Русиянең "Асаба халыклары телләре навигаторы" проекты эшли башлады
Платформда Русиядә яшәүче халыкларның телләре турында материаллар тупланачак.
"Телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге – кешенең байлыгы булуга ышанабыз, шуңа безнең проект киләчәк буыннар өчен телләрне сакларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән", ди проектны оештыручылар.
Әлегә "Навигатор"да дүрт тел урын алган.
Бу хакта күбрәк 👉 биредә укып була.

👍4❤2
Кырымда 1 сентябрь бәйрәме бары тик беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә үтәчәк
Карар "иминлекне тәэмин итү максатларында" кабул ителгән диелә.
Кремльнең Украинага каршы алып барган сугышы Русиядәге бәйрәмнәрнең оештырылуына да йогынты ясый. Хәзер аларның кайберләрен "иминлекне кайгыртып" яки бөтенләй үткәрмиләр, йә чаралар билгеле бер чикләүләр белән оештырыла.
Тулырак 👉 бу сылтамадан күчеп укый аласыз.

😢1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Әбҗәлил районыннан Самат Вәлиевне 26 август көнне җирләгәннәр.
Вәлиев күпбалалы гаиләдә үскән. Дүрт малай арасыннан ул төпчек бала булган.
Мәктәпне тәмамлагач Стәрлетамакта физкультура техникумында укыган. Көрәш белән кызыксынган.
2006 елны хәрби хезмәткә алынган. Соңрак хәрби машиналар бүлегендә командир булган.
Вәлиев Көньяк Осетия һәм Абхазиядә дә хезмәт иткән.
Украина сугышында 31-нче десант-һөҗүм бригадасында оператор-укчы булган.
Безнең хисапларга күрә, Русия башлаган сугышта Әбҗәлил районыннан 24 кеше һәлак булган.
Бүген сугышның 552нче көне.
@azatliqradiosi

🎉5😢4🤣2❤1🕊1
1 сентябрьдән Татарстанда ислам банкингын сынап карау турындагы канун үз көченә керә.
Республика рәсмиләре моңа әзерлек эшләре башлаган. Бу хакта бүген Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, бүген төп проблемнарның берсе — ислам финансларын яхшы белгән белгечләр җитми. Бу максаттан рәсмиләр кыска вакытка исәпләнгән курслар һәм белем бирү програмнары оештырырга җыена.

Азатлык Радиосы
Татарстанда ислам финансы белгечләре җитми
Яңа финанс системны сынау өчен республикада хәләл тармакта эшләүче 200 оешманы җәлеп итәчәкләр.
👍11🤔2✍1
Башкортстанда генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы оештырганнар
Клубның бурычлары – үсеп килүче буынга Русия каһарманы Миңлегали Шәйморатов мисалында патриотик тәрбия бирү, Украинадагы сугышта катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатьләрен яклау диелә.
▪️Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Башкортстанда Шәйморатов исеме дә , "патриотик тәрбия бирү" кебек сүзләр дә бик еш телгә алына.
▪️Башкортстан түрәләре төрле белдерүләр ясаганда да халыкка "ватанпәрвәрлек", "сугышны хуплау" хисләре сеңдерергә тырыша. Мисал өчен, Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәме - Сабантуйның асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде ул.
▪️Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде. Кайбер белгечләр аны төзүне дә Радий Хәбиров тәкъдим иткән дигән иде.

💩7🖕3🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азат Мифтахов адвокаты Светлана Сидоркина Азатлык радиосына әйтүенчә, Мифтаховка карата яңа җинаять эш кузгатылуы турында аңа билгеле түгел. "Мәгълүмат чаралары аша гына белдем", диде ул. @azatliqradiosi
Математик Азат Мифтаховка каршы яңа җинаять эше ачылуын аның адвокаты да раслаган
Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты, математик Азат Мифтаховка каршы террорчылык эшчәнлегенә чакыру маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылган. Бу хакта аның адвокатына сылтанып ТАСС яза.
FreeAzat Телеграм каналы хәбәр итүенчә, әлеге эш нигезендә сорау алу өчен Азат янына ФСБ вәкиле килгән. Ул адвокаты Светлана Сидоркинасыз җавап бирмим дип белдергән.
"Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп колониядә утырган Мифтахов сентябрь башында иреккә чыгарга тиеш иде.

