Бүген Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланында яңа "В" терминалы ачылды.
Ул Елына 1 млн юлчы кабул итә алачак диелә. Ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
"Бүген һава аланыннан 10 юнәлеш буенча рейслар башкарыла. Быел барлыгы 618 мең юлчы ташыганнар", дип язды ул үзенең телеграм каналында.
Яңа терминал әлегә эчке рейсларны гына кабул итә. Ул иртәгә үк эшли башлый.
▪️Бегиш һава аланы - КАМАЗ ширкәтенә карый. 1971 елда Түбән Кама химия заводлары ихтыяҗлары өчен төзелгән әлеге һава аланы 2008 елда КАМАЗ карамагына күчә.

👍8✍1
Бүген дөньяның төрле илләрендә математик Азат Мифтаховны яклап, урам чаралары уза
Вильнюстагы теләктәшлек акциясе Русия илчелеге каршында үтә. Чарада утызга якын кеше катнаша. Катнашучылар "Азат Мифтаховка азатлык", "Азат – димәк, ирекле" язулы плакатлар белән тора.
Пикетлар шулай ук Варшау, Берлин, Гренобль һәм башка шәһәрләдә уза.
Ике көннән, 4 сентябрьдә алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мифтахов иреккә чыгарга тиеш, әмма аны шул ук көнне "террорчылыкны аклау"да гаепләү белдерәчәкләр дип кисәткәннәр – һәм аны яңадан рәшәткә артына озату ихтималы бар.
Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу хакта күптән кисәтеп килә. Моңа кадәр FreeAzat төркеме Мифтаховны "Сеть" эшенә бәйләргә тырышалар дмп чаң суга иде, 31 августта Мифтаховның яңа җинаять эшенең 2018 елда Архангельски ФСБ бинасын шартлаткан Михаил Жлобицкий турындагы белдерүләргә бәйле булуы ачыкланды.

❤7🔥4👍1
30 августта Татарстан көне узды. 33 ел элек Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде.
Татар теленә өйрәтүче Әйдә!Online проекты бу уңайдан подкаст чыгарды, ул шушы темага кагылшлы лексикага багышлана.
Подкастларны Яндекс.Музыка, Spotify, Youtube, ВК, сайтта тыңлап була.

👍8❤1🔥1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 3 сентябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия армиясе Одесса өлкәсенең көньяк төбәкләренә "Shahed-136/131" дроннары белән һөҗүм иткән. Барлыгы 25 һөҗүм ясалды, 22 дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте Украина кораллы көчләре идарәсе. Ике кеше яраланган.
🔺Бүген Мәскәү һава аланнарында 40тан артык рейс тоткарланган. Сәбәпләре әйтелми.
🔺Норвегия Нобель комитеты, Русия хакимиятенең 2021 елны Тынычлык Нобель бүләгенә ия булган Дмитрий Муратовны "ят агент"лар исемлегенә кертү карарын гаепләп чыкты. "Кызганыч, Русия хакимияте хәзер аның авызын томаларга тырыша. Аңа каршы гаепләүләр сәяси нигезгә бәйле", дип китерә комитет башлыгы Берит Рейсс-Андерсен сүзләрен France Press агентлыгы.
🔺Пермьнең "Мемориал" оешмасының элеккеге башлыгы Роберт Латыйпов эзләүгә игълан ителгән. Хокук яклаучы 2022 елның җәендә Русиядән китте. Хәзер ул Германиядә яши. Май аенда Русиядә Латыйповка һәм Пермьнең "Тарихи хәтер үзәге" башлыгы Александр Чернышовка каршы җинаять эше ачылды. Тикшерү белдерүенчә, алар Пермь "Мемориал"ындагы архив документларын Германиягә чыгарырга тырышкан. Латыйпов документларның мәдәни кыйммәте юк дип әйтә. Чернышов Русиядә тикшерү изоляторында утыра.
🔺Русия эчке эшләр министрлыгы халык артисты Лия Ахеджаковага каршы гаскәрне "кимсетү" маддәсе нигезендә тикшерү эше башлаган. Быел июнь азагында Ахеджакова Бременда үзе катнашындагы "Минем оныгым Вениамин" спектакле вакытында Украина байрагы белән сәхнәгә чыккан иде. Лия Ахеджакова элек берничә мәртәбә Владимир Путинны тәнкыйтьләде һәм Украинаны хуплады. 8 февральдә "Современник" репертуарыннан ул катнаша торган соңгы спектакльне – "Җен уены"н ("Игра в джин") алып ташлады.
Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә.
@azatliqradiosi

❤6👍3🔥1🙏1
Татарстанга 10-11нче сыйныф укучылары өчен язылган, “махсус хәрби операция” турындагы бүлеге дә булган 63 мең яңа тарих дәреслекләре кайткан.
Республика районнарына бу китапларны инде таратып бетергәннәр.
Күптән түгел Башкортстанның да 74 мең яңа тарих дәреслекләре сатып алуы хәбәр ителгән иде. Шуның 72,2 меңе Башкортстан, ә ике меңе фетнәчел Луһански "халык республикасы" мәктәпләре өчен алынган.
▪️Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак. Мисал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы “махсус хәрби операция” дип атала, ә аның максаты – “Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү” диелә. Шулай ук “Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте”, дип язылган.
▪️Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый.

