Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
«Хизб ут Тәхрир» эше нигезендә гаепләнүче кырымтатарлар Экрем Крош, Айдер Асанов, Рефат Сейдаметов, Осман Абдуразаков, Леман Зекирьяев һәм Хәлил Мамбетов эше хәрби мәхкәмәгә тапшырылган.

Тиздән алар мәхкәмә утырышы узачак Дондагы Ростов тикшерү изоляторына җибәреләчәк. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Террор оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнгән әлеге мөселманнар гыйнвар азагыннан бирле Тикшерү изоляторында тотыла.

Май һәм июнь айларында мөселманнарның өчесен Акмәчетнең 2нче тикшерү изоляторына күчергәннән соң, аларга рухи һәм физик басым башланган. Айдер Арсланов хатыны сөйләвенчә, аның ирен һәм башкаларны көндәлек тикшерү вакытында изоляторда “дельфин” позасында йөртәләр.

▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

@azatliqradiosi
🤬5
Фельдшерлар җитмәү сәбәпле, Татарстан авылларында халыкны 6 ай укыган фельдшер ярдәмчеләре дәвалаячак.

“Быел сентябрьдән укуларны башларга җыенабыз. Казан медицина көллияте белән килешү бар. Татарстанның ФАП урнашкан һәрбер авылдан бер кеше укырга җибәреләчәк. Без яшь кызларны сайлап алырга телибез, гәрчә ир-атлар да, хатын-кызлар да була ала. Безнең исәпләргә караганда, 1 600 белгеч әзерләнәчәк. Алар табиб булмаган җирләрдән генә түгел, фельдшер булган авыллардан да юлланачак”, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.


@azatliqradiosi
🤔4🤬3🙏1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан тагын мәетләр кайтарылган.

Учалы районыннан Денис Әһлиуллин белән иртәгә хушлашачаклар. Ул Кунакбай авылында җирләнәчәк.

27 яшьлек Алексей Афанасьев шулай ук иртәгә Бәләбәйдә яңа зиратта җирләнәчәк. Башка мәгълүмат китерелми.

Безнең хисапларга күрә, Русия башлаган сугышта Учалыдан 38 , Бәләбәйдән 7 кеше һәлак булган.

Бүген сугышның 545нче көне

@azatliqradiosi
👍4🔥3🕊1
Сугыш башланганнан соң яңартылган Путин яхтасы Русия бюджетына өч миллиард сумга төшкән.

Бу хакта Алексей Навальный такымы уздырган тикшерүдә әйтелә.

Graceful ("Грэйсфул") яхтасында диңгез бассейны, боралак өчен мәйданчык, спорт залы, кино залы бар.

Хуҗабикә бүлмәсендәге келәм 8,5 миллион сум, китап киштәсе 3 миллион сум тора. Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
Италиянең билгеле җырчысы һәм композитор Тото Кутуньо вафат.

Аңа 80 яшь иде.

@azatliqradiosi
😢23🤯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 23нче август, 546 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Русия ягы төнлә Мәскәүдәге "Москва-сити" комплексындагы төзелеп килә торган манарага пилотсыз очкыч һөҗүм иткән, ди. Мәскәү өлкәсендә һәм Химкида тагын ике дрон бәреп төшерелгән, диләр.

🔹 Ә менә Русия төнлә Украинаның Одесса өлкәсенә һөҗүм иткән. "Шахед"лар ашлык саклана торган келәтләргә эләккән, дип белдерә Украина ягы.

🔹 Шулай ук, төнлә Мәскәү һава аланнарында очышлар туктатылып торган. Хәзер "Внуково", "Шереметьево", "Домодедово" һәм Жуковский аэропортлары гадәти рәвештә эшли.

🔹 Татарстан белән Мисыр хәрби сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру мөмкинлекләрен өйрәнә. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Каһирәдә Мисырның хәрби сәнәгать министры Мөхәммәд Сәлах әд-Дин белән очрашкан.

🔹 Балкан илләре Украинага теләктәшлек декларациясен имзалаган. Әлеге документ президент Зеленский тәкъдим иткән "тынычлык формула"сын тасвирлый, аның нигезендә Русия үзенең гаскәрләрен Украина территориясеннән чыгарырга тиеш. Декларациягә Сербия, Молдова, Черногория, Романия, Косово, Босния һәм Һерцеговина, Төньяк Македония, Болгарстан, Хорватия һәм Греция башлыклары кул куйган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤3👍1
Русиянең хәрби космос көчләре белән Виктор Афзалов (фотода) җитәкчелек итә башлаган.

