Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә бәйрәм иткән арада без язган мөһим теманы күрмичә, укыймыйча калгансыз икән, аның белән махсус ясалган "карточка"лар аша танышырга тәкъдим итәбез. Русия паспорты эчендәге татар телендәге кушымталы итеп чыгарылган документ инде бирелми. Без аның тарихын барладык һәм аның белгечләрдән "Мин - татарстанлы" дигән хисне, үзбилгеләнүне көчәйтүгә ясаган тәэсире турында сораштык.

Озын текстларны укырга яратмаучы танышларыгызга җибәрегез. Без мөһим өлешләрен сөзеп алдык.😉
❤10👍1🔥1😢1
Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыккан.

Бөтен кош-кортны да юк итәчәкләр. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелгән, бу зонага республиканың тугыз районы эләгә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5
30 августта узган Татарстан Суверенитеты көненнән фотоларны карарга тәкъдим итәбез.

Бәлки, үзегезне яки танышларыгызны да табарсыз.

Казанның төрле урыннарында бик күп чаралар узды. Ничек уйлыйсыз, элек күңеллерәк уза идеме, әллә хәзерме?

Күбрәк фотолар 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤12🔥5👍1🥰1😍1
Думаның Русия эчке эшләренә чит ил дәүләтләренең тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясе Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән һәм "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" проектын кимсетүгә юнәлдерелгән" методичкалар эшләп чыгарган "ят агентларга" чара күрүне сораган.

Бу хакта комиссия рәисе Василий Пискарев белдерде.

Аның әйтүенчә, комиссия "мәктәп укучылары өчен җимергеч мәгърифәтчел материаллар таратуларын" ачыклаган.

▪️"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.

▪️Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.

▪️Быел февральдә мәгариф министрлыгы бу дәресләрне мәктәп укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләре өчен дә үткәрергә ниятләвен белдерде.

@azatliqradiosi
💩9🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Көн язмасы - галим Азат Мифтахов турында. Азат Мифтаховка каршы җинаять эше ачылды. 4 сентябрьдә ул иреккә чыгарга тиеш иде, хәзер галимнең туганнары аны махсус төрмәдән чыгармас өчен төрле сәбәпләр эзләргә мөмкиннәр дип саный. Шундый сәбәп - яңа җинаять…
Математик Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" турындагы яңа җинаять эше кысаларында ясалган лингвистик экспертиза нәтиҗәләре белән танышкан.

Бу документка күрә, математикны Архангельски өлкәсендәге ФСБ идарәсе бинасында үзен шартлаткан Михаил Жлобицкийның гамәлләрен "хуплауда" гаепләргә җыеналар, дип яза freeazat Телеграм каналы.

Мифтаховка гаепләү 4 сентябрьдә – нәкъ менә ул колониядән азат ителергә тиешле көнне белдереләчәк.

@azatliqradiosi
🤬9
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде

Федераль үзәкнең үз файдасына салымнарны арттыруы Татарстандагы нефть ширкәтләренең үсешен туктатачак ди ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥10😁3👍1🤔1
30 август Төркиянең Анталья шәһәрендә Татарстанның суверенитеты көненә багышланган кичәдә туксанга якын кеше катнашкан.

Оештыручы Наил Нәбиуллин әйтүенчә, татарлардан тыш, чарага төрекләр, шулай ук кыргыз һәм казакълар килгән.

“Кичәдә җырлар һәм биюләр булды, "Татарстан суверенитеты көне котлы булсын" дигән язулы махсус торт әзерләнде, Төрек оҗаклары рәисе Абдуллаһ Уйсал чыгыш ясады. Ул Татарстанны суверенитет көне белән котлау белән бергә, Төркия һәм төрки дөнья өчен мөһим татарларны – Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакыйны искә алды.

Кичәнең махсус кунагы – "Алпар" төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин курайда, кубызда уйнады. Ләйсән Фәтхетдинова балалар өчен остаханә оештырды. Чараның тагын бер үзенчәлеге – "Азатлык" татар яшьләр берлеге "Кем ул?" исемле фильм тәкъдим итте. Видео якын арада интернетта дөнья күрәчәк”, диде Нәбиуллин.
 
@azatliqradiosi
👍13❤1
Азатлык архивыннан бүген Финляндия татарлары турында кызыклы язма тәкъдим итәбез.

Радионың элекке хезмәткәре Фәридә Хәмит радио тыңлаучыларны татарларның Финляндиягә күчү тарихы белән таныштыра һәм кайбер татарлар белән әңгәмә кора. Тапшыру Азатлык эфирында 2005 елның 26нчы маенда яңгыраган.

#азатлыкка70 #архив
❤8👍2🥰1