Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия генә түгел, Кытай да хариталарны үзгәртергә ярата…

Кытай хакимиятләре 2023 елга яңа географик хариталар чыгарган, аларда Амур елгасындагы Зур Уссури утравы Кытайныкы дип күрсәтелгән. Бу хакта РБК җиткерә.

Сүз Амур елгасындагы Зур Уссури утравы турында бара. 2008 елда Мәскәү белән Пекин килешү төзеде, аңа ярашлы утрау ике ил арасында бүленде. Әмма яңа рәсми харитада Кытай утрауны тулысынча үзенеке итеп куйган һәм аны ил җирләренең иң көнчыгыштагы ноктасы дип билгеләгән.

Хәбәр тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

Бу хакта ни уйлыйсыз?
😁7👍1🥰1
Тарихи фото - 1996 елда Хөррият стеласын урнаштыру мәле. Ул 30 августта башкарылган. Стела әкрен генә әйләнә, ул реставрацияләнде.

Стела авторы - Кадыйм Җәмитов.

Фото Тарих институтының телеграм каналыннан алынды.

Бу стеланың тарихын беләсезме? Сынчы нәрсәдән илһамланган? Нинди мәгънәләр салынган бу һәйкәлгә? Сездә нинди фикерләр тудыра ул - языгыз әле!
❤14👍7🔥2
30 августка каршы төндә Уфаның Калинин районында, Черниковка- Шакша станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткәннәр.

Бер шкаф тулысынча янып беткән, тагын ике шкафны ача алмаганнар – сыдырылган эзләр генә калган. Полиция ике сәгатьләп йөк поездларының йөреше туктатылып торган. Mkset-ка Русия тимер юллары (РЖД) матбугат хезмәтендә тимер юлдагы хәлне диверсия дип раслаганнар.

Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар. Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.

Хәбәр ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
👍3🫡3🔥1
🔺Русия Бразилиянең һава һәлакәтләрен тикшерү һәм булдырмау оешмасына (CENIPA) Пригожин белән һәлакәткә очраган Embraer бизнес-очкычын халыкара кагыйдәләргә ярашлы итеп тикшермәячәкбез дигән. Бу очкыч Бразилиядә җитештерелгән, шуңа күрә киләчәктә мондый һәлакәтләр булмасын өчен CENIPA һәм Embraer җитештерүчесе тикшерү уздырырга теләгән.

Reuters агентлыгы мәгълүматынча, Русиянең Дәүләтара авиация комитетында (МАК) Сивил авиация халыкара оешмасы кагыйдәләренә сылтанганнар һәм эчке очышлар вакытында килеп чыккан казага халыкара кагыйдәләр кагылмый дип белдергәннәр.

Һава һәлакәтләрен тикшерүче белгеч Джозеф Гузетти фикеренчә, Русия тикшерү уздырырга рөхсәт итми икән, димәк Пригожин очкычының һәлакәткә юлыгуы гадел тикшерелер дип көтәсе юк.

23 август кичендә Тверь өлкәсендә Embraer ERJ-135BJ Legacy 650 очкычы килеп төште. Күп тә үтмәде, Росавиация юлчылар арасында Евгений Пригожин булуын хәбәр итте. 27 августта Тикшерү комитеты очкычтагыларның шәхесләрен раслады һәм анда үлгәннәр Росавиация чыгарган исемлеккә туры килә диде. Кичә 29 августта медиалар Евгений Пригожинны Петербурда “ябык форматта” Порохов зиратында җирләүләре турында язды.

Хәбәр
👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтама бар.
✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген - 30 август. 33 ел элек, бу көнне 1990 елда Татарстанның Суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Республиканың төп һәм мөһим документы. Татарстан үзен бәйсез дәүләт дип игълан итте. Бәйрәм көнендә без сезгә, кадерле укучыларыбыз, буыннан буынга…
Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итә. Путиннан котлау күренмәде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатендә республиканың казанышларын санап чыкты да "Русия президенты Владимир Путинның хуплавы булмаса, моңа ирешеп булмас иде" дигән сүзләр әйтте.

Путин исә Татарстан халкын Республика көне белән котлап тормады, бу мәшәкатьне Идел буендагы вәкиле Игорь Комаровка йөкләде.

