Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды
Документка ярашлы, бу эшләрне бары тик теркәлгән яшәү урыныңдагы эчке эшләр оешмаларында гына башкару мөмкин.
Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды
Документка ярашлы, бу эшләрне бары тик теркәлгән яшәү урыныңдагы эчке эшләр оешмаларында гына башкару мөмкин.
👎8🤬3
👆Паспорт дигәннән, Азатлык радиосы Русия паспортында Татарстанның кушымтасы юкка чыгуы турында язган иде.
«Русия паспортында Татарстан кушымтасының хәзер булмавы табигый хәл, дәүләтчелек символлары бетерелеп барганда мондый аерым үзенчәлекне калдырмаслар иде, ди ул. Россиян милләтен алга сөргәндә, татарстанлы феномены Мәскәүнең ачуын китереп торган күренеш иде», диде тарихчы Дамир Исхаков.

"Мин — татарстанлы" дигән төшенчә югала бара. "Татар паспорты" инде бирелми
Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый. Моңа кадәр дә аны аерым гаризалар язып, теләнеп алырга туры килә иде. Хәзер мондый мөмкинлек юк. Белгечләр бу Татарстан Конституцияннән дәүләтчелекне билгеләгән маддәләрне алып ташлауга бәйле дип саный.
😢11👍2
Татарстан президенты каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мәктәпләрдә милли эчтәлеккә контрольне көчәйтү кирәк ди.
Ул мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең ничек узуын тикшерергә беркем дә керми ди. “Синең хезмәтең кемнәргә кирәк, дигән сорау туа. Хезмәтем беркемгә дә кирәк түгел икән, мөнәсәбәтем дә шуңа тиңдәш булачак, дип уйлыйлар. Үзәктән эчке контрольне көчәйтсеннәр иде», ди Әхмәтов.
Ул республиканың мәгариф системасы өчен бик күп акчалар тотуын әйтә.

Марат Әхмәтов: Өч ел эчендә файдалануга тапшырылган мәктәпләрдә бер татар сыйныфы ачылган
Ул мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең ничек узуын тикшерергә беркем дә керми ди. “Синең хезмәтең кемнәргә кирәк, дигән сорау туа. Хезмәтем беркемгә дә кирәк түгел икән, мөнәсәбәтем дә шуңа тиңдәш булачак, дип уйлыйлар. Үзәктән эчке контрольне…
👏8⚡2🤡2
5-9 сентябрь көннәрендә Казанда Халыкара мөселман кино фестивале уза
Хәзерге вакытта Камал театрында шул фестиваль ачылышы бара, катнашучыларны кызыл келәмнән уздырып каршы алалар.
Фестиваленең ачылыш-фильмы дип бурят режиссеры Баир Уладаевның "Два капитана" фильмы күрсәтелгән. Ул 5 сентябрьдә булган ачылыштан соң, бар мәйданчыкларда да күрсәтелә. Фильм урыс һәм бурят малайлары - Сережа белән Агванның дуслыгы, хыянәте һәм шул хыянәтне оныттырган уртак хәсрәте турында.
Фестиваль кысаларында, Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына күргәзмә оештырылды һәм шул уңайдан Татарстанда төшерелгән фильмнарны фестивальдән тыш та зур экраннарда күрсәтәчәкләр. фильмнар програмында Рамил Төхвәтуллинның "Зөләйха" фильмы да бар.
Фестиваль бәйгесенә Русия фильмнарыннан тыш, Казакъстан, Һиндстан, Кытай, Төркия, Греция, Сүрия, Мәгъриб, Гыйрак фильмнары тәкъдим ителгән.
Фестиваль кысаларындагы фильмнар бушлай күрсәтеләчәк, диләр. Барырга җыенасызмы?

