Шимбә, 19 август, Чаллының Азатлык мәйданында икенче тапкыр "яңа татар мәдәниятенең шәһәр фестивале" - UT FEST узды.
Чараны URBANTATAR татар яшьләре хәрәкәте оештырды.
Көндез шәһәрнең Азатлык мәйданында "Айда маркет" милли ярминкәсе, балалар өчен остаханәләр, уен мәйданчыгы, альтернатив музыка сәхнәсе, “Татар теле" укытучысы фотокүргәзмәсе эшләде, татарча әдәби-музыкаль укулар оештырылды.
Abau архитектура студиясе шәһәр экскурсиясенә багышланган экскурсия уздырды. Шулай ук фестивальдә "Опа Кама Стайл" секонд-хенды татар костюмнарын кастомлау (бизәк төшерү) зонасы оештырды, бу акция киемнәрне икенче кат куллануга багышланган иде.
Фестиваль татарча дискотека белән тәмамланды.
URBANTATAR — Чаллы татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мохитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру.
@azatliqradiosi

👍9🔥3❤2
Алексей Навальныйны агулауга бүген өч ел.
Казан активистлары Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәле янында чара уздырды. Алар зәңгәр төстәге трусикка имеш "Новичок" агуы куйганнар һәм "3 ел! Кем гаепле??? дигән язу язганнар. Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы хәбәр итә.
Өч ел элек оппозиция сәясәтчесе Навальный Томскидан Мәскәүгә оча иде. Очкычта аның хәле начарланды. Пилот очкычны Омскида утыртты. Сәясәтчене мәрткә киткән хәлендә хастаханәгә салдылар. Ике көннән аның туганнары Навальныйны чит ил клиникасына җибәрә алуга иреште. Ул дәваланырга Берлин клиникасына җибәрелде. Биредә Навальный организмында "Новичок" агуына охшаш агулау матдәсе табылды.
Европаның берничә бәйсез лабораториясе һәм Химик корал тыю оешмасы Навальныйның чынлап та "Новичок" төркеменә караган матдә белән агулануын раслады.

🤣2❤1
Бу Чернигов шәһәрендәге драма театры бинасы.
Азатлык радиосының украин хезмәте хәбәрчесе шул бинаны карады.
Кичә Русия хәрбиләренең шәһәр үзәгенә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә 7 кеше һәлак булды, 150гә якын кеше яраланды.

Telegram
Радіо Свобода
⏺Кадри зсередини драмтеатру у Чернігові, куди вчора влучила російська ракета. На місці побував кореспондент Радіо Свобода.
У суботу армія РФ вдарила по центру Чернігова, семеро людей загинули, майже півтори сотні постраждали
Радіо Свобода
У суботу армія РФ вдарила по центру Чернігова, семеро людей загинули, майже півтори сотні постраждали
Радіо Свобода
🤬4😭2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🍏Кичә керәшен татарлары Алма спасын бәйрәм итте.
Бу көнне казанга, чиләкләргә су салып кайнатып, шунда алма пешереп, алма суында кызларны юа торган булганнар.
Берничә ел элек Казанда бер төркем керәшен активисты Казансу елгасы буенда Алма спасы йоласын башкарган иде.

👍5👎3❤1
Нидерланд һәм Дания Украинага F-16 истребительләре бирәчәк
Нидерланд барлыгы 42 хәрби очкыч тапшырачак. Бу хакта илнең премьер-министры Марк Рютте Украина президенты Владимир Зеленскийны кабул иткәннән соң журналистларга әйтте.
Дания саклану министры Якоб Эллеманн-Йенсен ничә очкыч биреләчәге турында төгәл әйтмәде. Бары "Украинаның азатлык көрәше һәм Русиянең җинаятьчел агрессиясенә каршы көрәш өчен биреләчәк" диде.

👍4✍1
"Юлбасма" нәшрияты Лилия Исхакованың "Бану маҗаралары" сериясеннән икенче китабын чыгарды.
"Дәү әни һәм Бану" татар һәм инглиз телендә, бизәлеше ягыннан матур һәм сыйфатлы. Рәссам Алинә Балапаева рәсемнәрендә нигездә көндәлек тормыш чагыла. Бануның әнисе өчпочмак ясый, нәни кыз дәү әнисенә дип әзерләгән бүләге турында сөйләнә.
Ягъни Бану “чын бүләк” темасына уйлана-уйлана бүләк хәстәрли. Бүләген әзерләгәндә ул бүләкнең ниндидер бер әйбер түгел, ә ул әйбер артында торучы хис-кичерешләр, тойгылар, уртак гамәлләр, хатирәләр икәнен аңлый. Бу ачыш кызны канатландыра...
"Бану һәм кошчык" дип исемләнгән беренче китап моннан өч ел элек чыккан инде. Ул тиз арада сатылып бетте. Күп әти-әниләр китап бастыручыларның европача фикерләве, безнең басмалардан аермасы күренеп тора дигән иде.
Ә сез балаларыгызга нинди китаплар укыйсыз?

