Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу атнада, 30 август көнне, республикада Татарстан суверенитеты көнен бәйрәм иттеләр. Азатлык Казандагы чаралардан фотолар чыгарды. Күрми калган булсагыз, карап алыгыз.

Шулай ук Татарстанның Суверенитет турында Декларациясен кабул итү көне уңаеннан аны искә алу тагын берничә илдә узды. Анталья шәһәрендә үткән пикетны ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев (сул фото) оештырды.

"1990 елның 30 августында бәйсезлек турында Декларация кабул итү - татар тарихында иң бөек вакыйгаларның берсе. Татар халкы үз дәүләтен төзү юлына басты. Бүгенге көндә безнең дәүләт Мәскәү тарафыннан юкка чыгарылган. Әмма дәүләтебезне торгызырбыз", диде ул.

Шулай ук АКШ, Украина, Германия, Швеция, Англия һәм башка илләрдә дә флешмоблар үтте. Анда катнашучылар Татарстан байрагы һәм плакатлар күтәреп урамнарга чыкты.

@azatliqradiosi
❤22
Башкортстанга Русия башлаган Украина сугышыннан чираттагы мәет кайтарылган.

Әлшәй районыннан Руслан Нурмөхәммәтов Раевка авылында туган. Армиядә хезмәт иткәннән соң, килешү имзалап хәрби хезмәттә калган. Сүриядәге сугышта катнашкан. 2018 елны Башкортстанга кайтып Уфада эшләгән. Аннары Мәскәүгә киткән.

Узган елның октябреннән Украина сугышында катнашкан. Саперлар взводы командиры урынбасары вазифасын башкарган. 27 яшьлек Нурмөхәммәтов 23 августта һәлак булган.

Безнең хисапка күрә, сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 3 сентябрь, сугышның 557нче көне.

@azatliqradiosi
😢4🎉3👍2🕊1
Русия хакимияте Украинадагы сугышка күрше ил ватандашларын җәлеп итәргә тырыша.

Бу хакта Британия саклану министрлыгының хәрби күзләү хисабында әйтелә.

Хисапка күрә, аеруча июнь ахырында Әрмәнстан һәм Казакъстанда Русия армиясен белән килешү имзаларга чакыручы онлайн игъланнар арткан. Контракт имзалаучыларга бер тапкыр 495 мең сум түләү вәгъдә ителгән, ай саен хезмәт хакы 190 мең булачак диелгән.

Аеруча да үгетләү Казакъстанның төньягында урнашкан Костанай өлкәсендә актив алып барылган. Анда күпчелектә этник урыслар яши. Шулай ук, хәбәрдә әйтелгәнчә, 2023 елның май аеннан Русия хакимиятләре шулай ук ​​Үзәк Азия илләреннән мигрантларны контракт имзалату өчен чаралар күрә башлаган.

"Русия, мөгаен, 2024нче елны узачак президент сайлау алдыннан мобилизация уздырудан качарга телидер. Сугышта һәлак булганнар урынына чит ил ватандашларын алу Кремльгә сугыш өчен өстәмә көчләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә", диелә хәбәрдә.

@azatliqradiosi
😱7👎5🤬1
Җырчы Радик Юльякшин (Элвин Грей) Татарстанда концерт оештыручыларга үпкәләгән.

Ул Әлмәт шәһәренә нефтьчеләр көне һәм шәһәрнең 70 еллыгы тантаналарында чыгыш ясарга барган. Җырчы сүзләренчә, башта аның програмын ярты сәгатькә кыскартырга теләгәннәр, аннары төркеменнән башка гына җырларга әйткәннәр. Ахырда чыгышын "тупас, әдәпсез формада, куркытулар һәм гаепләүләр белән" өзгәннәр. Бу хакта ул үзенең "Вконтакте" битендә яза.

Хәтерләсәгез, элегрәк Юльяшкин Русиядәге концертларын кичектереп, Донбасска Украинага каршы сугышучы Башкортстан хәрбиләре алдында чыгыш ясарга барган иде. Социаль челтәрләрендә концертларын күчерүен “мин башка җирдә кирәк” дип язды. Юльяшкин Донбасска Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев белән барды.

Соңрак ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә Донбасста үзен урыс булып хис итүен әйтте.

"Украинада хәзер Өченче дөнья сугышы бара. Аның ничек бетәчәгендә минем шигем юк: без, урыслар, җиңәчәкбез. Мин чыннан да монда үземне урыс булып хис иттем. Без хәзер барыбыз да – урыслар (башкортлар, татарлар, чеченнар, марилар һәм башкалар)", диде ул.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә һөҗүм итте. Хәрбиләргә каршы сугыш алып барудан тыш, Русия тыныч шәһәрләргә һөҗүмнәр ясый. Украина һәм дөнья җәмәгатьчелеге Русияне күпсанлы хәрби җинаятьләрдә гаепли.

@azatliqradiosi
🤮25🤡9😁3👍2❤1👎1🥰1💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 4 сентябрь, дүшәмбе. Атнаны кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔸4 сентябрьгә каршы төндә Русия хәрби көчләре Одесса өлкәсе көньягына һөҗүм иткән. Бу хакта төбәкнең хәрби идарәсе башлыгы Олег Кипер хәбәр итте. Дроннар Һөҗүме өч сәгать ярым дәвам иткән. Измаильски районда берничә сәнәгать бинасына, авыл хуҗалыгы техникасына зыян килгән. Моннан тыш дрон калдыклары төшү сәбәпле, кайбер корылмаларда янгын чыккан. Корбаннар һәм яраланучылар турында әйтелми.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский илнең саклану министрын алыштыру турында игълан итте. Алексей Резников урынына Дәүләт милке фонды башлыгы, кырымтатар Рөстәм Умеров киләчәк. Умеровны бу вазифага билгеләүне әле Украина парламенты да расларга тиеш.

🔸2022 елның февраль ахырыннан халыкара беректәшләр Украинага якынча 100 миллиард доллар күләмендә хәрби ярдәм күрсәткән. Бу хакта "Укринформ" агентлыгына интервьюда вазифасыннан киткәнче илнең саклану министры Алексей Резников әйткән. Аның сүзләренчә, ярдәмнең яртысыннан күбрәге, якынча 60 миллиард АКШка туры килә.

🔸Башкортстанда активист "Башкирская медь" ширкәтенә каршы ялгыз пикетка чыккан. Ул ширкәтне Подольски авылы янында бакыр-цинк чыгарудан баш тартырга чакыра. Бу турында ачык сөйләшү өчен элек авыл халкына җыен уздырырга рөхсәт бирмәделәр, административ һәм җинаять җаваплылыгы белән янадылар. Подольски авылындагы меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар.

Әлегә шулар. Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤5👍1
Азатлык татарлар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясауны дәвам итә

Күзәтүнең беренче өлешендә без Азнакай, Арча, Кукмара, Биектау һәм Питрәч районнарын өйрәнгән булсак, икенче өлешендә Тукай, Зәй, Сарман, Мамадыш һәм Саба районнарын алдык. Әлеге төбәкләр нигездә авыл тормышы белән көн күрә һәм аларга уртак проблемнар хас.

✔️Беренче нәтиҗә: Татар районнары демографик упкында утыра һәм урыслаша бара
✔️Икенче нәтиҗә: Санкцияләр район икътисадына йогынты ясый
✔️Өченче нәтиҗә: Татар телендә укыту аксый

Татар районнары татар телендә белем бирү белән мактана алмый. Аеруча, Зәй һәм Мамадышта укучыларның чирек өлеше дә татар телендә белем алмый. Саба районында исә мәктәп балаларының яртысыннан күбрәге урысча укый. Сарман һәм Тукай районында вазгыять чагыштырмача берничә процентка яхшырак.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍9😢6🤬1
Украина саклану министры Алексей Резник вазифасыннан китү турында гариза тапшырган

"Мин Украина Югары Радасы рәисе Руслан Стефанчукка эштән китү гаризасын тапшырдым. Соңгы 22 айда, Украинаның хәзерге тарихындагы иң авыр чорда, Украина халкына хезмәт итү һәм Украина армиясе файдасына эшләвем белән горурланам", диелә Резниковның Твиттерында

Кичә Украина президенты Владимир Зеленский илнең саклану министрын алыштыру турында игълан итте. Ул бу вазифага Дәүләт милке фонды башлыгы, кырымтатар Рөстәм Умеровны тәкъдим итәчәген әйтте. Умеровны бу вазифага билгеләүне әле Украина парламенты да расларга тиеш.

