Казанның ике инклюзив студиясе русиякүләм парафестиваль лауреатлары булды
Казандагы "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе һәм "Ихлас" иҗади һәм менталь үсеш студиясе Самарда узган "Театр — тигез мөмкинлекләр территориясе" дип аталган IV Бөтенрусия парафестивалендә лауреат исеменә лаек булды.
Бу хакта Азатлыкка "Э-моция" студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина хәбәр итте.
Фестивальгә барлыгы 53 гариза килгән булган. Мәскәү, Казан, Уфа, Ижау, Самар өлкәсе театр коллективларының 15 спектакле генә лауреат исеменә лаек булган.
Елена Гредюшко фотолары
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

👍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанның ике инклюзив студиясе русиякүләм парафестиваль лауреатлары булды Казандагы "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе һәм "Ихлас" иҗади һәм менталь үсеш студиясе Самарда узган "Театр — тигез мөмкинлекләр территориясе" дип аталган IV Бөтенрусия парафестивалендә…
5 ел элек Азатлык Казандагы "Э-моция" студиясе турында язма әзерләп, аның җитәчесе Инесса Клюкина белән күрешеп сөйләшкән иде. Бүген шул әңгәмәне кабат тәкъдим итәбез.
▪️Инесса Клюкинага хәзер 35 яшь тирәсе. Ул тумыштан үзенчәлекле бала була. Хәрәкәтләнә алмый. 21 яшьтә аңа операция ясалгач, йөри башлый. Хәзер Инесса машина йөртә, көндәлек тормышын үзе алып бара. Алты ел элек театр студияcе оештырып җибәрде. Анда 18 яше тулган инвалид актерлар йөри. Алар хәйрия спектакльләре уздыра, Русия буйлап гастрольләргә чыга.
"Э-моция" студиясе турында язманы 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

YouTube
"Э-моция" студиясе инвалидларны яшәргә өйрәтә
21 яшендә операциядән соң гына йөри башлаган Инесса Клюкина Казанда инвалидларның театр студиясен оештырган. Андагы актерлар күнегүләр нәтиҗәсендә көч һәм ышанычлары артуы турында белдерә.
Originally published at - https://www.azatliq.org/a/29140486.html

🔥3❤1
⛔️ Русиядә YouTube хезмәте ябылырга мөмкин дигән хәбәрләр тарала
Ростелеком YouTube видеоларын фильтрлау мөмкинлеге биргән сайт ясаган. Бу хакта бүген "ЗаТелеком" телеграм каналы хәбәр итте.
Каналның авторы, "Интернетны саклау җәмгыяте" мөдире Михаил Климарев фикеренчә, Русия хакимиятләре YouTube-ны томалап куеп, компромисс буларак шушы сайт аша "рөхсәт ителгән" видеоларны гына карау мөмкинлеген калдыра ала.
"Можем объяснить" каналы сораштыруында катнашкан IT-белгечләр моны бик тә ихтимал сценарий дип саный.
Ростелеком бу фаразларны кире какты һәм соңгы гамәлләрен "үз хезмәтләрен яхшырту максатында оештырылган сынау" дип атады.
▪️Русиядә Facebook, Twitter һәм Instagram социаль челтәрләре ябылганнан соң, YouTube хезмәте оппозиция вәкилләре һәм бәйсез журналистларның Украина сугышын һәм Путин режимын тәнкыйтьләгән материаллары басылган соңгы ресурсларның берсе булып калды.
❓Русиядә YouTube ябылырга мөмкинме, ничек уйлыйсыз?
Ә сез YouTube хезмәтен кулланасызмы? Азатлыкның YouTube каналына да күз салыгыз!😊

👎2🤡2
Лилия Чанышевага Уфа төрмәсенә берничә дистә китап җибәргәннәр
"Посылкалар шулкадәр күп килде ки, төрмә хезмәткәрләренең хәтта бланклары бетте, аларга өстәмә бланклар барып алырга туры килде. Китаплар һәм ярдәмегез өчен рәхмәт! Сез зур һәм яхшы эш эшләдегез!" дип язды Лилия Чанышева телеграм каналында.
Адвокат Рамил Гыйзәтуллин хәбәр итүенә, төрмә идарәсе Лилия Чанышевага посылкаларда килгән барлыгы 72 китап тапшырган.
#Башкортстан