Моңарчы җитәкчелек иткән генерал Сергей Суровикинны башка эшкә күчергәннәр, дип хәбәр ителә.

Виктор Мөсәвир улы Афзалов 1968 елда туган. Кайсы төбәктә һәм шәһәрдә үскәне билгеле түгел. 1989 елда Петербурдагы Югары хәрби училищены тәмамлаган.

Генерал Афзалов Суровикин урынын беренче тапкыр алмый: Суровикин Русиянең Берләшкән хәрби төркемнәре белән идарә иткән вакытта РФ Хәрби-космос көчләре белән Афзалов җитәкчелек итеп торган.

Афзаловның гаиләсе, балалары бармы — билгеле түгел.

@azatliqradiosi
🕊2✍1
Русия Херсонга һөҗүм иткән. 6 кеше зыян күргән.

Бүген иртәнге сәгать 4тә Русиянең Кораллы көчләре Херсондагы балалар бакчасы һәм торак йортларга идарә ителә торган ике авиабомба аткан. Нәтиҗәсен фотоларда күрәсез. 6 кеше зыян күргән дип хәбәр ителә.

Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 546нчы көне.

@azatliqradiosi
🤬6👍2
Ә бу кичә Мәккәдә төшерелгән кадрлар: анда көчле давыл чыккан.

Җил кешеләрне (шул исәптән гомрә кылучыларны да) аяктан еккан, хәтта авыр металл корылмаларын да бәреп төшергән.

Согуд Гарәбстанындагы мәктәп, көллият һәм югары уку йортларындагы дәресләр дистанцион форматка күчерелгән.

Һава торышына килгәндә, бүгеннән башлап Мәккәдә кояшлы һәм эссе булыр дип фаразлана. Температура көн саен 43 градус тирәсе булачак.

@azatliqradiosi
😱7🤔2👍1💔1
Русиянең Белгород өлкәсенә булган һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👍1😢1
Студентлар өчен язылган Русия турындагы курста веганлык, эвтаназия һәм абортлар хөкем ителә.

Русия дәүләтчелеге турындагы курста РФ студентларына көнбатыш илләр "физик үлемсезлек"кә ирешергә тели һәм веганлык, вегетарианлык, эвтаназия һәм абортлар аша "үлем культы"н тага дип сөйләргә җыеналар.

"Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсы һуманитар югары уку йортларында сентябрьдән башлап укытылачак. Аның максаты мәктәпләрдәге патриотик дәресләрнеке белән бер: "укучыларда Русиягә карата ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү".

Мәсәлән, яңа дәреслектә Көнбатыш алга сөргән кыйммәтләрнең максаты — "кешеләрнең физик яктан үлемсезлеккә ирешү" дип язылган.

Әсбапның авторлары "ультралибераль идеологлар" "үлем культы"н абортлар, эвтаназия һәм веганлык аша тагалар, ди. Бу идеологиягә каршы "традицион кыйммәтләр" — иман, дәүләт, бердәм тарих, белем, мәдәният, шәхес, дөнья, милли йолалар, гаделлек кебек төшенчәләр куела.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤮8👍2👎1
Быел баланы мәктәпкә җыю ничә сумга төшә? Бәяләр ничек үзгәргән? Татарстанда укучы балага социаль ярдәм каралганмы? Азатлык хәбәрчесе балаларын мәктәпкә әзерләүче ата-аналар белән сөйләште, казаннар иң күп йөри торган Яңа Тура һәм Вьетнам базарларында булды.

Яңа Тура һәм Вьетнам базарындагы бәяләр бер-берсеннән шактый аерыла. Яңа Турада сайлау мөмкинлеге күбрәк, күп тауарларга хаклар да арзанрак. Мәсәлән, рюкзак, спорт киемнәре, сарафан кебек тауарларның һәркайсының бәясе 500-700 сумга аерыла.

Вьетнам базарында бәяләр кыйммәтрәк булу өстенә канцелярия тауарлары да юк дәрәҗәдә. Анысын да туплау өчен башка урынга барырга кирәк. Бәясе ягыннан биредәге бердәнбер отышлы вариант — коңгырт формага киелүче ак алъяпкыч таптык. Яңа Турада шул ук алъяпкыч 1500 сум торса, биредә аны 800 сумга саталар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👀2✍1
Казанның Идел буе районында бер дрон килеп төшкән

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. 

Беренчел мәгълүматка күрә, ул Иске Горки бистәсендә килеп төшкән. Урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләре киткән.

Хәзергә бу дронның һәвәскәр булуы гына билгеле диелә. 

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥4🤔2🥱2👍1😁1