Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан чит төбәкләргә нигә татар теле укытучыларын җибәрмәячәк? Татар телендә укучыларның ничә проценты белем ала?

Моңарчы Азатлыкта бу хакта кызыклы язма чыккан иде. Аны укып өлгермәсәгез, рәсемнәргә иң кызыклы тезисларны җыеп бирдек.
👍9🔥3❤1
Русиядә мобилизация туктамады, хәзер алар тагын 450 мең кешене чакыру мөмкинлеген карый, дип белдергән "Крым.Реалии"га Украина саклану министрлыгының күзләү идарәсе башлыгы Кирилл Буданов.

“Русиядә мобилизация беркайчан да туктамады. Узган көздә алар барлыгы 350 мең кешене алды, бәлкем бераз азрактыр, ләкин якынча шул тирә, һәм һәркем шуның белән шул дип уйлады. Юк. Ай саен кешеләрне чакыру дәвам итә. Бу "яшерен мобилизация" дип атала. Мондый термин бар. Ай саен 20дән алып 22 меңгә кадәр кеше мобилизацияләнә. Әле ахыргача хәл ителмәгән, әмма хәзер алар өстәмә 450 мең кешене мобилизациләү вариантын карый", дигән Буданов.

"Үзеннән-үзе шундый сорау туа: һәлак булучылар шундый аз булгач ни өчен тагын шул кадәр кеше алырга? Менә күрерсез, хакыйкать кайдадыр уртада булачак", дип өстәгән Буданов.

Сез якын арада мобилизациягә эләгүчеләр турында ишеткәнегез бармы?
🤬12🤡1
"Башнефть" бу җәй дәвамында унынчы тапкыр ягулыкка бәя арттырган

Җәй башы белән чагыштырганда, АИ-100 литры бәясе 3,7 сумга, АИ-92 бәясе 2,25 сумга, дизель ягулыгы бәясе 1 сумга арткан.

2023 ел җәендә Русиядә ягулыкка бәя артуы соңгы 10 елда иң зур күләмдә күзәтелде.

Бу хакта күбрәк 👉 безнең сайтта укыгыз.
🔥3🤬2😢1
"Азатлык сүзлеге"ннән тагын бер матур сүзне карап үтик.

Азатлык "партия" сүзе урынына элек киң кулланылган фирка сүзен яза. Аны безнең язмаларда еш күреп була. Кулланыгыз ☝🏻

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
❤16👍2🔥2
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре хезмәт хакы ала алмау сәбәпле мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Пруфы” газетына мөфтият хезмәткәрләре сөйләгән.

Мөфтият хезмәткәре Марат Якупов 2020 елда эшкә урнашкан. Ул ярты штатта эшләгән. Аена 20 мең сум алырга тиеш булган.

“Мин эшли башлаганнан бирле хезмәт хакы күрмәдем", дигән.

Мөфти урынбасары Зимфир Габдрәкыйпов та соңгы тапкыр хезмәт хакын 2020 елның көзендә алуын белдергән.

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдергән. Ул Якупов белән Габдрәкыйповны “үз эшенә намуссыз карады” дип әйткән һәм аларның чит илләргә йөрүен сөйләгән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱5👎2👍1🤔1🤬1
Самар өлкәсе Волжсий районының Николаевка авылындагы "Вагнер"чылар җирләнгән зираттагы каберләрне җир белән тигезләгәннәр, тәреләр һәм венокларны бер урынга җыеп куйганнар.

63.ru порталы хәбәр итүенчә, "Вагнер"чылар җирләнгән аллеяга бетон җәячәкләр. Һәр кабер урынына кара пирамида төзеп чыгачаклар.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте зираты берничә ай элек барлыкка килде. Анда туганнары табылмаган сугышчылар җирләнгән. Алар арасында татар-башкортлар да бар.

Самар янындагы "Вагнерчы"лар каберләре турында без видео да ясаган идек.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
😁4👍1🤬1
Урысларны нәфрәт итүен һәм алардан, шул исәптән Украинадагы сугышка ярдәм итүчеләрдән дә, үч алырга әзер булуын белдергән видеосы пәйда булгач, ике атнага сак астына алынган Казан эшмәкәре Руслан Баязитов бүген кабат тоткарланган.

Аны ике атнадан соң, вакытлыча тоткарлау урыныннан чыкканда, тикшерүчеләр аны сорау алуга алып киткән.

Баязитов "Экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма оештыру" маддәсе нигезендә шикләнелүче буларак тоткарланган.

@azatliqradiosi
🤬8👍1
⚡️Казанда активист Зөлфия Ситдыйкова тоткарланган.

Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы хәбәр итә.

Аны подъездыннан чыгып барганда тоткарлаганнар. Полиция хезмәткәрләре тоткарлау сәбәпләрен әйтмәгән. Хәзер Ситдыйкованы "Япеево" полиция бүлегенә алып баралар.

Элегрәк Ситдыйковага каршы гаскәрне "кимсетү" турында җинаять эше ачылган иде.

2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.

@azatliqradiosi
🤬11❤2🙏1
Уфада «Южное-5» һәм «Северное-2» зиратларында сугышчыларны җирләү өчен 1446 махсус урын бүленгән. Бу хакта РБК-га шәһәр мэриясе белдергән.

