Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
👬Дөнья банкы Угандага яңа кредитлар бирмәячәк. Сәбәбе — Угандада ЛГБТ+ вәкилләренә карата кануннарның кырыслануы.

Банк белдерүенчә, Уганданың яңа кануны "Дөнья банкының кыйммәтләренә каршы килә", ә инклюзивлык һәм дискриминацияне булдырмау — төп кыйммәтләрнең берсе.

"Максатыбыз — Җирдәге фәкыйрьлекне бетерү. Шушы максатка барлык кешеләргә дә ярдәм булган вакытта гына — кешенең раса, гендер һәм сексуаль ориентациясенең нинди булуына карамастан — ирешергә мөмкин", диелә банк белдерүендә.

Угандада (Африканың тагын 31 илендә кебек үк) һомосексуальлек тыелган. Моңарчы ике ир яки ике хатын-кыз бер-берсе белән якынлык кылса, аларны 14 елга кадәр төрмәгә утырталар иде. Хәзер исә моның өчен үлем җәзасын да бирергә мөмкиннәр. Шулай ук, ЛГБТ+ темаларын пропагандалаган өчен 20 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Күп кенә хокук яклаучылар Уганданың яңа кануннарын тәнкыйтьләп чыкты.

@azatliqradiosi
❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сергиев Посад шәһәрендәге заводта шартлау, 11 кеше яраланган, заводта эвакуация бара. ТАСС мәгълүматынча, шартлау Загорский оптика-механика заводында булган. Шартлау дулкыны белән шәһәрнең берничә бинасында тәрәзәләр ватылган. Әлеге вакытта заводтан кешеләрне…
❗️Сергиев Посад заводындагы шартлау нәтиҗәсендә яраланган бер хатын-кыз һәлак булган.

Медиалар аның бөтен тәне янган дип хәбәр итә.

Моңарчы 6 кеше реанимациягә эләккән дип хәбәр ителгән иде.

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв сүзләренчә, тагын 22 кешене травматология бүлегенә илткәннәр. Җәмгысе 56 кешегә медицина ярдәме кирәк булган.

@azatliqradiosi
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Рөстәм Ибәтуллин һәлак булган.

Кичә аны Стәрлетамакта җирләделәр. Рөстәм сугышка үзе теләп, Миңлегали Шәйморатов батальонына ялланып киткән булган.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 865 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә ул арада Мәскәү биржасында бер долларны 98 сумнан сата башлаганнар. АКШ валютасы һаман өскә үрмәли дә өскә үрмәли, ә менә Русия рубле аска тәгәри... @azatliqradiosi
❗️Русиянең Үзәк банкы иртәгәдән башлап һәм ел азагына кадәр бюджет кагыйдәсе кысаларында чит ил валютасын сатып алуны туктатып торырга дигән карар кабул иткән.

Бу ни өчен эшләнә? Финанс базарының тотрыксызлыгын киметү өчен эшләнә, диләр РФ Үзәк банкында. Гади тел белән әйткәндә, рубльнең тагы да арзанаюын туктатырга тырышулары була инде.

Булышырмы икән? Ничек уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
😁4👍1
Ульянда Коръәнне мәсхәрәләү эше мәхкәмәдә каралачак.

Мисыр ватандашын "дини хисләрне мыскыллау"да һәм "җәмгыятьне ихтирам итмәү"дә гаеплиләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
Башкортстан активисты Альберт Рәхмәтуллинны Радий Хәбировның "Вконтакте" сәхифәсендә кара исемлеккә тыкканнар

“Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мине югары уку йортларындагы бюджет урыннары турында биргән зыянсыз соравым өчен банга тыкты. Республика җитәкчесенең шундый куркак гамәле - аның гранат тоткан дезертир белән очрашудан да курыкмаучы кыю һәм батыр кеше дигән абруен бик боза, дип саныйм”, ди активист.

Рәхмәтуллин Хәбировка “Югары уку йортларындагы бюджет урыннары ни өчен ташлама белән укырга керүчеләргә һәм оешмалар җибәргән абитуриентларга гына бирелде?”, дип язган булган.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍5
Курган өлкәсе Эчкен (Юлдус) авылындагы янгынга өч айдан артык вакыт узды.

228 йорты янып беткән салага хакимият төрле ярдәм чаралары вәгъдә итте. Бүген авылда бары 100гә якын йорт, ягъни зыян күргән гаиләләрнең яртысына гына торак төзелә.