Ә бит заманында Путин бу эшне шәхсән үзе башкара иде. Әйтик, 20 ел элек, хакимлегенең башында, Татарстан халкын Республика көне белән котлап мондый сүзләр әйткән иде:

"Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстанның барлык халыкларын берләштерә. Аның тарихы Русиянең чын мәгънәдә тигез хокуклы федератив мөнәсәбәтләр коруга юл ачкан демократик яңаруы белән тыгыз бәйле" диде Путин 2003 елда.

20 ел узды. Русиянең "федератив мөнәсәбәтләре" кайда да, "демократик яңаруы" кайда? 

❓Ә сездә 30 август көне уңаеннан нинди уйлар?

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁8🤔3🤬3😢2🤡2💊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итә. Путиннан котлау күренмәде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатендә республиканың казанышларын санап чыкты да "Русия президенты Владимир Путинның хуплавы булмаса, моңа ирешеп булмас иде"…
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан  мөрәҗәгатендә Украинадагы "махсус хәрби операциягә" дә тукталды.

"Бүген махсус хәрби операция барышында Татарстан хәрбиләре батырлык һәм кыюлык күрсәтә, илнең киләчәге һәм ватандашларның иминлеге өчен көрәшә. Без Бөек Ватан сугышы геройлары буынының лаеклы варислары булган яклаучыларыбыз белән горурланабыз. Җиңүгә ышанабыз!" диде ул.

❓Миңнехановның бу бәяләмәсе белән килешәсезме? Әйе👍, Юк 👎

▪️
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 590 кеше һәлак булган. Бу сан тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 30 август, сугышның 553нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎13🤬11🤡7👏1
30 август Казанда һәр елдагыча "Уйнагыз, гармуннар" фестивале уза

Быелгы бәйрәмнән берничә фото тәкъдим итәбез.

Сез дә безгә үзегезнең фото-видеоларыгызны бу адреска җибәрә аласыз: @azatliqradio

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍10❤1🥰1
Аннексияләнгән Кырымда кулга алынган активист Ахметхан Умеровны тикшерү изоляторында сакалын кырырга мәҗбүр иткәннәр

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" төркеме хәбәр итә.

Изоляторга кертер алдыннан аның ризыкларын һәм кайбер шәхси әйберләрен дә тартып алганнар диелә.

Адвокат Эдем Семедляев Акмәчеттәге тикшерү изоляторында шартлар кырыс булуын да искәртә: анда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып яки ятып торырга ярамый ди. "Тоткыннар бу вакыт эчендә йә басып тора, йә тимер утыргычта утыра", ди ул.

24 август Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында Русия куәт оешмалары кырымтатарларда тентү уздырган иде.

Иртәнге сәгать дүрттән тентү белән Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Абдулмеджит Сейтумеров, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килделәр. Шуннан соң ирләр тоткарланды.

Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9😢3👍1
Сораштыру: Татарстанга күбрәк мөстәкыйльлек кирәкме? Татар телен һәркем укысынмы?

Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 33 ел тулу уңаеннан Казанда бер сораштыру уздырдык.

▪️Бүген Татарстанга федераль үзәктән күбрәк мөстәкыйльлек кирәкме?

▪️Татар теле дәресләрендә һәркем укырга тиешме?

Шушы сорауларны Казан халкына бирдек. Тыңлап карагыз әле.

❓Ә сез бу сорауларга ничек җавап бирер идегез?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥12👍3❤2
⚡️Уфада гранат шартлату белән янаган ир тикшерү изоляторында үзенә кул салган

Уфада гранат шартлату белән янаган 39 яшьлек Илдар Булатов тикшерү изоляторындагы төрмә камерасында үзенә кул салган. Бу хакта Telegram-каналлар хәбәр итә.

Mash Batash әлеге мәгълүматны ирнең туганнарына сылтама белән җиткерә. "Туганнары әйтүенчә, Илдар үлгән. Ул тикшерү барган вакытта ике ай утырырга тиеш булган камерада үзенә кул салган", дип яза канал.

Baza мәгълүматынча, бу хәл Уфаның 1нче тикшерү изоляторында булган.

▪️2 августта Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Аның юлны шартлатам дип янавы, Нагаев шоссесын көн ахырына кадәр ябулары, урынга куәт оешмалары вәкилләре, саперлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килүе әйтелде.

▪️Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар.

Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤔9😢2
"Азатлык" татар яшьләре активистлары Суверенитет көнендә Казанда байракчыклар таратты

Берлек рәисе Наил Нәбиуллин Азатлыкка әйтүенчә, 30 август — бернинди Шәһәр көне дә, Республика көне дә түгел, ул — Суверенитет көне.

"Бу декларациянең һәм бу көннең мөһимлеге шунда — без бу документ белән дәүләтчелегебезне торгыздык. Бүген байракчыклар таратып, без дәүләтчелегебезне, бу көнебезне хәтерләтәбез. Килер бер көн — үзебезнең дәүләтчелегебезне, хокукларыбызны кире кайтарачакбыз. Бу — шиксез. 30 август үзенә күрә бер мөһим символ булып калырга тиеш", диде ул.

Байракчыклар таратудан тыш, яшьләр Бауман урамында, "Кольцо" сәүдә үзәге һәм Камал театры яныда өч меңләп ябыштыргыч беркеткән. Анда Татарстан байрагы һәм туграсы төшерелгән, бер өлеше Гаяз Исхакыйга багышланган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍22❤8🥰1
❗️Русиянең дәүләт медиасы сугыш башыннан бирле илгә булган иң көчле дрон һөҗүме турында дәшми калды

Бүген, 30 августка каршы төндә Украина кораллы көчләре сугыш башыннан бирле Русиягә иң көчле дрон һөҗүме ясады. Русиянең җиде төбәгенә һөҗүм булды.

▪️Украинаның иң уңышлы һөҗүме Псков һава аланына туры килде. Биредә сивил очкычлардан тыш, 334нче хәрби-транспорт һава полкының Ил-76 очкычлары да урнашкан. Аларның кимендә дүртесе зыян күргән диелде.

▪️Брянскида тикшерү комитеты бинасына зыян килгән, җирле хакимиятләр моны бәреп төшерелгән дрон калдыклары төшү сәбәпле дип аңлата. "Кремний Эл" микроэлектроника заводында янгын турында хәбәр ителә. Төбәк губернаторы сөйләвенчә, телевидение манарасына да һөҗүм булган, ул дроннар бәреп төшерелгән.

▪️Орлов, Мәскәү, Рязань, Калуга өлкәләре һәм аннексияләнгән Акъяр хакимиятләре дә дрон һөҗүме турында җиткерде. Мәскәүнең Внуково һәм Домодедово һава аланнары берничә сәгатькә ябылып торды.

Тик федераль каналлар иртәнге яктагы хәбәрләр чыгарылышларында бу көчле һөҗүмнәрне телгә алмады. Беренче каналда иртәнге тугыздагы 17 минутлык чыгарылышта бу вакыйгаларга урын табылмады.

Аның каравы пропагандачылар Украинада һава кисәтүе булуын хәбәр итте. «Россия-1» һәм НТВ да төрле төбәкләрдәге шартлауларны җиткереп тормады. Дрон һөҗүме турында «Россия-24» каналы да дәшмәде.

Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤬1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Украина мөселманнары Диния нәзарәтенең элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев татарларны Татарстанның суверенитет көне белән котлады һәм азатлыкка ирешү юлларын ничек күрүен аңлатты

Сәид Исмәгыйлев
тумышы белән Украинаның Донецки якларыннан, әти-әнисе дә шунда туган, ә бабалары Пенза якларыннан.

Сәид татарча да, урысча да, украинча да белә. Шул телләрдә 20 ел буена Украинада исламны тарату эше белән мәшгуль булды.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлевнең дә тормышын астын өскә китерде. Аның кулында хәзер Коръән түгел, ә корал, чапан урынына — гаскәр киеме, әмма ул тыныч тормышта да, хәзер дә кешеләрне коткару эшендә.

Узган ел Азатлык Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмә корган иде. Аны 👉
монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍31❤6💯2🤔1
Бүген бәйрәм көнне Суверенитет турында Декларациясен кабул итү тарихын искә алабыз. Ул җиңел бирелми, төрле каршылыклар, киртәләр аша узарга туры килә. Әмма бәхәс аша документ кабул ителә. Парламентта ул вакытта бәхесләр, ялкынлы чыгышлар була иде.

Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин бу тарих эчендә кайнаган шәхес. Мөнбәрдән дә ул Декларация текстын укыды һәм моның белән гомере буе горурланды. Бүген аның истәлекләре белән танышырга тәкьдим итәбез.

Язманы тулысынча монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤29