2 августта Казанның Горький паркында "Байтирәк" проектының чираттагы чарасы узды.
Бу атнадагы бәйрәм татар мәдәниятенә багышланган иде. Биредә төрле юнәлештә эшләүче 9 алан оештырылды.
Аларда милли кием тарихы, аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, остаханәләр эшләде, балаларга уеннар оештырылды, әкиятләр укыдылар.
Милли ашлар бүлегендә татар кухнясының тарихын, ризыкларның борынгы атамаларын сөйләп, тыңлаучыларга ахырдан табышмаклар бирелде.
Музыка уен кораллары почмагында һәркем үзе теләгән милли уен коралында уйнап карый алды.
Төп мәйданда фольклор ансамбльләр чыгышы, халык биюе буенча мастер-класс узды.
Кем катнашты? Нәрсә ошады, нәрсә ошамады дигәндәй... Мондый фолк чаралар ешайдымы Казанда, әллә барыбер җитеп бетмиме?

❤7👍4
🌴Мальдивлар, Куба, Шри-Ланка, Төркия, Таиланд - ял итү өчен иң кыйммәтле юнәлешләр.
Бер кеше өчен юлламаның уртача бәяләре мондый:
💵Мальдивлар - 394 мең сум,
💵Куба - 238 800 сум,
💵Шри-Ланка - 213 мең сум,
💵Төркия - 183 340 сум,
💵Таиланд – 175 800 сум.
Ничек сезгә бәяләр? Барырлыкмы, әллә ыштан салдырырлыкмы?
Төркия ни өчен шулкадәр кыйммәтләнүе хакында тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.

🤯3👍1😢1🗿1
Сез быел кайда ял иттегез (яки җыенасыз)?
Anonymous Poll
29%
Ялга вакыт та, акча да юк
12%
Кыйммәт булса да Төркия!
3%
Дагыстан
4%
Сочи яклары
2%
Абхазия
7%
Агыйдел елгасы буйлап көймәдә йөздем
38%
Татар-башкортның ял итү урыны бакча да мунча!
13%
Беркая бармадым, бармыйм да, өйдә бот күтәреп яту - иң шәбе!
8%
Үз вариантымны комментар итеп язам
👍3👎1
📍Татарстанның Азнакай районында нефть агып чыккан.
Азнакай районының Әлкәй авылы чигендә 270 дүрткел метр җиргә нефть аккан. Моңа нефть үткәргечнең тишелүе сәбәпче булган, дип җиткерә Русия авыл хуҗалыгы күзәтүе хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстандагы идарәсе. Әлеге хәл 1 август - сишәмбе көн булган.
Идарә хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы җиренең туфрагын тикшерүгә алган. Аны хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге лабораториясенә җибәргәннәр. Туфракның химик-токсиологик күрсәткечләрен ачыклаячаклар диелә.
✔️ Быел мартта да Әлмәт районында "Татнефть" үткәргече тишелеп, нефть акты. Барлыгы 2,5 мең дүрткел метр мәйдан пычранган, нефть продуктлары Тихоновка авылындагы елгага эләккән иде.
✔️ Былтыр апрель уртасында Чаллы янында Чулман елгасына нефть акты. Чаллы белән Менделеевски арасында булган ясалма утраудагы нефть скважинасы тишелде. Берничә көн акканнан соң, нефть яр буена кадәр килеп җитте.
Тулырак сәхифәдә. Ачылмаса башка сылтама бар.

🤬4👍3
Сугыштан кайткан вагнерчыны күп кешене үтерүдә шикләнеп кулга алганнар
1 августта Карелиянең Прионежски районы Деревянное авылында биредә яшәгән алты кешенең мәете табылган. Аларның тәнендә пычактан калган яралары булган. Үтерүләр бер-берсеннән 200 метрлап ераклыкта урнашкан ике шәхси йортта булган. Беренче өйдә әтиле-уллы ике ир-ат, икенче өйдә өч ир һәм бер хатын-кыз үтерелгән диелә.
Карелиядә алты кешене үтерүдә гаепләп элегрәк хөкем ителгән “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте сугышчысын – 37 яшьлек Игорь Софоновны кулга алганнар. Ул күптән түгел Украинадагы сугыштан кайткан. Ир гаебен танымый. Авылдашлары сөйләвенчә, Сафонов фронттан кайткач күп эчә башлаган.
Сез фронттан кайтучылардан куркасызмы?
Төп сәхифә ачылмаса, менә бу сылтамага басыгыз.

