Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты тирәсендә соңгы елларда төрле гаугалар куба. XX гасыр башында төзелгән бу йорт Мәскәүнең татар җәмәгатьчелегенә 49 елга арендага бирелгән иде. Түләүсез эшли алалар иде татарлар. Әмма хакимият Мәскәүнең Татар милли-мәдәни мохтарияте бинаны куллану шартын бозган дип саный. Шул сәбәпле килешү бер яклы өзелә дип хәбәр ителгән.
Татар йортында эш алып барган Фәрит Фарисов килеп чыккан мәсьәләне юридик буталчык, хәл ителәчәк ул дип ышандыра, әмма ул бу хәлләрне кискенләштерүдә башка татарларны гаепли. Әмма татар җәмәгатьчелегенең Фарисовка дәгъвәлары шактый.
Нинди?
Бу хакта безнең зур мәкалә чыккан иде. Укымаган булсагыз, шушы карточкалардан күз йөгертеп чыгыгыз. Монда мәкаләнең каймагы гына.

❤2👍2🤬2👎1
Русия һава-десант гаскәре җитәкчесе Украинада 8500дән артык десантчының яралануын таныды, аның белдерүе шундук сөртелде
ВДВ башлыгы Михаил Теплинский бүген десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда яраланучылар санын ычкындырган.
Ел ярым барган сугышта яраланган десантчыларның "5 меңнән артыгы дәваланганнан соң кабат фронтка кайтты, ә 3,5 меңе алгы сафтан китүдән баш тартты", дигән уп. Шул ук вакытта ул һәлак булучы десантчылар санын әйтмәгән.
"Агентство" басмасы искәртүенчә, берникадәр вакыттан соң "Звезда" телеканалы бу котлауны сөртеп куйган.
▪️Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Безнең хисапка күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 537 кеше, Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.
Бүген 3 август, сугышның 526нчы көне.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Русия һава-десант гаскәре җитәкчесе Украинада 8500дән артык десантчының яралануын таныды, аның белдерүе сөртелде
ВДВ хәрби җитәкчесе Михаил Теплинский десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда яраланучылар санын әйткән. "Агентство" искәртүенчә, берникадәр вакыттан соң "Звезда" телеканалы бу котлауны сөртеп куйган. Шул ук вакытта җитәкче үлгән десантчылар турында…
👍3🤔1😱1
Качалов исемендәге Казан академия рус драма театры Украинаның Лисичански шәһәренә КамАЗ машинасын бүләк иткән
Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының телеграм каналы хәбәр итә.
Театр мөдире Александр Славутский машина ачкычларын Татарстан вице-премьеры Евгений Варакинга тапшырган.
"Бу КамАЗны безгә Рөстәм Миңнеханов бүләк итте. Без аны сакладык. Ул әле яңа. Рөстәм Нургалиевичның бу машинаны Лисичанскига тапшыру идеясен хуплавына без бик шат" дигән ул.
❓Театр әһелләре бу фидакарь адымнарына үзләре теләп бара микән, ничек уйлыйсыз?
#Татарстан

💩21
❗️Мордовиядә аборт ясарга этәргән өчен штрафлар кертелде
Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штраф салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
Канунга ярашлы, русияләргә штраф күләме 5-10 мең сум, чит ил кешеләренә ике тапкыр күбрәк, җитмәсә аларны Русиядән сөрергә мөмкиннәр.
Вазифаи затларга 25-50 мең сум, юридик затларга 100-200 мең сум штраф каралган. Моннан тыш, мәхкәмә карары белән оешмаларның эшчәнлеген 90 көнгә туктатып торырга да мөмкиннәр.
Канун авторы — Мордовиянең Иҗтимагый пулаты әгъзасы, "Спас" православ каналы алып баручысы Наталья Москвитина. Ул мондый штрафларның кирәклеген демографик күрсәткечләрнең начараюы, җирле халыкның күпләп күчеп китүе белән аңлата.
КПРФ вәкилләре әлеге төзәтмәләрне кабул итүгә каршы чыккан. Алар абортны чикләү яки аны тыю балалар тууны арттырмаячак дип саный.
▪️Июль ахырында Татарстанда да йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
❓Аборт ясарга этәргән өчен штраф кертүне хуплыйсызмы?