👎8🤮5😱2🤬1
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы гөмбә белән агуланучылар саны артуын җиткерә.
Моңа яшьләрнең актив рәвештә чебен гөмбәсе куллана башлавы сәбәпче булган. Ул галлюцинацияләр китереп чыгара, әмма шул ук вакытта наркотик булып саналмый: яшьләр аны канунлы рәвештә интернет аша да, кибетләрдән дә сатып ала, шундый кибетләрнең берсе – Казан үзәгендә урнашкан, дип яза "Вечерняя Казань".
Басма язуынча, Казандагы кибеттә чебен гөмбәләрен киптереп тә саталар, шулай ук аларны кушып төрле баллы тәм-томнар, әйтик, кәнфитләр һәм прәнекләр ясап саталар. "Канун мондый тауар сатуны берничек тә көйләп тормый, чөнки чебен гөмбәсе рәсми рәвештә наркотик матдәләргә керми. Әмма табиблар чебен гөмбәләрендә бәйлелек барлыкка китерергә мөмкин булган психотроп матдәләр бар дип кисәтә", дип искәртелә язмада.

😱7❤1😢1
Кешеләр ни өчен исем алыштыра?
Бүген Азатлыктагы төп язмасы шул хакта.
💬Бала чакта миңа исемем ошамый иде. Без авылда, Инзәр бистәсендә туып үстек. Игезәк сеңлем белән минем сәламәтлегебез начар булды, икебез дә еш авырый һәм мәктәптәге дәресләрне калдыра идек. Икебез дә бәләкәй буйлы булдык. Сыйныфта икебезгә каршы буллинг булды. Исемнең шушы балачак һәм комплекслар белән булган бәйләнеше үземә ышаныч бирмәде. Айгөл исемен мәктәптәге һәрвакыт авырый торган, һәрвакыт газаплана торган, начар укучы, укытучылардан тиргәлүче шул бәхетсез кызчык исеме булганга яратмадым", дип сөйли Айгөл исемен Кирстенга алыштырган кыз.
💬Кайбер чыганакларда исем алыштыру язмышны үзгәртә ала дип укыдым. Тәвәккәлләргә булдым. Мәчеткә киттем. Анда миңа таныш булмаган бер кыз, Ясминә исеме бар — матур исем, ул сезгә дә килешә, диде. Мәчеттә шулай дигәч, ул вакытта бу исем үземә дә ошады. Инде барысы да үзгәрер дип ышандым. Моның өстенә элекке исеме шулай ук Лилия булган тагын бер кыз белән таныштым. Ул мәктәптә чагында ук бу бик яхшы исем түгел дип укыган һәм аны югары сыйныфларда ук башка исем белән атый башлаганнар, хәзер дә атыйлар. Әмма паспортында ул һаман Лилия булып кала. Мин, киресенчә, шундук паспорт өстәленә киттем, исем алыштырырга гариза яздым", ди Лилия.
➡️Азатлык сайтында
➡️Көзге сайтта

Азатлык Радиосы
"Кечкенәдән үк яратмадым". Кешеләр ни өчен исем алыштыра?
Истанбулда икмәк йорты ачкан башкорт кызы Кирстен Гайнет турындагы мәкаләдән соң күпләр Кирстенның Төркиядә кыстыбый пешерүгә алынуы яисә аның режиссер эшчәнлеге белән түгел, ә башкорт кызы өчен сирәк исеме белән кызыксынды. Азатлык берничә кеше белән исем…
👍5❤4🔥2👎1🗿1
Петербурда "Ручьи" нефть саклагычында көчле янгын чыккан
Шаһитләр әйтүенчә, төтен хәтта шәһәрнең берничә районыннан күренә. Социаль челтәрләр шулай ук шартлауларга охшаган тавышлар ишетелүе һәм "Ручьи" тимер юл станциясенә таба баручы бик күп янгын сүндерү машиналары турында яза. Корбаннар турында әлегә мәгълүмат юк.
Төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгында белдерүләренчә, янгынны сүндерү өчен 60 кеше һәм 12 техника җәлеп ителгән. Янгын чыгу сәбәпләре билгесез.

🔥6❤1👍1😢1
Бу атнада, 30 август көнне, республикада Татарстан суверенитеты көнен бәйрәм иттеләр. Азатлык Казандагы чаралардан фотолар чыгарды. Күрми калган булсагыз, карап алыгыз.
Шулай ук Татарстанның Суверенитет турында Декларациясен кабул итү көне уңаеннан аны искә алу тагын берничә илдә узды. Анталья шәһәрендә үткән пикетны ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев (сул фото) оештырды.
"1990 елның 30 августында бәйсезлек турында Декларация кабул итү - татар тарихында иң бөек вакыйгаларның берсе. Татар халкы үз дәүләтен төзү юлына басты. Бүгенге көндә безнең дәүләт Мәскәү тарафыннан юкка чыгарылган. Әмма дәүләтебезне торгызырбыз", диде ул.
Шулай ук АКШ, Украина, Германия, Швеция, Англия һәм башка илләрдә дә флешмоблар үтте. Анда катнашучылар Татарстан байрагы һәм плакатлар күтәреп урамнарга чыкты.

❤22
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әсәдуллаев йорты татардан тартып алынырмы? Бүген көн язмасы – Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты турында. Аны кабат тартып алырга җыеналар. Русия президенты идарәсенең түрәләре Татар милли-мәдәни мохтарияте бинаны куллану шартын бозган дип саный. Мохтарият рәисе…
Әсәдуллаев йорты Мәскәү татарлары карамагында калачак
Моңа кадәр Русия президенты идарәсе бинаны 1 августта бушатырга кушкан иде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

👍15❤3👏2😁1