Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Пакыстанның төньяк-көнбатышында сәяси митинг вакытында бомба шартлап, ким дигәндә 40 кеше үлгән, якынча 200 кеше яраланган.

Шартлау Әфганстан чигеннән ерак түгел Баҗаур вилаятендәге Хаaр шәһәре читендә "Җәмәгать Голамә Ислам" (JUI- F) ислам фиркасе тарафдарлары митингы вакытында була. Бу җирләр элек Әфганстан талибаннары белән тыгыз бәйләнештәге "Тәһрики Талибаны" Пакыстан радикал ислам хәрәкәтенең төп төпләнү урыны булып саналды. Соңгы елларда хакимият гаскәрләре әлеге җирләрне контрольгә алуга иреште.

Полиция әйтүенчә, шартлау интихарчы тарафыннан ислам партиясенең берничә лидеры сәхнәгә чыккан вакытта башкарылган. Партия вәкилләренә зыян килмәгән.

Шартлау артында кем торуы әлегә билгеле түгел. Аны Пакыстан хакимияте дә, күрше Әфганстан белән идарә итүче талибаннар да хөкем итте.

@azatliqradiosi
😢8👍1🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 31 июль, дүшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔸Русия хәрбиләре төнлә Украинаның Харьков өлкәсенә һөҗүм иткән. Төбәк прокуратурасы хәбәр итүенчә, ракет Белгород өлкәсеннән җибәрелгән һәм аның берсе Харьковтагы бер ширкәтнең келәтенә эләккән, нәтиҗәдә бер кеше яраланган. Тагын бер ракет Русия чигеннән ерак булмаган Олы Бурулук авылындагы шәхси йортка төшкән. Зыян күрүчеләр юк, диелә.

🔸Эстониянең Таллин шәһәрендә Русиядән киткән журналист Аркадий Бабченко тоткарланган. "1977 елгы урта яшьтәге" кешене тоткарлау турында Delfi хәбәр итә. Тоткарланучының Аркадий Бабченко булуын "Тыныч каршылык" активисты Михаил Баранов Facebook-та язды. Бабченко төнлә Русия илчелегенә йомыркалар аткан.

🔸Бу атнада Киев Вашингтон белән иминлек гарантияләре турында ике яклы документ турында сөйләшүләр башларга уйлый. Бу хакта Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак үз телеграм каналында язды. Ермак сүзләренчә, бу гарантияләр "Украина НАТОга кушылганчы гамәлдә булачак". Документта финанс һәм саклану өлкәсендәге ярдәм механизмнары төгәл билгеләнәчәк.

🔸Елның беренче кварталына русияләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 876,4 миллиард сумга җиткән. "Известия" язуынча, бер елда бу сумма 72 миллиард сумга арткан.

Әлегә шулар. Көн дәвамында безнең белән булыгыз. Татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материалларны безнең интернет сәхифәбездә дә укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤4🔥2👍1
Чехиядә Русия олигархы Владимир Евтушенков һәм аның улы Феликсның милеге кулга алынган.

Бу хакта Чехия телевидениесе хәбәр итә.

Чехия финанс-аналитик бүлеге Евтушенковныкы саналган барлыгы 100 миллион кронлык, ягъни якынча 4,6 миллион долларлык берничә Чехия фирмасының хисапларын һәм милеген туңдырган. Алар арасында электр җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнүче ширкәт тә бар.

Моннан тыш, хакимият олигархның Карловы Вары курорт шәһәрендәге Savoy Westend биш йолдызлы отелен дә кулга алган. Хәзер ул чикләнгән режимда эшли. Отель июнь азагына кадәр юллама алган кунакларга гына хезмәт күрсәтә.

Телеканал хәбәр итүенчә, Владимир Евтушенковның Карловы Варыдагы милегенең гомуми бәясе 500 миллион крон, ягъни якынча 23 миллион доллардан артып китә. Элегрәк Seznam Zprávy порталы аның бу курорт шәһәрендә ким дигәндә алты вилласы барлыгын хәбәр иткән иде.

Владимир һәм Феликс Евтушенковлар Чехиянең санкцияләр исемлегенә Украина бөтенлегенә, суверенитетына һәм бәйсезлегенә куркыныч тудыручы эшчәнлек алып барулары өчен кертелде.