Азатлык Радиосы
Сугыштан кайткан вагнерчыны күп кешене үтерүдә шикләнеп кулга алганнар
Карелиянең Прионежски районы Деревянное авылында алты кешенең мәете табылган. Биш ир-ат һәм бер хатын-кызны үтерүдә "Вагнер" белән төрмәдән сугышка киткән Игорь Сафонов һәм аның белән бергә колониядә утырган тагын бер ир шикләнелә. Авылдашлары сөйләвенчә…
🤬6🤮3👍1
Татар хатын-кызлары турында татарча комикс чыгачак.
Комикслар китабы дүрт хикәядән торачак. Алар беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова, беренче татар хатын-кыз математик Сара Шакулова, беренче татар хатын-кыз пилот Мәгүбә Сыртланова турында булачак. Аның авторлары - җырчы, музыкант, журналист Рәдиф Кашапов белән психолог Регина Гаязова.
Кашапов әйтүенчә, һәрберсе үз өлкәсендә яңалык алып килгән татар шәхесләрләре.
"Аларның барысы да "беренче" исеменә лаек. Беренче актриса, беренче профессиональ композитор, беренче математик, беренче Советлар берлеге каһарманы. Без бу татар хатын-кызларының язмышлары турында сөйләргә телибез. Һәрберсенең язмышы кызыклы, игътибарга лаек.
Мәсәлән, Сара Шакулованың язмышы үзе бер маҗара. Башта аның гимназия, аннары Петербурда укуы, Сорбоннада белем алуы, Русиягә кайтып эш таба алмыйча тилмерүе, Казанда Фатиха Аитова белән кебек кешеләр белән эшләве, атаклы Асадуллаев йортын коткару - болар барысы да маҗаралы сюжет. Укучыларга карау да, уку да, белем эстәү дә файдалы булачак", - ди Кашапов.
Татарча комикс декабрьдә нәшер ителергә тиеш. Ә әлегә китап авторлары бу проектта катнашырлык рәссамнарны эзли. Аларны табуда булышуны сорыйлар. Бу эш түләнә, дип искәртә алар.
Татарча комикс китабы Казан мэриясенең "Үз телем" грантын отты. Узган ел "Татарча комикслар. Казан хикәяләре"китабы басылып чыкты.
Мондый комикслар сезгә кызыкмы, дуслар?! Укыр идегезме?

❤9👍3👎2🗿2🔥1🤡1
Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты тирәсендә соңгы елларда төрле гаугалар куба. XX гасыр башында төзелгән бу йорт Мәскәүнең татар җәмәгатьчелегенә 49 елга арендага бирелгән иде. Түләүсез эшли алалар иде татарлар. Әмма хакимият Мәскәүнең Татар милли-мәдәни мохтарияте бинаны куллану шартын бозган дип саный. Шул сәбәпле килешү бер яклы өзелә дип хәбәр ителгән.
Татар йортында эш алып барган Фәрит Фарисов килеп чыккан мәсьәләне юридик буталчык, хәл ителәчәк ул дип ышандыра, әмма ул бу хәлләрне кискенләштерүдә башка татарларны гаепли. Әмма татар җәмәгатьчелегенең Фарисовка дәгъвәлары шактый.
Нинди?
Бу хакта безнең зур мәкалә чыккан иде. Укымаган булсагыз, шушы карточкалардан күз йөгертеп чыгыгыз. Монда мәкаләнең каймагы гына.

❤2👍2🤬2👎1
Русия һава-десант гаскәре җитәкчесе Украинада 8500дән артык десантчының яралануын таныды, аның белдерүе шундук сөртелде
ВДВ башлыгы Михаил Теплинский бүген десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда яраланучылар санын ычкындырган.
Ел ярым барган сугышта яраланган десантчыларның "5 меңнән артыгы дәваланганнан соң кабат фронтка кайтты, ә 3,5 меңе алгы сафтан китүдән баш тартты", дигән уп. Шул ук вакытта ул һәлак булучы десантчылар санын әйтмәгән.
"Агентство" басмасы искәртүенчә, берникадәр вакыттан соң "Звезда" телеканалы бу котлауны сөртеп куйган.
▪️Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Безнең хисапка күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 537 кеше, Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.
Бүген 3 август, сугышның 526нчы көне.
@azatliqradiosi

Русия һава-десант гаскәре җитәкчесе Украинада 8500дән артык десантчының яралануын таныды, аның белдерүе сөртелде
ВДВ хәрби җитәкчесе Михаил Теплинский десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда яраланучылар санын әйткән. "Агентство" искәртүенчә, берникадәр вакыттан соң "Звезда" телеканалы бу котлауны сөртеп куйган. Шул ук вакытта җитәкче үлгән десантчылар турында…
👍3🤔1😱1
Качалов исемендәге Казан академия рус драма театры Украинаның Лисичански шәһәренә КамАЗ машинасын бүләк иткән
Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының телеграм каналы хәбәр итә.
Театр мөдире Александр Славутский машина ачкычларын Татарстан вице-премьеры Евгений Варакинга тапшырган.
"Бу КамАЗны безгә Рөстәм Миңнеханов бүләк итте. Без аны сакладык. Ул әле яңа. Рөстәм Нургалиевичның бу машинаны Лисичанскига тапшыру идеясен хуплавына без бик шат" дигән ул.
❓Театр әһелләре бу фидакарь адымнарына үзләре теләп бара микән, ничек уйлыйсыз?
#Татарстан

💩21