Русиядә торакларны дрон һөҗүменнән иминиятләштерә башлаганнар
Бу хакта берничә иминиятләштерү ширкәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.
Басма язуынча, русияләр арасында милкен пилотсыз очкычлар төшү яки һөҗүм итү куркынычыннан иминиятләштерергә теләүчеләр күп.
Аеруча украин дроннары һөҗүменә дучар булган төбәкләрдә – илнең көнбатышында урнашкан оешмалар арасында ихтыяҗ нык күзәтелә диелә.
▪️30 августка каршы төндә Украина кораллы көчләре сугыш башыннан бирле Русиягә иң көчле дрон һөҗүме ясады. Русиянең дәүләт медиасы бу һөҗүме турында дәшми калды
Тулырак 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

🤡5😢1
⚡️Русия баш прокуратурасы "Ирекле Бурятия" фонды эшчәнлеген "теләнмәгән" дип тамгалады
Сәбәбе — "Русиягә каршы" акцияләр оештырган өчен диелә.
▪️2023 елның 10 мартында "Ирекле Бурятия" фонды "ят агент"лар исемлегенә кертелгән иде.

👎6🤡1
📚Бүген — җомга бит әле, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!
Бүген ул — хисса сүзе. Өлеш, кемгә дә булса тиешле күләм, пай дигәнне аңлата.
Бу сүзне заманында Дәрдмәнд кулланган:
Укучым, бу әкияткә фикер сал,
Бүләгемдер сиңа — үз хиссаңны ал.
❓Ә хиссагир, хиссадар сүзләре, сезнеңчә, нинди мәгънәдә кулланылган? 😎
Матур яллар сезгә! 🥰
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге

🔥10👍3❤1
❗️Русия хакимияте "ят агентлар" исемлегенә яңа кешеләрне өстәде:
— Дмитрий Муратов, "Новая Газета" баш мөхәррире, Нобель бүләге иясе
— Денис Катаев, "Дождь" журналисты
— Майрбек Вачагаев, "Кавказ.Реалии" журналисты
— Руслан Белый, юмор остасы
— Оксана Баршева (Ксения Ларина), "Эхо Москвы" журналисты
— Евгений Карпов, сәясәтче, активист
— Максим Резник, сәясәтче
— Олег Радзинский, тарихчы, язучы
— Константин Сонин, икътисадчы
Шулай ук "ят агент"ларга сугышка каршы "Яңа Тыва" этник хәрәкәте дә кертелде.

👎4🤬4👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 сентябрь, шимбә. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Украина төнлә Кырым күперенә 3 тапкыр һөҗүм ясарга омтылган. Бөтен дроннар да бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Кырым күперен 3 сәгатькә ябып торганнар.
🔸Төнлә шулай ук Брянский өлкәсенең Климово авылына һәм Курский өлкәсенең Усепновка авылына да һөҗүм булган. Бу хакта әлеге төбәкләрнең губернаторлары хәбәр итте. Украина ягы һөҗүмнәр турында берни белдермәде.
🔸Американың Meta корпорациясе Instagram һәм Facebook социаль челтәрләрендә түләүле язылу кертмәкче була. Аларны түләп кулланган чакта, кулланучыларга реклам күрсәтелми. Әлегә моның кайчан кертеләчәге һәм бәясе билгеле түгел дип яза New York Times.
🔸Һиндстан галәмгә Кояшны өйрәнүче Aditya-L1 автоматик станциясен җибәргән. Әле күптән түгел ил галәмгә "Прагьян" луноходы җибәрде. Ул Ай буйлап йөреп килде.
🔸Башкортстанда элек сәнәгать, энергетика һәм иновацияләр министры урынбасары булган Денис Гурков Карелия сәүдә һәм сәнәгать министры итеп билгеләнгән.
Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз.