@azatliqradiosi
🫡4👍2
Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты башкорт азатлык гаскәре оештыруын игълан итте

Бу хакта комитетның телеграм каналы хәбәр итә.

Комитет башлыгы Руслан Габбасов имзалаган фәрманда әйтелгәнчә, гаскәрне оештыру – Русиядә, аеруча Башкортстан республикасында сәяси һәм икътисади хәлнең начарлануы, күпләп хосусый хәрби ширкәтләрнең барлыкка килүе, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның республикага әйләнеп кайтуы һәм тыныч халыкны куркыныч астына куюы белән бәйле.

Башкорт азатлык армиясе Украинаның кораллы көчләре нигезендә оештырыла һәм Украинада барган хәрби хәрәкәтләр чорында аның хәрби җитәкчеләренә буйсына дип искәртелә.

▪️"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥14😁1🤔1🤡1🗿1
Казанда такси бәяләре нык арткан

Такси кыйммәтләнүенә йогынты ясаган сәбәпләрнең берсе – Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе. “Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты", дип искәртелә.

1 сентябрь, Белем көнендә таксида йөрү биш тапкырга кыйбатланса, җәен гадәти көннәрдә бер километр юл йөрү - 19 сум урынына 27 сум булган.

@azatliqradiosi
😢4❤1
⚡️⚡️⚡️Сәяси тоткын, математик Азат Мифтахов колониядән чыкканда яңадан тоткарланды.

Аны шунда ук машинада Киров шәһәренә алып киткәннәр. Бу хакта Азатны каршы алырга килүчеләргә сылтанып Doxa телеграм каналы яза.

"Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп, алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мифтахов 4 сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш иде, әмма аны шул ук көнне "террорчылыкны аклау"да гаепләү белдерәчәкләр дип кисәткәннәр.

Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу хакта күптән кисәтеп килә. Моңа кадәр FreeAzat төркеме Мифтаховны "Сеть" эшенә бәйләргә тырышалар дип чаң суга иде, 31 августта Мифтаховның яңа җинаять эшенең 2018 елда Архангельски ФСБ бинасын шартлаткан Михаил Жлобицкий турындагы белдерүләргә бәйле булуы ачыкланды.

@azatliqradiosi
🤬25
Бүген "Ак барс" хоккей такымы Казандагы уенын татар стилендә уздырачак

"Ак барс"лар барлык җанатарларны уенга татар милли киемнәрдә килергә чакыра. Бәйге нәтиҗәсендә иң матур киемнән килүчене бүләк көтә.

Шулай ук махсус чыгарылган роликта уен барышында әйтелә торган татарча сүзләрне өйрәнергә киңәш ителә.

Уен Чиләбенең "Трактор" такымы белән кич узачак.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍27❤6😁3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️⚡️Сәяси тоткын, математик Азат Мифтахов колониядән чыкканда яңадан тоткарланды. Аны шунда ук машинада Киров шәһәренә алып киткәннәр. Бу хакта Азатны каршы алырга килүчеләргә сылтанып Doxa телеграм каналы яза. "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп…
Азат Мифтаховка чикләү чарасы иртәгә Кировның Первомайский район мәхкәмәсендә билгеләнәчәк.

Бу хакта Мифтаховка ярдәм итү телеграм каналы яза.

Мифтахов бүген Киров өлкәсе Омутнинский районындагы 17нче тикшерү колониясеннән чыкканда ук тоткарланды. Аның хатыны Елена Горбань SOTAга сөйләвенчә, Азатны алып киткән ФСБ автобусы Чечня номерлары белән булган.

Азатка якыннары белән сөйләшергә бары биш минут кына вакыт бирелгән.

