🎙Азатлыкка — 70 ел. "Маяк" фаҗигасендә татар авыллары
Бүген Азатлык архивыннан фаҗигале вакыйга турында язма тәкъдим итәбез. 1957 елда Чиләбе өлкәсендә урнашкан "Маяк" химкомбинатында зур шартлау була. Тирә-яктагы төбәкләрне радиоактив болыт каплый. Барлыгы 270 меңнән артык кеше нурланыш ала, дистәләрчә авыл күчерелә. Тик зур татар авыллары калдырыла, андагы кешеләрнең күбесе вафат була, калганнары төрле авырулардан интегә.
Бу күңелсез тарихи вакыйга турында 2005 елның 15 апрелендә чыккан тапшыруны тыңлыйк.
▪️"Маяк" фаҗигасе турында язманы монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.
▪️Роберт Кнот фотоларын монда карый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#азатлыкка70 #архив

🔥8💔4👍3
Хәерле җомга иртәләре сезгә, дуслар! Сезне әлеге минутларга билгеле булган вакыйгалар белән таныштарабыз.
❶ Брянскида микроэлектроника заводына һөҗүм ясалган. Заводның административ бинасы өстенә дрон килеп төшкән, янгын чыккан. Бу завод "Панцирь", "Искәндәр" ракет комплексларына җиһазлар җитештерә.
❷ Русиядә бүген өч көнгә сузылган сайлаулар башланды. Мәсәлән, Мәскәүдә мэр сайлыйлар, Башкорстанда - корылтайга депутатларны, Хакасиядә - төбәк башлыгын.
❸ 10-13 сентябрь Владивостокта узачак Көнчыгыш икътисади форумга чит илдән бер җитәкче дә килмәячәк. Иң зур кунаклар буларак Кытайның вице-премьерын, Лаостан - вице-президентны көтәләр.
❹ Әрмәнстанда Sputnik агентлыгының журналисты һәм тагын бер Русия яклы блогер тоткарланган. Алар канунсыз корал сатуда шикләнелә.
❺ Кубада 17 кеше кулга алынган. Алар Украина сугышына кешеләргә вербовка оештыру нигезендә тикшерлеләчәк. Атна башында Кубада Русия ягында сугышырга дип кешеләрне мәҗбүр итүчеләр челтәре барлыгы ачыкланды. Бу җинаять эше дәлилләнсә, шикләнүчеләр гомерлек төрмәгә яки үлем җәзасына хөкем ителә ала.
❻ Русиядә курьер булып эшләүчеләрнең өчтән бер өлеше югары белемгә ия.
❼ Башкортстанда милли кием көнен билгелиләр. Ул 2020 елдан бирле билгеләнә.
Бу минутларга шушылар. Көн дәвамында иң мөһимнәрен шунда ук хәбәр итеп барырбыз. Имин вә бәхетле булыгыз!

👍5✍1🔥1
Атнасына ничә көн укыйсы?
Интернетта Татарстан мәктәпләрен атнасына биш көн укытуга күчерүне сораган петиция таралды, аны 23,5 меңнән артык кеше имзалаган. Соңгы тәүлектә генә дә 5,4 мең кеше үз имзасын калдырган.
“Өлкән кешегә дә ял өчен бер көн җитми әле, ә балалар турында әйтеп тә торасы юк. Тулысынча ял итә алмаганга, балаларның сәламәтлеге какшый, гаиләдә аралашырга вакытлары юк”, диелә мөрәҗәгатьтә.
Ә менә милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки, бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин. Татар оешмалары вәкилләре дә биш көнлек укытуга күчүне хупламый. "Мәктәпләр алты көн урынына биш көн укытуга күчә, яңа фәннәр барлыкка килде. Бу сәгатьләргә ничек сыешырга дигән проблем туды. "Туган тел"не кыскарттылар", ди алар.
👉 Хәбәр тулысынча
👉 VPNсыз сылтама