❤7😢2🔥1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! Бүген - сишәмбе, сугыш 545 көн дәвам итә. Бу минутларга билгеле булган вакыйгалар белән кыскача таныштырабыз.
🔸Украинаның Кривой Рог мэры шәһәрдәге энергетика белән бәйле корылмалар шартлатылуы турында белдерде. Бер кеше яраланган, 20 хосусый йортка зыян салынган, шәһәрнең бер өлешендә электр ут өзелгән.
🔸Мәскәүгә очып барган ике дрон бәреп төшерелгән. Берсен шартлатканда дрон Красногорски шәһәрендә күпкатлы йортка, берничә автомобильгә зыян салган. Икенче дрон Одинцово янында эләктереп алынган.
🔸Русия Саклану министрлыгы Кара диңгездә Украинаның күзләү катерын юк ителүе турында хисап бирде.
🔸Сугышны өйрәнү институтының белгечләре Украина гаскәрләре Запорожье өлкәсендәге Работино бистәсендә тактик уңышка иреште дип белдерде.
🔸Бүген Көньяк Африка Республикасында БРИКС саммиты үз эшен башлый. Анда Кытайның башлыгы да катнаша. Путин видеоэлемтә аша гына тоташачак. Русия президенты анда юл тотса, Һааһа мәхкәмәсенең карары белән аны кулга алырга мөмкиннәр.
🔸АКШның элеккеге президенты Дональд Трамп 200 мең доллар акча түләп әлегә иректә калган. Әлеге вакытта аңа каршы дүрт җинаять эше ачылган.
🔸Русиягә "зепарит" даруы китертелүе туктатыла. Аны АКШның фармацевт ширкәте җитештерә. Бу препарат гепатит С чиренә каршы иң уңышлы булып санала.
🔸Хакасиядә "Новый фокус" медиасы мөхәррирен 6 елга төрмәгә хөкем итә алалар. Бу хөкем карарын чыгаруга прокуратура басым ясый. Басма Украинага сугышка барырга теләмәгән ОМОН хезмәткәрләренә басым ясалыуы турында язган иде. Бу "фейк" тарату дип табылды.
🔸Илон Маск даими рәвештә Мәскәү Кремле белән элемтәдә торган, Путин белән Украинадагы сугыш турында сөйләшкән. Бу хакта The New Yorker яза, медиа Пентагонның аноним вәкилләренә сылтана.
🔸Казанда 9 сентябрьдә аерым кинотеатрларда "Барби" кинофильмы күрсәтелә башлаячак. Русия Украинага каршы сугыш башлау белән киноиндустрия ширкәтләре Русия базарыннан китте, әмма Русия кинотеатрлары алдау юллары белән Көнбатышта чыккан фильмнарны күрсәтүне дәвам итә.
🔸Дөнья Башкорт корылтае составында "Фәнни мәйдан" дип исемләнгән яңа оешма барлыкка килгән.
Бу минутларга шушылар. Көнегез күңелле һәм имин узсын. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.

👍10❤1
Азатлыкның көн язмасы. Ни өчен Миңнеханов Маҗарстанга барды?
19 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Маҗарстанга килде. Германиянең Bild басмасы Миңнеханов Будапештта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән яңа ашлык килешүе турында фикер алышачак дип язды.
Журналистлар Русия һәм Төркия илчелекләренең бер-берсенә язылган эчке хатларны кулга төшергән диелде. Басмада әйтелгәнчә, Русия, Төркия һәм Катар ашлык ташу турында өч яклы яңа килешү әзерли. "Шул максатлардан Маҗарстан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны махсус рейс белән Казаннан Истанбул аша Будапештка китерәчәк, аның белән дәүләт әһеле кебек өч көн дәвамында аралашачаклар", диелде. Bild шулай ук Русия Маҗарстанның Казандагы баш консулына Миңнехановның Будапештка сәфәрен әзерләүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдергән яшерен хатын да күрдек дип ышандырды.
Ашлык килешүе турында сөйләшү булганмы-юкмы, билгесез. Бу хакта рәсми басмалар берни язмады. Шимбә көнне Миңнеханов Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты. Башта бу сәфәр турында бернинди мәгълүмат таратмаган президентның матбугат үзәге, Миңнехановның Будапештка Орбан чакыруы белән бәйрәмгә, ягъни дәүләткә нигез салу көне тантаналарында катнашу өчен баруын әйтте.
Азатлык сөйләшкән белгечләр бу сәфәр турында болай диде.
Беренче фикер👇
"Әгәр Миңнехановны четерекле мәсьәләләр хәл итәргә җибәрәләр икән, моннан Татарстан ота дип уйлыйм. Ни дисәң дә, ашлык килешүе — изге эш. Русия һәм Украина ашлыгын ничек тә чыгарырга кирәк. Бу кыска вакыт эчендә Татарстанга бернинди зыян китерми. Сүз бит сугыш коралы китерү турында бармый. Моны һуманитар миссия дип атарга була, чөнки бу килешү бар якка да кирәк”
Икенче фикер👇
"Алга киткән дөнья Миңнехановны Татарстан һәм татар халкы белән бәйли. Бүген татарлар Путинның сугышын хуплый диючеләр күп. Миңнеханов бит Маҗарстанга татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып бармады. Ул бары Путинның боерыгын үти. Бу Татарстанга цивил дәүләтләр белән элемтә кору өчен яхшы гамәл түгел. Ул республикага тап төшерә”
Төп сәхифә
Көзге сәхифә
Мәкаләне укыгач, сезнең дә бәяләмә мөһим. Сезгә кайсы фикер якын?

Азатлык Радиосы
Маҗарстан сәфәре. Ни өчен Мәскәү Миңнехановны Будапештка юллады
Белгечләр фикеренчә, Миңнехановның Европа санкцияләр исемлегендә тормавы һәм дәүләт башлыкларының "ачуын чыгармавы" аркасында Мәскәү аны үз файдасына файдалана. Бу курчак уены Татарстан һәм татар халкына зыянга дип саный алар.
👍7🔥3❤1🤔1
Уфаның хәрби гарнизон мәхкәмәсе хәрби хезмәттә булучы 30 кешене хөкем иткән
Бу кешеләр арасында хәрби бүлекләрен үзлегеннән ташлап китүчеләр дә, мобилизация чорында сәбәпсез хәрби бүлеккә килмәүчеләр дә бар. Аерым эшләр нигезендә кешеләргә 10 елга кадәр төрмә яный.
Әмма ике кешегә хөкем карары үзгәртелгән. Ничек һәм кем алар?
👉 Тулырак монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬3👎1🤔1
Украина гаскәренең 47 бригадасы Роботино бистәсенә кергән.
Халыкның эвакуациясе башлаган. Бу хакта Украинаның саклану министрының урынбасары Анна Маляр үз Телеграм каналында язды, фотолар чыгарды.
Роботино өчен сугыш 2 айга якын барды. Бистәдә ни су, ни ут булмаган.

🔥5✍1👍1
Әстерхан, Сарытау, Калмыкстанда бензин кимү очраклары теркәлгән.
Заправка станцияләрендә бензинның җитешмәве Волгоград, Рязань, Новосибирск өлкәләрендә сизелә. Кырымда да шул ук хәл. Бу хәлнең булуын "Грузавтотранс" йөк ташучылар ассоциясенең башлыгы Владимир Матягин да таныды. Аның сүзләренчә, АЗСларда бензин салырга дип килгән кешеләргә бензин салу колонкалары ватык дип әйтәләр икән. Бензинның юклыгын әйтү кешеләр арасында "паника" тудырырга мөмкин.
Сез яшәгән җирләрдә бензин белән хәлләр ничек, дуслар? Гомумән, языгыз әле бәяләрен дә. Чагыштырыйк.

🔥5🤔2👍1
Сентябрь башында Төркиягә барып, өч йолдызлы отельдә "all inclusive" системы белән ял итү ике кешегә 100 мең сумнан артмаячак, ә ай уртасыннан бәяләр 115 мең сумга күтәрелергә мөмкин. Моны Русиянең туроператорларның ассоциациясе әйтә.
Быел Төркиядә ял итү бәяләре нык үсте. Бу сумга карата евро белән долларның бәяләре артуына да, Төркиядәге икътисади кризис сәбәпле кыйммәтчелеккә дә бәйле. Татарстанлылар, башкорстанлылар арасында, үз машиналарына утырып, Кара диңгез буена бару очсызракка чыга дип санаучылар бар.
"Ә кайчандыр без Төркиягә барып, фәлән сум гына түләдек..." Шул фәлән сум ничә иде һәм ничәнче ел иде ул? Языгыз, искә төшерик.

😢6👍2🔥2❤1
Татарстанда нинди хәрби заводлар барлыгын беләсезме? Алар ничәү һәм ниләр җитештерә? Без аларны өйрәнеп бер материалга туплаган идек. Кем укырга иренә яки вакыты юк - менә рәсемнәр аша таныша ала.
Мәкаләләр укырга вакыты булмаган таныш-белешләрегез булса, аларга юллагыз бу язманы.

🔥3🤬2