"31 майдан мәрхүмнәрнең туганнары Южное-5 зиратының 14c һәм 14d кварталында (446 урын), Северное-2 зиратының 37 һәм 38нче кварталында (1000 урын) җирләү өчен урын сайлый ала”, дип хәбәр иткәннәр мэриядә.

Бүлеп бирелгән җирләрдә күпме сугышчы җирләнгәне әйтелми.

Элегрәк "Северное-2" зиратында җирләү өчен инде урыннар юк диелгән иде.

Бүгенге көндә Украинадагы сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 872 кеше һәлак булган. Бу рәсми саннар гына, чынлыкта алар күбрәк була ала.

Бүген сугышның 548нче көне.

@azatliqradiosi
👏1😢1
Татарстанда түрәләр чит ил ватандашлыгыннан баш тартырга тиеш булачак.

Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның дәүләт хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексына керткән үзгәрешләрдә әйтелә.

Үзгәрешләргә күрә, чит ил ватандашлыгы булган дәүләт хезмәткәрләре аны туктату өчен барлык чараларны күрергә тиеш булачак. Фәрман бүгеннән үз көченә керә.

@azatliqradiosi
😁11👍4🤡1
‼️ Төрмәдә утырган галим Азат Мифтаховка каршы җинаять эше ачылган. Аны террорчылыкка чакыруда гаеплиләр.

Азат Мифтахов быел сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш.
🤬15🤯3
Ят агентлар исемлеге киңәйде:

✔️Кирилл Рогов, сәясәт белгече
✔️Александр Штефанов, тарихчы
✔️Константин Эггерт, журналист
✔️Виталий Дымарский, журналист
✔️ Мартин Кочесоков, активист
✔️Михаил Крутихин, экономист
✔️Владимирдан "Довод" интернет-басмасы
✔️My russian Rights проектларын гамәлгә куючы MRR-Fund gemeinnützige UG (haftungsbeschränkt)
🤬9😁2
Азат Мифтахов адвокаты Светлана Сидоркина Азатлык радиосына әйтүенчә, Мифтаховка карата яңа җинаять эш кузгатылуы турында аңа билгеле түгел.

"Мәгълүмат чаралары аша гына белдем", диде ул.

@azatliqradiosi
😢4🙏2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 26 август, шимбә. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺Төнлә Мәскәүгә дрон һөҗүме ясалган. Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, дронны Мәскәү өлкәсе Истринский районы җирлегендә Русиянең һава һөҗүменнән саклану көчләре (ПВО) бәреп төшергән. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🔺"Русич" неонацист диверсия-һөҗүм итү күзләү төркеме Финляндиядә тоткарланган үз лидерларының берсе - Ян Петровскийны (Славян) Русия хакимиятләре азат итми торып сугышта катнашмаячагын әйтте. Петровский ял итәргә киткәч Һелсинкида тоткарланган иде. Украина тәртип саклау оешмалары Петровскийны 2014-2015 елларда Донецки һәм Луһански өлкәләрендә кылынган җинаятьләрдә гаепли.

🔺Армияне "кимсеткән" өчен ике ел төрмәгә хөкем ителгән Алексей Москалев Тула өлкәсе колониясендә рәттән өченче тапкыр штраф изоляторга җибәрелгән. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

🔺Русия үзәк банкы төп ставканы 12% ка күтәрү сәбәпле, "Авыл ипотекасы" бирү вакытлыча туктатыла. Бу хакта кичә Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерде.

🔺Питрәч районында язучы Нурихан Фәттахның "Кырык дүртнең май аенда" әсәре нигезендә фильм төшерү тәмамланып килә. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Фильм Икенче Дөнья сугышында тылда хезмәт куйган хатын-кызларның авыр һәм катлаулы язмышына багышланган.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безнең белән дә уртаклашыгыз.

@azatliqradiosi
❤1👍1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Урысларны нәфрәт итүен һәм алардан, шул исәптән Украинадагы сугышка ярдәм итүчеләрдән дә, үч алырга әзер булуын белдергән видеосы пәйда булгач, ике атнага сак астына алынган Казан эшмәкәре Руслан Баязитов бүген кабат тоткарланган. Аны ике атнадан соң, вакытлыча…
Казан мәхкәмәсе эшмәкәр Руслан Баязитовны 11 октябрьгә кадәр сак астына алган.

Ул өлешчә үз гаебен таныган, дип яза "БИЗНЕС Online. Баязитовка алты елга кадәр төрмә яный.

"Мин тикшерү белән хезмәттәшлек итәм, мәгълүмат бирүдән баш тартмыйм. Чит илдә хисапларым да, милегем дә, бизнесым да юк. Барлык бизнесым Татарстанга бәйле. Шуңа чиклү чарасы буларак сак астында калдырмауны үтенәм", дигән ул.

Баязитов кичә тикшерү изоляторыннан чыкканда тоткарланды. Ул анда ике атна утырып чыкты.

Аны "Экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма оештыру" маддәсе нигезендә шикләнелүче буларак тоткарлаганнар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬9🙏1