🤬4😱3🤡1
Мәктәпләрнең биш көнлек укуга күчүе кирәкме?
Anonymous Poll
47%
Булсын иде шулай. Шимбә балалар белән безнең дә ял итәсе килә!
15%
Балаларның укудан тагын нинди эшләре бар соң?! Укысыннар 6 көн.
7%
Башка проблем беткәнме әллә Татарстанда?
28%
Татар телен укытмасыннар өчен тырышалар бугай.
3%
Үз фикеремне язам
🔥4❤1
Хакимият сайлаулар дип атаган чаралар башланды, инде хәрәмләшүләр дә теркәлгән. Хәер, ансыз булмыйдыр ул Русиядә. Шулаймы?
Мәсәлән, Красноярски краеның Сосновобор шәһәрендә сайлауга килүчеләргә “Бердәм Русия” өчен тавыш бирсәләр, мең сум тәкъдим итәләр диелә. Алтай краеның Онгудай авылында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен сайлау бүлгесенә ашыгыч ярдәм машиналарында китерәләр, ә өлкән фельдшер аларны тавыш бирергә мәҗбүр итә. Новокузнецкида картлар йортында урнашкан сайлау бүлгесендә тавыш бирүчеләрне бушлай бутербродлар белән сыйлыйлар диелә.
Башка хәлләр турында монда. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍3🤬3
Бу - Украинаның Кривой Рог шәһәре. Русия ракетлар белән һөҗүм иткән. Кимендә 44 кеше зыян күргән. 68 кеше психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
🤬9😢4
Көн язмасы: "Tat Cult Fest-ның пропаганда коралына әйләнүен теләмим"
Cоңгы биш елда Татарстан суверенитеты көненең милли вакыйгасына әйләнгән Tat Cult Fest (TCF) заманча татар музыкасы фестивале быел үткәрелмәде. Җыенның гомере кыска булды. Аның урынына быел түрәләр "ДәртФест" дип аталган фестиваль оештырды. Бу TСF-га охшаш җыен булса да, моны бәйсез һәм шәһәр мәдәниятенә генә корылган проект дип атап булмый.
Быел дәүләт медиаларында, аноним телеграм каналарда бу фестивальнең оештыручыларның берсен - Адел Садрутдиновны Tat Cult Fest-ны үзләштерүдә гаепләп язмалар чыкты. Сәбәбе - аның сугыш аркасында чыгып китүе һәм Русия хакимиятенә охшамаган фикерләр язуы була ала.
Хакимият татар яшьләренә тәэсир итә торган проектларны үзләштерүен, кулга төшерүен, алардан курчак ясау эшен дәвам итә. Яшьләрне, сәнгать әһелләрен бер-берсенә каршы куя. Бу шушы фестиваль аркылы да күзәтеп була. 30 август — Татарстан суверенитеты көнендә узган фестиваль тирәсендә чыккан хәлләр турында Азатлык Адел Садрутдиновтан да сораштырдык.
Менә әңгәмәдән фикерләр.
🔸 Бүген без режимның хәтта үзенә якын булган кешеләрне изүен дә күзәтәбез. Бу табигатьтәге кебек: иң агрессив вирус барысыннан да беренче үлә, чөнки ул вирус йоктыручыны юкка чыгара. Әлеге процессларда бернинди дә идеологик мантыйк һәм стратегия билгеләнмәгән. Бу — абсолют очраклылык. Әлбәтттә, татар үзаңын юк итү — Мәскәүнең беренчел максаты. Минем фаразлавымча, Татарстандагы күпчелек халык үзләре үк сизмәстән сугыш риторикасына тартылачак: башта бер-берсенә ияреп, аннан бөтенләй тәнкыйди фикерләүне югалтып. Басым астына эләгү өчен активист булырга кирәкми, үчле күрше әләге корбаны булу да җитә. Артистлар, галимнәр, эшмәкәрләр — аерма юк. Шуңа күрә хәзер сүзен әйтмәгәннәр соңрак шик астына эләгә алачак. Чөнки бер заман алар да дәшә башларга мөмкин бит. Шуңа күрә паранойялы режимга алардан алдан котылып кую җиңелрәк. Мин шулай уйлыйм.
🔸Ачык иҗади проектларга карата цензура көннән-көн арта. Хәзерге вәзгыятьтә бәйсез иҗатны бары тик сәясәткә кагылмаганда гына күзаллап була. Ул очракта безнең мәдәниятебез өчпочмак һәм түбәтәйгә генә терәлеп калмасмы?
🔸Мине Казакъстан тәҗрибәсе илһамландыра. Казакъстан яшьләре музыка һәм шигърият аша казакъ телен заманага ярашлы, модалы иттерә алган. Казакъ стиле бар. Якын киләчәктә Казакъстан элекке совет дәүләтләре арасында сәнгать мәдәниятен тышка чыгара алачак илгә әверелер дип уйлыйм. Бу бит 30 еллык суверенитет. Ә бездә дәүләт теле факультативка калды. Русиядә яшәгән башка халыкларның телләре ни хәлдә? Аларны бөтенләй юк итәр өчен тагын күпме вакыт кирәк? Мин чыннан да Русия империясенең федерация була алуына ышанмыйм. Мәдәниятне саклау өчен автономия булдырудан башка юл күрмим. Шул ук вакытта Украинага ирекнең ни кадәр кыйммәткә бирелүен күрәм. Мин Русия халыкларына андый киләчәк теләмәс идем.
Яшьләр үз иткән фестивальнең тарихы, аны мәскәүләрнең үзләштерергә тырышулары, Татарстанның киләчәген ничек күрүе, ничек татар теле һәм мәдәниятны саклап калу юллары - болар барысы да безнең әңгәмәдә бар.
Укыгыз да фикерегез белән уртаклашыгыз.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Азатлык Радиосы
Адел Садрутдинов: "Tat Cult Fest-ның пропаганда коралына әйләнүен теләмим"
Фестивальне оештыручыларның берсе Адел Садрутдинов Азатлыкка җыенны ни сәбәпле оештырудан баш тартуы, республикада бәйсез проектларның юкка чыгарылуы хакында сөйләде.
👍12❤5😢3
Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать иткән һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына “ярдәм итәргә” чакырган. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә “килми калган керемнәрен компенсацияләргә” кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз

🤬4💊3🤮1
📍Башкортстанда “Вагнер”ның элекке сугышчысы элекке полиция хезмәткәрен үтергән.
Белореттан 36 яшьлек Илшат Хафизов җиде ел буе эчке эшләр оешмасында эшләгән. Аны сәламәтлеге белән бәйле эшеннән азат иткәннәр һәм ул урманчылык белән шөгыльләнә башлаган. Бу атнада Хафизов дуслары белән “Рай” төнге клубында ял иткән. Клуб ябылганнан соң алар башка бер ирләр төркеме – бертуган Вилнур һәм Илнур А. белән низагка кергән.
“Осторожно, новости” мәгълүматынча, беренчел фаразларга күрә низаг бер кыз аркасында чыккан, соңрак сугыша ук башлаганнар. Вилнур пычак чыгарып, башта Хафизовның дустын, аннары аның үзен кадый башлаган диелә. Шуннан соң абыйлы-энеле А.ларның качып китүе әйтелә. Хафизов ашыгыч ярдәм килгәнче кан югалтудан үлгән, ә аның дустын коткарып кала алганнар, дип яза канал.
Һөҗүм итүчеләрне өйләренә кайтып барган чакта тоткарлаганнар.
Вилнур А. 2021 елда сәламәтлеккә зыян салып, саксызлык белән үлемгә китерү эше нигезендә алты ел колониягә хөкем ителгән булган. Колониядә ир “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышка киткән. Туган ягы – Белоретка ул һоспиталдән соң кайткан – ул сугышта яраланган һәм аяк табанын югалткан диелә.
Мәрхүм егет – Илшат Хафизовның туганнары каналга сөйләвенчә, үтерүдә шикләнелүче моңарчы Украинага каршы сугышып кайтканга күрә, җирле медиалар һәм пабликлар бу хәл турында язарга курка.
👉 Хәбәр монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Медиа: Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы" элекке полиция хезмәткәрен үтергән
Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Бу атнада төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән…
🤬3❤1
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры оркестры яңа бина төзелеше урынында чыгыш ясады.
Музыкантлар Сәлих Сәйдәшевның "Наемщик" спектакленә язган музыкасын башкарды.
"Күргәнегезчә, территориядә эш гөрли. Тиздән булыр, бик тиздән...." диелә театрның матбугат үзәге хәбәрендә.
▪️Камал театрының төзелеше быелның февраль аенда башланды. Яңа бина һәм аның биләмәләре Такташ һәм Назарбаев урамнары белән Түбән Кабан күле арасында урнашачак. Узган ел бинаны төзү өчен элек әйтелгәннән ике мәртәбә зуррак җир бүлеп бирелде.
▪️Яңа бинаны 2025 елга төзеп бетерергә мөмкиннәр. Төзелеш чыгымнары 7-12 млрд сумга басар дип көтелә.
▪️Камал театрының әлеге бинасында музыкаль театр булырга мөмкин.
Татар дәүләт театрының яңа урыны сезгә ошыймы?

