Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген бәйрәм көнне Суверенитет турында Декларациясен кабул итү тарихын искә алабыз. Ул җиңел бирелми, төрле каршылыклар, киртәләр аша узарга туры килә. Әмма бәхәс аша документ кабул ителә. Парламентта ул вакытта бәхесләр, ялкынлы чыгышлар була иде.

Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин бу тарих эчендә кайнаган шәхес. Мөнбәрдән дә ул Декларация текстын укыды һәм моның белән гомере буе горурланды. Бүген аның истәлекләре белән танышырга тәкьдим итәбез.

Язманы тулысынча монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤29
Суверенитет Татарстанга нәрсә бирде?

30 ел элек, 1990 елның 30 августында Татарстан парламенты "Татарстанның суверенитеты турында декларация" кабул итә. Моңа нинди вагыйгалар сәбәпче була? Суверенитет Татарстанга нәрсә бирде? Тагын 30 елдан Татарстанны нәрсә көтә? Сезнең игътибарга аңлату видеосы тәкъдим итәбез.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥20❤3👍3
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - җәйнең соңгы көне, атнакич иртәсендә соңгы хәбәрләр белән таныштырабыз.

🔸Мәскәүнең Внуково, Домодедово, Шереметьево һава аланнарында 60ка якын рейс тоткарланган. Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүасты районында дронның бәреп төшерелүе турында әйтте.

🔸Дроннар һөҗүме Брянск өлкәсе белән Кырымда да булган.

🔸Русия Төньяк Корея белән хәрби кораллар сатып алу турында яшерен сөйләшү алып бара, дип саный Вашингтон.

🔸Русиянең абруйлы университеты - ВШЭдан 18 ел дәвамында проректор булып эшләгән А. Яковлев киткән. Галимнең сүзләренчә, уку елы башында ВШЭдан 700 укытучы һәм фәнни хезмәткәр эштән киткән.

🔸Артист Максим Галкин Казахъстанда концертларын уздыртмауга кагылышлы яшерен фәрман бар дип сөйләгән. Аның сүзләренчә, Астана белән Алматы шәһәрендәге түрәләр, башка сыймаслык төрле сәбәпләр табып, артистка концертларны оештырырга мөмкинлек бирми.

🔸1 сентябрьгә Уфада иң арзан чәчәк гөлләммәсенең бәясе 1040 сум тора. Иң кыйммәтлесе - 3 мең сумнан арта, дип яза Msket медиасы.

🔸Татарстанда ел башыннан янгыннарда 82 кеше һәлак булган.

Безне укып баруыгыз өчен рәхмәт, үзегез нидер ишетсәгез, кызыклы хәбәр, тарих, вакыйга дип тапсагыз, безнең белән дә бүлешегез, языгыз безгә.
❤7👍1
Кичә, АКШның Лос Анжелес шәһәрендә йолдызлар аллеясе, танылган Кытай театры каршында Татарстанның бәйсезлеге турында Декларацияне кабул итү көне искә алынды.

Активист Фәнис Фәхретдинов, читтә булсак та бу көнне урамга Татарстан байраклары белән чыгып, татарларның азатлыкка ирешү идеясе барыбер яши дигәнне күрсәтергә теләдек дип сөйләде. "Мәскәү Кремле алып барган сәясәте Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләрне, асаба халыкларны изә. Татарстан мөһим документны кабул итте, аны онытмаска тиешбез", диде ул Азатлыкка.

Татарастанның Суверенитет турында Декларциясен кабул итү көне уңаеннан аны искә алу тагын берничә шәһәрдә узган.
❤19❤‍🔥3🔥3
📍Көн язмасы - галим Азат Мифтахов турында.

Азат Мифтаховка каршы җинаять эше ачылды. 4 сентябрьдә ул иреккә чыгарга тиеш иде, хәзер галимнең туганнары аны махсус төрмәдән чыгармас өчен төрле сәбәпләр эзләргә мөмкиннәр дип саный. Шундый сәбәп - яңа җинаять эше.

Азатлык Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова белән сөйләште.