👍2❤1
Кырымтатар мәктәпләре җитмәү сәбәпле кырымтатар балалары рус телле мәктәпләрдә укырга мәҗбүр
Судакның кырымтатар телендә укыткан 3нче мәктәбендә ел саен ике беренче сыйныф ачылган булса, быел бер генә сыйныф ачыла. Сәбәбе - икенче сыйныфка урын җитми. 140 укучыны сыйдырган бу мәктәптә быел ике сменада 360 укучы укый.
Азатлык яңа уку елы алдыннан Кырымдагы мәктәпләр хәлен тикшерде.
Мәкаләне тулырак әлеге сылтамалар аша укып була:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Кырымтатар мәктәпләре җитмәү сәбәпле кырымтатар балалары рус телле мәктәпләрдә укырга мәҗбүр
Судакның кырымтатар телендә укыткан 3нче мәктәбендә ел саен ике беренче сыйныф ачылган булса, быел бер генә сыйныф ачыла. Сәбәбе - икенче сыйныфка урын җитми. 140 укучыны сыйдырган бу мәктәптә быел ике сменада 360 укучы укый. Азатлык хәбәрчесе яңа уку елы…
🤬10😢4👍2
Русия пропагандасы турындагы мәкаләсе чыкканнан соң Фәннәр академиясе Институты мөдире эштән алынган
Русия фәннәр академиясенең АКШ һәм Канада институты мөдире, тарихчы һәм сәясәт белгече Валерий Гарбузовны эштән алганнар.
"Сәбәбе язылмаган, хезмәт килешүендә бер маддә бар - гамәлгә куючы инициативасы белән", дигән Гарбузов ТАССка.
29 августта галим "Независимая газета"да "узып баручы чорның югалган иллюзияләре" һәм Русиядә "тоталь дәүләт пропаганадасы тезислары" турында багана чыгарды. Анда ул Русия пропагадансының Көнбатыш турындагы төп мифларын барлый.
Галимнең мәкаләсен дәләт медиасы тәнкыйтьләп чыкты. Мәсәлән, "Комсомольская правда" алып баручысы Сергей Мардан мәкаләне Игорь Стрелков (Гиркин) постлары белән чагыштырды.
▪️Валерий Гарбузов - тарих фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты. АКШ һәм Канада институтында 2000 елдан бирле эшли. 2016 елдан аның мөдире иде.

😁2👍1🤬1
Казанга Салават башкорт дәүләт театры килә
12-14 сентябрьдә Салават театры "Зур гастрольләр" проекты кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында өч спектакль куячак.
Казан тамашачысына Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" (режиссеры Ренат Әюпов), Андрей Ивашкинның "Һәйбәт кызыкай Лида" (режиссеры Нәркәс Искәндәрова) пьесалары, Сәрвәр Суринаның "Абау, димче килә!" (режиссеры Зиннур Сөләйманов) музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк.
15-17 ноябрьдә исә салаватлар үз сәхнәсендә Казан театрын кабул итәчәк.
▪️Салават башкорт дәүләт театры Салават шәһәрендә 1956 елдан бирле эшли. Ләкин аңа 1933 елда Авыргазы районы Толбазы авылында нигез салына. Ул вакытта анда Авыргазы колхоз-совхоз татар театры оештырыла. Театрга нигез салучы — Елизавета Шляхтина-Сыртланова.
▪️Театр бүген спектакльләрне башкорт һәм урыс телләрендә куя.
▪️ 2019 елда Олжас Жанайдаровның Илсур Казакбаев тарафыннан куелган "Бер, ике, өс" ("Беруши" спекактле күп кенә фестивальләрдә катнашты. Ул башкорт теленең бетүе турында. Әлеге вакытта бу спектакль театр афишасында күренми.

👏5❤3👍2🥱1
Бүген Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланында яңа "В" терминалы ачылды.
Ул Елына 1 млн юлчы кабул итә алачак диелә. Ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
"Бүген һава аланыннан 10 юнәлеш буенча рейслар башкарыла. Быел барлыгы 618 мең юлчы ташыганнар", дип язды ул үзенең телеграм каналында.
Яңа терминал әлегә эчке рейсларны гына кабул итә. Ул иртәгә үк эшли башлый.
▪️Бегиш һава аланы - КАМАЗ ширкәтенә карый. 1971 елда Түбән Кама химия заводлары ихтыяҗлары өчен төзелгән әлеге һава аланы 2008 елда КАМАЗ карамагына күчә.

