Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - дүшәмбе, хәерле атна теләп, Азатлык эшен дәвам иттерә һәм бу минутка менә мондый хәбәрләр бар:

🔸Украина белән бәйле хакерлар Мәскәүдә сәясәтчеләр, түрәләр, ФСБ хезмәткәрләре, хәрбиләрнең кайда яшәгәнен белдек дип хәбәр иттеләр һәм үтерү белән янадылар. "Важные истории" бүген төнлә МосгорБТИның интернет сәхифәсе җимерелеп, шушы мәгълүмат чыкканын хәбәр итә.

🔸Калуга өлкәсендә бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Зыян күрүчеләр юк, дрон Мәскәүгә таба очкан булырга тиеш. Якшәмбе Мәскәүдә бер дрон бәреп төшерелгән, җимерекләр килеп төшү аркасында өч кеше зыян күргән.

🔸Чонгар, Генически күперләренә һөҗүм итү - Украина гаскәрләренең контрһөҗүменә әзерлек. Бу - АКШның сугышны өйрәнү институты фаразлары. Американ аналитиклар бу күперләр Кырым белән Украинаны тоташтыра һәм аларны ремонтлау Русия гаскәрләрен тәэмин итү эшен катлауландырачак дип саный.

🔸Нигерда хакимиятне үз кулына алган хәрбиләр һаваны ябу карарын игълан иткән. Алар читтән бәреп керерләр дип курка. Моңа кадәр вазифасыннан читләштерелгән президент Русиянең "Вагнер"ы Нигерда куркыныч тудыра дип әйтте, АКШтан ярдәм сорады.

🔸Таҗикстанның Күләб шәһәрендә йөк машинасы зур тизлектә йортларга килеп бәрелгән. 10 кеше һәлак булган, 14 кеше яраланган.

🔸"Барби" киносы ике атна ярым эчендә 1 млрд доллардан артык керемгә ия булган. Аның авторы Грета Гервиг тарихта прокат белән иң күп акча эшли алган хатын-кыз режиссер булды.

🔸Казандагы "Штаб" резиденциясе 50 млн сумга сатыла.

🔸Башкорстанда урман бете тешләве аркасында 8977 кеше медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. 13 очракта урман бетеннән күчә торган боррелиоз, 7 энцефалит чире теркәлгән.


Әлегә шулар. Атнагыз уңышлы узсын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.
❤4👍3
💵 Татарстанның дүрт миллиардеры - Радик белән Айрат Шаймиевлар, Альберт Шиһабетдинов белән Рөстем Сүльтиев 2014 елдан бирле хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрен тәэмин итү белән акча эшли. Русия Укрианага бәреп кергәннән соң бу дүрт кешенең өчесе керемнәрен арттырган, ә Айрат Шәймиев белән Альберт Шиһабетдинов Владимир Путин кулыннан дәүләт бүләген алган. Татарстанның миллиардерлары сугышка керткән акчасы турында "Проект" медиасы ачыклап чыкты, ә бүген Idel.Реалиида бу тикшерүне ясаган журналист белән әңгәмә чыкты.

👉 Моннан укыйсы. Ачылмаса, 👉 менә бу сылтамага басыгыз.

Ә без сезгә бу исемнәрне таныйсызмы, аларның Татарстанга, татарларга файдалы эшләрен саный аласызмы дип мөрәҗәгать итәбез.
💩13👍4🤬2
5 августта 94 яшендә татарларны өйрәнгән француз галимәсе Элен Каррер д`Анкосс вафат булган.

Совет берлеген тикшерү белән бергә ул - Татарстанны, татарларны да өйрәнгән галимә, Русия фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы һәм Русия тарихы белгече иде. "Ул гаиләсе янында тыныч кына китеп барды", диелә, үлем сәбәпләре әйтелми.

Аның хакында яздык. Ачылмаса, бу сылтамадан файдаланыгыз.
😢15❤1
Дүшәмбе әле мондый хәбәр дә бар: Мәскәү биржасында 1 доллар 97 сум тора. Ә евро - 106,26 сум.