Йортларның шактый өлеше хакимияткә бәйле булмаган оешмалар ярдәме белән салына.

Азатлык төзелешнең ничек алып барылуын һәм авылдан күпме гаилә бөтенләйгә диярлек күчеп китәргә мәҗбүр булуы турында белеште.

@azatliqradiosi
👍3❤2
Русия президенты Владимир Путин Думага сугыш тәртибе һәм гадәттән тыш хәл турындагы кануннарга төзәтмәләр өлгесе керткән.

Әлеге документ Дума базасында чыкты. Төзәтмәләргә ярашлы, Русия сугыш һәм гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгәндә халыкара килешүләрдә каралган кеше хокукларының үтәлешеннән тайпылуы турында Европа Шурасына хәбәр итмәячәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Казан үзәгендә җәяүлеләр өчен тагын бер урам барлыкка киләчәк.

Ульянов-Ленин һәм Тихомирнов урамнары киселешендә баскычлар куелачак, өч манзара мәйданчыгы төзеләчәк, "Беренче тау" мәгълүмат стенды һәм мемориаль экспозиция ачылачак.

Казаннар, бу якларда булгалыйсызмы?

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤7
⚡️Хокук яклаучылар янә Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны мәсхәрәләүләрен җиткерә.

“Колониядә азан әйтелгәндә, комачаулау өчен җыр кушалар. Коръән аятьләре, догалар язылган кәгазьләребезне тартып алалар. Төрмә хезмәткәрләре безне нигезсез мәсхәрәли, террорчылар, экстремистлар дип атый, милләтебез ягыннан да мыскыллый. Безне үзебезгә кул салу дәрәҗәсенә җиткерәләр”, ди тоткыннар.

Шулай ук, төрмәдә эшләүчеләр мөселман тоткыннар ашаудан баш тартсын өчен, аларның ризыгына дуңгыз ите өсти, диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13👍1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич. Азатлык эшен дәвам иттерә һәм бу сәгатькә мөһим булган хәбәрләр белән танышырга тәкъдим итә.

🔸Мәскәүдә бүген төнлә тагын ике дрон бәреп төшерелгән. Мэр Сергей Собянин әйтүенчә, аның беренчесе Калуга өлкәсендә юк ителгән. "Внуково" белән "Домодедово" һава аланнарында очкычларны бер ара ни кабул итмәгәннәр, ни озата алмаганнар. Собянин дроннар һөҗүме турында ике төн рәттән хәбәр итә.

🔸Русия Саклану министрлыгы да Акъярга дроннар һөҗүмен юк итү турында хисап тотты. Икесе бәреп төшерелгән, тугызын радиоэлектр чаралары белән Кара диңгезгә батыра алганнар.

🔸Запорожьены утта тоту аркасында 9 кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән.

🔸Норвегия футболчысы Матиас Норманн драннарның һөҗүменең ешаую сәбәпле Русиядән киткән. Ул "Москва Сити"га якын яшәгән диләр. Спортчы "Динамо" такымы белән килешүне бер яклы өзгән.

🔸Эквадорда президентлыкка намзәт булган кешене атып үтергәннәр. Бу хәл сайлаучылар белән очрашканнан соң булган, 8 кеше яраланган.

🔸Сергиев Посадтта булган шартлау аркасында хәбәрсез югалучылар саны 12 кешегә җитте. Һәлак булучылар саны - 1 кеше.

🔸Германия Украинага К Patriot зенит-ракет комплексын һәм берничә төрле җирдә йөри ала торган машина бүлеп бирәчәк.

🔸Благовещен шәһәрендә бер кешене ике айга кулга алганнар. ФСБ аны Украина гаскәрләренә китәргә тели дип белдерде.

🔸Татарстанның 8 районында күпләп бал кортларының үлеме теркәлгән. Теләче, Спасс, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән, Чистай районнарында бу очраклар тикшерелә.

🔸"Башкортстан" тыюлыгында ак төстәге аю баласы барлыкка килгән. Аңа ике яшь, әмма йоны аксыл төстә, "альбинос" аюны Умка дип атаганнар.

Бу сәгатькә шулар. Без сезнең өчен тырышабыз. Язмаларабыз кызык, файдалы, актуаль булсын өчен сез дә ярдәм итә аласыз. Мәсәлән, темалар тәкъдим итә аласыз яки Азатлык язмаларын укый алмаган яки хәбәрдар булмаган кешеләргә җиткерә аласыз. Ул гына түгел, лайк кую да күңелне күтәрә!
👍4