Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов утырган колониядәге комиссия аны усалларча тәртип бозучы дип бәяләгән һәм кырыс шартлы бүлеккә күчергән. Бу хакта Мифтаховка ярдәм итү телеграм каналы яза. Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу карарның…
Сәяси тоткын Азат Мифтахов Русиянең террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән.

Шунысы кызык: Мифтахов хөкем ителгән "Хулиганлык" маддәсе нигезендә мондый карар чыгарыла алмый. Шулай да, февраль аенда берничә чыганак Мифтаховка каршы "Сеть" оешмасы белән бәйле яңа җинаять эше ачылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

▪️Азат Мифтахов — математик, Мәскәү дәүләт университеты аспиранты. Тумышы белән Түбән Камадан, татар язучысы Фәнзаман Батталның оныгы. Ул 2019 елда Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда Балашиха шәһәрендәге "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде. Мәхкәмә Мифтаховны 6 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул быел сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш. Аңа 30 яшь.

▪️"Сеть" оешмасы эше — Мәскәү, Петербур, Пенза, Омски һәм Беларус шәһәрләрендә оешкан анархистлар һәм антифашистлар оешмасына карата ачылган җинаять эше. Русиядә "Сеть" террорчы оешма итеп танылган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬10👍1🤯1
Татарстанда автобус хуҗалары Путиннан җәмәгать транспортын яңартуны һәм субсидия арттыруны сорый.

Алар ТР хөкүмәтен җитәрлек күләмдә финанс ярдәм күрсәтмәвенә зарлана.

“Хәзер Казанда 263 автобусны яңартырга кирәк. 10 елдан артык йөргән автобусларның вакыты чыкты. Татарстан транспорт министрлыгы ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ярдәмне көтәбез”, ди алар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🤷‍♂1
Русиядә "беренче Русия смартфоны" тәкъдим ителде.

Тик шунысы бар: ул — Кытайныкы белән бер. 😁 Ә үзе 3 тапкыр кыйбат!

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁16👎2💩2👍1
Азатлыкка — 70! 🎙

"Азатлык архивы" сәхифәсен дәвам итәбез.

Бүген 2004 елның 31 октябрендә чыккан кызыклы аудиоязма тәкъдим итәбез. Ул вакытта Русия конституция мәхкәмәсендә татарларның үз әлифбасын сайлау хокукы бармы дигән мәсьәлә каралган иде. Белгәнебезчә, мәхкәмә Русия халыкларына үз әлифбаларын сайлауны тыйды.

Ул вакытта чыккан "Фән" тапшыруында татар теленең латин әлифбасына күчү турында төрле кызыклы фикерләр яңгырый. Тыңлап алыйк!

#азатлыкка70 #архив
❤8🔥3👍1
Мәскәү үзәгендә янә дрон төшкән

Шәһәр мэры Сергей Собянин белдергәнчә, Русия хәрбиләре аны бәреп төшергән. Дрон Экспоцентр тирәсендә төшкән. Бина зур зыян күрмәгән, яраланучылар юк, дип белдерде мэр.

Русия саклану министрлыгы һөҗүмдә Украинаны гаепләде. Украина рәсмиләре, гадәттә, бу һөҗүмнәрне башкаруын танымый.

Вакыйга булган җирдә төтен күренә. Baza язуынча, Экспоцентрның сигезенче залында түбә ишелде.

Мәскәүнең 4 һава аланында очышларны вакытлыча чикләделәр. 4:30 тирәсендә чикләүләр кире кагылды.

Мондый һөҗүмнәр Русиянең Украинага каршы башлаган сугышның нәтиҗәсе булып тора. Бу сугыш 541 көн дәвам итә.
👍9❤1🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү үзәгендә янә дрон төшкән Шәһәр мэры Сергей Собянин белдергәнчә, Русия хәрбиләре аны бәреп төшергән. Дрон Экспоцентр тирәсендә төшкән. Бина зур зыян күрмәгән, яраланучылар юк, дип белдерде мэр. Русия саклану министрлыгы һөҗүмдә Украинаны гаепләде.…
18 август иртәсенә башка төп хәбәрләр:

◾️Русия рәсмиләре дроннарның һөҗүме Белгород өлкәсендә дә булган дип хәбәр итә.

◾️АКШ Дания белән Нидерландка F-16 һөҗүм очкычларын Украинага бирергә рөхсәт иткән - Reuters. Бу украин пилотларын өйрәтү тәмамланганнан соң булырга мөмкин диелә.

◾️Төркия Мәскәүдән Кара диңгездә вазгыятьне катлауландырмаска өндәде. Моңарчы Русия хәрбиләре төрек корабын туктаткан иде.