YouTube
Без шундый театр төзербез!
Наш оркестр не дождался окончания строительства нового здания и выступил прямо на месте стройки! Музыканты исполнили музыку из спектакля "Наемщик" композитора Салиха Сайдашева.
Как видите, работа на территории идет полным ходом.
А вы ждете окончания строительства…

❤3🔥2👎1🤔1🤡1
Мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгарган
Әлегә аны кая күчерәселәре билгеле түгел, бу сентябрь ахырында булырга мөмкин. Русиядә аерым тәртипле берничә колония бар. Шул исәптән, Краснояр краеның Минусинск шәһәрендәге һәм Владимир өлкәсендәге начар даны чыккан колонияләр дә. Аларда тоту шартлары иң кырысы.
▪️Айрат Дилмөхәмәтов - башкорт активисты һәм җәмәгать эшлеклесе, 2019 елдан бирле рәшәткә артында утыра. Аны "террорчылыкны пропагандалау" маддәсе нигезендә 9 елга кырыс шартлы төрмәгә хөкем иттеләр.
👉Тулы хәбәр Азатлык сайтында.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама монда.

Әлегә аны кая күчерәселәре билгеле түгел, бу сентябрь ахырында булырга мөмкин. Русиядә аерым тәртипле берничә колония бар. Шул исәптән, Краснояр краеның Минусинск шәһәрендәге һәм Владимир өлкәсендәге начар даны чыккан колонияләр дә. Аларда тоту шартлары иң…
❤3🤬1
Бүген М12 юлының Түбән Новогород өлкәсендәге Арзамас шәһәренә кадәрге өлеше ачылды.
Юл түләүле, бер җиңел машинага Мәсәкүдән Арзамаска барып җитү өчен 2821 сум түләргә кирәк булачак.
М12 Казанда декабрь ахырына кадәр килеп җитәр дип көтелә.
800 километр озынлыктагы М12 түләүле машина юлы башта Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтырыр дип ниятләнгән иде, әмма аны Екатеринбур һәм Төмәнгә кадәр дә озайтачаклары хәбәр ителде.
Юл өлешчә Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш, Шәле аша узачак. Аны 2024 елга төзеп бетерерләр дип ниятләнә. Бу машина юлыннан сәгатенә 130 километр тизлектә йөрергә рөхсәт ителә, ул Мәскәүдән Казанга кадәр 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.
Юл үз эченә өч күперне дә алачак, алар арасында Казан тирәсендә Идел аша салынган өч километр озынлыктагы күпер дә бар.
М12 юлының Казанга килеп җитүенең нинди уңай һәм тискәре яклары бар дип уйлыйсыз?

🔥3👍2
Мишкә районында бер мәктәп полилингваль итеп үзгәртелгән, анда рәсем һәм математика дәресләре мари телендә укытыла башлаган.
Әлегә берничә минут кына.
Башкортстанның Мишкә районы Мишкә авылындагы 2нче мәктәптә яңа уку елында математика һәм рәсем дәресләрен мари телендә укыту кертелгән. Фәннәрне марича башлангыч сыйныфларда укый башлаганнар. Яңа тәҗрибә әкренләп кертелә: әлегә туган телдә дәреснең берничә минуты гына алып барыла дип искәртелә.
▪️Мишкә районы Уфадан 150 чакрым ераклыкта урнашкан. Ул Мари Иленнән тыш марилар иң күп яши торган урыннарның берсе. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, район халкының 72 проценты - марилар.
Хәбәрне тулысынча монда укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Мари авылындагы мари мәктәбендә ике дәреснең мари телендә алып барыла башлавы яңалыкка әйләнгән чорда яшибез.

