Русиядә "беренче Русия смартфоны" тәкъдим ителде.
Тик шунысы бар: ул — Кытайныкы белән бер. 😁 Ә үзе 3 тапкыр кыйбат!
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

😁16👎2💩2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
YouTube дөреслеккә туры килмәгән медицина мәгълүматларын тараткан видеоларны сөртеп барачак — беренче очракта сүз онкологик чирләр турында бара. Яңа кагыйдәләр ширкәтнең блогында чыккан. Аларда "YouTube медицинаның үсеш алуын һәм медицина киңәшләренең үзгәрә…
Азатлыкның да YouTube-каналы бар.
Анда менә мондый сораштырулар да чыга.
Керегез, карагыз, тавыш бирегез, язылыгыз! 😊
👉 https://www.youtube.com/@azatliq

❤3🔥2
Азатлыкка — 70! 🎙
"Азатлык архивы" сәхифәсен дәвам итәбез.
Бүген 2004 елның 31 октябрендә чыккан кызыклы аудиоязма тәкъдим итәбез. Ул вакытта Русия конституция мәхкәмәсендә татарларның үз әлифбасын сайлау хокукы бармы дигән мәсьәлә каралган иде. Белгәнебезчә, мәхкәмә Русия халыкларына үз әлифбаларын сайлауны тыйды.
Ул вакытта чыккан "Фән" тапшыруында татар теленең латин әлифбасына күчү турында төрле кызыклы фикерләр яңгырый. Тыңлап алыйк!
#азатлыкка70 #архив

❤8🔥3👍1
Мәскәү үзәгендә янә дрон төшкән
Шәһәр мэры Сергей Собянин белдергәнчә, Русия хәрбиләре аны бәреп төшергән. Дрон Экспоцентр тирәсендә төшкән. Бина зур зыян күрмәгән, яраланучылар юк, дип белдерде мэр.
Русия саклану министрлыгы һөҗүмдә Украинаны гаепләде. Украина рәсмиләре, гадәттә, бу һөҗүмнәрне башкаруын танымый.
Вакыйга булган җирдә төтен күренә. Baza язуынча, Экспоцентрның сигезенче залында түбә ишелде.
Мәскәүнең 4 һава аланында очышларны вакытлыча чикләделәр. 4:30 тирәсендә чикләүләр кире кагылды.
Мондый һөҗүмнәр Русиянең Украинага каршы башлаган сугышның нәтиҗәсе булып тора. Бу сугыш 541 көн дәвам итә.

Telegram
Mash
Момент взрыва беспилотника в Москва-Сити. Позже его обломки найдут рядом с восьмым павильоном Экспоцентра.
😋 Подписывайся на Mash
😋 Подписывайся на Mash
👍9❤1🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү үзәгендә янә дрон төшкән Шәһәр мэры Сергей Собянин белдергәнчә, Русия хәрбиләре аны бәреп төшергән. Дрон Экспоцентр тирәсендә төшкән. Бина зур зыян күрмәгән, яраланучылар юк, дип белдерде мэр. Русия саклану министрлыгы һөҗүмдә Украинаны гаепләде.…
18 август иртәсенә башка төп хәбәрләр:
◾️ Русия рәсмиләре дроннарның һөҗүме Белгород өлкәсендә дә булган дип хәбәр итә.
◾️ АКШ Дания белән Нидерландка F-16 һөҗүм очкычларын Украинага бирергә рөхсәт иткән - Reuters. Бу украин пилотларын өйрәтү тәмамланганнан соң булырга мөмкин диелә.
◾️ Төркия Мәскәүдән Кара диңгездә вазгыятьне катлауландырмаска өндәде. Моңарчы Русия хәрбиләре төрек корабын туктаткан иде.
◾️ Татарстанда туристик җыем кертелсә, бу елына республика бюджетына 200 млн сумнан артык акча китерә алачак - Татарстан туризм дәүләт комитеты. Бу җыемны кертү өчен республика кануннарына үзгәреш кертү кирәк.
◾️ Казанда кытай һәм корея телләре репетиторларына ихтыяҗ арткан. Кытай теле укытучыларына ихтыяҗ 42%-ка үскән, ди Авито игъланнар сайтының матбугат хезмәте.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍6❤1🔥1
Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә
2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды.
Бүген шиханнарның хәле ничек? Аның янында урнашкан авыл кешеләренең тормышлары шушы өч ел эчендә үзгәргәнме? Азатлык Куштау тирәсендә яшәүчеләр, тауны саклауда актив катнашкан кешеләр белән сөйләште. Алар шиханнар бүген дә яклауга мохтаҗ дип саный.
"Башкортлар гына түгел, бөтен милләт кушылды бит тауны якларга, шул ягы куанычлы. Көчле яшьләр, активистлар көчле Башкортстан өчен янып торалар", ди алар.
Азатлыкның көн язмасын 👉 монда укыгыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Куштау вакыйгаларына өч ел: битарафлык сизелә
Куштау тирәсендә яшәүчеләр бүген дә шиханнар яклауга мохтаҗ дип саный. Туризмны үстерергә теләгәндә дә бик сак булырга кирәк диләр. Куштау көрәше күпләрнең тормышын үзгәрткән.
❤7👍1
📍Төркия Русиягә Кара диңгездә корабны туктатуга бәйле кисәтү ясаган
Мондый гамәлләр Кара диңгездә экскалациягә китерә, дип саный Төркия рәсмиләре.
13 август көнне Русия патруль корабы Украинаның Измаил портына юл тоткан көймәне күргән. Аны туктату өчен Русия корабы "кисәтү" утын ачкан, шуннан соң Русия хәрбиләре көймәгә кереп, аны тикшергән.
Көймә Палау байрагында булса да, аның хуҗасы һәм хезмәткәрләре Төркия ватандашлары булган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍6🤷♂1
📍Украинадагы сугышка барырга теләмәгән русиялене 2,5 елга хөкем иттеләр
Аны мобилизация вакытында җитәкче әмерен үтәмәү маддәсе нигезендә хөкем иттеләр. Мәхкәмә мәгълүматына күрә, 2023 елның февралендә хәрби ныгытмада булган Дмитрий Огиенко фронтка барудан баш тарткан.
Sota язуынча, аның кимендә өч баласы бар. Ул 1983 елгы диелә.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.

