шурасы утырышын уздырырга чакырды.

Зеленский Альянс башлыгы белән ашлык коридорын ачу өчен кирәкле чаралар күрү турында сөйләшкәнен әйтте. Алар шулай ук ​​Кара диңгездәге хәзерге вазгыять һәм дөнья азык-төлек базары турында сөйләшкән.

@azatliqradiosi
❤1✍1👍1
Антарктидада кышкы боз мәйданы моңарчы булмаганча кимегән

Былтыр күзәтүләр тарихында иң начар күрсәткечләр теркәлгән иде, быелгы күрсәткечләр тагын да ныграк – 11,2 процентка начарайган. Бу – АКШның кар һәм боз дәүләт үзәге белешмәләреннән күренә.

Антарктикада бозлыкларның эрүе тизәюе дөнья океаны биеклегенең күтәрелүенә китерә. Бу исә үз чиратында утрауларда урнашкан дәүләтләрнең иминлегенә куркыныч тудыра, су басуларга китерә, кешеләрнең һәм хайваннарның тормышын куркыныч астына куя.

▪️Антарктида – Җир шарының иң тиз җылынып килә торган урыннарыннан берсе. Палеоэкологлар тикшеренүеннән күренгәнчә, андагы бозлыклар 5,5 мең ел эчендә күрелмәгәнчә тиз эри.

@azatliqradiosi
😢6👍1🤡1
Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов Украинага каршы сугышка киткән.

Ул Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалаган.

Җырчыга инде 58 яшь. Хәзерге вакытта ул полигонда әзерлек уза.

"Юлдаш" радиосы хәбәр итүенчә, ул сугышта медицина взводы санитары вазифасын башкарачак.

"Яраланганнарга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәбез. Шулай ук мин тулы хәрби әзерлек үтәргә тиеш: окоплар, марш-бросоклар, без көн саен полигонда", ди җырчы.

Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә Русия башлады. Сугыш башланганнан бирле Украинада 494 бала үлгән, 1068 бала төрле җәрәхәтләр алган.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
😱7😁5🤮4💩3😢2🤡2❤1👍1🌭1
22 июльдә Антальянең Төрек оҗаклары бинасында урнашкан татар китапханәсендә татар һәм төрки дөньяның ике бөек шәхесенә багышланган хәтер кичәсе узды.

Татар активистлары Гаяз Исхакыйның үлеменә 69 ел тулуны һәм Садри Максудиның тууына 145 ел тулуны билгеләп үтте.

Хәтер кичәсендә Исхакый һәм Максудига багышланган документаль фильм күрсәтелде.

Кичәне оештыручы "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Садри Максудиның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍24❤1👎1🥱1
⚡️Бүген иртән Мәскәүгә ике дрон һөҗүме ясалды. Аның берсе бизнес-үзәккә, икенчесе Русия саклану министрлыгы бинасы янына төште.

Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, дроннар һөҗүме иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә булган.

“24 июль иртәсендә, Киев режимы Мәскәү шәһәре җирлегендәге корылмаларга дроннар белән террор һөҗүме ясарга омтылды", диелә Русия саклану министрлыгы биргән хәбәрдә.

Министрлык биргән мәгълүматка караганда дроннарны радиоэлектрон җиһазларлар "бастырган".

Тикшерүче Христо Грозев язуынча, дроннар төшкән Комсомольский проспектында дәүләт күзләү идарәсенең (ГРУ) яшерен корылмалары һәм Саклану министрлыгының хәрби университеты урнашкан.

"Известия" газетасы бастырган видеода бу биналарга зыян килүе күренә. Русия дәүләт агентлыклары бу хакта язмады. Алар бары Комсомольский проспектының икенче ягында урнашкан "Массандра" шәраб кибете фотосурәтен генә чыгарды.

@azatliqradiosi
🔥5🤬1
Хәзер кыскача башка хәбәрләр.

🔺Барнаулдагы Алексей Навальный штабының элекке җитәкчесе Вадим Останин тугыз елга колониягә хөкем ителде. Аны экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип таптылар. Прокурор Осанинга 11 ел сораган иде.