— Без барыбыз да Азатның төрмәдән чыгуына әзерләндек. Машинада ирем, Азатның хатыны белән бергә каршы алырга барырбыз дип килештек. Кодагыйлар да киләбез диде, алар кызым, әнием, сеңелләрем белән өйдә табын әзерләп көтәр диештек. Август урталарында ук бу җинаять эше ачылуы турында сөйли башладылар, имеш-мимешләр дип кенә кабул иттем, ә бу хәбәр раслангач, коелып төштем. Өстемә кайнар су сипкән кебек булды. Халәтемне аңлата алмыйм, үксеп елап хәл ителсә иде, ичмасам, — дип тезеп-тезеп сөйли әни кеше. — 2019 елдагы халәтемә кире кайттым. Кайда бәрелергә белмичә югалып калган идем. Курку биләп алган иде. Хәзер дә шулай. Әле мине өмет яшәтә иде, бу елларны ничек яшәгәнемне үзем генә беләм, хәзер канатларны кисеп ташлаган кебек. Нишләргә?!

Балам болай да нахакка утырды, ни өчен тагын җинаять эшен ачалар? Нигә шулкадәр каныктылар Азатка? Нәрсәдән куркалар? Бу сорауларга җавабым юк. Бигрәк мәкерле эш итәләр. Баланың чыгарга тиешле вакытына туры китереп. Кешенең өметләнгәнен беләләр бит, шулкадәр авыр кичерәм моны. Бөтен планнарым чәлпәрәмә килер микәнни соң?!

Ана кешенең борчылулары, өзгәленүләре хакында укырга тәкъдим итәбез.

👉Төп сәхифә
👉Көзге сәхифә

Дуслар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен хакимият Азат Мифтаховны төрмәдән чыгарырга теләми?
😢15❤1🔥1🥰1
“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте вәкиле ширкәткә ялланган сугышчыларга башка эш табарга тәкъдим иткән.

Сәбәбе - төркем Украинадагы сугышта башка катнаша алмый, Африкада һәм Якын Көнчыгышта исә саклану министрлыгы белән Росгвардия көндәшлеге зур. Бу хакта “Важные истории” яза. Басма яллы сугышчылар арасында таралган аудиомөрәҗәгатькә таяна. Әлеге аудиоязманың чын булуын басмага “Вагнер” вәкилләре дә раслаган.

• The Wall Street Journal басмасы Евгений Пригожинның соңгы көннәрен Африкага сәфәрләрдә үткәрүен язган иде. 18 августта Пригожин Үзәк Африка Республикасы президенты Фостен-Арканж Туадера белән очрашкан һәм аны хезмәттәшлекне дәвам итәргә үгетләргә тырышкан диелә. Басма мәгълүматынча, элегрәк Русия президенты Владимир Путин Туадерага Пригожиннан читләшергә киңәш иткән булган.

• Пригожин вафат булыр алдыннан Ливиягә Русия саклану министры урынбасары Юнус-Бек Евкуров килде – моны хәзер хезмәттәшлек ике гаскәр белән алып барылачак дип кабул иттеләр.

• Журналист Андрей Захаров Пригожинга Сүриядән дә "олагырга" кушканнар дип язган иде.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
😁9👍2🔥1🥰1
Быел 1 гыйнвардан башлап Татарстанда 3441 янгын чыккан. Аларда 82 кеше һәлак булган, шуларның җидесе – балалар. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республикадагы идарәсендә җиткерделәр.

Янгыннарда 135 кешенең төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алуы әйтелә. 235 кешене коткара алганнар.

Хәбәр монда, ә бу - VPNсыз ачыла торган сылтама.
😢7❤1
📍Башкортстанда активист Элмир Мөхәмәтьяновка 20 мең сумлык штраф салынган. Ишимбай мәхкәмәсе аны 19 августта Торатаудан Куштауга кадәр оештырылган машина йөрешенең кагыйдәләрен бозуда гаепле дип таныды.

Ишимбай мәхкәмәсе бу йөреш килешенмәгән, ә аның оештыручысы итеп Элмир Мөхәмәтьянов дип тапты. Автойөреш Куштауны яклаган, хәзер инде мәрхүм Габдрахман Вәлитовны искә алу ниятеннән оештырылган иде.
🤬7
Кичә бәйрәм иткән арада без язган мөһим теманы күрмичә, укыймыйча калгансыз икән, аның белән махсус ясалган "карточка"лар аша танышырга тәкъдим итәбез. Русия паспорты эчендәге татар телендәге кушымталы итеп чыгарылган документ инде бирелми. Без аның тарихын барладык һәм аның белгечләрдән "Мин - татарстанлы" дигән хисне, үзбилгеләнүне көчәйтүгә ясаган тәэсире турында сораштык.

Озын текстларны укырга яратмаучы танышларыгызга җибәрегез. Без мөһим өлешләрен сөзеп алдык.😉
❤10👍1🔥1😢1
Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыккан.

Бөтен кош-кортны да юк итәчәкләр. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелгән, бу зонага республиканың тугыз районы эләгә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5