Июльдә Русия бюджеты кытлыгы 222 миллиард сумга арткан.
7 айда чыгымнар арткан һәм 17,341 трлн сум булган (былтыргыдан 14 процентка күбрәк), ә керемнәр 14,525 трлн сум булган, бу — 2022 елның шул ук чорыннан 7,9 процентка кимрәк.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

👍1
Ә ул арада Мәскәү биржасында бер долларны 98 сумнан сата башлаганнар.
АКШ валютасы һаман өскә үрмәли дә өскә үрмәли, ә менә Русия рубле аска тәгәри...
@azatliqradiosi
АКШ валютасы һаман өскә үрмәли дә өскә үрмәли, ә менә Русия рубле аска тәгәри...
@azatliqradiosi
❤2
Казанда ришвәтчелектә шикләнеп тоткарланган медицина көллияте җитәкчесен мәхкәмә өй сагына җибәргән.
Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган, диелә. Тикшерүче аны тикшерү изоляторына җибәрүне сораган. Тикшерү фикеренчә, Зөһрә Хисаметдинованың 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тентү узган чакта мөдирдә 17,5 млн сум кәгазь акча табылган.
Хисаметдинова үзен мәхкәмә залында азат итүләреннән соң, журналистларга “Безнең ил өчен мин теләсә кемнең авызын ерта алам”, дип әйткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган, диелә. Тикшерүче аны тикшерү изоляторына җибәрүне сораган. Тикшерү фикеренчә, Зөһрә Хисаметдинованың 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тентү узган чакта мөдирдә 17,5 млн сум кәгазь акча табылган.
Хисаметдинова үзен мәхкәмә залында азат итүләреннән соң, журналистларга “Безнең ил өчен мин теләсә кемнең авызын ерта алам”, дип әйткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Фото: "Бизнес-online"#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4
👬Дөнья банкы Угандага яңа кредитлар бирмәячәк. Сәбәбе — Угандада ЛГБТ+ вәкилләренә карата кануннарның кырыслануы.
Банк белдерүенчә, Уганданың яңа кануны "Дөнья банкының кыйммәтләренә каршы килә", ә инклюзивлык һәм дискриминацияне булдырмау — төп кыйммәтләрнең берсе.
"Максатыбыз — Җирдәге фәкыйрьлекне бетерү. Шушы максатка барлык кешеләргә дә ярдәм булган вакытта гына — кешенең раса, гендер һәм сексуаль ориентациясенең нинди булуына карамастан — ирешергә мөмкин", диелә банк белдерүендә.
Угандада (Африканың тагын 31 илендә кебек үк) һомосексуальлек тыелган. Моңарчы ике ир яки ике хатын-кыз бер-берсе белән якынлык кылса, аларны 14 елга кадәр төрмәгә утырталар иде. Хәзер исә моның өчен үлем җәзасын да бирергә мөмкиннәр. Шулай ук, ЛГБТ+ темаларын пропагандалаган өчен 20 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
Күп кенә хокук яклаучылар Уганданың яңа кануннарын тәнкыйтьләп чыкты.

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сергиев Посад шәһәрендәге заводта шартлау, 11 кеше яраланган, заводта эвакуация бара. ТАСС мәгълүматынча, шартлау Загорский оптика-механика заводында булган. Шартлау дулкыны белән шәһәрнең берничә бинасында тәрәзәләр ватылган. Әлеге вакытта заводтан кешеләрне…
❗️Сергиев Посад заводындагы шартлау нәтиҗәсендә яраланган бер хатын-кыз һәлак булган.
Медиалар аның бөтен тәне янган дип хәбәр итә.
Моңарчы 6 кеше реанимациягә эләккән дип хәбәр ителгән иде.
Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв сүзләренчә, тагын 22 кешене травматология бүлегенә илткәннәр. Җәмгысе 56 кешегә медицина ярдәме кирәк булган.

Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Рөстәм Ибәтуллин һәлак булган.
Кичә аны Стәрлетамакта җирләделәр. Рөстәм сугышка үзе теләп, Миңлегали Шәйморатов батальонына ялланып киткән булган.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 865 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Башкортстан

👍3😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә ул арада Мәскәү биржасында бер долларны 98 сумнан сата башлаганнар. АКШ валютасы һаман өскә үрмәли дә өскә үрмәли, ә менә Русия рубле аска тәгәри... @azatliqradiosi
❗️Русиянең Үзәк банкы иртәгәдән башлап һәм ел азагына кадәр бюджет кагыйдәсе кысаларында чит ил валютасын сатып алуны туктатып торырга дигән карар кабул иткән.
Бу ни өчен эшләнә? Финанс базарының тотрыксызлыгын киметү өчен эшләнә, диләр РФ Үзәк банкында. Гади тел белән әйткәндә, рубльнең тагы да арзанаюын туктатырга тырышулары була инде.
Булышырмы икән? Ничек уйлыйсыз?

😁4👍1
Ульянда Коръәнне мәсхәрәләү эше мәхкәмәдә каралачак.
Мисыр ватандашын "дини хисләрне мыскыллау"да һәм "җәмгыятьне ихтирам итмәү"дә гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Мисыр ватандашын "дини хисләрне мыскыллау"да һәм "җәмгыятьне ихтирам итмәү"дә гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍2
Башкортстан активисты Альберт Рәхмәтуллинны Радий Хәбировның "Вконтакте" сәхифәсендә кара исемлеккә тыкканнар
“Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мине югары уку йортларындагы бюджет урыннары турында биргән зыянсыз соравым өчен банга тыкты. Республика җитәкчесенең шундый куркак гамәле - аның гранат тоткан дезертир белән очрашудан да курыкмаучы кыю һәм батыр кеше дигән абруен бик боза, дип саныйм”, ди активист.
Рәхмәтуллин Хәбировка “Югары уку йортларындагы бюджет урыннары ни өчен ташлама белән укырга керүчеләргә һәм оешмалар җибәргән абитуриентларга гына бирелде?”, дип язган булган.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

👍5
Курган өлкәсе Эчкен (Юлдус) авылындагы янгынга өч айдан артык вакыт узды.
228 йорты янып беткән салага хакимият төрле ярдәм чаралары вәгъдә итте. Бүген авылда бары 100гә якын йорт, ягъни зыян күргән гаиләләрнең яртысына гына торак төзелә.
Йортларның шактый өлеше хакимияткә бәйле булмаган оешмалар ярдәме белән салына.
Азатлык төзелешнең ничек алып барылуын һәм авылдан күпме гаилә бөтенләйгә диярлек күчеп китәргә мәҗбүр булуы турында белеште.

👍3❤2
Русия президенты Владимир Путин Думага сугыш тәртибе һәм гадәттән тыш хәл турындагы кануннарга төзәтмәләр өлгесе керткән.
Әлеге документ Дума базасында чыкты. Төзәтмәләргә ярашлы, Русия сугыш һәм гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгәндә халыкара килешүләрдә каралган кеше хокукларының үтәлешеннән тайпылуы турында Европа Шурасына хәбәр итмәячәк.