Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген сезгә 1994 елның 3 августында Башкортстан белән федераль үзәк арасында беренче Шартнамә имзалану вакыйгасын искә төшерәбез. Ул Путин режимы вакытында гамәлдән чыгарылды. Аның хакта яздык, укымаган булсагыз, менә рәсемнәр ясалды.

Бүген, яңа шартларда, Русиянең Украинага каршы сугышы барганда, яңа килешү төзелсә, ул нинди булачак? Белгечләрнең кайсысы белән килешәсез яки килешмисез?
👍2
Пермьдә тоткыннар үз акчаларына колониядә сипләү эшләре башкарырга мәҗбүр итүләренә зарланган.

Аларга колония җитәкчеләре колония өчен көнкүреш техникасы алырга кушкан, акча да каерган диелә. Пермь краендагы 37нче төзәтү колониясе җитәкчесе урынбасары Андрей Шваревка каршы “вазифаи вәкаләтләрен арттыру” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Татарстанның Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарында күпләп бал кортлары үлгән.

Бу хакта Татарстан умартачылары оешмасы әгъзасы Алексей Андреев Азатлыкка белдерде.

Якынча өч мең бал корты үлгән булуы ихтимал.

Соңгы елларда Татарстанда бал кортларының күпләп үлү очраклары булды. Умартачылар моңарда рапс басуларын эшкәрткән җирле агрохолдинглардан шикләнде.

@azatliqradiosi
🤬9👍1😱1
Башкортстанда хәрби-патриотик туризмны үстерергә ниятлиләр.

Алай гына да түгел, республика туризмын үстергәндә моны иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе итәргә кирәк дип тә саныйлар. Имеш бу республикага туристлар агымын арттырачак икән.

Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤮11😁3🤡3
Казанда юлчыларны ташучы ширкәтләр автобуслар искерде дип зарлана

Шәһәр халкына каядыр барганда автобусларның тоткарланырга мөмкин булуын да исәпкә алырга кушалар. Автобуслар еш ватыла, июльдә генә дә ун елдан артык кулланышта булган 600 автобус ватылып калды, дип белдерә Татарстан юлчыларны ташучылар берлеге.

@azatliqradiosi
🤬4
Җырчы Алсу балалары белән Башкортстанның Уяндык авылына кунакка кайткан.

Уяндык – Алсуның әтисе Ралиф Сафинның туган авылы.

"Күп еллар эчендә без беренче тапкыр Сафина, Микелла һәм Рафаэльчик белән авылга кайттык. Балалар бәхетле", дип яза Алсу үз Instagram битендә.

Бер ун ел элек Алсу әтисенең туган авылында бәйрәм оештыру гадәтен керткән иде. Анда ул концерт та куйды. Чарага Илеш районы халкы гына түгел, ә чит төбәк кешеләре дә җыела иде. Алсу оештырган бәйрәмгә 20 меңләп кеше килгән чаклар да булды.

"Туган җирнең, нигезнең мөһимлеген еллар узгач кына аңлыйсың кебек", ди Алсу.

Килешәсезме?

@azatliqradiosi
👍15❤6🤡5🔥1🤮1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татар теле укытучылары һәм милли мәктәп җитәкчеләренең берләшмәсе төзелгән.

Әлеге оешма Русия юстиция министрлыгында теркәлү узган. Бу хакта 10 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф торышына багышланган җыенда Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров әйтте.

Оешманы Дөнья татар конгрессы һәм Мәгарифне үстерү институты гамәлгә куйган. Шакиров сүзләренчә, берләшмә татар теле укытучылары хокукын яклау белән шөгыльләнәчәк.

“Еш кына җәмәгатьчелек һәм мәктәптәге укытучыларны хокукый яктан яклау кирәк. Һәр елны мәгариф өлкәсе канунына ниндидер үзгәрешләр кертелә. Укытучыларны хокукый яктан яклау, методик ярдәм итү мәсьәләсе бар. Билгеле, һәр укытучы аерым мәктәпнең кысасында эшли”, диде ул.

Тулырак👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥11
⚡️Брянски өлкәсендәге Чаусы авылына һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Бу турыда губернатор Александр Богомаз хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр район хастаханәсенә озатылган. Төбәк башлыгы әйтүенчә, авыл хуҗалыгы оешмасының милегенә зыян салынган.

@azatliqradiosi
👍5
Азатлыкка – 70! 🎙

"Азатлык архивы" сәхифәсендә яңа язма.

Бу юлы 1995 елның 15/16 апрелендә чыккан тапшырудан өзек тәкъдим итәбез, ул Беренче чечен сугышы турында. Шактый гына вакыт узса да, тапшыруда яңгыраган сүзләр бүгенге укучыбызга да шактый таныш булып күренәчәк: Русия армиясе сугыш алып бара, символик дата – 9 майга кадәр уңышка ирешергә ниятли, армияне хәрби җинаятьләрдә гаеплиләр... Микрофон алдында Хәйретдин Садыйк!

#азатлыкка70 #архив
👍13❤3🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 11нче август, 534 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русия хәрбиләре Украинаның Запорожье өлкәсендәге "Рейкарц" отеленә һөҗүм иткән. Әлеге кунакханәдә балалар лагере урнашкан, шулай ук, анда сугыштан зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен килгән БМО вәкилләре яши.

🔹 Русиянең Курски өлкәсе губернаторы төнлә өлкәдә ике украин дроны бәреп төшерелгән, ди. Курски өлкәсе Украина чигенә терәлеп тора.

🔹 АКШның Һавайи штатында урман янгыннары аркасында һәлак булган кешеләр саны 53кә җиткән. Бер меңнән артык бина янып беткән.

🔹 АКШ Иран белән тоткыннар алмашу турында килешенгән. Тәһранга 6 млрд доллар биреләчәк, әмма Вашингтон Иранга карата кертелгән санкцияләрне туктатырга җыенмый.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥4