Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә Питрәчтә “Скорлупино” фестивале, ягъни Йомырка бәйрәме узды.

Район хакимияте алдан ук быелгы чараның ватанпарвәрлек темасына багышланачагын вәгъдә иткән иде.

Бәйрәм ачылышында булган театральләштерелгән тамашада "явыз көчләр"не халыклар дуслыгы, бердәмлек белән генә җиңеп булачагы турында сөйләнде.

Сюжет буенча бер гаиләдә игезәк малай белән кыз туа. Малай урыс авылында тәрбияләнә, ә кыз татар авылында үсә.

Еллар уза, җиргә явыз көчләр һөҗүм итәргә җыена. Ир булып җиткән егет татар авылындагы кыз кардәшен эзләп таба һәм явыз көчләргә каршы бергә көрәшергә ярдәм итүен сорый. Тылсымлы су да эчеп куйгач, ул татарча да аңлый башлый.

Явыз көчләрне җиңү өчен, алты төрле халыкның музыка уен коралларын табарга һәм дуслык көен уйнарга кирәк икән. Татар авылында милли уен коралы итеп — гармун, удмуртта — шөлдерле барабан, башкортта — курай, беларуста — скрипка, керәшен татарында — думбра, урыста гөслә алалар. Шуларда уйнап, явыз көчне җиңәләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁5🤮5🤔1
Бүген Азатлыкның YouTubeтагы каналында менә шундый сораштыру чыгарган идек. Әлегә саннары менә шундый. 👆

Сез дә тавыш бирегез. Сез дә фикерләрегезне языгыз.

Безгә YouTubeта да язылыгыз! 👉 https://www.youtube.com/@azatliq
👍10🔥1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 1нче август, 524 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Төнлә Русия Харьковка камикадзе дроннар белән һөҗүм итте. Бер кешенең яраланганы турында хәбәр ителә.

🔹 Русиянең саклану министрлыгы төнлә Украина экипажсыз катерлар белән Русиянең Кара диңгездәге корабларына һөҗүм итмәкче булган, ләкин русияләр ул катерларны юк иткән дип белдерә. Бу хәбәр дөресме, юкмы — моны берничек тә тикшерә алмыйбыз.

🔹 Мәскәү мэры Сергей Собянин да төнлә Украины дроннары янә Мәскәүгә һөҗүм итмәкче булган, ди. Дроннарның берсе "Москва-Сити"га кадәр барып җиткән, калганнарын бәреп төшерә алганнар, диелә.

🔹 Кичә Украинаның Кривой Рог шәһәренә булган ракет һөҗүме аркасында яраланган кешеләр саны 81гә җитте.

🔹 Краснодар төбәге курортларында ял итүче татарстаннар саны, узган ел белән чагыштырганда, 30%ка арткан. Бу якларга ялга килүчеләрнең 70%ы — Сочида, калган 30%ы Анапа, Геленджик һәм Новороссийски шәһәрләрендә ял итә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤3🔥1
Төнлә Мәскәүгә кабат пилотсыз очкычлар һөҗүм итте, ди РФ башкаласы мэры Собянин.

Бер дрон "Москва-Сити" комплексындагы манарага тигән. Бинаның 21нче катта тышкы ягы зарарланган, пыяла белән капланган 50 дүрткел метр мәйдан зыян күргән. Дрон Русия икътисади үсеш министрлыгы эшли торган җиргә төшкән, диелә.

Соңгы вакытта пилотсыз очкычлар һөҗүменә Украина белән чиктәге төбәкләр генә түгел, Русиянең үзәктәге төбәкләре дә дучар була башлады. Соңгы айда гына да бу — Мәскәүгә дрон белән һөҗүм итәргә омтылуның бишенче очрагы.

Русия хакимиятләре моңа Киевны гаепли. Кагыйдә буларак, Украина ягы һөҗүмнәргә фикер белдерми. Шул ук вакытта ике көн элек Украина президенты Владимир Зеленский “сугыш Русия җирләренә кайта, бу котылгысыз, табигый һәм гадел процесс” дип искәртте.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥7❤1👍1🤬1
⚡️Татарстан тарихчылары Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәле районы Лапас авылы янында хан төрбәсен тапкан.

КФУ ректоры урынбасары, тарихчы Ришат Гузейров сүзләренчә, экспедиция барышында XIV гасыр башында Үзбәк хан тарафыннан төзелгән төрбәнең идәненә юлыкканнар. Галим аны Алтын Урдага нигез салучы бер хан өчен ясалган дип исәпли. Төрбә ким дигәндә 50гә 50 метр зурлыкта булган.

