Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Уфа һәм Мәскәү килешүе: хәзер ул юк, ә киләчәктә төзелерме?

Нәкъ 29 ел элек, 1994 елның 3 августында Башкортстан белән федераль үзәк арасында беренче Шартнамә имзаланды. Путин режимы вакытында ул килешү гамәлдән чыгарылды.

Бүген, яңа шартларда, Русиянең Украинага каршы сугышы барганда, яңа килешү төзелә аламы? Төзелсә, ул нинди булачак? Азатлык бу хакта белгечләр белән сөйләште.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов мондый килешүләрне оныттырырга тырышсалар да, бу мәсьәлә янә калкып чыгачак, ди. Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында "децентрализация", федератив килешү сүзләре ешрак яңгырый.

— Һичшиксез, режим егылачак. Мәскәү төбәкләрне кысты, бөтенесен бер йодрыкка төйнәде, үзәкләштерде, әмма шушы вазгыять төбәкләрдә каршылык тудырды, аларны ныгытты гына. Кешеләргә сәяси вертикаль ошамый, каршылык милли республикаларда да, төбәкләрдә дә күзәтелә, ди ул.

Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉 Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉 Телеграм

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥6👍1🤔1
Азатлыкка – 70 ел! 🎙

Үз тапшыруларын 1953 елда башлап җибәргән Азатлык быел 70 еллыгын билгели. Бу уңайдан "Азатлык архивы" сәхифәсен башлап җибәрәбез!

Әлеге сәхифәдә сезне Азатлык дулкыннарында элекке елларда яңгыраган иң кызыклы аудио язмалар белән таныштырачакбыз.

Беренче язмабыз — безнең архивта сакланган иң иске язмаларның берсе. Гариф Солтан Фатих Хөснинең "Утызынчы ел" исемле романы турында сөйли, аның эчтәлеген аңлата. Язманың эфирга чыгу елы төгәл билгеле түгел.

#азатлыкка70 #архив
🥰16🔥4❤1👍1
"Азатлык архивы" сәхифәсен башлап җибәрү уңаеннан радиога нигез салучыларның берсе Гариф Солтан белән архив әңгәмәсен дә тәкъдим итәбез

Гариф Солтан Икенче дөнья сугышында катнашып әсирлеккә төшкән. Шуннан соң Германиядә төзелгән "Идел-Урал" легионы эшендә катнаша, бәйсез Идел-Урал штаты идеясенә хезмәт итә. Сугыштан соң Гераниядә кала, татарча Америка авазы һәм Азатлыкның татар-башкорт хезмәтләрен оештыруда катнаша, Нью-Йорк университетында татарлар турында лекцияләр укый, татар-башкортларны халыкара мәйданда таныта.

"Тарихны язу җиңел эш түгел. Бигрәк тә Русиядә. Шулай да, ошыймы-ошамыймы, цивилизацияле халык тарихның уңай тарафларын да, тискәре тарафларын да мөмкин кадәр дөрес яктыртырга кирәк", дип сөйләде ул әңгәмәдә.

2010 елда дөнья күргән зур һәм эчтәлекле әңгәмәне кабат сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

👉 Азатлык сайтында
👉 VPN булмаса, көзге-сылтама
👉 Telegram-ның үзендә
❤11🙏2🥰1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче август, 527 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Русия саклану министрлыгы төнлә Украина кораллы көчләре Новороссийскига һөҗүм итмәкче булган, ләкин русияләр украиннарның экипажсыз катерларын юк иткән, дип белдерә. Без бу хәбәрнең дөресме, түгелме икәнен тикшерә алмыйбыз. Шулай ук, Русияләр төнлә Кырымга да украин дроннары һөҗүм итмәкче булган, ди. Кырым — 2014 елдан бирле Русия оккупациясендә.

🔹 Одессага булган һөҗүмнәр аркасында Украинаның мәдәни мирасы исемлегенә кергән 55 бинага зыян килгән.

🔹Башкортстанның кайбер районнарында корылык аркасында гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Андый тәртип 28 августка кадәр Әлшәй, Бакалы, Балакатай, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Миякә, Салават, Тәтешле, Хәйбулла, Чакмагыш, Шаран һәм Яңавыл районнарында гамәлдә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥3❤1
Дональд Трамп үзен “җинаятьчел сүз куешуда” гаепле дип танымады.

Прокурорлар Трампны сак астына алуны таләп итми. Әмма аңа эш белән бәйле фактларны ачмаска, күрсәтмә бирү өчен Федераль мәхкәмәгә барырга әзер булырга кушканнар.

Хөкемдар әлеге шартларны үтәмәсә, элекке президентны сак астына ябып, мәхкәмәгә ихтирамсызлыкта гаепләү ихтималы булачак, дип кисәткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤1
Татарстанда ашлык уңышы дүрттән бергә диярлек кимегән.

Быел һектарыннан 28,4 центнер уңыш җыела, былтыр исә 36,8 центнер булган. Моңа начар һава торышы сәбәпче.

Июльдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде, чөнки башта кыраулар булды, аннары корылык чәчүлекләрдәге игеннәрнең үлеменә китерде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3😢3
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Илдар Шаһгалин һәлак булган.

Иртәгә аны Белорет районы Үткәл авылында (фотода) җирләячәкләр.

Безнең хисапларга күрә, Белорет районыннан шушы сугышта кимендә 46 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢2🕊1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Новороссийскидагы хәрби диңгез базасына һөҗүм иткән пилотсыз очкычлар Русия хәрби диңгез флотының зур корабына да зыян китергән шикелле.

Интернетта таралган фото һәм видеолардан корабның бер якка авышканы күренә. Аның "Оленегорский горняк" корабы икәне диелә.