🤬13👍1
Бүген - 30 август. 33 ел элек, бу көнне 1990 елда Татарстанның Суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Республиканың төп һәм мөһим документы. Татарстан үзен бәйсез дәүләт дип игълан итте.
Бәйрәм көнендә без сезгә, кадерле укучыларыбыз, буыннан буынга татарның азатлыгы өчен көрәшкән шәхесләрне, аларның фидакарь хезмәтләрен искә төшерергә, бернигә дә карамастан татар дәүләт телен саклап калырга һәм аның үсешенә өлеш кертеп, үз хокукларыңны белеп яшәвегезне телибез.
Имин һәм бәхетле булыгыз!
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам!

❤50👏5🔥2
Ә әлегә дөньяда мондый хәбәрләр дә бар, шулар белән таныштырабыз:
🔸Украинадагы сугыш 553нче көн дәвам итә. Киевка һөҗүм итү аркасында ике ир һәлак булган.
🔸Дроннар Русиянең Псков, Брянск, Орел, Калуга, Рязань, Мәскәү өлкәләренә һәм Акъярга һөҗүм иткән. Бу әлегә шундый масштаблы һөҗүм диелде. Күп җирдә дроннар бәреп төшерелде дип хисап бирелде.
🔸Приморье краенда Владивосток белән Хабаровскины тоташтырган федераль трассаның көчле яңгырлар аркасында су астында калган.
🔸Dota уеннарының Дөнья чемпионатында Русия спортчыларына үз байрагы астында катнашырга рөхсәт ителгәч, Украина җыелама такымы уеннарда катнашмавын белдергән.
🔸Геленжикта урманнар яна. Урындагы хакимият кешеләрне янгынны сүндерүдә б ярдәм итәргә сораган.
🔸"Золотая корона" акча күчерү хезмәтен хакерлар һөҗүменә дучар булган. Аның өчен җаваплылыкны үз өстенә "IT-армия Украины" төркеме алды. Сугыш башлангач, чит илгә акча күчерү мәсьәләсе туды, "Золотая корона" хезмәтенең популярлыгы артты.
🔸Габонда дәүләт түнтәрелеше, хәрбиләр хакимиятне үз кулына алган, сайлаулардагы нәтиҗәләр саналмый, дәүләт институтлары эшен туктата дип белдергән. Габонның башкаласы Либревильдә атышлар булган, дип яза AFP.
🔸Apple яңа телефон һәм сәгатьләрен 12 сентябрь тәкъдим итәчәк. Бу Казан вакыты белән кичке 8дә булачак.
🔸Уфада Александр Матросов исемендәге паркта Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак. Ул 4 метр биеклектә булачак, ул республиканың парламенты - Королтай каршысында торачак дип ниятләнә.
🔸Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 3,9 млн сумга Hyundai Sonata машинасын сатып алган.
Менә шулар. Бүген ял булса да, безгә кереп чыккалап, лайклар куегыз, комментарлар язгалаштырыгыз.

🔥5❤1👍1
🔻Галим, математик, Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән Азат Мифтаховка тагын бер җинаять эшен ачканнарын хәбәр иткән идек. Ул сентябрь башында иреккә чыгарга тиеш иде. Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркинага кичә, 29 августта ФСБ тикшерүчесе Мифтаховка “террорчылык эшчәнлегенә чакыру маддәсе” нигезендә җинаять эше ачылу карарын күрсәткән.
Беләсезме нәрсәгә нигезләнгән бу яңа җинаять эше ачылуы? Мифтаховны төрмәдән чыгармас өчен нәрсә уйлап тапканнар дип уйлыйсыз?
👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса 👉 бу сылтамага басыгыз.