✍1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - 6 сентябрь, чәршәмбе, атна уртасы. Украинадагы сугыш 560 көн дәвам итә. Кыскача яңалыклар белән таныштырабыз.
🔸Русия Киев белән Одессага һөҗүм иткән. Одессада бер кеше һәлак булган, порттагы инфраструктурага зыян салынган.
🔸Брянск, Белгород өлкәләрендә Украина ягыннан очыртылган дроннар бәреп төшерелгән. Зарар күрүчеләр, җимерелгән биналар турында хәбәр ителми.
🔸Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы Украина сугышында катнашучылар һәм аларның балаларына югары ук йортларына керү әзерлек курсларын бушлай ясарга тәкъдим итте.
🔸Камчаткада Чехиядә җитештерелгән L-140 очкычларыннан файдаланудан баш тартканнар. Сәбәбе - чикләүләр һәм җиһазларның юклыгы.
🔸Истанбулда яңгыр яву сәбәпле шәһәрне читендәге мәхәлләләрне су баскан, ике кеше һәлак булган. Шәһәрнең Башакшәһәр районы - иң зур зыян күрүче районнарның берсе, анда су урамда торган машиналарны да юдыртып алып киткән.
🔸Мәскәүнең метросында хатын-кыздан хиҗабын салырга һәм "нормаль кием кияргә" таләп иткән ике кешене тоткарлаганнар. Адвокат бу ике кешегә дини нигездә нәфрәт уяту маддәсе белән җинаять эшен ачтыруны сораячакмын дигән.
🔸Мәскәүнең Троекуров зиратында Юрий Шатунов истәлегенә кабер һәйкәле куелган. Бүген аңа, исән булса, 50 яшь тулган булыр иде.
🔸11-14 сентябрь Беларусиядә Татарстан мәдәнияты көннәре узачак.
🔸Уфаның Михайловка бистәсендә тора йорттан 60 кеше эвакуацияләнгән. Янгын чыккан, берсе дә зыян күрмәгән.
Бу сәгатькә менә шундый хәбәрләр. Көн дәвамында бергә булыйк, без сезгә иң мөһим, кызык булган хәбәрләрне сайлап язып барабыз. Безне укыганыгыз өчен рәхмәт, башкаларга да Азатлыкның каналы турында сөйләгез.

👍8❤2🔥2
💵 💶 Мәскәү биржасында иртәнге хәлләр мондыйрак:
Доллар 98 сумнан артты, ә 1 евро 105 сум булды.
15 августтан соң бу - беренче арту.

👍6😢4
АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Киевка килгән. Алдан аның сәфәре рәсми хәбәр ителмәде.
6 августка каршы төндә Русия Киевны ракет һөҗүменә тотты. Һава кисәтүе Блинкен килергә берничә сәгать кала гына бетте. Узган юлы Энтони Блинкен Украинага былтыр сентябрьдә килгән иде.
Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.

👏5✍1👍1
Казанда "Апуш.Нәниләр" мәктәп-студиясе ачыла. Шунда балаларны сайлап алу кастингы булган. Кастингта 4-8 яшьлек 100дән артык бала катнашкан. Шулардан 40 нәни сайлап алынган.
Балаларга мәктәп-студиясендә
атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актерлык осталыгы, хореография
дәресләре бушлай укытылачак. Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр
артистлары. "Апуш.Нәниләр" белән театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина идарә итәчәк.
Шушы көннәрдә уку инде башланачак дип көтелә. Балалар өчен татарча театраль студияләрнең оештыручысы - Казан мэриясе.
"Апуш" балалар театр-студиясенең эшчәнлеген күзәтәсезме? Татар телен өйрәнергә, шомартырга, милли үзаңны тәрбияләргә бу булышамы?