Исегезгә төшерәбез: РФ саклану министрлыгы һөҗүм иткән дронны русияләр юк итә алган дип белдергән иде.

Украина ягы бу һөҗүм турында әлегә берни дәшми.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — шушы сугышның 527нче көне.

"Оленегорский горняк" корабы 1976 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә төзелгән. Экипажында — 98 кеше, шул исәптән 17 офицер.

@azatliqradiosi
👍4✍1👏1
Ә ул арада долларның курсы Мәскәү биржасында 95 сумга җиткән.

Мондый бәя 2022 елның мартыннан бирле юк иде.

Долларларыгыз бармы? Акчаларыгызны нинди валютада саклыйсыз?

@azatliqradiosi
👍4😢2
Белгород өлкәсендә Украина белән чикне үтеп, Украинаның “Русия азатлыгы” легионына керергә ниятләгән Татарстан егетен тоткарлаганнар.

Ул — 28 яшьлек Уралбай А., диелә.

Янәсе бу ир “Русия азатлыгы” легионына керү өчен Украина белән чикне июньдә үк үтмәкче булган. “Уралбай сөйләвенчә, бу карарга ул интернеттагы роликларны караганнан соң килгән. Дәүләткә хыянәт итмәкче булу һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу турында җинаять эше ачылган”, дип хәбәр ителә.

"Русия азатлыгы" легионы — Украина ягында сугышучы русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3🫡1
❗️Мобилизациядән баш тарту өчен җинаять җаваплылыгы турындагы канун проектын Думада көз көне караячаклар.

Ул хакта саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр итте. Канун кабул ителгән очракта мобилизациядән качкан ирләргә 500 мең сумлык штраф биреләчәк яки аларны 5 елга кадәр төрмәгә утыртачаклар.

Хәзер җинаять җаваплылыгы фәкать "срочник"ларга һәм альтернатив хезмәт узучыларга гына каралган.

@azatliqradiosi
🤬7
❗️Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе мөдире урынбасары Илнар Солтанов тоткарланган.

Ул хакта "Бизнес онлайн" басмасы хәбәр итә.

Солтанов Тәтештәге объектны "карамыйча" кабул итергә ризалашкан — аның өчен үзенең җир кишәрлегендә резин җәймә җәюне сораган булган, диелә. Мондый "ришвәт" 170 мең сумга бәяләнә.

Тикшеренүче Солтановны СИЗОга җибәрүне сорый.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🤷1
Татарстан транспорт министрлыгы Казан автобусларында җилләткечләр куярга кирәкме дигән сораштыру башлаткан.

Казанда яшәүчеләргә юл йөрү бәясен 30 процентка арттырып, кулланылыштагы автобусларга кондиционерлар куяргамы, яки аларны куймаска һәм юл йөрү бәясен элеккечә калдырыргамы, дигән сорау бирелә.

Кондиционер мәсьәләсен яңа автобуслар алган чакта хәл итеп бетерүне дә сайларга мөмкин.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Ә сез кайсы вариантны сайлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔2
Украинага һөҗүм иткәндә Русия 1999 елда Киевның газ бурычын капларга дип тапшырган канатлы ракетларын куллана.

Бу хакта Азатлык радиосының украин хезмәте проекты — “Схемы” хәбәр итә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤷‍♂2
❗️Медиа: Башкортстанда табиб хатын-кызларны Украинадагы сугышка мобилизацияләргә ниятлиләр

Бүген Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән. Бу хакта моннан хәбәрдар булган чыганагына таянып "Пруфы" басмасы җиткерә.

Киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләрнең берсе – Башкортстанда табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны (контрактчыларны) табып Украинадагы сугышка җибәрү булган.

"Хатын-кыз табиблар, медицина хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, фельдшерлар хәрби бурычлы булып санала һәм алар ир-атлар белән бертигез мобилизация чаралары кысаларында хәрби хезмәткә чакырыла ала. Хәзерге вакытта президентның өлешчә мобилизация турындагы фәрманы гамәлдә кала бирә. Аның тәмамлануы турында аерым фәрман булмаганга, аерым мобилизация чаралары үткәрелә ала", дип белдергән бу уңайдан басмага адвокат Роман Петров.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬4👍1
Reuters: 2023 елда Русия чыгымнарының өчтән бере хәрби кирәк-яракларга китә

Русиянең 2023 елга ниятләнгән чыгымнарының өчтән бере хәрби кирәк-яракларга китәчәк. Бу хакта хөкүмәт документы белән танышып, Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Документтагы бәяләмәгә күрә, бюджетның “Дәүләт саклануы” маддәсенә туры килә торган еллык чыгымнары - 9,7 триллион сум, ягъни барлык чыгымнарның 33,4 проценты кадәр булачак. Шул ук вакытта расланган бюджет планында бу 17,1 процент булыр дип күзалланган.

Документка ярашлы, 2023 елның беренче яртыеллыгында Русия хәрби кирәк яракларга 5,6 триллион сумга якын акча тоткан. Бу башта ниятләнгәннән 12 процентка артыграк булган һәм дәүләтнең ярты елдагы барлык чыгымнарының өчтән бере кадәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤷1
Путин бүген берничә канун имзалады. Шул исәптән:

▪️ Хәрби хезмәткә чакырылу яшенең югары чиген 27 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрү турында

▪️ Хәрби хезмәткә чакырылучыга повестка тапшырылганнан соң илдән чыгуны тыю турында

▪️Росгвардиягә авыр хәрби техниканы кулланырга рөхсәт итү турында

▪️Русия чикләүләренә эләккән чит ил кешеләренең акчаларын томалау турында

Шушы кануннарның кайсысын кирәкле дип саныйсыз?

@azatliqradiosi
🤬4