Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, кадерле укучылар! 29 август, сишәмбе иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

◾️Русия саклану министрлыгы Тула һәм Белгород өлкәсендә дроннарны бәреп төшерүен хәбәр итте. Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә.

◾️Красноярскида 16 яшьлек егетне теракт әзерләүдә шикләнеп кулга алганнар. 9 сыйныф укучысы өендә химик матдәләр табылган дип яза ТАСС.

◾️2026 елда СИБУР Казанда фәнни үзәк ачарга җыена. Ул Русиядә полимерлар эшкәртү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип көтелә.

◾️Сентябрьдә Русиядә шаурма бәясе 10−15%-ка артачак дип көтелә. Сәүдә челтәрләре моның төп сәбәбе булып тавык бәясе артуын әйтә.

◾️Русиянең кино фонды илдә чит ил фильмнарны канунсыз күрсәтүгә каршы чыккан. Фонд моның теләсә нинди формасын пиратлык дип атый.

Азатлыкны укыгыз, дусларыгызга да киңәш итегез! Без башкалар язмаган яңалыкларны татарча хәбәр итәбез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍1🥰1
Активист Илдар Дадинны хәтерлисезме? Ул митинг кагыйдәләрен берничә тапкыр бозу нигезендә Русиядә беренче булып хөкем ителгән кеше иде.

Ул Украина ягында сугыша һәм "Русия җинаятьләренә каршы тору" өчен илдән китүен белдерде. Дадин "Себер батальоны"на кергән һәм хәзерге вакытта фронтка китәр алдыннан әзерлек уза.

Татарстан медиалары Дадин турында язмаса да, аның татарлар һәм Татарстан белән бәйләнешләре бар. Ул кечкенәдән Минзәлә районы Наратлы Кичү авылына кайтып йөргән, Чаллы һәм Ижаудагы татар туганнары белән элемтәне өзми.

Азатлык Илдар Дадинның бертуган сеңлесе Лилия һәм туганнан туган апасы Ләйсәния Дадиннар белән сөйләшкән иде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥10❤4👍3🤔1😢1
Татар киносының хәле: "Кем президентка беренче барып җитә, шул кино төшерә"

Бүгенге көн язмасын Татарстан киносына багышладык. Кичә, 28 августта Татарстан кинематографистлары берлеге корылтае узды. Оешма рәисе итеп кабат Илдар Ягъфәров сайланды.

Әлеге җыенда татар киносының проблемнары ачык әйтелмәде, шул исәптән хәл итү юллары да күрсәтелмәде. Татарстан мәдәният министры кинематографларны федераль үзәккә өмет итәргә чакырды. Татарстанның кинога акчасы юк, күрәсең.

Очрашуда нинди фильмнар аерым телгә алынды һәм Байбулат Батулла берлеккә керәчәкме, юкмы – безнең язмада укыгыз.

Сылтама ачылмаса, монда басыгыз. Язманы Телеграмның үзендә дә укып була.
🤬5👎2✍1👍1🔥1
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мөдире булып Тимур Кадыйров билгеләнгән

Ул моңарчы Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясен җитәкләгән, Иҗтимагый пулат рәисе урынбасары
булган.

Боерыкка кул инде куелган, Кадыйров бүгенге көннән әлеге вазифага керешә, дип яза Татар-информ.

Август башында Татарстан халыклар дуслыгы йорты мөдире вазифасыннан аны 2012 елдан җитәкләгән Ирек Шәрипов киткән.
🤬6✍2
Уфада хәрби комиссариатны яндыру ниятендә шикләнелгән 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар

Ул бензин һәм шырпылар тотып хәрби комиссариат янына килгән булган.

"Пруфы" беренчел мәгълүматларга таянып, егет комиссариат янына иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә килгән, бина янында тәртип сакчыларын күреп, качмакчы булган әмма җитешмәгән һәм тоткарланган дип яза.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көзен Казан Кирмәненең Спас манарасын экскурсияләр өчен ачачаклар. Спас манарасы туристларга ачылгач та, “Ягымлы Мехелен чыңы" ("Малиновый звон") проекты эшли башлаячак. Кичләрен кыңгырау чыңы яңгыратылганда манараның соңгы ярусы кура җиләге төсендә яктыртылачак.…
Казан Кирмәненең Спас манарасы экскурсияләр өчен 1 сентябрьдән ачылачак

Манараның өченче катында музей эшләячәк, ул Казан Кирмәненең диварлары һәм манарасының саклану ныгытмаларына багышланган булачак.