🤬12
📍Бүгенге көн темасы - Русия паспортында Татарстанның кушымтасы юкка чыгуы.
Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелеп, соңгы дәүләтчелек символлары да бетерелде. Бу паспорттагы кушымтага да кагылмый калмады.
💬 Паспортымда исем-фамилиям татарча язылуын, Татарстан Республикасы дип язылган битләрнең булуын теләдем. Мин — Татарстан кешесе, андый мөмкинлек бар икән, ник кулланмаска?!
Бирәсезме андый паспортларны дигәч, гариза язарга кирәк, диделәр. Ярар, кире какмагач, әйбәт, аны гына башкарырмын, дидем. Әмма берничә көннән килсәм, юк, булмый, андый паспортлар бирелми, диелде. "Гариза яздырткан кеше кагыйдәләр белән таныш булмаган. Буталчык чыккан", диделәр. Ни өчен бирелми, нәрсәгә бәйле дип кызыксындым. "Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, хәзер андый паспортлар бирелми", дип җавап кайтардылар, — дип сөйләде кушымталы паспортка ия була алмау тарихын Данис.
Татарстан бәйсезлекне игълан иткәч, республикадагы ватандашлык мәсьәләсе килеп чыккан иде. Татарстанда аерым паспорт булырга тиешме, бу ничек хәл итергә тиеш дип бәхәс куба. Русия паспортындагы Татарстан кушымтасы Казан белән Мәскәү арасындагы компромисслы килешү барлыкка килгән. Белгечләр фикеренчә, бу кушымта татарларның исем-фамилиярен татарча дөрес язуга мөмкинлек ачкан һәм республикада яшәүчеләрдә Татарстан ватандашлыгын булдыруга уңай тәэсир иткән. Башта мондый кушымталы паспорт барысына да бирелгән, аннары инде Мәскәүнең сәяси вертикале көчәя баргач,андый паспортлар җитештерелми, барысына да җитми дигән сәбәпләр белән мондый кушымталы паспортны оныттыру эше дә җәелә барды. Соңгы елларда махсус гариза белән генә, үҗәтләнеп кенә алу мөмкинлеге булды.
💬 Вакытында аңа ихтыяҗ зур иде, республиканың үзлеген булдырырга, аны танытырга, кешеләрнең милли үзаңын күтәрергә кирәк иде. Бу максатларга ирешелде, хәзер боларның барасы да бар. Татарстан абсолют абруйга ия, ул чит илләр белән элемтәләр булдырды, күреп торабыз бит, республика җитәкчелеге чит илләр, аеруча ислам дәүләтләре белән турыдан-туры аралаша. Шуңа Русия паспортында Татарстан кушымтасы юк дип сукрану кирәкми, киңрәк карарга кирәк, — ди академик Индус Таһиров.
💬 Русияле дигән төшенчәне ныгытканда, Татарстан ватандашлыгы комачаулый гына. "Россиян милләте" дигән төшенәнең авторы - галим, этнолог Валерий Тишков бүгенге вазгыятьне куанып кабул итәдер дип уйлыйм. Төбәк ватандашлыгы эри, мин - русияле дигәне өскә чыга. Империячел рухи агым үз максатына ирешә бара, — ди галим Дамир Исхаков
Татарстанлылар, сездә мондый кушымталы паспорт бармы? Ул сездә нинди тойгылар тудыра? Үзгәлекне сизәргә мөмкинлек бирдеме?
👉 Тулы мәкалә
👉 Көзге сылтама

"Мин — татарстанлы" дигән төшенчә югала бара. "Татар паспорты" инде бирелми
30 август — Татарстан cуверенитеты көне
🤬16😢4👍1
Русия генә түгел, Кытай да хариталарны үзгәртергә ярата…
Кытай хакимиятләре 2023 елга яңа географик хариталар чыгарган, аларда Амур елгасындагы Зур Уссури утравы Кытайныкы дип күрсәтелгән. Бу хакта РБК җиткерә.
Сүз Амур елгасындагы Зур Уссури утравы турында бара. 2008 елда Мәскәү белән Пекин килешү төзеде, аңа ярашлы утрау ике ил арасында бүленде. Әмма яңа рәсми харитада Кытай утрауны тулысынча үзенеке итеп куйган һәм аны ил җирләренең иң көнчыгыштагы ноктасы дип билгеләгән.
Хәбәр тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
Бу хакта ни уйлыйсыз?

Кытай хакимиятләре хариталарда Русиянең бер өлешен үз җире дип билгеләгән
Сүз Амур елгасындагы Зур Уссури утравы турында бара. 2008 елда Мәскәү белән Пекин килешү төзеде, аңа ярашлы утрау ике ил арасында бүленде. Әмма яңа рәсми харитада Кытай утрауны тулысынча үзенеке итеп куйган һәм аны ил җирләренең иң көнчыгыштагы ноктасы дип…
😁7👍1🥰1
Тарихи фото - 1996 елда Хөррият стеласын урнаштыру мәле. Ул 30 августта башкарылган. Стела әкрен генә әйләнә, ул реставрацияләнде.
Стела авторы - Кадыйм Җәмитов.
Фото Тарих институтының телеграм каналыннан алынды.
Бу стеланың тарихын беләсезме? Сынчы нәрсәдән илһамланган? Нинди мәгънәләр салынган бу һәйкәлгә? Сездә нинди фикерләр тудыра ул - языгыз әле!