👍11❤10
🔥 Калининградта уза торган "Короче" кыска метражлы һәм дебют кинофилильмнар фестивалендә татар режиссеры Байбулат Батулла төшергән "Ядәч. Исемдә" исемле киносы җиңү яулаган. Төп приз әле ул!
Бу кинода төп рольләрне Рабит Батулла белән Роза Хәйруллина уйный. Кино Балык Бистәсендә төшерелгән. Ул киң прокатка 14 сентябрьдә чыгачак.
Барасызмы?
Бусы киноның трейлеры.👇👇👇
https://youtu.be/ijQ37QXxwp8
Әйткәндәй, ядәч уенын белүчеләр бармы? Нинди истәлекләр бар? Языгыз әле, сөйләшик бу уен турында. Бәлки, кемдер аның килеп чыгышын беләдер.

YouTube
Бери да помни | Трейлер | В кино с 14 сентября
Шестилетний Ильхам проводит лето в деревне, но сильно скучает по родителям. Чтобы развлечь внука, дед Расим вспоминает про легендарную игру «Бери да помни», благодаря которой начинается череда исполнений желаний. Поначалу происходящее не нравится его жене…
❤34👎2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 21 август, дүшәмбе. Атнаны кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.
📌Кичә Харьков өлкәсендә артиллерия утына эләгеп бер кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган. Харьков өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Олег Синегубов мәгълүматынча, Волчански һәм Купянски шәһәрләренең үзәк районнары артиллериядән утка тотылган. Яраланган 11 кешенең җидесе авыр хәлдә.
📌Бүген иртән Мәскәү өлкәсенә дрон һөҗүмнәре ясалды. Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүматка күрә, дронның берсе радиоэлектрон җиһазларлар "бастырган". Ул Одинцово районының Покровское авылы тирәсенә төшкән. Тагын бер дронны Мәскәү өлкәсе Истринский районы җирлегендә Русиянең һава һөҗүменнән саклану көчләре (ПВО) бәреп төшергән.
📌Иртән Мәскәүнең барлык һава аланнары очышлар өчен ябылган. Екатеринбурдан очкан "Аэрофлот" рейсы Мәскәүгә килеп җиткәндә кире борылып Казан һава аланына төшкән. Пилот Мәскәүнең барлык һава аланнары ябык булуын әйткән. Мәскәү һава аланнары ябык булу сәбәпле, Казан бүген дүрт очкычны кабул иткән. Аның икесе Екатеринбур, берсе Орски, тагын берсе Чиләбедән Мәскәүгә очкан.
📌Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Маҗарстан дәүләтенә нигез салу көнен бәйрәм итүдә катнашты. Анда шулай ук Төркия, Сербия, Катар һәм кайбер БДБ илләре башлыклары да булды. Бәйрәмгә кадәр Миңнеханов Төркмәнстан президенты Сердар Бирдемөхәммәдов белән очрашты.
📌Бүген Уфада "Салават Юлаев" хоккей такымы уенчысы Родион Әмировны соңгы юлга озаталар. 21 яшьлек Әмиров 14 август көнне яман шештән вафат булды. Ул Ишембай районы Богдановка авылында җирләнәчәк.
Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 21 август, дүшәмбе. Атнаны кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз. 📌Кичә Харьков өлкәсендә артиллерия утына эләгеп бер кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган. Харьков өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Олег Синегубов мәгълүматынча…
Хәзерге минутларда "Уфа-Арена"да хоккейчы Родион Әмировны соңгы юлга озаталар.
Фото-видеолар: Башкирия Online
@azatliqradiosi
Фото-видеолар: Башкирия Online
@azatliqradiosi
😭9😢1
"Луна-25" станциясе кичә уңышсызлыкка очрады. Шимбә көнне станция белән элемтә өзелде, аны торгызу мөмкин булмады, һәм "Роскосмос" ул Айга бәрелеп юкка чыкты дип белдерде.
«Луна-25» станциясе Русиянең хәзерге тарихында Айга беренче миссиясе булырга тиеш иде. Моңарчы 1976 елда «Луна-24» станциясен очырттылар. Ниятләнгәнчә, «Луна-25» Айның Көньяк полюсына утырачак тарихтагы беренче станция булачак диелде.
Миссиянең төп бурычлары – йомшак төшеп утыру технологияләрен эшләп карау, ресурслар, шул исәптән су эзләү, Айдагы ресурсларны тикшерү иде.
Иң баштан «Луна-25» миссиясендә (шулай ук «Луна-26» һәм «Луна-27»дә дә) Роскосмос белән берлектә Европа галәм агентлыгы да катнашырга ниятләгән иде. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, оешма Русия белән Ай програмына бәйле хезмәттәшлеген туктатты.
1959 елда Айга тарихта беренче тапкыр "Луна-2" исемле совет планетаара станциясе килеп җитә. Аның эшен дәвам иткән "Луна-3" станциясе беренче тапкыр Айның арткы ягын төшерүгә ирешә.