👍15❤5🤔2🔥1
Башкортстанда эшче һөнәр ияләренә кытлык. Бу - сугыш йогынтысы, ди белгечләр.
Башкортстанда машинистлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, тимер кыручылар, слесарьлар, станок көйләүчеләр җитми. Башкортстан оешмалары арасында эшчеләргә иң зур кытлык кичерүче оешма – очкычларга двигательләр җитештерүче “Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе”. Анда 3321 эшче җитми диелә.
Файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар вакансияләр санын 8177дән 13367гә кадәр арттырган. Авыл хуҗалыгында эшчеләргә ихтыяҗ 23 процентка арткан, эшкәртү сәнәгатендә – 18 процентка.
Сәбәбен белгеч аңлаткан.
Аны сайтка кереп укырга мөмкин. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

Башкортстанда эшчеләргә кытлык: белгечләр сугыш йогынтысы да булуын фаразлый
Башкортстанда машинистлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, тимер кыручылар, слесарьлар һәм станок көйләүчеләр җитми. Башкортстан оешмалары арасында эшчеләргә иң зур кытлык кичерүче оешма – очкычларга двигательләр җитештерүче “Уфа мотор төзелеше җитештерү…
🔥4🤷♂2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Киевка килгән. Алдан аның сәфәре рәсми хәбәр ителмәде. 6 августка каршы төндә Русия Киевны ракет һөҗүменә тотты. Һава кисәтүе Блинкен килергә берничә сәгать кала гына бетте. Узган юлы Энтони Блинкен Украинага былтыр сентябрьдә…
Энтони Блинкен Киевта Украинага 1 млрд доллар акча биреләчәге турында игълан итәчәк.
АКШның Украинага яңа матди ярдәме турында CNN яза. Алар АКШның дәүләт департаментындагы үз чыганагына таяна. Блинкен Украина президенты Владимир Зеленский һәм тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба белән очрашачак.

🔥5✍1🤡1
📍Бүгенге көн язмасы Украинадагы сугыштан Татарстанга ялга кайткан сугышчы турында.
Ул бер ел инде сугыша, ялдан кире сугышка китәргә теләми. Ул тагын мобилизация булачак дип аңлата. Аның белән сөйләшүдән өч өзек:
— Бу автомат тотып сугыша торган сугыш түгел, артиллерия сугышы. Окопта ятасыңмы, штабтамы, өстеңә туп, снаряд коела. Бик куркыныч. Күз алдыңда бик күп кеше үлә, үлмәгәннәре кыйпылчыктан да зур яралар ала. Чечен сугышын узганда андыйны күргән булмады.
— Сугыш әле тиз генә тәмамланмаячак, берничә елга сузылачак дип уйлыйм. Аларның (Укриананың - ред.) кораллары бик күп. Безнең яктан (Русия гаскәре ягыннан - ред.) кеше бик күп кырыла, кешеләр җитми, яңадан мобилизация булачак. Ә ни өчен Русиядә шул икенче мобилизацияне ясамыйлар, әлегә җыелган халыкны гына азакка кадәр кыралар. Аңламыйм дияр идем, әмма барыбыз да аңлый — сайлаулар алдыннан яңа мобилизация ясыйсылары килми.
— Аякка кияргә оекбашлар юк. Тишелеп беткән оекбашны әйләндереп кисәң дә яхшы, мин бер махер оекбашны шулай киеп йөрдем. Бер тапкыр бер пар оекбашны хезмәттәшем белән чиратлап кидек, төнгә сакта торырга аныкын алып тордым. Кыш-яз көннәрендә җылы киемнәр кирәк иде. Азык-төлек җитә, анысын җитмәгәндә дә күрше бистәгә барып үзебез сатып алабыз. Әлбәттә, бәяләр бездәге кебек кенә түгел, биш-алты тапкыр кыйммәтрәк чыга.
Әңгәмәне тулысы белән укырга тәкъдим итәбез. Ир үзен авыл советы вәкилләре ничек алдап сугышка җибәрүләре хакында да, сугыштагы шартлар, ниләр ашап торулары, кайда яшәүләре хакында да бәйнә-бәйнә сөйли.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Һәм бу кешегә карата сезнең мөнәсәбәт нинди? Языгызчы, ул сездә кызгану уятамы, юкмы?

