Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Атнакич иртәсенә булган мөһим вакыйгаларны кыскача хәбәр итәбәз.
🔸Русия төнлә Одессадагы яр буе портына Һөҗүм иткән. Бер кеше һәлак.
🔸Нигерда хәрбиләр дәүләт президенты Мөхәммәд Базумны вазифасыннан бәреп төшерүен игълан итте.
🔸АКШ президенты Джо Байден үз администрациясенә Халыкара җинаять мәхкәмәсенә Русиянең Украинада кылган җинаятьләрнең дәлилләрен тапшырырга фәрман биргән, дип яза Reuters. Пентагон моңа каршы.
🔸"Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин финанс яктан авырлыклар кичерә башлаган дип BBC яза. Медиа исә көнбатыш күзләүдәге чыганагына таяна. Алар мәгълүматына күрә, Пригожин яллаган кешеләр санын киметә, булган активларын сата.
🔸Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын Русия саклану министры Сергей Шойгуга күргәзмәдәге хәрби техниканы, баллистик рекатларны күрсәткән.
🔸Бүген Русия-Африка саммиты башлана. Питербурдагы чарада Африканың 57 дәүләте катнаша, бары тик 17 дәүләтнең генә башлыгы килгән. Русия ягы көнбатышның саммитка аяк чалырга тырышуы барып чыкмады дип саный. Шул ук вакытта Көнбатыш Африка илләре вәкилләреннән Русиягә ашлык килешүе турында сораулар бирүен көтә.
🔸Казан халыклара мөселман кинофестиваленә Мәскәүдән Равшана Куркова, Светлана Тома, Екатерина Захарова, Ольга Калашникова кебек актрисалар кунак буларак чакырылган.
🔸Башкортстанда 2023 елның 5 аенда ВИЧ чиренең 573 очрагы теркәлгән.
Бу сәгатькә шушылар. Көнегез уңышлы узсын, үзегезне саклагыз.

👍2❤1
Русия эчке эшләр министрлыгы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең президент Владимир Путинны һәм бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белованы кулга алу турында карар чыгарган хөкемдарын — Томоко Аканэны эзләүгә биргән.
Бу мәгълүмат Русия эчке эшләр министрлыгының эзләү базасында бар.
Томоко Аканэның нинди маддә нигезендә эзлиләр?
Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉менә бу сылтама бар.

🤣11🤡2
📍Русиядә мобилизация өчен махсус чакыру кәгазьләре әзерләгәннәр.
Русия хөкүмәте мобилизация повесткасының яңа формасын раслады. Бу хактагы мәгълүмат хокукый мәгълүмат порталында чыккан. Анда әйтелгәнчә, мобилизацияләнүче Русия президенты Владимир Путин карарына ярашлы хәрби комиссариатка килергә тиеш. Повесткада фәрманның саны юк, аның өчен урын да каралмаган. Шулай ук документта мобилизация дигән сүз алдыннан "өлешчә" дигән сүз язылмаган.
Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басасы.
Былтыр 21 сентябрьдә Владимир Путин русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен мобилизация игълан иткән иде. Хакимиятләр моны "өлешчә" дип атады һәм 300 мең кешене җыйганнан соң, мобилизация бетте дип белдерделәр. Әмма мобилизация турындагы карар гамәлдән чыгарылмады, юридик яктан караганда мобилизация турында яңа фәрман чыгарып тормый гына да теләсә кайсы вакытта ирләрне кабат мобилизацияли башлаулары бар.
Мобилизациядән түрәләр басым ясарга яраткан "өлешчә" дигән сүз дә төшеп калгач, Русия зуррак масштаблы мобилизациягә әзерләнә дигән нәтиҗә ясап буламы? Куркасызмы, дуслар?

