Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан киткән

Бу академиядә башланган үзгәрешләр белән бәйле дип аңлаталар. 11 июльдә академия президенты итеп Рифкать Миңнеханов сайланды.

Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасында 2016 елдан бирле эшләде. Ул һуманитар фәннәр өчен җаваплы иде. Бу вазифаны хәзер быел Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов алып барачак диләр.

Моңа кадәр Татарстан җитәкчелеге фәннәр академиясенең эшчәнлегеннән канәгать булмавы турында әйтелде. Татарстан фәннәр академиясенең төп җитешсезлеге дип һуманитар юнәлеш дип аталды. Аеруча Русия фәннәр академиясенең себертатар телен мөстәкыйль тел итеп кабул итүенә Татарстан галимнәре каршы тора алмады.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👏4🔥2👍1🤔1🤡1
Татарстан фәннәр академиясендәге кинәт кенә булган үзгәрешләр, бертавыштан сайланган яңа президент турында фикерләре белән Америкада туып үскән тарихчы, галим Юлай Шамилоглы уртаклашты.

Аның фикеренчә, Русиядәге барган милитари тема һуманитар фәннәрне кысрыклап чыгарырга мөмкин. Ә Татарстан нәкъ бу өлкә белән көчле иде. Татар теле, Татарстан статусы мәсьәләсе килеп туганда тарихчылар кирәк булды, әмма татар милләте проблемына килеп терәлгәндә, республика үз җавабын бирә алырмы дип борчыла ул.

Шамилоглы белән әңгәмәне 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
👍9🔥2❤1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан архивы кемнән нәрсә яшерә? Татарстан дәүләт архивында XIX гасырга караган документларны файдаланырга рөхсәт итми башлаганнар. Бу шәҗәрә ясаганда кулланыла торган документларга карый. Әлеге хәл бары Татарстанда гына күзәтелә. Кайбер тарихчылар инде…
Татарстан архивының ябылган бүлекләре өлешчә ачылган

Татарстан дәүләт архивының ревизия кенәгәләреннән торган өченче фондның икенче хисап тасвирламалары ачылган (фонд 3 опись 2). Әлеге документлар 1735 - 1874 елларга карый.

Шул ук вакытта 10нчы фонд ябык кала. Анда Казан рухани академиясенең XII гасырдан 1920 елга кадәр булган архивы саклана.

Татарстан дәүләт архивында ревизия кенәгәләренең һәм 10нчы фондның ябылуы турында тарихчылар һәм шәҗәрә төзүчеләр былтыр җәй чаң суга башлады. Алар төрле дәрәҗәдә җитәкчеләргә хатлар язды.

Татарстан Дәүләт архивы җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова бер караганда бу документларны "тарарлышы чикләнгән эчке мәгълүмат" дип аңлатты, икенче караганда - ФСБ кушты диде.

Тыюларга "Татары Уфимского уезда" китабы чыкканнан соң "ФСБдан килгән хат" сәбәп булган дигән хәбәрләр дә йөрде.

Архив белән бәйле хәлне тулырак Азатлыкта быел апрельдә чыккан материалны укый аласыз.
🔥8👍2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аннексияләнгән Кырымда балаларның 0,1 процентының гына украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлеге бар Кырым аннексияләнгәннән бирле аның мәгариф системы тулысынча Русиянекенә яраклаштырыды, ул Украина суверенитетын кире кага һәм тарихны бозып күрсәтә.…
Украинада кырымтатар теленең латин әлифбасы нигезендә дөрес язылыш кагыйдәләрен әзерлиләр.

Әлеге карарны ил хөкүмәте хуплады дип хәбәр итте реинтеграция министрлыгы.

Кырымтатар теленең дөрес язылыш нормалары латин графикасына нигезләнәчәк. Аны хөкүмәт 2021 елда раслады.

Украинада 2032 елга кадәр Кырымтатар телен үстерү стратегиясе эшли.

Аннексияләнгән Кырымда кырымтатар теле кирил әлифбасына нигезләнгән. Ярымутрау аннексияләнгәннән бирле аның мәгариф системы тулысынча Русиянекенә яраклаштырыды. Кырымда балаларның 0,1 процентының гына украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлеге бар дип белдергән иде Украина президентының Кырымдагы вәкиле Тамила Ташева
👍15🔥8❤1🤔1🙏1
Казанда көчле җил чыккан, кайбер урамнарда агачлар ауган.

Үзәк стадионда "Рубин" матчы туктатылган, ут беткән.

Сезнең якларда ни хәлләр?
🔥4😱2
"Төркиядә татар ашлары безне татар итеп саклый"

Төркия уртасында урнашкан себертатар авылы — Бөгрүделиктәге милли тормыш белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Моңа кадәр без җирлекнең тарихы һәм бүгенге көнкүреше, президент сайлавы ничек узганы хакында язган идек. Бу юлы авылда сакланып калган татар аш-суларын барларбыз.

Габдерәхим һәм Хәдичә Аккош гаиләсе — татар күмәче пешерүне кече бизнес итеп оештыра алучылардан. Бөгрүделиктә ипине "нан" дип атыйлар. Күп кенә төрки халыкларда ул шулай йөртелә. Аны махсус мичтә пешерәләр.

— Иртән камыр басабыз, — ди Хәдичә ханым. — Бодай оны, су, тоз, чүпрәне (авылда аны майа яки ачыткы дип әйтәләр) камыр басучы машинага салам. Бер сәгатьтән камыр әзер була.

Мич әзер булуга махсус савытларга салынган камырны мичкә аталар.