Спас манарасы туристларга ачылгач та, “Ягымлы Мехелен чыңы" ("Малиновый звон") проекты эшли башлаячак. Кичләрен кыңгырау чыңы яңгыратылганда манараның соңгы ярусы кура җиләге төсенә кереп яктыртылачак, диелә.
👍4❤2
Башкортстан башлыгы республикада күптелле гимназияләр саны артачак диде

Башкортстанда күп телле мәктәпләрдә 5489 бала укый, мондый мәктәпләрдә укырга теләүчеләрнең саны елдан ел арта диелә. Быел мондый мәктәпләргә беренче сыйныфка 1091 бала укырга керәчәк.

Башкортстанда өч елда күптелле дүрт мәктәп ачылган. Быел исә шундый мәктәпләрне Хәйбулла һәм Учалы районнарында ачарга ниятлиләр, ә Мишкә районындагы һәм Сибайдагы мәктәпләрне күптелле мәктәпкә үзгәртмәкчеләр.

Татарстанда күптелле мәктәпләр ачыла башлаганнан соң, бу тәҗрибәне Башкортстанда да керттеләр.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
❤1🤔1
Миңнеханов Татарстанда милли кием җитештерүне җайга салырга тәкъдим итте

"Җитештерүне оештырырга кирәк, теләсәләр кешеләр үзләренә ошаган милли киемнәрне сатып ала алсын", дигән ул.

Президент фикеренчә, бу эшне халык кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге осталары белән алып барырга кирәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥6👍4🤡4
Чиләбе өлкәсендә Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Ми-8 боралагы очып төшкән, өч кешелек экипаж һәлак булган.

Baza язуынча, боралак күнегү очышлары вакытында Чиләбедән 20 чаыкрым урнашкан Прудный бистәсе янында очып төшкән.

@azatliqradiosi
👍8✍1🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкованы сигез көнгә сак астына алган.
Татарстан югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага чыгарылган карарны үз көчендә калдырган.

Бу хакта «Республикасы» телеграм каналы хәбәр итә.

Узган шимбәдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 45 яшьлек Ситдыйкованы сигез тәүлеккә сак астына алды.

Аңа административ хокук бозулар кодексының 20.2.2 маддәсе, ягъни җәмәгать урыннарында урам җыены оештыру яки уздыру тәртибен бозу нигезендә эш ачтылар.

2022 елдан башлап Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.

@azatliqradiosi
❤3🤬2
Мәскәү биржасында евроның бәясе арткан.

Бер евро — 104 сумнан сатыла.

@azatliqradiosi
😁2😢2
Русиянең "Асаба халыклары телләре навигаторы" проекты эшли башлады

Платформда Русиядә яшәүче халыкларның телләре турында материаллар тупланачак.

"Телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге – кешенең байлыгы булуга ышанабыз, шуңа безнең проект киләчәк буыннар өчен телләрне сакларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән", ди проектны оештыручылар.

Әлегә "Навигатор"да дүрт тел урын алган.

Бу хакта күбрәк 👉 биредә укып була.
👍4❤2
Кырымда 1 сентябрь бәйрәме бары тик беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә үтәчәк

Карар "иминлекне тәэмин итү максатларында" кабул ителгән диелә.

Кремльнең Украинага каршы алып барган сугышы Русиядәге бәйрәмнәрнең оештырылуына да йогынты ясый. Хәзер аларның кайберләрен "иминлекне кайгыртып" яки бөтенләй үткәрмиләр, йә чаралар билгеле бер чикләүләр белән оештырыла.

Тулырак 👉 бу сылтамадан күчеп укый аласыз.
😢1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Әбҗәлил районыннан Самат Вәлиевне 26 август көнне җирләгәннәр.

Вәлиев күпбалалы гаиләдә үскән. Дүрт малай арасыннан ул төпчек бала булган.

Мәктәпне тәмамлагач Стәрлетамакта физкультура техникумында укыган. Көрәш белән кызыксынган.

2006 елны хәрби хезмәткә алынган. Соңрак хәрби машиналар бүлегендә командир булган.

Вәлиев Көньяк Осетия һәм Абхазиядә дә хезмәт иткән.

Украина сугышында 31-нче десант-һөҗүм бригадасында оператор-укчы булган.

Безнең хисапларга күрә, Русия башлаган сугышта Әбҗәлил районыннан 24 кеше һәлак булган.

Бүген сугышның 552нче көне
.

@azatliqradiosi
🎉5😢4🤣2❤1🕊1
1 сентябрьдән Татарстанда ислам банкингын сынап карау турындагы канун үз көченә керә.

Республика рәсмиләре моңа әзерлек эшләре башлаган. Бу хакта бүген Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, бүген төп проблемнарның берсе — ислам финансларын яхшы белгән белгечләр җитми. Бу максаттан рәсмиләр кыска вакытка исәпләнгән курслар һәм белем бирү програмнары оештырырга җыена.