"Археологлар төрбәнең идәнен генә түгел, бина терәгенең бер нигезен дә тапты. Ул мәһабәт бинаны тотып торган. XIV гасырдан кеше аягы басмаган катламга тап булдык. Мөгаен, бу идәннән чыңгызчыларның берсе, Алтын Урда реформаторы Үзбәк хан йөргәндер", дип белдергән ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍19❤6🔥3
Уфа карикатурачысы Камил Бузыкаев Башкортстан Корылтае депутатына намзәт итеп теркәлгән.

2019 елда ясаган карикатурасы өчен аны татар хатын-кызларын мыскыл итүдә гаепләделәр.

Былтыр декабрь ахырында Бузыкаевны Башкортстан республикасы каршында мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасына алганнар иде. Ул җирле мәдәният үсешенә булышырга җыенам дип белдергән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡9😁2🤮1
Мәхкәмә Котельники шәһәрендәге мөселман үзәген миссионерлык эшендә гаепли.

Моңа кадәр Котельникида җомга намазы вакытында ОМОН рейд үткәргән иде.

Менә сиңа мә, мәчеттә миссионерлык була аламыни?..

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡9👎1💊1
Татарстан хакимиятләре кибер-һөҗүмнәрдән саклану өчен 7 миллион сумга якын акча бүлеп бирә.

Ярты елда Татарстан дәүләт системнарына кибер-һөҗүмнәр дүрт тапкырга диярлек арткан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤷2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Херсонга булган атыш нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган. "Дошман гади халык яши торган мәхәлләләргә ата. 4 кеше үтерелгән, 17 кеше яраланган. Яраланганнар арасында иң яшь кеше — 16 яшьлек кыз", дип белдерде Украина президент офисы башлыгы Александр Ермак. Һәлак…
Херсон янә утка тотылды. Русияләрнең һөҗүме аркасында бер табиб үтерелгән.

Ул хакта шәһәр хакимияте хәбәр итә. Русияләр медицина учреждениесенә атканнар. Анда әле нибары берничә көн генә эшләүче яшь табиб үтерелгән, тагын бер шәфкать туташы яраланган.

Херсон фронт сызыгына якын урнашкан. Ул — Украинаның көньягындагы шәһәр. 2022 елның 3 мартыннан алып 11 ноябренә кадәр ул Русия оккупациясендә иде. Хәзер ул янә Украина көчләре контролендә.

Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 524нче көне.

@azatliqradiosi
🤬8
Пост-Русиянең азат халыклары форумы Япониядә җиденче җыенын ачты.

Җыенда шул исәптән Япония парламентының гамәлдәге дүрт депутаты да чыгыш ясаячак.

"Пост-Русиянең ирекле халыклар форумы"ның "Төньяк Евразиянең яңа киләчәге" дигән алтынчы җыены 28 апрельдә АКШта тәмамланган иде. Ул дүрт көн дәвамында өч шәһәрдә — Вашингтонда, Филадельфиядә һәм Нью-Йоркта үтте. Җыенда милли хәрәкәт активистлары, сәясәт белгечләре Русиянең бүгенге сәяси торышына бәя бирде һәм киләчәктә булачак үзгәрешләргә әзерләнергә чакырды.

Аерым алганда, җыен барышында үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган төркемнең рәис урынбасары Аида Габдрахманова чыгыш ясап, Татарстанның бәйсезлек юлындагы көрәшенә ярдәм сорады.

"Татарстан беркайчан да РФнең өлеше булмады. 1992 елда узган референдумда Татарстан халкының 61%ы республика суверен булырга тиеш дип тавыш бирде", диде ул.

Габдрахманова сүзләренчә, Русия Украинага каршы сугышта җиңү яуласа, татар милләте юкка чыгачак. Ул шулай ук Кытайның йогынтысы да татарлар өчен куркыныч тудыра дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👍14🤡3
Русия Украинага каршы башлаган сугышта РФ ягыннан кимендә 28 625 хәрби һәлак булган.

Бу — июль азагына булган сан, аны Би-би-синың Урыс хезмәте белән бергә "Медиазона" ачыклаган. Әлеге санга фәкать исемнәре һәм күмелгән урыннары расланган кешеләр генә кергән.

Журналистлар һәм тикшеренүчеләр бу сан 2-2,5 тапкыр зуррак була ала дип искәртә.

Мобилизациягә эләккән ирләр арасында үлемнәр саны — кимендә 2976. Аларның 60%ы 1 гыйнвардан соң һәлак булган.

Сугышта иң күп һәлак булган ирләр — Свердлау, Чиләбе, Ростов өлкәләре, Бурятия һәм Башкортстаннан.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 524нче көне.

@azatliqradiosi
😢4👍3