🤬13👍2
Мәхкәмә Дзержински мәчете эшен туктатты
Бүген, 3 август Мәскәү өлкәсенең Люберецки районы мәхкәмәсе Дзержински мәчете эшен карады. Бу хакта Русия юристлары милли берләшмәсе хәбәр итә. Прокуратура мәхәлләне миссионерлык эшен алып баруда гаепләде.
Дзержински мәчетен Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте һәм Русия юристлары милли берләшмәсе яклады. Алар прокуратура гаепләвен нигезсез дип бәяләде. Мәхкәмә прокуратура шикаятен канәгатьләндермәде.
14 июльдә бу мәчеткә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. ОМОН белән мөселманнар арасында кыска гына гауга да килеп чыкты.
Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👍2❤1🤔1
Путин Русия түрәләре илдә җитештерелгән машиналарда йөрергә тиеш дип белдерде
Бу хакта Русия президенты бүген эшкәртү сәнәгате оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.
"Министрлыклар, оешмалар чит илдә җитештерелгән машиналарга өстенлек бирү, бу тәҗрибәне дәвам итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мин илнең бөтен түрәләре дә илдә җитештерелгән машиналарда йөрергә тиеш дидем", дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта Путин импорттан баш тартырга кирәкми, әмма "ниндидер төп әйберләр" Русия җитештерүчесенә юнәлтелгән булырга тиеш, дип өстәде.
❓Путинның бу тәкъдимен хуплыйсызмы?

🌚4🤡2🖕1
Уфа һәм Мәскәү килешүе: хәзер ул юк, ә киләчәктә төзелерме?
Нәкъ 29 ел элек, 1994 елның 3 августында Башкортстан белән федераль үзәк арасында беренче Шартнамә имзаланды. Путин режимы вакытында ул килешү гамәлдән чыгарылды.
Бүген, яңа шартларда, Русиянең Украинага каршы сугышы барганда, яңа килешү төзелә аламы? Төзелсә, ул нинди булачак? Азатлык бу хакта белгечләр белән сөйләште.
Сәясәт белгече Аббас Галләмов мондый килешүләрне оныттырырга тырышсалар да, бу мәсьәлә янә калкып чыгачак, ди. Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында "децентрализация", федератив килешү сүзләре ешрак яңгырый.
— Һичшиксез, режим егылачак. Мәскәү төбәкләрне кысты, бөтенесен бер йодрыкка төйнәде, үзәкләштерде, әмма шушы вазгыять төбәкләрдә каршылык тудырды, аларны ныгытты гына. Кешеләргә сәяси вертикаль ошамый, каршылык милли республикаларда да, төбәкләрдә дә күзәтелә, ди ул.
Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.
👉 Төп сайт
👉 Көзге сайт
👉 Телеграм
#Башкортстан

Уфа һәм Мәскәү килешүе: хәзер ул юк, киләчәктә төзелерме?
1994 елның 3 августында Башкортстан белән федераль үзәк арасында беренче Шартнамә имзаланды. Ул Путин режимы вакытында гамәлдән чыгарылды. Бүген, яңа шартларда, Русиянең Украинага каршы сугышы барганда, яңа килешү төзелсә, ул нинди булачак? Азатлык бу хакта…
🔥6👍1🤔1
Азатлыкка – 70 ел! 🎙
Үз тапшыруларын 1953 елда башлап җибәргән Азатлык быел 70 еллыгын билгели. Бу уңайдан "Азатлык архивы" сәхифәсен башлап җибәрәбез!
Әлеге сәхифәдә сезне Азатлык дулкыннарында элекке елларда яңгыраган иң кызыклы аудио язмалар белән таныштырачакбыз.
Беренче язмабыз — безнең архивта сакланган иң иске язмаларның берсе. Гариф Солтан Фатих Хөснинең "Утызынчы ел" исемле романы турында сөйли, аның эчтәлеген аңлата. Язманың эфирга чыгу елы төгәл билгеле түгел.
#азатлыкка70 #архив

🥰16🔥4❤1👍1
"Азатлык архивы" сәхифәсен башлап җибәрү уңаеннан радиога нигез салучыларның берсе Гариф Солтан белән архив әңгәмәсен дә тәкъдим итәбез
Гариф Солтан Икенче дөнья сугышында катнашып әсирлеккә төшкән. Шуннан соң Германиядә төзелгән "Идел-Урал" легионы эшендә катнаша, бәйсез Идел-Урал штаты идеясенә хезмәт итә. Сугыштан соң Гераниядә кала, татарча Америка авазы һәм Азатлыкның татар-башкорт хезмәтләрен оештыруда катнаша, Нью-Йорк университетында татарлар турында лекцияләр укый, татар-башкортларны халыкара мәйданда таныта.
"Тарихны язу җиңел эш түгел. Бигрәк тә Русиядә. Шулай да, ошыймы-ошамыймы, цивилизацияле халык тарихның уңай тарафларын да, тискәре тарафларын да мөмкин кадәр дөрес яктыртырга кирәк", дип сөйләде ул әңгәмәдә.
2010 елда дөнья күргән зур һәм эчтәлекле әңгәмәне кабат сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:
👉 Азатлык сайтында
👉 VPN булмаса, көзге-сылтама
👉 Telegram-ның үзендә