🤬6👍2
Әстерханга Явыз Иван бюсты китертелгән. Хәзер ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Совет урамында урнашкан йорт ишегалдында тора.
Моннан тыш Татар бистәсе янында Невский исемендәге зур чиркәү төзелеше башланган.
Азатлык бу хакта язма әзерләгән иде. Аны тулысынча укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

🤬16🤮6
📍 Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә Украинадагы сугыш турында пропаганда видеоларын күрсәтүне хуплады
Элегрәк бу тәкъдимне Русия думасы депутаты Яна Лантратова ясаган булган. Ул мондый инициатива белән Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
Министрлык фикеренчә, мондый видеоларны тарих дәресләрендә күрсәтеп була. Аларны шулай ук дәресләрдән тыш эшчәнлек вакытында һәм өстәмә белем бирү вакытында күрсәтү тәкъдим ителә.
Русия мәктәпләрендә милитаристик рух көчәя бара. Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русия мәктәпләрендә дәүләт пропагандасы киң тарата башладылар. Сугышка каршы чыгыш ясаган укытучыларны эшләреннән азат итәләр.

🤮16👍1
Грузия башкаласы Тбилисида менә мондый язуларны да күрергә мөмкин.
Иске шәһәр урамнарының берсендә Татарстанга азатлык таләп иткән язу да бар.
Грузиннарның шактые Русия хакимиятләренә тискәре карый. Мәсәлән, июльдә Сочидан Батуми шәһәре портына кергән Astoria Grande круиз корабын җирле халык Русиягә каршы плакатлар белән каршы алган иде.
16 августта Американың "The Killers" музыкаль төркеменә дә Батумидагы концертын туктатырга туры килде: чакырылган барабанчының Русия ватандашы икәне ачыклангач, төркемнең җанатарлары сызгыра башлады, кемнәрдер концертны ташлап чыгып китте, дип яза BBC.
РФ Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиянең күп кенә активистлары Грузиягә күченде. Ә инде узган елның сентябрендә Путин мобилизация игълан иткәч, сугышка барырга теләмәгән шактый ир-ат та Русиядән Грузиягә качты.

🔥13❤3👍1🤡1
Русиядә чит илгә чыгу паспортларын алу очраклары 18%ка арткан
2023 елның гыйнвар-июль айларында Русиядә чит илгә чыгу өчен 3,5 миллион паспорт чыгарганнар.
2022 елда Русиядә барлыгы 5,4 миллион чит илгә чыгу паспортын чыгарганнар. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,5 миллион чит ил паспортыннан күбрәк.

👍3❤1😢1