Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Татарларның максаты — Русия империясен җимерү. Азат Татарстан!", "Геноцидны һәм этноцидны туктатырга", "Русия империализмына — юк!", "Милли азчылыкларга — азатлык" һәм башка шигарләр.

Узган ялларда Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Сиэттл, Чикаго, Сан-Франциско һәм АКШның башка шәһәрләрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре Әсир милләтләр атналыгына багышланган чаралар оештырды.

Алар Русия эчендә яшәргә мәҗбүр төрле милләтләргә һәм республикаларга бәйсезлек таләп итте, Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Саха, Чечня, Калмыкия һәм башка байракларны, шулай ук, шигарләр күтәрде, Украинага теләктәшлек белдерде.

Әсир милләтләр турында тулырак монда укыгыз.

Фото: Азат милләтләр лигасы

Бу плакатлардагы язулар белән килешәсезме?

@azatliqradiosi
❤17🤔2🔥1😁1💯1
Башкортстанда экстремистик әдәбият табылды дип, Дүртөйле районындагы мәчетне 20 көнгә япканнар.

Июнь аенда авыл мәчетенә тикшерү белән килгәннәр. Анда Русия юстиция министрлыгы экстремистик материаллар исемлегенә керткән китап табылган диелә.

“Бу китапта урта гасырның ислам дине белгече Мөхәммәд пәйгамбәр тормышын тасвирлый, һәм шулай ук ​​берничә мең хәдис аңлатмасы язылган”, дип искәртелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬13
Ozon тоткыннарга Казандагы келәтләрендә эш тәкъдим итәчәк.

Моңа бары тик беренче тапкыр хөкем ителгән һәм төзәтү үзәкләрендә, колония-яшәүлектә (колония-поселение) яшәгән тоткыннар гына катнашачак дип искәртелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1🤔1
Путин яңа канунга кул куйган: әлеге канунга күрә банклар физик затлар җибәргән барлык акчаларны да тикшерергә мәҗбүр.

Шикле операцияләрне ике көнгә туктатып торачаклар. Акчаны күчерергә теләгән кешенең рөхсәтеннән башка канун бозган шәхесләрнең исәп-хисап счетына күчереләсе акчаларны исә (андый шәхесләр исемлеге Үзәк банк базасында саклана) бөтенләй күчермәскә дә мөмкиннәр.

Ә сез картадан картага акчаны еш күчерәсезме?

@azatliqradiosi
👎4👍1🤬1
Русия Думасы хәрби комиссариатка килмәгән өчен русияләргә 50 мең сум түгел, 30 мең сум штраф салырга тәкъдим итә.

Канун өлгесен икенче укылыш өчен әзерләгәндә штрафлар күләмен киметкәннәр.

Моннан тыш, канун өлгесен икенче укылышта караганда, "Русиядән алты айдан озагракка китү турындагы белешмәләрне хәбәр итмәгән өчен" штраф күләмен дә азайтырга телиләр. Башта моның өчен 10-20 мең сум штраф бирмәкчеләр иде, хәзер исә — 5-15 мең сум.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡2❤1
Быел апрель-июнь аенда диверсион эшчәнлек русияләрнең иң зур куркуына әйләнгән.

Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Русияләрнең төп борчулары исемлегенә “Вагнер”ның кораллы фетнәсе, янгыннар һәм су басулар, Украина кораллы көчләренең һөҗүмгә күчүе һәм атом куркынычы артуы да кергән диелә.

Башка куркынычлар арасында русияләр хәмер эчеп агулануны, хәрби хезмәткә чакырылу һәм мобилизация мәсьәләләрен атаган.

Сезне нинди вакыйгалар аеруча куркыта?

@azatliqradiosi
😢2
Путин Русиядә җенесне алмаштыруны тыя торган канунны имзалаган.

Хәзер җенесне фәкать медицина күрсәткечләре нигезендә генә алмаштырырга мөмкин.

Ир белән хатынның берсе җенесне алмаштырган очракта аларның никахлары таркалган булып санала. Шулай ук, җенесен алмаштырган кешеләр уллыкка бала ала алмый.

Без Казаннан транс-кыз Саша Косарева белән сөйләшкән идек. Аның белән интервьюны монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤮5👍2🤬1
Грециядә урман янгыннары сәбәпле җирле халыкны һәм туристларны эвакуациялиләр.

20 меңләп кеше эвакуацияләнгән. Хакимиятләр моны ил тарихында янгын сәбәпле оештырылган иң зур эвакуация дип атады. Туристлар төнне һава аланында, вакытлыча яшәү урыннарында, хәтта урамда уздырган. Грециядә инде бер атна урманнар яна. Якшәмбе көнне янгыннар саны 64кә артып, 82гә җитте.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢2
Украинаны миналардан арындыру өчен 757 ел кирәк булачак.

Бу эшкә 500 сапёр төркеме алынган очракта нәкъ менә шушының кадәр вакыт кирәк. Дөнья банкы хисапларына күрә, киләсе 10 елда Украинаны миналардан арындыру эшенә 37,4 млрд доллар тотылачак.

#көнсаны

@azatliqradiosi
😢8😱4🤬1
Удмуртиянең элекке башлыгы (2014-2017) Александр Соловьев вафат. Аңа 73 яшь иде.

Ул хакта Соловьевның кызы Евгения Сирикка сылтанып "Коммерсантъ" хәбәр итә.

@azatliqradiosi
👍3🕊1
Түбән Камада күп фатирлы йортта шартлау булган.

Зыян күргән кешеләр турында әлегә берни хәбәр ителми. Видеоларны ASTRA телеграм-каналы чыгарган.

Йорттан 15 кеше үзләре чыга алган. Янгын сүндерүчеләр тагын 9 кешене, шул исәптән бер баланы эвакуацияләгән. Вахитов проспектындагы бу биш катлы йорт газлаштырылган дип хәбәр ителә.

"Барысын да контрольдә тотабыз. Оператив штаб төзедек", дип язып чыкты социаль челтәрләрдә Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4