@azatliqradiosi
👍11🤔2✍1
Башкортстанда генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы оештырганнар

Клубның бурычлары – үсеп килүче буынга Русия каһарманы Миңлегали Шәйморатов мисалында патриотик тәрбия бирү, Украинадагы сугышта катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатьләрен яклау диелә.

▪️Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Башкортстанда Шәйморатов исеме дә , "патриотик тәрбия бирү" кебек сүзләр дә бик еш телгә алына.

▪️Башкортстан түрәләре төрле белдерүләр ясаганда да халыкка "ватанпәрвәрлек", "сугышны хуплау" хисләре сеңдерергә тырыша. Мисал өчен, Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәме - Сабантуйның асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде ул.

▪️Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде. Кайбер белгечләр аны төзүне дә Радий Хәбиров тәкъдим иткән дигән иде.

@azatliqradiosi
💩7🖕3🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азат Мифтахов адвокаты Светлана Сидоркина Азатлык радиосына әйтүенчә, Мифтаховка карата яңа җинаять эш кузгатылуы турында аңа билгеле түгел. "Мәгълүмат чаралары аша гына белдем", диде ул. @azatliqradiosi
Математик Азат Мифтаховка каршы яңа җинаять эше ачылуын аның адвокаты да раслаган

Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты, математик Азат Мифтаховка каршы террорчылык эшчәнлегенә чакыру маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылган. Бу хакта аның адвокатына сылтанып ТАСС яза.

FreeAzat Телеграм каналы хәбәр итүенчә, әлеге эш нигезендә сорау алу өчен Азат янына ФСБ вәкиле килгән. Ул адвокаты Светлана Сидоркинасыз җавап бирмим дип белдергән.

"Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп колониядә утырган Мифтахов сентябрь башында иреккә чыгарга тиеш иде.
🤬13👍1
Бүген - 30 август. 33 ел элек, бу көнне 1990 елда Татарстанның Суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Республиканың төп һәм мөһим документы. Татарстан үзен бәйсез дәүләт дип игълан итте.

Бәйрәм көнендә без сезгә, кадерле укучыларыбыз, буыннан буынга татарның азатлыгы өчен көрәшкән шәхесләрне, аларның фидакарь хезмәтләрен искә төшерергә, бернигә дә карамастан татар дәүләт телен саклап калырга һәм аның үсешенә өлеш кертеп, үз хокукларыңны белеп яшәвегезне телибез.

Имин һәм бәхетле булыгыз!

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам!
❤50👏5🔥2
Ә әлегә дөньяда мондый хәбәрләр дә бар, шулар белән таныштырабыз:

🔸Украинадагы сугыш 553нче көн дәвам итә. Киевка һөҗүм итү аркасында ике ир һәлак булган.

🔸Дроннар Русиянең Псков, Брянск, Орел, Калуга, Рязань, Мәскәү өлкәләренә һәм Акъярга һөҗүм иткән. Бу әлегә шундый масштаблы һөҗүм диелде. Күп җирдә дроннар бәреп төшерелде дип хисап бирелде.

🔸Приморье краенда Владивосток белән Хабаровскины тоташтырган федераль трассаның көчле яңгырлар аркасында су астында калган.

🔸Dota уеннарының Дөнья чемпионатында Русия спортчыларына үз байрагы астында катнашырга рөхсәт ителгәч, Украина җыелама такымы уеннарда катнашмавын белдергән.

🔸Геленжикта урманнар яна. Урындагы хакимият кешеләрне янгынны сүндерүдә б ярдәм итәргә сораган.

🔸"Золотая корона" акча күчерү хезмәтен хакерлар һөҗүменә дучар булган. Аның өчен җаваплылыкны үз өстенә "IT-армия Украины" төркеме алды. Сугыш башлангач, чит илгә акча күчерү мәсьәләсе туды, "Золотая корона" хезмәтенең популярлыгы артты.

🔸Габонда дәүләт түнтәрелеше, хәрбиләр хакимиятне үз кулына алган, сайлаулардагы нәтиҗәләр саналмый, дәүләт институтлары эшен туктата дип белдергән. Габонның башкаласы Либревильдә атышлар булган, дип яза AFP.

🔸Apple яңа телефон һәм сәгатьләрен 12 сентябрь тәкъдим итәчәк. Бу Казан вакыты белән кичке 8дә булачак.

🔸Уфада Александр Матросов исемендәге паркта Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак. Ул 4 метр биеклектә булачак, ул республиканың парламенты - Королтай каршысында торачак дип ниятләнә.

🔸Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 3,9 млн сумга Hyundai Sonata машинасын сатып алган.

Менә шулар. Бүген ял булса да, безгә кереп чыккалап, лайклар куегыз, комментарлар язгалаштырыгыз.
🔥5❤1👍1