Евтушенков Русия хакимияте җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә тора, һәм ул шулай ук Русия саклану министрлыгы белән тәэмин ителүче "РТИ Системы" машина төзелеше концерны белән идарә итә. Аның улы Феликс ширкәт хуҗаларының берсе санала.

@azatliqradiosi
👍13🤔2❤1
Кривой Рогта Русия ракеты күпкатлы торак йортка эләккән.

Бу турыда Украина телеграм каналлары хәбәр итә.

Элегрәк шәһәрнең хәрби идарәсе башлыгы Александр Вилкул шартлаулар турында язган иде.

Социаль челтәрләрдә һөҗүм нәтиҗәләренең беренче фото-видеолары чыкты, дип яза NEXTA.

Корбаннар турында мәгълүматлар юк.

@azatliqradiosi
🤬8❤1
Казанда куәт оешмалары вәкилләре янәсе хәрби комиссариатка ут төртмәкче булганга 62 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган.

Бу хакта Baza Telegram-каналы яза.

Канал мәгълүматынча, 29 июль кичендә ул хәрби комиссариатны яндырырга теләгән: Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткән.

Тоткарланган вакытта пенсионер моны "ФСБ хезмәткәрләре таләбе белән" эшләдем дигән. Янәсе аңа билгесез затлар шалтыраткан, алар Федераль иминлек хезмәте вәкилләре булуын әйткән һәм кызыгызның проблемнары булмасын өчен, без кушканны эшләргә кирәк булачак дигән.

Пенсионерга карата "чит милекне юк итү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

@azatliqradiosi
🤬7🔥6👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кривой Рогта Русия ракеты күпкатлы торак йортка эләккән. Бу турыда Украина телеграм каналлары хәбәр итә. Элегрәк шәһәрнең хәрби идарәсе башлыгы Александр Вилкул шартлаулар турында язган иде. Социаль челтәрләрдә һөҗүм нәтиҗәләренең беренче фото-видеолары…
Кривой Рогта күпкатлы йортка ракет һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.

Ким дигәндә 20 кеше яраланган. Якынча җиде кеше җимерекләр астында калган. Аларны коткару эшләре бара. Бу хакта телемарафон эфирында Украина эчке эшләр министры Игорь Клименко хәбәр итте.

Күпкатлы йортның дүртенче катыннан тугызынчы катына кадәр бер ягы ишелгән. Янгын чыккан.

Тагын бер ракет дүрт катлы бинага эләккән. Анда да җимерекләр астында кешеләр калган.


@azatliqradiosi
🤬8👍1
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы Евгений Пригожин Русиядә яллы сугышчылар җыю тукталды дип игълан итте һәм "Вагнер"ның үз эшчәнлеген Африка белән Беларуста дәвам итәчәген раслады.

"Әлегә сугышчылар җитә, аларны яңадан җыя башлау нияте юк. Әмма безнең белән элемтәдә булсагыз, рәхмәтле булырбыз. Ватанга илебез мәнфәгатьләрен яклый алырдай яңа төркем төзү кирәк булгач та, яңа сугышчыларны һичшиксез җыячакбыз", ди Пригожин.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡6😁2👍1
Башкортстанда Украинадагы сугыш өчен дип тагын бер батальон төзергә җыеналар.

Бу хакта хакимият киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйткән. Аның сүзләренчә, Алмаз Сафин исемедәге батальон төзү тәкъдиме белән аңа Әлшәй районының "Боевое братство" ветераннар оешмасы мөрәҗәгать иткән.

Тумышы белән Әлшәй районыннан булган 37 яшьлек Алмаз Сафин Украина сугышында һәлак булган иде. Үлгәч аңа Русия каһарманы исеме бирелде.

Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Республикадан 10лап ихтыярилар батальоны җыелды. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 827 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән. Әлшәй районыннан сугышта кимендә ун кеше үлгән.

@azatliqradiosi
🤮7🤡2
"Хизб ут-Тәхрирнең икенче Акмәчет эше" нигезендә 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән 63 яшьлек кырымтатар Сервет Газиевның, 2021 елның сентябрендә Дондагы Ростов туберкулез хастаханәсендә кыйналганнан соң, умыртка сөяге белән проблемнары барлыкка килгән.

ZMINA хокук яклау оешмасына бу хакта тоткынның апасы Светлана сөйләгән.