Украинадан ялга кайткан хәрби: "Икенче дулкын мобилизация булачак. Бу — котылгысыз"
Русиянең Украинага каршы сугышына мобилизация белән алынган, шушы көннәрдә ялга кайткан Татарстан хәрбие белән очрашып, фронттагы хәлләр хакында сөйләштек. Ул яңа мобилизациянең котылгысыз булуы, Русия армиясенең ахыргы чиктә җиңеләчәге, сугыштагы җитешсезлекләр…
😭6😢2❤1👍1😁1🤬1
🦠 Башкортстанда тагын кизү һәм карантинның игълан ителүе. Бу юлы Чишмә районында. Ар исемле авылда котыру чире таралган.
Авыл ничек яши? Нинди чаралар күрелә?
👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

😱6😢2
Русиядә 15 миллионга якын кеше тирән депрессиядә яши.
Ел саен 700 меңләп русиялегә өендә даими рәвештә көч кулланулары бар. Бу Стратегик тәкъдимнәр агентлыгының тикшеренүеннән күренә, анда 40 меңләп русияле катнашкан. Шул ук вакытта русияләрнең 10 процентка якыны – 14 миллионнан артык кеше авыр депрессиядә диелә.
Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.
🔹Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның 61 проценты гаиләдә көч кулланудан үлгән.
🔹Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан – икенче, Татарстан – 11 урында. 2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә.
🔹Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.
🔹Русиядә гаиләдә көч куллануга каршы шөгыльләнүче оешмалар –нигездә дәүләт оешмалары түгел. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән китте. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, тик бер генә укылыш аша үтмәде.
Сез ничек хис итәсез үзегезне, дуслар?!

🔥2🥱2👍1
Югары Рада Украинаның саклану министры итеп Рустем Умеровны билгеләде. Аның намзәтен хуплап 338 депутат тавыш бирде.
41 яшьлек Умеров Үзбәкстанның Булунгур шәһәрендә, сөргенлектәге кырымтатарлар гаиләсендә туган. Ул берничә инвестиция фондында башкаручы мөдир булды. 2019 елда Югары радага сайланды. 2022 елның 7 сентябрендә Украинаның Югары Радасы Умеровны Украина Дәүләт милке фонды башлыгы итеп билгеләде.
Ул шулай ук Кырымтатар халкы корылтае делегаты, кырымтатар лидеры Мустафа Җәмилевның киңәшчесе.

❤8🫡2✍1
Татарстан 43 млрд сум кеременнән мәхрүм кала һәм Мәскәү кредитларына бата
Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, ел башыннан Татарстан бюджетының нигезен тәшкил итүче табыш салымы кимүе дәвам итә. Моның сәбәбе — федераль кануннардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә нефть тармагындагы керемнәрнең кимүе.
Бу шартларда Татарстан Мәскәүдән өстәмә кредит алган.
"2023 елда федераль бюджеттан илкүләм проектларны алдан финанслау өчен 15 млрд сум күләмендә бюджет кредиты алынган. Әлеге бурыч федераль трансфертлар хисабына капланачак", диде министр.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елдан Мәскәүдән күпме федераль ярдәм күрсәтеләчәге билгеле түгел дип белдерде. Ул республиканың керемнәре кимер дип уйлый.
"Җиде ай нәтиҗәләре начар түгел, ләкин керемнәр динамикасы кимиячк дип уйлыйм. Иң мөһиме — икътисад эшләсен. Нефть өлкәсендәге минуслар әлегә икътисадның башка тармаклары хисабына каплана", диде ул.
Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬10👏2
Украинаның Донецки өлкәсендәге Констаниновка шәһәре үзәк базарына һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 16 кеше һәлак булган.
Бу хакт вакыйга урыннан Азатлык Радиосының Украина хезмәте хәбәр итә.
Украина премьер-министры Денис Шмыгаль һәлак булучылар арасында бер бала да бар дип белдерде. Украина ягы һөҗүмне Русия гаскәрләре ясады дип белдерә.
Русиянең хәрби темага язучы телеграм каналлары Константиновкага Көньяк-Сахалин 68нче армия корпусы аткан дип ышандыра.