❤14👍7🔥2
30 августка каршы төндә Уфаның Калинин районында, Черниковка- Шакша станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткәннәр.
Бер шкаф тулысынча янып беткән, тагын ике шкафны ача алмаганнар – сыдырылган эзләр генә калган. Полиция ике сәгатьләп йөк поездларының йөреше туктатылып торган. Mkset-ка Русия тимер юллары (РЖД) матбугат хезмәтендә тимер юлдагы хәлне диверсия дип раслаганнар.
Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар. Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
Хәбәр ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

Уфада билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган шкафны яндырган
Русия тимер юллары (РЖД) матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Шакша станциясендәге реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төртелгән булган.
👍3🫡3🔥1
🔺Русия Бразилиянең һава һәлакәтләрен тикшерү һәм булдырмау оешмасына (CENIPA) Пригожин белән һәлакәткә очраган Embraer бизнес-очкычын халыкара кагыйдәләргә ярашлы итеп тикшермәячәкбез дигән. Бу очкыч Бразилиядә җитештерелгән, шуңа күрә киләчәктә мондый һәлакәтләр булмасын өчен CENIPA һәм Embraer җитештерүчесе тикшерү уздырырга теләгән.
Reuters агентлыгы мәгълүматынча, Русиянең Дәүләтара авиация комитетында (МАК) Сивил авиация халыкара оешмасы кагыйдәләренә сылтанганнар һәм эчке очышлар вакытында килеп чыккан казага халыкара кагыйдәләр кагылмый дип белдергәннәр.
Һава һәлакәтләрен тикшерүче белгеч Джозеф Гузетти фикеренчә, Русия тикшерү уздырырга рөхсәт итми икән, димәк Пригожин очкычының һәлакәткә юлыгуы гадел тикшерелер дип көтәсе юк.
23 август кичендә Тверь өлкәсендә Embraer ERJ-135BJ Legacy 650 очкычы килеп төште. Күп тә үтмәде, Росавиация юлчылар арасында Евгений Пригожин булуын хәбәр итте. 27 августта Тикшерү комитеты очкычтагыларның шәхесләрен раслады һәм анда үлгәннәр Росавиация чыгарган исемлеккә туры килә диде. Кичә 29 августта медиалар Евгений Пригожинны Петербурда “ябык форматта” Порохов зиратында җирләүләре турында язды.
Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтама бар.

✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген - 30 август. 33 ел элек, бу көнне 1990 елда Татарстанның Суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Республиканың төп һәм мөһим документы. Татарстан үзен бәйсез дәүләт дип игълан итте. Бәйрәм көнендә без сезгә, кадерле укучыларыбыз, буыннан буынга…
Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итә. Путиннан котлау күренмәде
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатендә республиканың казанышларын санап чыкты да "Русия президенты Владимир Путинның хуплавы булмаса, моңа ирешеп булмас иде" дигән сүзләр әйтте.
Путин исә Татарстан халкын Республика көне белән котлап тормады, бу мәшәкатьне Идел буендагы вәкиле Игорь Комаровка йөкләде.
Ә бит заманында Путин бу эшне шәхсән үзе башкара иде. Әйтик, 20 ел элек, хакимлегенең башында, Татарстан халкын Республика көне белән котлап мондый сүзләр әйткән иде:
"Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстанның барлык халыкларын берләштерә. Аның тарихы Русиянең чын мәгънәдә тигез хокуклы федератив мөнәсәбәтләр коруга юл ачкан демократик яңаруы белән тыгыз бәйле" диде Путин 2003 елда.
20 ел узды. Русиянең "федератив мөнәсәбәтләре" кайда да, "демократик яңаруы" кайда?
❓Ә сездә 30 август көне уңаеннан нинди уйлар?
#Татарстан

😁8🤔3🤬3😢2🤡2💊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итә. Путиннан котлау күренмәде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатендә республиканың казанышларын санап чыкты да "Русия президенты Владимир Путинның хуплавы булмаса, моңа ирешеп булмас иде"…
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан мөрәҗәгатендә Украинадагы "махсус хәрби операциягә" дә тукталды.
"Бүген махсус хәрби операция барышында Татарстан хәрбиләре батырлык һәм кыюлык күрсәтә, илнең киләчәге һәм ватандашларның иминлеге өчен көрәшә. Без Бөек Ватан сугышы геройлары буынының лаеклы варислары булган яклаучыларыбыз белән горурланабыз. Җиңүгә ышанабыз!" диде ул.
❓Миңнехановның бу бәяләмәсе белән килешәсезме? Әйе👍, Юк 👎
▪️Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 590 кеше һәлак булган. Бу сан тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.
Бүген 30 август, сугышның 553нче көне.

👎13🤬11🤡7👏1
30 август Казанда һәр елдагыча "Уйнагыз, гармуннар" фестивале уза
Быелгы бәйрәмнән берничә фото тәкъдим итәбез.
Сез дә безгә үзегезнең фото-видеоларыгызны бу адреска җибәрә аласыз: @azatliqradio

👍10❤1🥰1