Светлана сүзләренчә, икенче төркем инвалид Сервет кан басымы күтәрелүеннән һәм туктаусыз умырткалыгы авыртудан газаплана. Соңгысы 2021нең сентябрендә Дондагы Ростовның 5нче тикшерү изоляторындагы хастаханәсендә кыйналганнан соң барлыкка килгән.

Кирәкле даруларны даими рәвештә җибәреп торса да, алар туганына барып җитми, ди тоткынның апасы.

▪️2019 елның 27 мартында Кырымда кырымтатар активистлары йортларында, шул исәптән "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе вәкилләренең өйләрендә дә тентүләр узды. Ул вакытта барлыгы 24 кеше тоткарланды. "Мемориал" аларны сәяси тоткын дип таныды.

▪️2021 елның 28 июнендә Дондагы Ростовның 1нче тикшерү изоляторында Сервет Газиевны микроинсульт суга, гәүдәсенең уң ягы өлешчә параличлана.

▪️2023 елның 11 гыйнварында Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Сервет Газиевны, террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп, 13 елга ирегеннән мәхрүм итте.

@azatliqradiosi
😢7👍3🤬3🕊1
Башкортстанда Бүздәк районының Картамак авылында бодай басуларын химикатлар белән эшкәрткәннән соң, авыл халкының бөтен бал кортлары үлеп беткән.

Умартачылык - авылда яшәүче пенсионерларның акча эшләү өчен бердәнбер чыганагы булып тора.

Авыл халкы видео-мөрәҗәгать яздырган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13👍3
2024 елда Парижда җәйге Олимпиада узганнан соң, Русия көз көне үзендә "Дөньякүләм дуслык уеннары" үткәрмәкче була һәм моңа 8,3 миллиард сум тотачак.

▪️Мартта Халыкара олимпия комитеты 2024 елда Парижда узачак Олимпия уеннарында Русия спортчыларын нейтраль байрак астында катнаштыруны киңәш иткән иде. Шул ук вакытта аларның Русия гаскәре белән бәйле булмавы, сугышны хупламавы – шарт булачак.

▪️Әлеге карарга Украина һәм Русия агрессиясен тәнкыйтьләүче башка илләр канәгатьсезлек белдерде. 30дан артык дәүләт русияләрне халыкара ярышка кертмәскә кирәк, диде.

▪️Әлегә Русия спортчыларын Париждагы Олимпиадада катнаштыру-катнаштырмау карары кабул ителмәде.

@azatliqradiosi
🤡8🤮4
Июнь ахырында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзасы булды. Республика парламенты башлыгы үзенең докторлык диссертациясен 2001 елда ук яклаган.

Ул чакта Мөхәммәтшин үзенең фәнни эшендә Русиянең "чын демократик федератив, социаль дәүләт" булырга тиешлеген язган. Әгәр шулай булмаса, ул элеккечә "артык үзәкләштерелгән" һәм "унитар" булачак дип фикер йөрткән. Моннан тыш, диссертация яклаганда Мөхәммәтшин Казан һәм Мәскәү арасындагы вәкаләтләрне аныклау турында килешү булырга тиешлеген, Татарстанның "суверенитеты чикләнгән"леген һәм республикада татар теле белән урыс теленең тигез хокуклы булуы турында әйткән.

Галим Фәрит Мөхәммәтшинның теоретик уйдырмалары Русиянең хәзерге чынбарлыгы белән ни дәрәҗәдә туры килә соң? Моңа күзәтү ясадык.

Мәкаләне 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁4🤡2🤬1🍌1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Валерий Зәйнәкәев һәлак булган.

Ул Мишкә районы Тегермән авылында туган. Украинадагы сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизациягә эләккәнме — ул хакта хәбәр ителми.

Безнең хисапларга күрә, Мишкә районыннан шушы сугышта кимендә 8 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢5👍2👏2🕊1
Чикләүләр сәбәпле Казан белән Грузия арасында очышлар кичектерелә.

Русиянең өч һава ширкәте, шул исәптән Татарстанның "ЮВТ Аэро"сы Казаннан Грузиягә (Батуми һәм Кутаиси шәһәрләренә) очышлар башларга теләгән. Әмма Грузия рөхсәт итми.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁5👏2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кривой Рогта Русия ракеты күпкатлы торак йортка эләккән. Бу турыда Украина телеграм каналлары хәбәр итә. Элегрәк шәһәрнең хәрби идарәсе башлыгы Александр Вилкул шартлаулар турында язган иде. Социаль челтәрләрдә һөҗүм нәтиҗәләренең беренче фото-видеолары…
Украинаның Кривой Рог шәһәренә килеп төшкән Русия ракетының һөҗүме аркасында 5 кеше һәлак булган, аларның берсе — 10 яшьлек кыз-бала.