Telegram
Радіо Свобода
Фото з місця удару по Костянтинівці від нашого кореспондента
За останніми даними, кількість поранених зросла до 31, кількість загиблих - 16. Під завалами ще перебувають люди, повідомила прокуратура

🤬11👍1
Казан активисты Зөлфия Ситдыйкова "Э" үзәге барлыкка килү көне белән оешма хезмәткәрләрен котлаган.
Ситдыйкова аларга бүләкләр җибәргән. Аның эченә грамоталар, Русия Җинаять кодексы, полиция турында канун һәм "Дядя Степа" китабы салган.
Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы хәбәр итә.
Грамотларны ул үзендә тентү уздырган һәм аны тоткарлаган өч хезмәткәргә язган.
Соңгы тапкыр активистны 25 августка тоткарлаганнар иде. Соңрак Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны килештерелмәгән митинг оештыру маддәсе нигезендә 8 тәүлеккә административ сак астына алды.
Моңа кадәр Ситдыйкова армияне "дискредитацияләү" турында җинаять эше ачканнар иде.
Русия эчке эшләр министрлыгында экстремизмга каршы тору бүлекләре ("Э" үзәкләре) 15 ел элек, 2008 елның 6 сентябрендә оешты.

Республикасы
🥳Сегодня, 6 сентября, отмечается День образования подразделений МВД по противодействию экстремизму!
Казанская активистка Зульфия Ситдикова поздравила сотрудников ЦПЭ в Республике Татарстан с такой знаменательной датой и отправила им посылку с подарками.…

🔥9👍1
Башкортстаннан үзе теләге белән Украинадагы сугышка киткән 61 яшьлек укытучы һәлак булган
Фәйруз Гафаров сугышка июньдә киткән булган. 8 августта үлгән, 2 сентябрьдә аны туган ягында җирләгәннәр.
Гафаров 1962нче елгы, Мәләвездә туган. 10 елдан артык полициядә (ул вакытта милиция) эшләгән, 1995 елдан Мәләвезнең 1нче гимназиясендә ОБЖ укыткан
Сугышка үз теләге белән киткән.
Азатлык хисабына күрә, сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Бу кайтарып җирләнгән һәм исемнәре ачык чыганакларда чыккан кешеләр генә. Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

👍4🥴4🗿2🎉1
Патрушев ягулык җитмәү аркасында кыр эшләре тукталырга мөмкин дип белдерде
Ягулык җитмәү сәбәпле авыл хуҗалыгы өчен елның иң мөһим чорында кыр эшләре тукталырга мөмкин. Бу хакта Думаның контроль һәм аграр мәсьәләләр комитетлары утырышында Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерде.
“Без хәзер урып-җыю эшләрен дә туктатачакбыз, уҗым да чәчеп булмаячак. Бу – фаҗига булачак”, дигән ул.
Патрушев эчке базарда вазгыять тотрыклы хәлгә килгәнче, чит илләргә нефть продуктлары сатуны вакытлыча туктатып торырга тәкъдим иткән.
▪️Русиядә 2022 елда барлыгы 535 млн тонна нефть табылган. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. 2023 елда 515 млн тонна булыр дип көтелә.
▪️Шул ук вакытта бензин һәм дизель ягулыгы бәясе артканнан-арта бара. Мәсәлән, "Башнефть-розница" ширкәте быелны җәй дәвамында унынчы тапкыр бензинга бәя арттырды. Татарстанда да бәяләр арта.

🤔5👍2