Азатлык Радиосы
Русиядә мобилизация өчен махсус чакыру кәгазьләре әзерләгәннәр
Моңа кадәр Русиядә мобилизация повесткалары юк иде, комиссариатлар хәрби чакырылышта кулланыла торганнарын җибәрде.
🤬10👍3
🔻 Чиләбенең Саткы шәһәрендә урам җыештыручы булып эшләүче, ялгызы гына 11 яшьлек улын тәрбияләүче 56 яшьлек Гөлнара Бахареваны "ВКонтакте"дагы комментарлары өчен җиде елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
💬 5 июль көнне миңа куәт оешмаларыннан шалтыратып, "хәзер сезнең яныгызга киләбез," диделәр. Мин ул вакытта эштә идем, безнең полиция вәкилләре дип уйладым. Юк икән, 200 чакрым ераклыктагы Чиләбе шәһәре ФСБ хезмәткәрләре булып чыкты. Килделәр, шунда ук телефонымны алдылар. "Ник аласыз?" дим. "Бәлкем, сез андагы язуларны бетерерсез" диләр. Мин әйтәм: "Бетерерлек кенә түгел, суга батырсам гына", дидем.
Өемә тентү белән керделәр. Барлыгы сигез кеше. Түзмәдем: "Халыкның салым акчасын әрәм итеп, ике комментар аркасында никадәр кеше килгәнсез", дип әйтеп салдым. Алар мине калтырап төшер, куркыр дип уйлагандыр, әмма мин курыкмадым, рухи яктан инде моңа әзер идем. "Ник чормага менмәдегез, базга төшмәдегез, бәлкем, минем анда "Максим" минометы торадыр, дидем. Келәттә да өч лом бар, кереп чыгыгыз, дидем". Мин үз йортым белән яшим. Алар көне буе миндә булдылар. "ВКонтактеда"гы язулар өчен мине куркыныч террорчы кебек төрмәгә утыртмакчылар.
Элек кран йөртүче булып эшләгән Бахарева инде пенсиядә, ләкин 17 мең сумга гына тормыш тартуы авыр булгач, урам себерүче булып урнашкан. Ялгыз 11 яшьлек улын үстерә. Бахарева әйтүенчә, ул Русияне ачык, демократик ил итеп күрергә тели. Бу бары Путин режимы беткәч кенә мөмкин булачак дип саный. Киләчәктә бу режим җимерелсә, милли республикалар да Русиядән аерылып чыгар дигән фикердә.
Мәкаләне укып чыккач, Гөлнара Бахарева турында ни уйлавыгызны языгыз. Ул әлеге гаепләүләрдән котыла алырмы?
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Сугышка каршы роликлар ясаган урам җыештыручы Гөлнара Бахарева: "Мине куркыныч террорчы кебек хөкем итмәкчеләр"
Чиләбе өлкәсенең Саткы шәһәрендә урам җыештыручы булып эшләүче, ялгызы гына 11 яшьлек улын тәрбияләүче 56 яшьлек Гөлнара Бахареваны "ВКонтакте"дагы комментарлары өчен җиде елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Русия Украинага һөҗүм иткәч, Бахарева сугышка каршы…
🙏12🤬10👍4
📍Алтайда Ми-8 боралагы казага юлыккан, алты кеше һәлак
Алтай республикасында Ми-8 боралагы килеп төшкән, алты кеше һәлак булган, җиде кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта төбәкнең ашыгыч хезмәтләренә сылтама белән ТАСС җиткерә. “Новости” агентлыгы язуынча, боралак Усть-Коксински районының Тунур авылында утырырга җыенган вакытта яна башлаган. Ул электр чыбыкларына тигән булган диелә.
Боралак “Алтай авиа” ширкәтенеке, ул туристларны ташыган.

👍3😢3🔥2❤1
Мәхкәмәгә килгән кырымтатар кешеләре тоткарланган. Барлыгы 13 кеше.
Акъярда аннексияләнгән Кырымның Югары мәхкәмсе бинасы янында кимендә 13 кеше тоткарланган, алар газүткәргечтә диверсия эше белән бәйле утырышка килгән булган. Мәхкәмәдә Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының элекке урынбасары Нариман Джелял һәм бертуган Асан белән Азиз Ахтемовларның шикаяте караласы иде.
Бу утырышка журналистларны да, хөкем ителүчеләрнең туганнарын да кертмәгәннәр. Керә алмаучылар моны шикаять иткән, шуннан соң аларны тоткарлаганнар диелә. Тоткарланучыларны Железнодорожный рыйонындагы полиция бүлекчәсенә алып китүләре әйтелә.
Тоткарланучылар арасында кимендә ике журналист: "Грат" хәбәрчесе Лутфие Зудиева һәм "Грани" хәбәрчесе Куламет Ибраһимов бар диелә.
Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.

Аннексияләнгән Кырымда газүткәргечтә диверсия эше белән бәйле мәхкәмә утырышына килгән кимендә 13 кеше тоткарланган
Мәхкәмә утырышында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының элекке урынбасары Нариман Джелял һәм бертуган Асан белән Азиз Ахтемовларның шикаяте караласы иде. Бу утырышка журналистларны да, хөкем ителүчеләрнең туганнарын да кертмәгәннәр. Керә алмаучылар моны шикаять…
🤬15❤1👍1
Бүген - Шакулова Сара Касыйм кызының туган көне. Сара Шакулова - танылган педогог, мәгариф белгече, математикадан югары белемгә ия булган беренче татар хатын-кызы. Ул Касыйм шәһәрендә сәүдәгәр Сәет Шакуловлар гаиләсендә туган. Аның әтисе шәһәрнең шәрәфле гражданины Касыймхан Хөсәен улы Шакулов (Сәет Шакулов) тире-мех эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнгән.
Аның туганнан-туган сеңлесе Гайшә Батыргәрәй кызы Шакулова данлыклы Галимҗан Барудиның тормыш иптәше булган. Әнисе Фатыйма Дебердиева Сембер якларындагы Дебердиев, Акчуриннар нәселеннән.
Менә бу сылтамадан Шакулова турында күбрәк укый аласыз. Бусы - көзге сылтама.
Сез Шакулова шәхесе белән танышмы?
Фотода уңнан беренче Сара Шакулова, янында газиз әнисе һәм кыз туганнары.