64 кеше яраланган.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 523нче көне.

@azatliqradiosi
😢9👍1🤬1
Мари Иле хакимиятләре давылда үлгән Татарстан кешеләренең гаиләләренә миллион сум акча түләячәк.

Җәрәхәтләнүчеләргә дә акча бирәчәкләр, аларга алган яраларының авырлыгына карап 50-500 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләр республика бюджетыннан бүленәчәк.

29 июль көнне давыл нәтиҗәсендә, туристлар чатырына агачлар авып, Татарстаннан сигез кеше һәлак булган, шуларның өчесе — балалар. Үлүчеләр арасында өч кеше Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән булган. Биектаудан җиде яшьлек кыз бала, Питрәч районыннан бер хатын-кыз һәм аның 2021, 2023 елгы балалары да үлгән.

Азатлык балалары белән һәлак булган хатын-кызның тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районыннан 32 яшьлек Гөлнара Сәлимова булуын язган иде. Гөлнара Татарстан Фәннәр академиясенең халык иҗаты бүлегенең гыйльми хезмәткәре булып эшләгән. Ире әлеге вакытта Волжски хастаханәләренең берсендә авыр хәлдә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мари Иле хакимиятләре давылда үлгән Татарстан кешеләренең гаиләләренә миллион сум акча түләячәк. Җәрәхәтләнүчеләргә дә акча бирәчәкләр, аларга алган яраларының авырлыгына карап 50-500 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләр республика бюджетыннан бүленәчәк. 29 июль…
Татарстанның Гидрометеорология үзәгендә ялларда булган давылның ни өчен килеп чыкканын аңлаттылар.

Үзәкнең башлыгы Феликс Гоголь фикеренчә, мондый давыллар Татарстанда август аенда да була ала.

Эссе һава массаларына салкын һава килеп кушылганда, җил көчәя, давыл, бозлы яңгыр килеп чыга ала, ди ул. Җәй көне мондый күренешләр еш булырга мөмкин, ди Гоголь. Шимбә көнне нәкъ шул булды да: ике атмосфера фронты бәрелеште — нәтиҗәдә көчле давыл башланды.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда бер туташ хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган. Ул хакта "Mash Iptash" хәбәр итә.

Әлеге Telegram-канал язуынча, туташ хәрби комиссариат ишегенә яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән.

Шуннан соң туташ качып китмәкче булган, ләкин аны тоткарлаганнар дип хәбәр ителә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥8🤔1
Башкортстаннан Украинадагы сугышта катнашучыларның 589 баласы быел беренче сыйныфка укырга керәчәк.

Бу уңайдан республика башлыгы Радий Хәбиров район һәм шәһәрләрнең хакимият башлыкларына шушы балаларны "әтиләре урынына" мәктәпкә озатырга кушкан.

Хәбировка бу фикер Башкортстанның гаскәрдә хезмәт итмәгән килеш сугышка киткән беренче вице-премьеры Азат Бадранов белән сөйләшкәннән соң килгән.

Янәсе, Бадранов быел кызының беренче сыйныфка укырга керәчәген сөйләгән, әмма үзем аның янында була алмаячакмын, дигән. Шуннан соң Хәбиров аңа "Әйдә, кызың белән мин барам", дип тәкъдим иткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮3❤1😁1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинаның Кривой Рог шәһәренә килеп төшкән Русия ракетының һөҗүме аркасында 5 кеше һәлак булган, аларның берсе — 10 яшьлек кыз-бала. 64 кеше яраланган. Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 523нче көне. …
Кривой Рог шәһәрендә төшерелгән кадрлар.

Ракетларның берсе бүген уку йортына эләккән: нәтиҗәдә бинаның дүрт каты ишелеп төшкән, бер кеше һәлак булган, 18 кеше яраланган.

Тагын бер ракет күпфатирлы йортка эләккән, анда дүрт кеше һәлак булган.

Иртәгә шәһәрдә — матәм көне.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.

@azatliqradiosi
😢5🤬2