Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә кич, бүген Русиядә, дөньяда төп тема - ул Евгений Пригожин утырган очкычның килеп төшүе, аның юлчылар исемлегендә булуы. Кич булган вакыйгага бәйле барлык мөһим хәбәрләрне шунда ук сезгә хәбәр итеп бардык. Бу гына түгел, белгечләр белән сөйләшеп иртәнгә мәкаләне дә өлгерттек. Алар кичәге хәлләр артында кемнәрнең торганын сөйләде, алга таба Украинадагы сугыш нинди сценарийга нигезләнәчәге хакында фаразлары белән уртаклашты. Без вакытыгыз тыгыз булганын аңлыйбыз, шуңа да сезгә уңайлы булсын өчен текстларны рәсем рәвешендә дә әзерлибез. Бу рәвешле күз йөгертеп чыгарга да, кем ниләр сөйләгәнен истә калдырырга да рәхәтрәк.

Укыгыз да башкаларга да күрсәтегез.
🔥8❤1
"Татарлар азатлык таләп итәләр..."

Киләсе атна Татарстан суверенитет турында декларация кабул итүнең 33 елын билгеләячәк. Бу уңайдан радиобызның архивыннан кызыклы язма тыңларга тәкъдим итәбез.

1994 елның 30 августында чыккан тапшыруда Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев, шагыйрь Зөлфәт, язучы Фәнзаман Баттал, академик Индус Таһиров, милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Фәүзия Бәйрәмова тавышларын ишетеп була. Алар декларацияне кабул итү истәлекләре белән уртаклаша һәм Татарстанга алга таба нинди якка үсәргә кирәклеге турында фикерләрен сөйли.

#азатлыкка70 #архив
❤11🔥3👍1
Хәерле иртә, кадерле укучылар! 25 август, җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

▪️Русия саклану министрлыгы төнлә Кырымга 42 дрон һөҗүм ясаган дип белдерә, алар бәреп төшерелгән иде. Русия дроннар Украинаныкы булган ди, Украина ягы әлегә бу хакта дәшми.

▪️Калуга өлкәсе хакимияте дә төнлә Украина ракетын бәреп төшерүен әйтә.

▪️АКШның элекке президенты Дональд Трамп гаепләү нигезендә төрмәгә килгән. Фотога төшү, кул эзләрен тапшыру кебек рәсми гамәлләрдән соң ул, алдан килешенгәнчә, иреккә чыкты. Джорджия штатында сайлау нәтиҗәсен үзгәртү омтылышы эше 2024 елның язында каралачак дип көтелә.

▪️Башкортстанның Балтач районы Иске Янбай авылында янгын чыккан. 2 кеше һәлак, 1 кешене янгыннан коткарып булган.

▪️Яндекс үзенең Практикум хезмәтен чит илдә TripleTen яңа бренды астында үстерәчәк. Бу Яндексның Русия һәм чит ил сегментларына бүлү нәтиҗәсендә эшләнгән эш, ди РБК,

Азатлыкны укыгыз, дусларыгызга да киңәш итегез! Без башкалар язмаган яңалыкларны татарча хәбәр итәбез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5👍1
📍 Төнлә Кырым һәм Акъярга дистәләгән дрон һөҗүм итте

Бу хакта җирле телеграм-каналлар яза. Русия саклану министрлыгы төнлә ярымутрау өстендә 42 Украина дроны бәреп төшерелгән дип белдерә.

Моннан тыш Русия саклану министрлыгы Калуга өлкәсе һавасында ракет бәреп төшерүен дә хәбәр итә. Кайбер телеграм-каналлар язуынча, ракет Шайковка хәрби һава аланы районында бәреп төшерелгән. Анда Украинага һөҗүмнәрдә катнашкан 52нче бомбардировка авиация полкы урнашкан диелә.

Украина рәсмиләре Кырымга һәм Калуга өлкәсенә һөҗүмнәрне танымады һәм әлегә бу хакта фикер белдермәде. Моңарчы Украина һәрвакыт хәрби объектларны легитим һәдәф дип атап килде.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
👍4🤬2
"Татар теле турында сөйләшү дә юк". Чаллы яшьләре махсус татар теле укытучылары турында күргәзмә ясады

Җомганың төп язмасы Чаллы татар яшьләренең UrbanTatar оешмасы турында. Алар узган ялларда UT Fest чарасын үткәрде, ул 5 мең кешене колачлады. Чарада татар яшьләре татар теле укытучыларының проблемын да күтәрде.

Азатлык UT Fest-ны оештыручыларның берсе, 21 яшьлек IT белгече Шамил Майлунов белән сөйләште. Без аның белән Чаллыга татар яшьләре шәһәре статусын кире кайтарып буламы, шәһәрдә татар теленең кулланышы һәм милли проектларга карата ихтыяҗ нинди дәрәҗәдә булуы, "Татар телчесе" проекты максатлары турында сораштык.

"Безнең чараларга татар теленә ихтыяҗы булган кешеләр килә. Урыс телле татарлар да күп, аларга яшь буын татарлар ниләр майтарганы кызык, чөнки татар мәдәнияте яңача тәкъдим ителә, татар этно-продукциясе модалы дип санала, аңа ихтыяҗ зур", ди ул.

Язманы 👉 Азатлык сайтында укый аласыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🔥11❤5
🏡 Казанда фатирларны бер тәүлеккә арендалау бәясе 15%-ка артты

Бу җәйдә бер тәүлек өчен фатирның уртача бәясе 4,5 мең сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч белән Казанда уртача бәя Мәскәүдән дә югарырак.

Бер тәүлеккә фатир арендасының иң югары бәясе – Сочида.

2023 елның җәендә русияләр өчен иң популяр юнәлешләр Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😱4🤷‍♂1
Казанда Республика клиник хастаханәсенең элекке баш табибы Рөстәм Гайфуллин вафат булган

Ул 25 августка каршы төндә 56 яшендә үлгән. Мәгълүматны Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган. Үлем сәбәбе әйтелми.

Гафуллин 1966 елда Казанда туган. 2010−2018 елларда ул РКБ хастаханәсенең баш табибы булган, шуннан соң 21нче сырхауханә баш табибы булып эшләгән.
😢13
Finiko финанс пирамидасы һәм аның башлыгы Кирилл Доронинны хәтерлисезме?

Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе аны банкрот булып таныган. Аның милкен алу эше башланган диелә. Доронин белән бергә аның "хезмәттәше" Марат Сабиров та банкрот дип танылган.

Яхшы, финанс пирамидасын оештыручылар банкрот ди. Ә кешеләр пирамидага җыйган акча кая китте соң? 🤔

Finiko финанс пирамидасына нигез салучы 4 кешедән бары тик Доронин кулга алынган. Калганнары халыкара эзләүдә. 2022 елның көзендә Зыгмунт Зыгмунтовичны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлаганнар, әлегә кадәр аны Русиягә тапшыру турында хәбәрләр булмаган.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
😁7🤡1
Татарстан чит төбәкләргә нигә татар теле укытучыларын җибәрмәячәк? Татар телендә укучыларның ничә проценты белем ала?

Моңарчы Азатлыкта бу хакта кызыклы язма чыккан иде. Аны укып өлгермәсәгез, рәсемнәргә иң кызыклы тезисларны җыеп бирдек.
👍9🔥3❤1