Әстәгъфируллаһ😱
СөбханАллаһ 😏
Уф, Аллаһ 😭

үзегезгә туры килгән билгене сайлагыз.
😱10😁5🥱2😢1
- Һаумы, Һомай!
- Сәләм!
- Бөгөн һауа торышы нисек?!
- Аяз, ямгыр көтелмәй!


Башкортстанда көзен инде мәктәпләр һәм балалар бакчаларында акыллы колонка эшли башлаячак. Башкортча һәм урысча сөйләячәк "Һомай" колонкасы Башкортстан башлыгы грантына тормышка ашырыла. Беренче биш колонка 11 октябрьгә – Республика көненә җыелып бетәр дип ниятләнә. Колонкаларның беренче партиясен сынап карау өчен балалар бакчаларына тапшырачаклар. Калган 200ен мәктәпләргә өләшәчәкләр диелә.

Нәрсә эшли белә "Һомай"? Ул башкортча бирелгән сорауларга җавап бирә. Аерым алганда һава торышы турында мәгълүмат бирә, сәгатьнең ничә булуын әйтә, Башкортстан турында фактлар сөйли, шулай ук интернетта мәгълүмат табарга булыша.

Ничек сезгә бу башлангыч? Башкортлар булдыра!

"Һомай" хакында 👉 тулырак монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтама бар.
🔥7❤2👍1
🕌 Камил Сәмигуллин: "Бишбалта бистәсендәге урын мәчет өчен иң туры килә торган җир"

Татарстанның мөфтие Камил Сәмигуллин Бишбалта бистәсендәге урынны мәчет өчен иң туры килә торган җир дип атый. Аның әйтүенчә, “Кырлай” паркы урынында мәчет төзүне белгечләр катлаулы булачак дигән. “Без белгечләр белән бәхәсләшә алмыйбыз”, ди Сәмигуллин.

Аның әйтүенчә, Җәмигъ мәчетен Бишбалта бистәсенә төзесәләр, бу үзенчә “тарихи гаделсезлекне төзәтү” булачак. “Татарларга озак вакытлар су янына җирләшергә һәм анда яшәргә ярамаган. Елга ярында беренче татар авылы совет чорында гына барлыкка килгән. Бу – Югары Ослан районындагы Кызыл-Байрак авылы. Нәтиҗәдә бүген елгалар янында мәчетләр күрмибез, әмма чиркәүләр бар. Җәмигъ мәчете шәһәргә бөтен төрле транспорт белән килүче кунакларны да каршы алып торачак һәм алдан ук Казан – Русиянең ислам үзәге дигәнне аңлатачак” дигән мөфти бу уңайдан.

Кырлай паркы да су буе түгел идеме соң?🧐

Мөфти фикерләре тулырак монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
🤬7🤔4❤1👍1
Өч башак кануны.

Кемдер аны 5 башак яки 7-8 кануны, "бабай кануны" дип тә йөрткән. Сез танышмы бу канун белән?! Дәүләт, колхоз милеген урлауны туктату өчен 93 ел элек, 1932 елның 7 августында Сталин яңа канун имзалый. Яңа канун нигезендә өч башак бодай урласа да, кеше 5 елдан 10 елга кадәр төрмәгә хөкем ителә яки атып үтерелә һәм милеге тартып алына. Амнистия була алмый.

1933 елда иген аз игелә, шул сәбәпле канун тагын да кырыслана. Күп җирләрдә, аеруча Украинада ачлык башлана. Өч башак кануны Советлар Берлеге хакимияте һолодоморны махсус оештырганының төп дәлилләрнең берсе була. Бу вакытта украиннар арасында ачлыктан үлүчеләр күп була.

▪️ Канун кабул ителгәч, беренче ярты елда 22 мең 347 кеше шушы канун нигезендә хөкем ителгән. Шуларның 782се атып үтерелгән.

▪️ 1933 елда хөкем ителүчеләр 69 мең 523 кешегә кадәр җиткән. Аларның күбесе 10 елга төрмәгә хөкем ителгән.