— Тиз-тиз тыгарга кирәк, — дип Габдерәхим ике метрлы тоткалы махсус көрәк тоткан хатынын ашыктырып тора. Хәдичә ханым җәһәт кенә мич эченә ипиләрне салып бара.

Нәтиҗәдә бер икмәк сыймый калды. Хәдичә ханым Азатлык хәбәрчесен орышырга тотынды. "Аллаһым, йә Раббым, синең аркада сыймады" дип сүгәргә кереште. Авылда икмәк пешергәндә чит кеше булса күз тия дигән ышану бар дип сөйләде ул.

👉Тулы репортажны Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз, Русиядән VPN кирәкми.
🔥13❤5👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 30 июль, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺Кичә, көчле давыл нәтиҗәсендә, Мари Иленең Яльчик күле янындагы туристлар чатырына агачлар авып, җиде кеше һәлак булган, ким дигәндә 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Корбаннар арасында балалар да бар.

🔺Шулай ук Татарстанның Лаеш районында да давыл нәтиҗәсендә чатырда булган 14 яшьлек кыз өстенә агач ауган. Яшүсмер кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.

🔺Мәскәүгә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә "Москва-сити"дагы ике манарага зыян салынган. Русия дәүләт басмалары Мәскәү мэры Сергей Собянинга сылтама белән язуынча, "IQ-квартал" һәм "Око-2" биналарының тәрәзәләре ватылган. Бер кеше җәрәхәтләнгән. Соңгы атналарда Мәскәүгә берничә һөҗүм ясалды. Русия бу һөҗүмнәрдә Украинаны гаепли. Украина ягы гадәттә бу һөҗүмнәргә аңлатма бирми.
.
🔺Мәскәүнең Лефортово районы мәхкәмәсе дәүләткә хыянәт эше нигезендә Петербурдан 33 яшьлек Вячеслав Луторны тоткарлаган. Бу хакта "Медуза" яза. Лутор банк өлкәсендә эшләгән.

🔺Согуд Гарәбстаны август башында Көнбатыш, Украина һәм үсеш алучы илләр арасында сөйләшүләр үткәрергә җыена. Катнашучылар арасында Индонезия, Мисыр, Мексика, Бразилия, Чили һәм Замбия бар. Русия очрашуга чакырылмаган. Бу турыда үз чыганакларына таянып, The Wall Street Journal хәбәр итә. Басманың чыганаклары әйтүенчә, бу очрашу нәтиҗәсендә Көнбатыш үсеш алучы илләрнең теләктәшлегенә өмет итә. Әлеге илләрнең күпчелеге Русиянең Украинага каршы сугышына карата нейтралитет саклый.

Әлегә шулар. Ял көннәрегез матур узсын. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безгә дә җибәрегез.

@azatliqradiosi
👍5❤1
Башкортстаннан сыер савучы хатын коллыкка эләккән

Баймак районыннан 40 яшьлек Альбина А. Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәрендә коллыкка эләккән. Бу хакта UFA1 яза.

Альбина авылда аена 10 мең сум алып эшләгән. Дусты Илмир аңа, авылдагы эш белән чагыштырганда, үзе эшләгән фермада өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы түләүләрен әйткән.

Альбина эшкә дип Чиләбегә чыгып киткән. Алдан сөйләшкән кешеләр аны ташландык фермага китергәннәр. Хатын кире авылга кайтасы килүен әйткәч, ферма хуҗасы Илмирның хатынны сатуын һәм хәзер ул аның урынына эшләргә тиешлеген җиткергән.

Моннан тыш, хатынга юл чыгымы өчен бурычларын кайтырырга кушканнар. Аннары бөтенләй яный башлаганнар.

Берникадәр вакыт бушка эшләгәннән соң, Альбина туганнары белән элемтәгә керә алган һәм ферма хуҗасы эшләгән төзәтү колониясен әйткән.

Хатынны коткарырга "Альтернатива" хәрәкәте волонтерлары ярдәм иткән. Алар ташландык ферманы эзләп тапкан. Альбинаны Магнитогорскига илткәннәр һәм аны анда абыйсына тапшырганнар.


Русия коллар саны белән Әфганстан белән Кувәйтны да узып, дөньяда сигезенче урында. Бу хакта күптән түгел чыккан Walk Free Foundation хокук яклау оешмасының коллыкка багышланган хисабында әйтелә. Русиядә 1,9 миллион кол бар диелә хисапта.

@azatliqradiosi
🤔8🤬2
Узган төндә Русия һава көчләре Кара диңгездәге Змеиный утравына ике бомба ташлаган.

Бу хакта "Юг" оператив хәрби идарәсе хәбәр итә.

Корбаннар һәм яраланучылар турында мәгълүмат юк. Бу инде июль аенда Змеиный утравына ясалган өченче һөҗүм.

Русия Змеиный утравын сугышның беренче көнендә, 24 февральдә үк басып алган иде. Кара диңгезнең төньяк-көнбатышындагы бу утрауны контрольдә тоту Одесса өлкәсенең яр буйларын һәм Одесса портына керү юлларын контрольдә тоту өчен мөһим иде.

Берничә айдан соң, Украина хәрби көчләре Змеиный утравын азат итте.

@azatliqradiosi
🤬2👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мари Илендә давыл нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны сигезгә җиткән. Йошкар-Ола мэры Евгений Маслов хәбәр итүенчә, хастаханәгә салынган ун кешенең икесе авыр хәлдә. @azatliqradiosi
Мари Илендә көчле давыл нәтиҗәсендә һәлак булган сигез кешенең өчесе Яшел Үзәннеке.

Бу хакта шәһәр мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, җәрәхәтләнүчеләрнең бишесе шулай ук Яшел Үзән кешеләре.

@azatliqradiosi
😢9