🔺Русия хәрби дроннары Одессадагы Дунай порт инфраструктурасына һөҗүм итте. Украина хакимияте хәбәр итүенчә, өч дрон бәреп төшерелгән, ким дигәндә берсе максатка ирешкән. Зыян күрүчеләр бар.

🔺ФСБ Төркиядән Дондагы Ростов портына баручы йөк корабында шартлаткыч матдә эзләре табуын белдерә. Корабны Керич бугазыннан уздырмаганнар.

🔺Башкортстан экоактивисты Илдар Йомаголов депутатлыкка намзәт булып теркәлү өчен кирәк булган 1500 имза урынына өч меңне җыйган. Элегрәк, КПРФ әгъзасы буларак, Илдар Йомаголов бу фиркадән намзәт булырга ниятләгән иде. Әмма фирка җитәкчелеге аны исемлектән төшереп калдырды.

@azatliqradiosi
❤7
Украинадагы сугышыннан яраланып кайткан Башкортстанның Күмертау районыннан 38 яшьлек Эдуард Бурмистров үле килеш табылган.

Бу хакта, ирнең туганнарына сылтанып ГорОбзор.ру яза.

"Аны авылда тапканнар. Ул үлгән, аңлыйсызмы?” дип әйткән Бурмистровның апасы.

Сугыштан яраланып кайткач, Бурмистров хастаханәдә яткан. Дәваланып чыккач, ул монастырьга китәм дип йөргән. Соңрак Бурмистровның югалуы хәбәр ителгән иде.

Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Республикадан 10лап ихтыярилар батальоны җыелды. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 827 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән.

Фото: Күмертау телеграм каналыннан

@azatliqradiosi
👍7😢2
Казанда үзләре яши торган күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү өчен махсус хисапка акча җыеп баручыларның туплаган акчалары бу эшне башкарып чыгарга җитми.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин белдерде, дип яза "Бизнес Online"

"2023 елгы капиталь төзекләндерү програмында шундый 12 йорт бар", дигән ул.

▪️Шул ук вакытта Татарстан Украинаның Русия басып алган ике шәһәрен: Лисичанскины үз карамагына алды, анда чыгымлы эшләр башкарды. Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.

▪️Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота".

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬3👍1
Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов утырган колониядәге комиссия аны усалларча тәртип бозучы дип бәяләгән һәм кырыс шартлы бүлеккә күчергән.

Бу хакта Мифтаховка ярдәм итү телеграм каналы яза.

Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу карарның 19 июльдә, аны чираттагы штраф изоляторына утыртыр алдыннан чыгарылуын, ә ШИЗОдан соң аның гомуми отрядка кайтарылмыйча, кырыс шартларда калдырылачагын яза. Бу шулай ук тоткынның телефоннан шалтырату, посылка алу һәм быел сентябрьдә тәмамланырга тиешле җәза мөддәте беткәнче бирелергә тиешле озын һәм кыска вакытлы очрашулардан мәхрүм ителәчәген аңлата.

▪️Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 ел башында Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда Балашиха шәһәрендәге "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде. Мәхкәмә Мифтаховны 6 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул быел сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш.

▪️Берничә ай элек "Сеть" оешмасының "Мәскәү бүлеге" эше нигезендә ФСБ Мифтаховны да тикшергәне билгеле булды. Якыннары Мифтаховка карата яңа җинаять эше ачарга мөмкиннәр дип шикләнә.

@azatliqradiosi
🤬7😱2👍1
"Җәмигъ мәчетне читкә күчерсәләр, ул аңлашылмый торган бер урынга әвереләчәк"

Узган атнада бер төркем татар архитекторлары Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашып, Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчет хакында сөйләште.

“Кол Шәриф” мәчете авторларының берсе, архитектор Искәндәр Сәйфуллин Җәмигъ мәчетне шәһәр үзәгеннән күчермәүне сорый һәм үз проектын тәкъдим итә. Гыйбадәтханә Бишбалта бистәсендә төзелсә, аның язмышы Болгарда “елына бер тәүлек кенә эшләүче” Ак мәчетне хәтерләтәчәк ди ул.

Сәйфуллин сүзләренчә, Мәскәү архитекторлары тәкъдим иткән проект ислам кануннарына да, архитектура кысаларына да сыймый.

👉Азатлык сәхифәсендә
👉Көзге сәхифәдә

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍19❤2