Гариф Солтан: Максат бер генә иде — милли мәнфәгать
Татар матбугатында татарның ике шәхесе – Муса Җәлил һәм Гариф Солтан тирәсендәге бәхәс тукталмый. Бу ике кешенең язмышын Икенче дөнья сугышы берләштерә. Cугыш вакытында алар икесе дә әсиргә эләгеп, "Идел-Урал" легионына кергән.
❤11🙏2🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче август, 527 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Русия саклану министрлыгы төнлә Украина кораллы көчләре Новороссийскига һөҗүм итмәкче булган, ләкин русияләр украиннарның экипажсыз катерларын юк иткән, дип белдерә. Без бу хәбәрнең дөресме, түгелме икәнен тикшерә алмыйбыз. Шулай ук, Русияләр төнлә Кырымга да украин дроннары һөҗүм итмәкче булган, ди. Кырым — 2014 елдан бирле Русия оккупациясендә.
🔹 Одессага булган һөҗүмнәр аркасында Украинаның мәдәни мирасы исемлегенә кергән 55 бинага зыян килгән.
🔹Башкортстанның кайбер районнарында корылык аркасында гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Андый тәртип 28 августка кадәр Әлшәй, Бакалы, Балакатай, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Миякә, Салават, Тәтешле, Хәйбулла, Чакмагыш, Шаран һәм Яңавыл районнарында гамәлдә.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥3❤1
Дональд Трамп үзен “җинаятьчел сүз куешуда” гаепле дип танымады.
Прокурорлар Трампны сак астына алуны таләп итми. Әмма аңа эш белән бәйле фактларны ачмаска, күрсәтмә бирү өчен Федераль мәхкәмәгә барырга әзер булырга кушканнар.
Хөкемдар әлеге шартларны үтәмәсә, элекке президентны сак астына ябып, мәхкәмәгә ихтирамсызлыкта гаепләү ихтималы булачак, дип кисәткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

❤1
Татарстанда ашлык уңышы дүрттән бергә диярлек кимегән.
Быел һектарыннан 28,4 центнер уңыш җыела, былтыр исә 36,8 центнер булган. Моңа начар һава торышы сәбәпче.
Июльдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде, чөнки башта кыраулар булды, аннары корылык чәчүлекләрдәге игеннәрнең үлеменә китерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Быел һектарыннан 28,4 центнер уңыш җыела, былтыр исә 36,8 центнер булган. Моңа начар һава торышы сәбәпче.
Июльдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде, чөнки башта кыраулар булды, аннары корылык чәчүлекләрдәге игеннәрнең үлеменә китерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3😢3
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Илдар Шаһгалин һәлак булган.
Иртәгә аны Белорет районы Үткәл авылында (фотода) җирләячәкләр.
Безнең хисапларга күрә, Белорет районыннан шушы сугышта кимендә 46 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

😢2🕊1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Новороссийскидагы хәрби диңгез базасына һөҗүм иткән пилотсыз очкычлар Русия хәрби диңгез флотының зур корабына да зыян китергән шикелле.
Интернетта таралган фото һәм видеолардан корабның бер якка авышканы күренә. Аның "Оленегорский горняк" корабы икәне диелә.
Исегезгә төшерәбез: РФ саклану министрлыгы һөҗүм иткән дронны русияләр юк итә алган дип белдергән иде.
Украина ягы бу һөҗүм турында әлегә берни дәшми.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — шушы сугышның 527нче көне.
"Оленегорский горняк" корабы 1976 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә төзелгән. Экипажында — 98 кеше, шул исәптән 17 офицер.

👍4✍1👏1
Ә ул арада долларның курсы Мәскәү биржасында 95 сумга җиткән.
Мондый бәя 2022 елның мартыннан бирле юк иде.
Долларларыгыз бармы? Акчаларыгызны нинди валютада саклыйсыз?

👍4😢2