◾️Татарстанда туристик җыем кертелсә, бу елына республика бюджетына 200 млн сумнан артык акча китерә алачак - Татарстан туризм дәүләт комитеты. Бу җыемны кертү өчен республика кануннарына үзгәреш кертү кирәк.

◾️Казанда кытай һәм корея телләре репетиторларына ихтыяҗ арткан. Кытай теле укытучыларына ихтыяҗ 42%-ка үскән, ди Авито игъланнар сайтының матбугат хезмәте.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, бергә булыйк!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍6❤1🔥1
Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә

2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды.

Бүген шиханнарның хәле ничек? Аның янында урнашкан авыл кешеләренең тормышлары шушы өч ел эчендә үзгәргәнме? Азатлык Куштау тирәсендә яшәүчеләр, тауны саклауда актив катнашкан кешеләр белән сөйләште. Алар шиханнар бүген дә яклауга мохтаҗ дип саный.

"Башкортлар гына түгел, бөтен милләт кушылды бит тауны якларга, шул ягы куанычлы. Көчле яшьләр, активистлар көчле Башкортстан өчен янып торалар", ди алар.

Азатлыкның көн язмасын 👉 монда укыгыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
❤7👍1
📍Төркия Русиягә Кара диңгездә корабны туктатуга бәйле кисәтү ясаган

Мондый гамәлләр Кара диңгездә экскалациягә китерә, дип саный Төркия рәсмиләре.

13 август көнне Русия патруль корабы Украинаның Измаил портына юл тоткан көймәне күргән. Аны туктату өчен Русия корабы "кисәтү" утын ачкан, шуннан соң Русия хәрбиләре көймәгә кереп, аны тикшергән.

Көймә Палау байрагында булса да, аның хуҗасы һәм хезмәткәрләре Төркия ватандашлары булган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍6🤷‍♂1
📍Украинадагы сугышка барырга теләмәгән русиялене 2,5 елга хөкем иттеләр

Аны мобилизация вакытында җитәкче әмерен үтәмәү маддәсе нигезендә хөкем иттеләр. Мәхкәмә мәгълүматына күрә, 2023 елның февралендә хәрби ныгытмада булган Дмитрий Огиенко фронтка барудан баш тарткан.

Sota язуынча, аның кимендә өч баласы бар. Ул 1983 елгы диелә.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
🤬6👍2
Әстерханга Явыз Иван бюсты китертелгән. Хәзер ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Совет урамында урнашкан йорт ишегалдында тора.

Моннан тыш Татар бистәсе янында Невский исемендәге зур чиркәү төзелеше башланган.

Азатлык бу хакта язма әзерләгән иде. Аны тулысынча укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне тәкъдим итәбез.
🤬16🤮6
📍 Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә Украинадагы сугыш турында пропаганда видеоларын күрсәтүне хуплады

Элегрәк бу тәкъдимне Русия думасы депутаты Яна Лантратова ясаган булган. Ул мондый инициатива белән Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Министрлык фикеренчә, мондый видеоларны тарих дәресләрендә күрсәтеп була. Аларны шулай ук дәресләрдән тыш эшчәнлек вакытында һәм өстәмә белем бирү вакытында күрсәтү тәкъдим ителә.

Русия мәктәпләрендә милитаристик рух көчәя бара. Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русия мәктәпләрендә дәүләт пропагандасы киң тарата башладылар. Сугышка каршы чыгыш ясаган укытучыларны эшләреннән азат итәләр.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
🤮16👍1
Грузия башкаласы Тбилисида менә мондый язуларны да күрергә мөмкин.

Иске шәһәр урамнарының берсендә Татарстанга азатлык таләп иткән язу да бар.

Грузиннарның шактые Русия хакимиятләренә тискәре карый. Мәсәлән, июльдә Сочидан Батуми шәһәре портына кергән Astoria Grande круиз корабын җирле халык Русиягә каршы плакатлар белән каршы алган иде.

16 августта Американың "The Killers" музыкаль төркеменә дә Батумидагы концертын туктатырга туры килде: чакырылган барабанчының Русия ватандашы икәне ачыклангач, төркемнең җанатарлары сызгыра башлады, кемнәрдер концертны ташлап чыгып китте, дип яза BBC.

РФ Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиянең күп кенә активистлары Грузиягә күченде. Ә инде узган елның сентябрендә Путин мобилизация игълан иткәч, сугышка барырга теләмәгән шактый ир-ат та Русиядән Грузиягә качты.

@azatliqradiosi
🔥13❤3👍1🤡1