▪️ Ике елдан соң, 1935 елда 6 мең 706 хөкем карары чыгарылган.

▪️ 1932-1939 еллар арасында Советлар Берлеге милеген урлауда гаепләнеп хөкем ителүчеләр саны 181 827 кеше була.

Сталинның бу кырыс канун аркасында ТАССР белән БАССРда күп кеше төрмәгә эләгә. Ач кешеләр хәлдән таеп басуларда эшли һәм ачлыктан тилмергән балаларына дип бер уч бодай булса да кәсесенә, итегенә яшерергә тырыша. Бәхетсезеләре тотылган һәм төрмәгә сөрелгән.

Сез мондый тарихларны беләсезме, дуслар? Колхоз милеген урлауда гаепләнеп, ә чынында ачлыктан исән калырга тырышкан бичара кешеләрнең язмышлары белән танышмы? Бәлки, нәселегездә андый куркыныч тарихлар бардыр. Языгыз, бүлешегез.
😢8🤬2
Бу авыр тема татар әдәби әсәрләрдә дә күтәрелә. Мәсәлән,

Мөхәммәд Мәһдиев, "Кеше китә - җыры кала",
Аяз Гыйләҗев, "Язгы кәрваннар",
Рабит Батулла, "Юл буенда зәңгәр чәчәк",
Ләлә Сабирова, "Бер уч борчак",
Айгөл Әхмәтгалиева, "Таллы күлдә былбыл бар"

Кайсысын укыганыгыз бар?

👉 Ә бу Әйдә.Online проекты татар телен өйрәнүчеләр өчен әзерләп чыгарган "Кеше китә - җыры кала" әсәре.
❤7👍2
Татарстанның 5 татар районы: урыслар саны арта, татарча укыту аксый

Азатлык Татарстанда иң күп татар яшәгән Азнакай, Арча, Кукмара, Биектау һәм Питрәч районнарына күзәтү ясады.

Һәр районда яшәгән халыкның саны, демография, икътисад, уртача хезмәт хакы, торак бәяләре, андагы татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары, районның символлары һәм билгеле шәхесләре турында мәгълүмат тупладык.

Әлеге районнар бер-берсенә охшаш һәм нигездә авыл хуҗалыгы тормышы белән көн күрсә дә, халыкның кереме, татар телендә белем алуы ягыннан шактый аерыла. Шул ук вакытта әлеге районнарда (Азнакай районыннан кала) урыслар саны арта башлавы күзәтелә.

Азатлыкның бүгенге аналитик язмасы шул хакта.

👉 Төп сайт
👉
VPN булмаса, көзге сылтама
👉Телеграмда да укып була

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬17😢2
Мәхкәмә Илназ Галәвиевка гомерлек җәза хөкемен үз көчендә калдырды

Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция мәхкәмәсе Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең шикаятен кире какты һәм аңа чыгарылган гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү карарын үз көчендә калдырды.  

2021 елның 11 маенда Казан гимназиясендә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтергән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
⚡️Росфинмониторинг социолог Борис Кагарлицкийны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертте

Узган елның маенда Русия Юстиция министрлыгы Борис Кагарлицкийны ят агентлар исемлегенә керткән иде.

@azatliqradiosi
❤3
2023 елның алты аенда Казанда өйләнешкән парларның 30 проценты катнаш никах корган

Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

"Хәзер никахны рәсмиләштергәндә документларда милләтне язу мәҗбүри түгел, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, Казанда никахларның якынча 30 проценты – катнаш" дигән Гражданлык хәле актларын башкаручы Елена Студеникина.

Соңгы вакытта Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм дә Әлҗәзаир, Сүрия, Мисыр, Гыйрак вәкилләре белән гаиләләр күп төзелә дип искәртә белгеч.

❓Кайбер белгечләр һәм милли активистлар катнаш никахлар милләтнең киләчәгенә куркыныч тудыра дип саный. Сез бу фикер белән килешәсезме?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮6🤔4❤2🤬1
Дмитрий Песков белдерүләре шау-шу тудырды

▪️ "Русиядә президент сайлау — демократия түгел, ә кыйбатка төшкән бюрократия".