😁8🫡1
Новосибирскидагы 67 яшьлек татар ире социаль челтәрләрдә язган ике фикере өчен өч елга төрмәгә хөкем ителде.
Сугышка каршы булган Таһир Арсланов төрмәдә утырганда сәламәтлегем өзлегер һәм аннан исән чыга алмам дип борчыла.
— Беренчедән, язуларымда җинаять юклыгына инанып яздым. Үз фикеремне әйттем, сугышны хупламавымны яздым. Ә ни булган? Әмма килеп җиткәнбез икән, хәзер үз фикереңне дә әйтергә ярамый! Икенчедән, теге "контрразведчик", хезмәткәр ("Э" үзәге вәкиле – ред.) миңа шулкадәр басым ясады, безнең белән хезмәттәшлек ит, югыйсә утыртабыз, диде. "Төрмәгә утыртырлык маддә монда, бабай!" диде. Куркытты. Дөресен әйтәм, шүрләп калдым. Миңа 67 яшь бит, төрмә, колониягә эләксәм, үләчәкмен. Өченчедән, ул мине бина яндыруда гаепләде бит. Ә мин андый гамәлне кылмадым ! Ничек бар, шулай сөйләп бирим дә, язган фикерләрем өчен миңа ни булсын инде дип уйладым, — дип сөйләде ул.
Арслановны берничә тапкыр сорау алуга чакырганнар, әмма аннары туктаганнар. Булды, болар мине оныттылар дип җиңел сулаган Арсланов, әмма вакытлыча гына булган ул тынычлык. "Э" үзәге хезмәткәрләреннән соң аны инде ФСБлар үзенә чакыртканнар. Килсә, аңа каршы өч җинаять эше ачылганын белгән.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
"Мин инде төрмәдән исән чыкмам". Сугышка каршы ике фикер өчен өч елга хөкем ителгән татар тарихы
Новосибирскидагы 67 яшьлек татар ире социаль челтәрләрдә язган ике фикере өчен өч елга төрмәгә хөкем ителде. Сугышка каршы булган Таһир Арсланов төрмәдә утырганда сәламәтлегем өзлегер һәм аннан исән чыга алмам дип борчыла. Азатлык Таһир Арслановның төрмәгә…
😢8👍3🤬2
Кичә Алексей Навальныйны агулауның өч еллыгына күп кенә илләрдә "Путин-үтерүче" дигән чаралар узды.
Кёльн шәһәрендә үткән акциядә күптән түгел Германиягә күчкән тумышы белән Чаллыдан булган тарих укытучысы Раушан Вәлиуллин дә катнашты. Ул "Сугыш бетсен" һәм "Навальный" дигән байраклар тотып торган, митингта чыгыш ясаган.
Вәлиуллин Азатлыкка әйтүенчә, митингта Кёльн бургомистры (мэр) Андреас Вольтер да чыгыш ясаган. Ул Путин яклы русияләрне кире Русиягә кайтып китәргә чакырган.
Вольтер Путинга һәм сугышка каршы булган русияләрнең шул кадәр күп булуына сөенечен яшермәгән, чөнки шул ук көнне Кёльнда Путин яклы урыслар машина йөреше уздырган. Анда урам буйлап унбишләп кенә машина үткән. Бургомистр сүзләренчә, әле берничә ел элек кенә Путин тарафлы русияләр меңләгән кеше катнашындагы митинглар оештырган.
Фото: Кёльн бургомистры Украина байрагы төсендәге футболкада

👍7❤1