👍8✍1
Бүген дөньяның төрле илләрендә математик Азат Мифтаховны яклап, урам чаралары уза
Вильнюстагы теләктәшлек акциясе Русия илчелеге каршында үтә. Чарада утызга якын кеше катнаша. Катнашучылар "Азат Мифтаховка азатлык", "Азат – димәк, ирекле" язулы плакатлар белән тора.
Пикетлар шулай ук Варшау, Берлин, Гренобль һәм башка шәһәрләдә уза.
Ике көннән, 4 сентябрьдә алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мифтахов иреккә чыгарга тиеш, әмма аны шул ук көнне "террорчылыкны аклау"да гаепләү белдерәчәкләр дип кисәткәннәр – һәм аны яңадан рәшәткә артына озату ихтималы бар.
Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу хакта күптән кисәтеп килә. Моңа кадәр FreeAzat төркеме Мифтаховны "Сеть" эшенә бәйләргә тырышалар дмп чаң суга иде, 31 августта Мифтаховның яңа җинаять эшенең 2018 елда Архангельски ФСБ бинасын шартлаткан Михаил Жлобицкий турындагы белдерүләргә бәйле булуы ачыкланды.

❤7🔥4👍1
30 августта Татарстан көне узды. 33 ел элек Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде.
Татар теленә өйрәтүче Әйдә!Online проекты бу уңайдан подкаст чыгарды, ул шушы темага кагылшлы лексикага багышлана.
Подкастларны Яндекс.Музыка, Spotify, Youtube, ВК, сайтта тыңлап була.

👍8❤1🔥1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 3 сентябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия армиясе Одесса өлкәсенең көньяк төбәкләренә "Shahed-136/131" дроннары белән һөҗүм иткән. Барлыгы 25 һөҗүм ясалды, 22 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте Украина кораллы көчләре идарәсе. Ике кеше яраланган.
🔺Бүген Мәскәү һава аланнарында 40тан артык рейс тоткарланган. Сәбәпләре әйтелми.
🔺Норвегия Нобель комитеты, Русия хакимиятенең 2021 елны Тынычлык Нобель бүләгенә ия булган Дмитрий Муратовны "ят агент"лар исемлегенә кертү карарын гаепләп чыкты. "Кызганыч, Русия хакимияте хәзер аның авызын томаларга тырыша. Аңа каршы гаепләүләр сәяси нигезгә бәйле", дип китерә комитет башлыгы Берит Рейсс-Андерсен сүзләрен France Press агентлыгы.
🔺Пермьнең "Мемориал" оешмасының элеккеге башлыгы Роберт Латыйпов эзләүгә игълан ителгән. Хокук яклаучы 2022 елның җәендә Русиядән китте. Хәзер ул Германиядә яши. Май аенда Русиядә Латыйповка һәм Пермьнең "Тарихи хәтер үзәге" башлыгы Александр Чернышовка каршы җинаять эше ачылды. Тикшерү белдерүенчә, алар Пермь "Мемориал"ындагы архив документларын Германиягә чыгарырга тырышкан. Латыйпов документларның мәдәни кыйммәте юк дип әйтә. Чернышов Русиядә тикшерү изоляторында утыра.
🔺Русия эчке эшләр министрлыгы халык артисты Лия Ахеджаковага каршы гаскәрне "кимсетү" маддәсе нигезендә тикшерү эше башлаган. Быел июнь азагында Ахеджакова Бременда үзе катнашындагы "Минем оныгым Вениамин" спектакле вакытында Украина байрагы белән сәхнәгә чыккан иде. Лия Ахеджакова элек берничә мәртәбә Владимир Путинны тәнкыйтьләде һәм Украинаны хуплады. 8 февральдә "Современник" репертуарыннан ул катнаша торган соңгы спектакльне – "Җен уены"н ("Игра в джин") алып ташлады.
Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә.

❤6👍3🔥1🙏1
Татарстанга 10-11нче сыйныф укучылары өчен язылган, “махсус хәрби операция” турындагы бүлеге дә булган 63 мең яңа тарих дәреслекләре кайткан.
Республика районнарына бу китапларны инде таратып бетергәннәр.
Күптән түгел Башкортстанның да 74 мең яңа тарих дәреслекләре сатып алуы хәбәр ителгән иде. Шуның 72,2 меңе Башкортстан, ә ике меңе фетнәчел Луһански "халык республикасы" мәктәпләре өчен алынган.
▪️Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак. Мисал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы “махсус хәрби операция” дип атала, ә аның максаты – “Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү” диелә. Шулай ук “Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте”, дип язылган.
▪️Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый.

👎8🤮5😱2🤬1