▪️ "Киләсе елда президент сайлауда Путин 90 проценттан артык тавыш җыеп, яңа мөддәткә сайланачак.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков шушы белдерүләрен New York Times басмасына әйткән. Медиада шау-шу купкач, минем сүзләрне дөрес язмаганнар дип ул акланырга тырышты.

Русия Украинаның күбрәк җирләрен яулап алырга телиме, дигән сорауга Песков: "Юк. Без бары тик Конституциябездә безнеке дип язылган җирләрне генә контрольдә тотарга телибез", дигән.

Сүз 2014 елда аннексияләнгән Кырымнан тыш, 2022 елда басып алынган дүрт өлкә – Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләре турында бара. Хәзергә аларның берсе дә тулысынча Русия гаскәре контролендә түгел.

@azatliqradiosi
🤮8💊2
Башкортстанга корылык аркасында 1 млрд сумнан артык зыян килгән

Бу хакта бүген Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов җиткерде.

“26 районда гадәттән тыш хәл кертелде, бу хәл кертелгән җирләрдә 93 мең һектар җирдән уңыш җыеп алып булмый, бу 1 млрд сумнан артык зарар”, диде ул.

Башкортстанның кайбер районнарында корылык аркасында гадәттән тыш хәл тәртибе 4 августта кертелгән иде.

▪️Ул арада Башкортстанда бюджет дефициты 27 млрд сумга җитте. Бу керемнең 40 процентын тәшкил итә. Хәзер кереме кимү ягыннан Башкортстан 78нче урында бара.

▪️Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Моны Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип аңлата.

▪️Хәбиров әйткән "җитди чыгымнар"ның берсе — Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүленәчәк.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Подоляк: Русиянең Украинадан нигә китәргә тиеш булуын бөтен илләр дә аңлап бетерми

Узган ялларда — 5-6 август көннәрендә — Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Украинага багышланган халыкара җыен үтте.

"Сугышны бетерү өчен Русиянең Украина җирләреннән китәргә тиеш булуын бөтен илләр дә аңламый, очрашуда иң катлаулысы шул булды", диде Азатлыкның украин хезмәтенә Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк.

Аның әйтүенчә, кайбер илләр әле дә Русия белән Украина арасында ниндидер җир бәхәсе бар дип саный.

"Русия-Украина сугышының асылын бөтен илләр дә аңламый. Русия җиңелмәгән хәлдә сөйләшүләр уздыру — халыкара хокукны кимсетү булып тора", дигән Подоляк.

Тулырак итеп 👉 Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса 👉 көзге сылтама.

@azatliqradiosi
👍3
📕Башкортстанда патриотик әсәрләргә бәйге игълан ителде

Башкорстан язучылар берлеге "Заман авазы" дип аталган әдәби бәйге игълан итте. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бәйгегә 1,2 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ул Башкортстан башлыгы грантына оештырыла. Бәйгедә Башкортстан язучылар берлеге әгъзалары гына катнаша алачак.

Катнашучылардан патриотик рухтагы "Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче" әсәрләр көтәләр.

"Илнең язмышы һәр язучының иҗатында һәрвакыт үзәк тема булды. Шуңа да бу бәйге бүген бик әһәмиятле. Безгә халыкның патриотик рухын күтәрергә, моның өчен лаеклы әсәрләр булдырырга кирәк", дип сөйләгәннәр язучылар берлегендә.

Патриотик әсәрләрне өч телдә — урыс, башкорт һәм татар телендә кабул итәчәкләр. Җиңүчеләр "Зур проза", "Кече проза", "Поэзия" һәм "Балалар өчен иң яхшы әсәр" номинацияләрендә бүләкләнәчәк.

Һәр җиңүчегә, нинди урын биләвенә карап, 50-200 мең сумлык сертификат бирелер дип көтелә. Аны китап бастыруга һәм эш җиһазларына тотып булачак. Соңрак иң яхшы әсәрләрне китап итеп бастырырга телиләр.

