Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Навальный дигәннән, аның җитәкчелегендәге ФБК (Коррупциягә каршы көрәш фонды) вәкилләре Русиянең таркалу ихтималына карата карашын белдергән иде

Бу бары тик кайбер милләтчеләрнең "супермаргинал" идеяләре генә дип саный алар.

Милли хәрәкәт вәкилләре исә либераль оппозиция милли мәсьәләдә хакимияттән берни белән дә аерылмый дип белдерә.

Шушы атнада Азалыкта бу хакта күләмле язма чыкты. Бүген андагы төп фикерләрне карточкаларга салып бирәбез.

Язманың үзен 👉 монда укый аласыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4❤1
Бүген — җомга көне дә бит әле! Димәк, "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз! 😎

Бу юлы ул — Хәрби ныгытма. Ишеткәнегез бар идеме? Азатлык хәбәрләрендә ул еш очрый. Мәгънәсе дә аңлашыла. Сез дә кулланыгыз!

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
❤8👍5
Азатлыкта бүгенге төп язма — Мәлләтамак авылын мәдәни мирас исемлегенә кертү турында

Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авылы мәдәни мирас объектлары исемлегенә керергә мөмкин. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин кул куйган боерыкта әйтелә. Хәзерге вакытта документ ришвәткә каршы экспертиза уза.

Мәлләтамак җирлегендә төрле тарихи чорлардан калган археологик истәлекләр саклана. Аерым алганда, яңа таш гасыр һәм энеолит чоры, срубна һәм пьянобор мәдәнияте, Алтын Урда чоры һәм Кушнарен мәдәнияте.

Моңа кадәр башкорт сәяси технологлары бу авылны башкорт авылы дип килде.

Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉 Төп сайт
👉
Көзге сайт
👉 Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥5👍2❤1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Мәхкәмә Алексей Навальныйны 19 елга хөкем итте Владимир өлкәсендәге 6нчы төзәтү колониясендәге күчмә утырышында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Алексей Навальныйга экстремизм турындагы эшкә бәйле хөкем карары чыгарды. Навальный 19 елга хөкем ителде. Прокурор аны…
Адвокатлар Навальныйның 19 елга махсус режимлы колониягә хөкем ителүен раслады

"Монда саны мөһим түгел. Мин бик яхшы аңлыйм, күп кенә башка сәяси тоткыннар кебек, мин гомерлек төрмәдә утырам. Монда мөддәт минем яки бу режимның гомере озынлыгы белән үлчәнә.

Еллар саны ул минем өчен түгел. Ул сезнең өчен. Мине түгел, сезне куркытырга һәм каршылык күрсәтү теләгеннән мәхрүм итәргә телиләр. Сезне Русияне хыянәтчеләр, караклар һәм хакимиятне кулга алган явызлар бандасына көрәшсез тапшырырга мәҗбүр итәләр. Путин үз максатына ирешергә тиеш түгел. Каршылык күрсәтү теләген югалтмагыз"
дип китерелә Навальный сүзләре аның каналында.

Алексей Навальный белән бергә бүген "Навальный Live" каналының элекке техник мөдире Даниэль Холодный да экстремизмда гаепләнеп 8 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде, дип хәбәр итте адвокатлар.

@azatliqradiosi
😢2❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 август, шимбә, әлеге сәгатькә булган хәбәрләрне барлыйк:

🔸Керич бугазында Русия байрагы астында йөзүче SIG танкерына су дроны һөҗүме иткән. Росморречфлот белдерүенчә, танкерның машина бүлегендә тишек барлыкка килгән. Ягулык акмаган, экипажга куркыныч янамый диелә. Русия һөҗүмдә Украинаны гаепли.

🔸Русия ракетлары Днепропетровский өлкәсенең Никопольский районына һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр итә өлкә хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак.

🔸Русия һәм Украина сугышта һәлак булган хәрбиләрнең җәсәдләрен алмашкан. Дума депутаты Шамсаил Саралиев хәбәр итүенчә, Мәскәү Киевка 44 җәсәд тапшырган, Киев Мәскәүгә - 160.

🔸Reuters ачыклавынча, Русия 2023 елда сугыш чыгымнарын ике тапкыр арттырып 100 млрд долларга җиткергән. Бу бөтен дәүләт чыгымнарының өчтән бер өлеше. Агентлык язуынча, быел алты айда гына Русия хакимиятләре "саклануга" 5,59 трлн сум тоткан. Бу алдан планлаштырганга караганда 12 процента күбрәк.

Әлегә шулар, сездә нинди хәбәрләр бар, комментарийларда языгыз яки @azatliqradio аккаунтына җибәрегез.
🥰3✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Радий Хәбиров белән сөйләшкәннән соң, гранат шартлату белән янаган ир полициягә бирелгән, коралын тапшырган дип яза дәүләт басмалары. "Хәбировның рейтингын күтәрү чарасы уңышлы узды" дип язды "Куштау онлайн" телеграм каналы бу хәлләрдән соң. Ни булды бу?
Уфа юлында гранат шартлату белән янаган ирне ике айга СИЗОга япканнар

Уфа гарнизоны хәрби мәхкәмәсе 39 яшьлек Илдар Булатовны октябрь башына кадәр сак астына алу карары чыгарган.

2 августта ул Уфа янындагы машина юлына чыгып гранат шартлату белән янады. Ул үзенә карата дезертирлык маддәсе нигезендә ачылган җинаять эшен ябуны таләп итте.

Соңрак Росгвардия вәкилләренә ул гранатны тапшырды, янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та килгән иде. Илдарның абыйсы Ленар Булатов энем гаделсезлеккә каршы торырга тырышты дип сөйләде.
😢2❤1
Татарстанда ВИЧ таралу ысулы үзгәрә. Сәбәпләре нидә?

Татарстанда 2023 елда ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны арткан. Әмма социолог Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, инфекциянең таралу ысулы үзгәрүе һәм сугышның эпидемиягә йогынты ясау ихтималы күбрәк борчу тудыра.

Республикада 2017 елда ВИЧ йоктыруның 66% җенси мөнәсәбәтләр аша, ә 33% - инъекцияләр аша булган. 2022 елда - 81% һәм 15,3%. Моны хәзер наркоманнар чире дип кенә әйтеп булмый.

Ярдәм фонды башлыгы Светлана Изамбаева бүгенге хәлләр ВИЧ таралуга да йогынты ясый ди. Кеше исерткеч эчемлекләр белән мавыга, ә бу очраклы җенси мөнәсәбәтләргә китерергә мөмкин, чит ил дарулары кими, тиз ясала торган тестлар сатылмый, ашыгыч профилактика турында сөйләүче юк һәм башкалар…

"Сез гомумән, сизәсезме, кешеләрдә депрессивлык арта, моны мин психолог буларак та күзәтәм. Башта ковид пандемиясе, аннары Украинадагы хәлләр, фәкыйрьлек дәрәҗәсе арту - болар барысы да ВИЧ белән бәйле хәлләргә йогынты ясый. Ни өчен кеше аракыга ябыша? Авырлыкларны үзе генә җиңеп чыга алмый, ә психологларга барырга кыенсына. Тагын бер сәбәп - парсызларның күп булуы. Аерылышулар да арта бит. Парсызларның очраклы җенси мөнәсәбәтләргә керү ихтималы зуррак", дип сөйләде Изамбаева Азатлыкка.

Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
😢2👍1
Калмыкстан бәйсезлеге турындагы декларация экстремистик дип танылды

4 август кичендә Русия юстиция министрлыгы федераль экстремистик материаллар исемлегенә Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзалары төзегән һәм имзалаган документны кертте.

Әлеге оешма Калмыкстан бәйсезлеге өчен көрәшә һәм берничә милли хәрәкәтне берләштерүче Азат милләтләр лигасына керә.

Экстремистик дип танылган материалны саклау, күчереп бастыру һәм тарату тыела.

"Калмыкстан республикасының дәүләт бәйсезлеге турындагы" декларациянең былтыр октябрьдә чыкты. Кремль сәясәте белән риза булмавын белдереп, Ойрат-калмык халкы конгрессы "ойрат-калмыкларны Русиягә булган колониаль бәйлелектән тулысынча азат итәргә кирәклеген" белдерде һәм "Калмыкстан республикасының Русия Федерациясеннән чыгуына ирешү өчен карарлы булуын", бәйсез һәм суверен дәүләт төзергә ниятләвен игълан итте.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2🔥2🤡2
Җиддәдә Украинада тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләр башлана. Анда Русия катнашмый.

