Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Җырчы Алсу балалары белән Башкортстанның Уяндык авылына кунакка кайткан.

Уяндык – Алсуның әтисе Ралиф Сафинның туган авылы.

"Күп еллар эчендә без беренче тапкыр Сафина, Микелла һәм Рафаэльчик белән авылга кайттык. Балалар бәхетле", дип яза Алсу үз Instagram битендә.

Бер ун ел элек Алсу әтисенең туган авылында бәйрәм оештыру гадәтен керткән иде. Анда ул концерт та куйды. Чарага Илеш районы халкы гына түгел, ә чит төбәк кешеләре дә җыела иде. Алсу оештырган бәйрәмгә 20 меңләп кеше килгән чаклар да булды.

"Туган җирнең, нигезнең мөһимлеген еллар узгач кына аңлыйсың кебек", ди Алсу.

Килешәсезме?

@azatliqradiosi
👍15❤6🤡5🔥1🤮1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татар теле укытучылары һәм милли мәктәп җитәкчеләренең берләшмәсе төзелгән.

Әлеге оешма Русия юстиция министрлыгында теркәлү узган. Бу хакта 10 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф торышына багышланган җыенда Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров әйтте.

Оешманы Дөнья татар конгрессы һәм Мәгарифне үстерү институты гамәлгә куйган. Шакиров сүзләренчә, берләшмә татар теле укытучылары хокукын яклау белән шөгыльләнәчәк.

“Еш кына җәмәгатьчелек һәм мәктәптәге укытучыларны хокукый яктан яклау кирәк. Һәр елны мәгариф өлкәсе канунына ниндидер үзгәрешләр кертелә. Укытучыларны хокукый яктан яклау, методик ярдәм итү мәсьәләсе бар. Билгеле, һәр укытучы аерым мәктәпнең кысасында эшли”, диде ул.

Тулырак👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥11
⚡️Брянски өлкәсендәге Чаусы авылына һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Бу турыда губернатор Александр Богомаз хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр район хастаханәсенә озатылган. Төбәк башлыгы әйтүенчә, авыл хуҗалыгы оешмасының милегенә зыян салынган.

@azatliqradiosi
👍5
Азатлыкка – 70! 🎙

"Азатлык архивы" сәхифәсендә яңа язма.

Бу юлы 1995 елның 15/16 апрелендә чыккан тапшырудан өзек тәкъдим итәбез, ул Беренче чечен сугышы турында. Шактый гына вакыт узса да, тапшыруда яңгыраган сүзләр бүгенге укучыбызга да шактый таныш булып күренәчәк: Русия армиясе сугыш алып бара, символик дата – 9 майга кадәр уңышка ирешергә ниятли, армияне хәрби җинаятьләрдә гаеплиләр... Микрофон алдында Хәйретдин Садыйк!

#азатлыкка70 #архив
👍13❤3🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 11нче август, 534 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русия хәрбиләре Украинаның Запорожье өлкәсендәге "Рейкарц" отеленә һөҗүм иткән. Әлеге кунакханәдә балалар лагере урнашкан, шулай ук, анда сугыштан зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен килгән БМО вәкилләре яши.

🔹 Русиянең Курски өлкәсе губернаторы төнлә өлкәдә ике украин дроны бәреп төшерелгән, ди. Курски өлкәсе Украина чигенә терәлеп тора.

🔹 АКШның Һавайи штатында урман янгыннары аркасында һәлак булган кешеләр саны 53кә җиткән. Бер меңнән артык бина янып беткән.

🔹 АКШ Иран белән тоткыннар алмашу турында килешенгән. Тәһранга 6 млрд доллар биреләчәк, әмма Вашингтон Иранга карата кертелгән санкцияләрне туктатырга җыенмый.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥4
Польша Беларус белән чиктә солдатларының санын 10 меңгә җиткерәчәк.

“Безгә һөҗүм итү турында уйларга да ярамаганлыгын күрсәтү өчен, гаскәрне Беларус белән чиккә якынрак китерәбез”, дигән Польша саклану министры.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏4
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Мамадыштан Ришат Хәйретдинов үтерелгән.

Ришат тумышы белән Тольяттидан булган, берничә ел элек Мамадышка күченгән. Быелның май аенда Украинадагы сугышка үзе теләп киткән. 17 июльдә Запорожье өлкәсендә һәлак булган.

Кичә аны Мамадыш районында җирләделәр. Ришатка 36 яшь иде.

Безнең хисапларга күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 565 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1😢1🎉1
Ә ул арада Мәскәү биржасында евро 108 сумны узып киткән.

Мондый бәя 2022 елның 24 мартыннан бирле юк иде. Доллар исә 98 сумлык чикне узган...

@azatliqradiosi
👍1😱1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❗️Мәскәүдә пилотсыз очкыч шартлаган дип хәбәр итәләр.

Шул ук вакытта шәһәрнең "Внуково" һава аланы һәм Русия башкаласыннан 180 км ераклыкта урнашкан Калуга һава аланы да очышлар өчен ябылган — иминлек максатларында, дип хәбәр итә Русия хакимиятләре.

Калуга Мәскәүдән көньяк-көнбатышта, Украина чигенә таба урнашкан.

@azatliqradiosi
🔥9👍2
Казан автобусларында тукталышларны инглизчә яңгыратмый башлаганнар.