Әсәрләрне ел ахырына кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне киләсе елның мартына бүләкләргә телиләр.

Бу бәйгенең максаты нәрсәдә дип уйлыйсыз?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 8 август, сишәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺Кичә Русия хәрбиләренең Украина контролендәге Донецки өлкәсенең Покровски шәһәренә һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны җидегә җитте, 67 кеше яраланды. Бу хакта Украина эчке эшләр министры Игорь Клименко хәбәр итте. Ракет шәһәр үзәгендәге күпкатлы йортка эләккән.

🔺Казаннан Парвина Әбүзәрова эше Яңа Савин районы мәхкәмәсенә тапшырылган. Ул "Дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлек кылуга чакыру" маддәсе нигезендә гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, Әбүзәрова социаль челтәрләрдә Украина сугышында катнашучы Русия хәрбиләрен дезертирлыкка чакырган.

🔺Заманында Башкортстанда төрле вазифалар алып торган, республика башлыгы Радий Хәбировның якын дусты саналган, соңрак республикадан читкә киткән Ростислав Морзагуловка "ят агент" буларак Юстиция министрлыгына финанс хисап бирмәгәне өчен эш ачканнар. Аны 50 мең сум штрафка тартырга мөмкиннәр. Морзагулов хакимият алмашмый торып Русиягә кайтырга җыенмавын әйтә.

🔺Быел Башкортстан мәктәпләрендә Донбасттан 209 бала белем алачак. Бу хакта республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин кичә киңәшмәдә белдерде. Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде.

🔺Русиянең Грузиягә һөҗүм итүенә бүген 15 ел булды. 2008 елның 8 августында Тбилисинең фетнәчел Көньяк Осетия һәм Абхазия республикаларында контрольны торгызу тырышлыгыннан соң, Русия көчләре Грузиягә һөҗүм итте. Расланмаган бәйсез чыганакларга күрә, низаг нәтиҗәсендә меңгә якын кеше үлгән.

Әлегә шулар. Хәбәрләрне тулырак итеп безнең интернет сәхифәдә дә укый аласыз. Шулай ук Instagram, Вконтакте, Facebook-ка да кереп чыгыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безнең белән дә уртаклашыгыз.

@azatliqradiosi
2023 елда "Öztürk tili" дип аталган китап дөнья күрде.

Ул барлык төрки телләр өчен уртак булган ясалма тел тәкъдим итә.

Авторлар арасында татар кешеләре дә бар. Азатлык аларның берсе, профессиональ тәрҗемәче Шамил Бикташ белән сөйләште. Аның фикеренчә, уртак төрки тел кечерәк төрки телләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.

💬Татар, төрек, үзбәк телләренең фонологиясе төрле. Мәсәлән, "нечкә" сүзе бар. Төрек телендә "инҗә". Бу сүзләр охшаш түгел, ләкин тиңдәшләр, когнатлар. Сүз уңаеннан, бу иң күп төрки телләрдә очраган сүзләрнең берсе. "Нечкә" һәм "инҗә" сүзләренең график кыяфәте "инчкә" булып чыкты. Татарчадан да, төрекчәдән дә аерыла, ди ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Сез уртак төрки тел турында нәрсә уйлыйсыз, киләчәктә кулланышка кереп китә алырмы?

@azatliqradiosi
❤11🔥4👏1
Русиядә өлкән сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре чыкты.

Анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышның максаты "Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү" дип аңлатыла. Украина – теләсә нинди оппозиция тыела торган “ультра милләтче” дәүләт дип атала.

Өлкән сыйныф укучыларына интернетта Украинадагы сугыш белән бәйле мәгълүмат күргән чакта “ялган мәгълүматлар, роликлар, фейк фотолар һәм видеолар җитештерүче дөнья индустриясенең туктаусыз эшләвен” онытмаска кушканнар.

▪️Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.

@azatliqradiosi
💩5🤮2❤1👍1😱1