Согуд Гарәбстанында 5 августта Русия-Украина низагын тыныч юл белән хәл итү юлларын эзли башлыйлар. Сөйләшүләр ике көн барачак. Русия анда катнашмый, чөнки Мәскәүгә ошамаган шартлар турында фикер алышачаклар. Сүз Украинага 1991 ел чикләрендә булган җирләрне кайтару турында бара.

Очрашуда барлыгы 40лап ил катнаша, шул исәптән Украина, АКШ, Кытай, Һиндстан, Барзилия, Индонезия, Мисыр, Мексика, Чили, Замбия.

Җиддәдәге сөйләшүләр - июнь ахырында Копенһагенда башланган сөйләшүләрнең дәвамы.

Сосуд Гарәбстанына Кытай хөкүмәтенең Евразия мәсьәләләре вәкиле Лий Хуэй да килә. Копенһагенга Кытай вәкиле килмәгән иде.

"Күп мәсьәләләргә без төрле карашта торабыз, ләкин принципларыбыз уртак", диде Ли Хуэй сөйләшүләр алдыннан.

Пекин Русия белән дә, Согуд Гарәбстаны белән дә тыгыз мөнәсәбәттә тора.
👍7🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Очышларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, "Төркмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларын туктата. Ширкәтнең интернет сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, беренче августтан алар Казан аша (Ашгабад-Казан-Ашгабад) оча башлый. Бу Мәскәү һава киңлегендәге вакыйгалар…
"Төркмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларны туктатуны 28 октябрьгә кадәр озайткан.

Һава ширкәте Мәскәүгә очышларны 1 августтан туктатты. Рейслар Казанга күчерелде (Ашгабад-Казан-Ашгабад). Бу Мәскәү һава киңлегендәге вакыйгалар һәм хәвеф-хәтәр чыгу ихтималын бәяләүләре белән аңлатыла.

Июль ахыры-август башында "Мәскәү-Сити" комплексына дроннар һөҗүм итте. 30 июльгә каршы төндә ясалган һөҗүмдә комплексның манарасына ике дрон тисә, 1нче августка каршы төндә бер дронның бәрелүе мәгълүм булды.
👍3🔥3😢1
Төмән өлкәсендә урта гасырга караган татар мирасы табылган

Төмән өлкәсенең Червишевски районы Мичурино авылы янында XIV – XVI гасырга караган археологик ядкәрләре табылган. Русия фәннәр академиясенең Төбәк фәнни үзәге археологы Светлана Берлина сүзләренә караганда, бу урында татарларның бабалары яшәгән.

Арехологлар тапкан ташка әйләнгән балчык, күмер һәм керамика кисәкләре бакалда мәдәниятенә (бакальская культура) — себер татарларының бабалары чорына карый.

Моңа кадәр Төмән өлкәсендә мондый ядкәрләр Себер ханлыгының башкаласы булган Искер һәм Күчем тавы шәһәрчекләрендә генә табылган булган. Мичурино авылы Төмән шәһәреннән 43 км, Искер шәһәрчегеннән 290 км ераклыкта урнашкан.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍23🔥1😁1
Салават: "Татар теленә, милләтенә каршы чыккан кеше — минем беренче дошман"

Казанда җырчы Салават Фәтхетдинов концертлары бара. 35нче сезон! 15 көн дәвамында! Бардыгызмы, җыенасызмы?

Азатлыкта җырчы белән элегрәк чыккан бер әңгәмәне тәкъдим итәбез. Бер ял иткәндә укып чыгыгыз. Текст эчендә видео-фотолар да бар.

👉Мәкалә төп сайтта.
👉Көзге сылтама VPN-сыз ачыла.
❤30🔥3👍1🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 август, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре кабат Украинага һөҗүм итте. Бөтен ил буйлап һава кисәтүе яңгырады. Украина һава көчләре әйтүенчә, Русия ягы ким дигәндә 70 ракет һәм дрон аткан.

🔺Кичә кич Русия хәрбиләренең Харьков өлкәсендәге кан тапшыру үзәгенә һөҗүм итүе нәтиҗәсендә, ике кеше үлгән, дүрт кеше яраланган. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.

🔺Русиянең Брянски өлкәсендә ике дрон бәреп төшерелгән. Өлкә башлыгы Александр Богомаз сүзләренчә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

🔺Украина сугышына каршы митинг өчен хөкем ителгән беренче кеше колониядән азат ителгән. Activatica телеграм каналы язуынча, студент Анастасия Левашова 2022 елның 24 февралендә Мәскәүдә сугышка каршы митинг вакытында полиция хезмәткәрләренә "Молотов коктейле" ыргыткан булган.

Әлегә шулар. Көн дәвамында безнең белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5❤1👍1
Одессага һөҗүмнәр. "Урыс дөньясының үлем китергәнен урыслар үзләре дә күрә"

Русиянең Одессага (Хаҗибәй) ясаган соңгы һөҗүмнәре сивил объектларга, шәһәрнең үзәгендә урнашкан XIX гасырда төзелгән биналар, һәйкәлләргә шактый зур зыян китерде. Бу хакта Азатлык Одессаның тарихи урыннарын яхшы белгән, берничә китап авторы Закир Калмыков белән сөйләште.

Ни өчен Русия Одессаның үзәгәнә, тарихи һәйкәлләргә һөҗүм итә, дигән сорауга Закир әфәнде, алар Одессаны күптән "тарихи җирләре" дип саный, басып алырга телиләр, заманында Одесса Русиянең дүртенче шәһәре дип саналган бит, диде.

"Мондый һөҗүмнәр белән халыкны куркытып, шәһәрдән китәргә мәҗбүр итмәкчеләр. Аларның башында Новороссияне торгызу максаты яши. Бу планга ракет һөҗүменә эләккән Николаев шәһәре дә керә" диде Калмыков.

Закир Калмыков сөйләвенчә, Одесса күпмилләтле шәһәр, монда урыс, украин, алман, поляк, болгар, молдаван, әрмән милләте вәкилләре яши. Заманында яһүдләр күп булган, хәзер алар 1-2 процент калган. Урыслар украиннардан азрак, ләкин алар Одессаны урыс шәһәре дип саный. Сугыш аркасында тормыш кыйммәтләнгән. Шулай да, пенсияләр, эш хаклары түләнә, азык-төлек элеккечә булмаса да бар, кибетләр, базарлар эшли. Одессага кешеләр килеп тора, күп булмаса да экскурсияләр дәвам итә, урамнарда украин хәрбиләре күп ди ул.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥1
👆Татарлар элек-электән яшәгән Одессаның иске атамасы — Хаҗибәй.

Кырымнан килеп Одесса өлкә шурасы депутаты булып сайланган 29 яшьлек Февзи Мамутов сөйләвенчә, Русия бу җирләрне 1787-1791 рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә яулап алганнан соң аның исемен Одесса дип үзгәртергә Екатерина патшабикә 1795 елда әмер иткәне мәгълүм. Имеш нигез итеп Хаҗибәй янындагы грек җирлеге булган Одессос исеме алынган.

"Шуңа да карамастан, халык шәһәрне искечә үз исеме Хаҗибәй дип бик озак атаган. Безнең көннәргә килеп җиткән риваятьләргә күрә, сакчылар шәһәргә керучеләргә: "Кая барасың?" дигәндә, "Одессага" дип җавап биргәннәргә, "рәхим итегез" дигәннәр, ә "Хаҗибәйгә" дисәләр, аларны җәзалап камчылаганнар", ди ул.

Одессаның иске төрки-татар атамасы Хаҗибәй булганын шәһәрдә беләләрме дигән сорауга, Февзи әфәнде: "Беләләр, ләкин урыслар моны танырга теләми, бу госманлы чорында иде, Кырым ханлыгы чорында алай булмады димәкчеләр. Мин моны минем янымдагы депутатларга аңлатам, кайбер җирле тарихчылар, тарих фәннәре докторлары да бу фикерне яклый. Әкрен булса да карашлар үзгәреп бара. Монда бит заманында кырымтарларның 1917 елда Бакчасарайда беренче корылтаен әзерләгән, үткәргән җитәкчеләребез Джафер Сейдамет, Номан Челебиджихан яшәгән. Безнең өчен бу — үз җиребез" ди Мамутов.

@azatliqradiosi
👍8❤4🔥1