❤21🔥1
Казанда "СоТворение" рок фестивале башланды.
Татарстанга 8 илдән, шул исәптән Бразилия, Кытай, Мали һәм Төркиядән рок-йолдызлар килде.
8-9 сентябрь "Казан" гаилә үзәге янында узучы әлеге чарада татар җырчылары да катнаша. Артур Исламов бүген җырлады, иртәгә 14:20дә Juna төркеме, 15:20дә Gauga төркеме чыгыш ясаячак.
Урыс җырчыларыннан "Кино" төркеме, Антон Беляев, Антоха МС, Найк Борзов, Петр Налич һәм башкалар булчак. Тувадан "Хуун-Хуур-Ту" тамак белән җырлаучылары төркеме килгән.
▪️2008-2011 елларда Казанда зурлап "Сотворение мира" рок фестивале узган иде. Фестивальнең президенты җырчы Андрей Макаревич булды. Логотибында хәрби очкычны каплап торучы төсле шар төшерелгән иде. Бу тынычлыкны аңлатты. Фестивальне пацифистлар җыены дип тә атадылар. Анда катнашучыларны "сәхнә генә түгел, сугышсыз яшәү идеясе дә берләштерә" дип яздылар.
▪️Андрей Макаревич Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итеп чыкты һәм илдән китте.
▪️Бүгенге "СоТворение" фестивале "Сотворение мира" чарасының дәвамымы дигән сорауга оештыручылар җавап бирмәскә тырыша.

🤮6🔥3👍2😢1
Мәхкәмә Ойрат-калмык халкы конгрессын экстремист оешма дип таныган
Калмыкстанның Югары мәхкәмәсе республика прокурорының Ойрат-калмык халкы конгрессын экстремист оешма дип тану, Русиядә аның эшчәнлеген тыю турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән. Әлеге мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыккан, карарны 23 августта кабул иткәннәр. Медиага хәбәр бүген чыкты.
Ойрат-калмык халкының конгрессы Калмыкстан бәйсезлеге өчен көрәшә һәм берничә милли хәрәкәтне берләштерүче Азат милләтләр лигасына керә.
2022 елның мартында конгресс Украинадан Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итте, украин халкын хуплады, шулай ук Калмыкстан халкын сугышка бармаска чакырды.
Август башында Русия юстиция министрлыгы Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзалары төзегән Калмыкстан бәйсезлеге турындагы декларация экстремистик дип таныды.

👎2🤬2🤡2
⚡️Җомга киче. Яңа ят агентлар:
🔸Владимир Котляров, музыкант
🔸Андрей Мальгин, журналист;
🔸Николай Митрохин, социолог;
🔸Наталья Пелевина, сәясәтче;
🔸Ольга Подольская;
🔸Мөэмин Шакиров, журналист.
🔸Владимир Котляров, музыкант
🔸Андрей Мальгин, журналист;
🔸Николай Митрохин, социолог;
🔸Наталья Пелевина, сәясәтче;
🔸Ольга Подольская;
🔸Мөэмин Шакиров, журналист.
🤬4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 9 сентябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Мәгъриб илендә җир тетрәү нәтиҗәсендә 300ләп кеше һәлак булган, 150дән артык кеше хастаханәләргә китерелгән. Беренче зилзилә көче 6,9 дәрәҗәдә булган, соңыннан 4,9 дәрәҗәле җир тетрәү кабатланган. Зилзилә үзәге - Марракаш шәһәреннән 70 км ераклыкта. Марракашның иске өлешендә ЮНЕСКО мирасы саналган кызыл диварларга зыян килгән.
🔸Бүген Украинага Япония тышкы эшләр министры Ёсимаса Хаяси килә һәм Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба белән очрашачак.
🔸Русия кулга төшергән Запорожье атом электростанциясендә эшләүче МАГАТЭ экспертлары соңгы атнада АЭС янында шартлауларның артуы турында белдерә. МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси сүзләренчә, ЗАЭС тирәсендәге вазгыять киеренке булып кала.
🔸Франция дәүләт шурасы мәктәпләрдә абайя киеп йөрүне тыюны хуплады. Югары административ мәхкәмә әгъзалары әлеге тыю төп ирекләрнең берсен дә бозмый: шәхси тормыш һәм белем алу, дин иреге һәм башкалар. Алар фикеренчә, мондый кием "динилекне күрсәтә". Шулай итеп Action droits des musulmans берлеге тапшырган шикаять кире кагылган.
🔸Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк дип хәбәр итә республика авыл хуҗалыгы министрлыгы.
🔸Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Мир" кинотеатрында "Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез" дигән проект күрсәтеләчәк. Аны 2020 елда Мәскәү татарлары мохтарияте һәм "Мирас" оешмасы ясаган.
🔸Бүген шулай ук КазанМолл сәүдә үзәгендә урнашкан IMAX Киномакс кинотеатрында кич режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч" фильмын күрсәтәчәкләр һәм аны төшерүчеләр белән очрашу уздырачаклар.

🔥4✍1😱1