2010 елдан мәгълүматны өч телдә: татарча, урысча һәм инглизчә әйтәләр иде. Хәзер исә урысча һәм татарча гына.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩12👍4
Русиядә бер айда эчке эшләр министрлыгыннан биш мең кеше киткән, министр вазгыятьне катлаулы дип атады.

Русиядә җан башына туры килә торган полиция хезмәткәрләренең саны — дөньяда иң югарыларыннан берсе. Русиядә 100 мең кешегә 635 полиция хезмәткәре туры килә, ә мәсәлән, Кытайда 2018 елда 100 мең кешегә — 143, Британиядә 2021 елда 227 булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🥰4👍2
Татарстанның "Ремдизель" оешмасы штурмчылар өчен пилотсыз хәрби машина ясамакчы.

Ул сугыш кирәк-яраклары китерү, йөк һәм яралыларны ташу, радиостанцияләр белән квадрокоптерларга зарядка бирү кебек функцияләр башкара алачак, диелә. Пилотсыз машинаны "Армия" форумында тәкъдим итмәкчеләр, чара 14-20 августта Мәскәү янындагы Кубинка шәһәрендә үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез: белгечләр Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮4👎2
Җәмәгать эшлеклеләре “Уфа-II шәһәрчеге”ндә чиркәү төземәкче булган Уфа хакимиятен һәм епархиясен мәхкәмәгә биргән.

Алар Уфа хакимиятенең “Уфа-II шәһәрчеге”ндә чиркәү төзүгә бирелгән рөхсәтен гамәлдән чыгаруны таләп итә. Шулай ук алар бу бәхәс мәхкәмәдә каралган чакта епархиягә һәм башка затларга бу урында чиркәү бинасын төзү белән бәйле теләсә нинди төзелеш эшләре алып баруны тыюны сорый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👏5
Төньяк Корея хакимиятләре сугышка әзерлекне арттыру турында фикер алышкан.

Быел 21-24 августта АКШ һәм Көньяк Корея уртак хәрби күнегүләр уздырырга ниятли. Төньяк Корея моны үз иминлегенә куркыныч тудыра дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Татарстан мәктәпләрендә татар теле сәгатьләрен арттырып күрсәтүләр ачыкланган

Бу мәсьәләне 10 август Казанда узган татар теле укытучылары җыенында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин күтәрде.

— 1 сәгать татар теле һәм 1 сәгать әдәбият укыткан мәктәпләр бар. Димәк, моны мәктәп мөдире, татар теле укытучысы, ата-аналар белеп тора. Бер җәдвәл (расписание) бар, безнең өчен — икенче җәдвәл һәм үзләре өчен өченче җәдвәл. Без кемне алдыйбыз? Үзебезне алдыйбыз... Менә милләт. Әгәр дә хәзерге кебек куркып утыра һәм алдалый икән, ярарга тырыша икән, булмый алай итеп. Без эшләгән дәвердә бер җирдә дә татар теле һәм әдәбияты 1+1 генә булырга тиеш түгел. Безнең берничә инновацион мәктәп бар. Республикада нигездә 2+2, 3+2, 2+1 сәгать татар теле укытыла. Шуннан да ким булмаска тиеш.

❓Сезнең мәктәптә татар теле ничә сәгать укытыла?

Җыенда башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Бу хакта тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤9🤬5👍1🔥1
Русия нефтен бәя чикләвеннән кыйммәткәрәк сату Кремльгә аена 15,3 миллиард доллар китергән

Быел июльдә Русия халыкара базарда 15,3 млрд долларлык нефть саткан. Бу — июнь белән чагыштырганда 2,5 миллиардка күбрәк, диелә Халыкара энергетика агентлыгы хисабында.

Русиянең диңгез аша җибәрә торган нефтенә бәя бер мичкәсенә 64,41 долларга кадәр җиткән. Ә бу "Зур җиделек" илләренең бәя чикләвеннән (бер мичкәсе 60 доллардан да кыйммәтрәк булмаска тиеш) артыграк дигән сүз.

Русия нефтенең 80% өлешен Һиндстан белән Кытай сатып алган диелә хисапта. Көнчыгыш Европага җибәрү арткан, Төркиягә сату кимегән. Гомуми экспорт 200 мең мичкәгә кимеп, тәүлегенә 4,6 миллион мичкәгә калган.

Бәя чикләвен Көнбатыш илләре Украинага каршы сугыш башлаганы өчен Русиянең керемнәрен киметү максатында 2022 елның декабрендә керткән иде.

@azatliqradiosi
👍3
Башкортстанның Баймак районында бүген һәм иртәгә Халыкара "Башкорт аты" фестивале үтә. Җирле активист Илсур Ирназаров бу уңайдан махсус мөрәҗәгать ясады

"Башкорт үзе кирәкми торып, башкорт аты кемгә кирәк булсын инде?" дип яза ул.

Башкорт атын саклыйбыз, үстерәбез, үрчетәбез дигән булып, Урал аръягы башкортларын хәлсезләндереү, җирдән аерыу, ялкауландыру, телсезләндереү, юк итү бара, дип яза активист.

Мөрәҗәгатьне тулысынча монда укый аласыз.

❓Илсур Ирназаров фикерләре белән килешәсезме?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2