❤17👍2🔥1
Сугышка барып тамаша ясаулар бетәр бугай...
Украинада сугышучы хәрбиләр фронт янында пиар оештыруны ошатмый, "Гел танклар янында фотога төшәләр, шоу оештыралар" дип, килүчеләрдән зарлана. Шуңа Сергей Шойгу Русия Думасы рәисенә хат язган дип яза медиа. Хәзер депутатларга аннексияләнгән төбәкләргә барып, хәрбиләр белән "нейтраль урында" гына очрашырга рөхсәт ителәчәк. Моны да саклану министры Сергей Шойгу яки Баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимов белән килештерергә кирәк булачак. Бу хакта Думадагы өч әңгәмәдәшенә сылтанып, РБК яза.
Тулырак 👉 монда, ачылмаса, бу 👉 сылтамадан файдаланыгыз.
Җырчы, артистларга да андый кисәтү килерме икән, ничек уйлыйсыз?

Медиа: Русиядә депутатларга Шойгу яки Герасимовтан рөхсәт алмыйча сугыш бара торган урыннарга баруны тыйганнар
Украинада сугышучы хәрбиләр фронт янында пиар оештыруны ошатмый, “Гел танклар янында фотога төшәләр, шоу оештыралар” дип, килүчеләрдән зарлана. Шуңа Шойгу Дума рәисенә хат язган диелә. Хәзер депутатларга аннексияләнгән төбәкләргә барып, хәрбиләр белән “нейтраль…
🤡4👍1
🏡 Казанның Совет һәм Идел буе районнарында яңа 5 урам барлыкка киләчәк.
Менә аларның исемнәре - Елочная, Гаилә учагы, Алтынчәч, Яшел Бишек, Эчке эшләр генерал-лейтенанты Николай Демидов исемендәге урам.
Ничек сезгә бу хәбәр? Сөенергәме, юкмы?
Казандагы татар җәмәгатьчелеге шәһәр мэриясен күп тапкыр татар атамалы урамнар аз дип тәнкыйтьләде, хатлар, мөрәҗәгатьләр язды, Казан мэриясе татар мәдәнияты, тарихына бәйле татар шәхесләрен исәпкә алып эш итми дип зарланды. Булган татар исемле урамнар кечкенә, каралмаган, мөһим бер генә бина юк дип шелтәли татар активистлары. Мәсәлән, Сара Садыйкова, Гаяз Исхакый урамнарын берсе дә белми, чөнки анда барырлык бер генә дә бина юк, ди алар. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова өчен дә Казанның үзәгендә урам табылмады, аларны "Салават күпере" комплексындагы урамнарына бирелде дип зарланды.

🔥7❤2
Соңгы елларда татар халкы сәяси-иҗтимагый киңлектә зур югалтулар кичерде. Алар арасында төп югалтуларга күз салыйк.
Моны колониаль изү дип атап буламы? Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз?

❤17🔥4👏1😢1😍1
📍 Лаеш районы мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгына яңа экспертиза ясатырга кушты
Бүген Лаеш районы мәхкәмәсе дини китапларны тыю эшен кабат карый башлады. Сүз урыс теленә тәрҗемә ителгән "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгы, "Бүлүк әл-Мәрам" китабы һәм "Изге Коръән тәфсире"нең беренче томы турында бара.
Дини китапларны яклаучылар мәхкәмә канунсыз төстә карар кабул итте дип саный.
Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi

🤡2
Казанда БРИКС уеннары 2024 елның июнендә үтәчәк
Спортчылар 25 төрле спорт төрендә ярышачак, дип көтелә.
Быел Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары үтәргә тиеш иде. Әмма Украинадагы хәзерге вазгыять, Русиягә каршы кертелгән киң санкцияләр һәм оештыручыларның делегацияләр иминлегенә гарантия бирә алмавы сәбәпле, чара үткәрелмәде.
Былтыр 24 февральдә Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнарын да спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә башладылар.

🤮14👎1🤡1