@azatliqradiosi
🤬13
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Сочига Русия президенты Владимир Путин белән очрашуга килде.

Бу сөйләшүләрнең нәтиҗәсен бар дөнья күзәтә, чөнки анда ашлык килешүен торгызу мәсьәләсе каралачак.

Ашлык килешүе узган елның июлендә Төркия һәм БМО ярдәме белән төзелде. Килешү берничә тапкыр озайтылды.

Русия июнь ахырында ашлык чыгару өчен рөхсәт бирүне туктатты.

@azatliqradiosi
👎11✍3👍2❤1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре хезмәт хакы ала алмау сәбәпле мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Пруфы” газетына мөфтият хезмәткәрләре сөйләгән. Мөфтият хезмәткәре Марат Якупов 2020 елда эшкә урнашкан. Ул ярты штатта эшләгән. Аена…
Башкортстан диния нәзарәте җитәкчелегенә хезмәт хакларын түләмәү белән бәйле административ эшләр ачылган

Август уртасында Башкортстан диния нәзарәтендә эшләүчеләр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡2✍1
📍Биш минутлык ирек. Азат Мифтаховның әнисе улы белән 5 минут күрешә алды.

Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән Гөлнур Хөсәенова улы Азат Мифтаховны төрмәдән каршы алырга барды. Ул аны өенә алып кайтырга хыялланды, әмма бу барып чыкмады.

💬 Азат бик дулкынланган иде, озак тикшерделәр, кат-кат әйберләремне актардылар дип әйтте. "Әни, син еламыйсыңмы?" дип күзгә карап сорады. "Еламадым, улым, еламадым", дидем. Без Азатны алып китәргә тиешле машинага кереп утырдык. Шунда кочаклаштык рәхәтләнеп. Ирем дә аны сагынган иде, Елена да. Барыбыз да сагынышканбыз. Кочактан җибәрәсе килмәде баламны.

Безне машинадан чыгардылар. Азат утырган машина Киров шәһәренә элдертте. Без артыннан кудык, әмма алар күз уңыннан тиз югалды.

Иректә без Азат белән 5 минут кына кочаклашып өлгердек. 5 минутлык ирек иде ул, шулкадәр ләззәтле һәм шулкадәр ачы…

Өч сәгатьтән соң Азат телефоныма шалтыратты. "Әни, мине изоляторга алып китәләр, иртәгә мәхкәмә. Әни, үзеңне сакла, барысы да әйбәт булачак", дип әйтте. Аның янында адвокаты Светлана Сидоркина иде.

Иртәгә мәхкәмә утырышы булачак. Без беркая да китмибез. Шуның карарын көтәчәкбез. Шулкадәр гаделсезлек бит бу. Боларны барысын да үз башыбыздан кичерәбез, кайчак ышанасы да килми.


Бүгенге Киров өлкәсенең Омутнинскида урнашкан төрмә алдында булган хәлләрне Гөлнур Хөсәенова Азатлыка җентекләп сөйләде.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬17
🔻Эрдоган белән Путин очрашты, әмма ашлык буенча килешә алмады

Матбугат конференциясендә ашлык килешүе турында Путин Русия килешүне яңартуга каршы түгел, әмма бу хәзер генә булмаячак, бу мәсьәләгә барлык бурычлар үтәлгәч кенә кайтылачак, диде ул. Бурычларны Көнбатыш илләре үтәргә тиеш, ул аларны хәрәмләшүдә гаепләде.

🔸 Быел 17 июльдә Русия Кара диңгездән ашлык ташу килешүеннән чыкты. Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.

🔸 19 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Маҗарстанга килде. Германиянең Bild басмасы Миңнеханов Будапештта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән яңа ашлык килешүе турында фикер алышачак дип язды.

🔸Русия, Төркия һәм Катар ашлык ташу турында өч яклы яңа килешү әзерли дип язылган иде. Бу документка ярашлы, Русия ашлыгы фәкыйрь илләргә, башлыча Африка илләренә җибәреләчәк. Төркия Африкага ашлык ташуны оештыручы, ә Катар - аларның иганәчесе булачак диелгән иде.
🤡3