Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Аннексияләнгән Кырымда урыс журналистлары кырымтатар китап ярминкәсендә провокация оештырды

9 сентябрьдә Акмәчеттә V Кырымтатар китабы ярминкәсе уза. Ул язучы Бекир Чобан-заде тууына 130 ел тулуга багышлана. 

Аны "Карадениз продакшн" ширкәте оештыра. Чара барышында үзен Крым 24 телеканалы журналисты дип таныткан кеше күргәзмәнең бер өлешен видеога төшерә башлый. Моңа чараны оештыручылар "Карадениз продакшн" ширкәте җитәкчесе Эльзара Ислямова һәм аның урынбасары Лилия Буджурова каршы килә, видеога төшерү өчен рөхсәт алырга кирәк диләр.

Әлеге хәлдән соң Крым 24 редакциясе ярминкәне оештыручыларны каралатып, мәкалә язды һәм социаль челтәрләрдә постлар чыгарды. Анда шулай ук медиа эшчәнлегенә каршы килүне тикшерүне сорап Русия эчке эшләр министрлына мөрәҗәгать бар. 

Моннан тыш, Крым 24 телеканалы бер стендта Русия байрагының шарлар белән каплап куелганына игътибар итә. Бу махсус эшләнгән дип саный журналистлар. Моны да куәт оешмалары тикшерергә тиеш диләр. 

Әлеге хәлдән соң чара узган бинага шартлаткыч куелган дигән хәбәр тарала. Бинадан кешеләрне чыгаралар, полиция килә. Тикшерү узганнан соң, халыкны кире бинага кертәләр. 

Крым 24 телеканалын аннексияләнгән Кырымның Русия куйган хөкүмәте тота.

Эльзара Ислямова һәм Лилия Буджурова аннексиягә кадәр ATR телеканалынла эшләде. 2014 елда Кырымны аннексияләгәч Русиянең Роскомнадзоры ATR телеканалын 2015 елның апрель аенда теркәмәде, эфирга чыгу лицензиясен бирмәгәннән соң телеканал 2015 елның июнь аенда бер өлеш журналистлары белән Киевка күченеп тапшыруларны шуннан алып барырга мәҗбүр булды.
🤬10
8 сентябрьдә MMA спортчысы Рамил Камилов Мексиканың иң перспективалы көрәшчесе Роберто Пикслига каршы чыгып, аны бер раундта җиңүгә иреште.

Алыш Рамил яшәгән Калгари шәһәрендә узды.

Шулай итеп, Камилов үз карьерасында җиде турнирның җидесен дә җиңү белән тәмамлады. 26 яшьлек көрәшче MMA дөньясының төп перспективаларының берсе санала.

Бу җиңү аңа UFC бәйгесенә чакыру алуга яисә UFC белән ачык контракт төзүгә китерергә мөмкин.

Unified MMA — Канаданың иң алдынгы катнаш көрәш сәнгате промоутеры. Турнирның барышы турыдан туры UFC Fight Pass каналында трансляцияләнә. 2009 нчы елда оешканнан бирле оешма Канадада 51 бәйге уздырды, һәм берничә спортчыны UFC октагонына этәрде.

Рамил Камилов тумышы белән Казакъстанның Актау каласыннан. Аңа 13 яшь булганда әнисе белән Актаудан Канадага күчеп килгән. Әнисе белән әтисе Казакъстанда танышкан булган. Ике яктан да әби-бабайлары татар авылларыннан. Азатлыкта аның белән чыккан әңгәмәне укый аласыз.
👍11❤3
Русиянең Украинага каршы сугышына мобилизация белән алынган, шушы көннәрдә ялга кайткан Татарстан хәрбие белән очрашып, фронттагы хәлләр хакында сөйләштек.

Ул яңа мобилизациянең котылгысыз булуы, Русия армиясенең ахыргы чиктә җиңеләчәге, сугыштагы җитешсезлекләр турында сөйләде.

Мәкаләне тулысынча Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
✍4🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 10 сентябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия Киевка һөҗүм итте. Киев шәһәр хәрби идарәсе башлыгы Сергей Попко сүзләренчә, 20дән артык дрон бәреп төшерелгән. "Shahed" дроннары булуы әйтелә. Киев мэры Виталий Кличко хәбәр итүенчә, бер кеше яраланган. Киевның Шевченковский районында дрон калдыклар күп катлы йортка зыян салган. Шулай ук машиналар, электр чыбыкларына, юлларга да зыян килгән.

🔺Румыниядә кабат Русия дроны калдыклары төшкән. Бу инде соңгы атнада икенче шундый очрак. Илнең саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия армиясе куллана торган дрон калдыкларын Украинаның Измаил авылы янындагы Плауру авылы янында тапканнар. Румыния НАТОга керә һәм аның җиренә һөҗүм булса, бу Румыниягә үзенең беректәшләренә мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.

🔺Мәгърибтә кичәге зилзилә нәтиҗәсендә корбаннар саны ике меңнән артты. Илдә өч көнлек матәм игълан ителгән.

🔺Бүген Башкортстанда республика парламентына сайлау дип аталган чаралар уза. Республикада барлыгы 3723 сайлау бүлеге ачылган.

🔺Моннан дүрт ел элек, 2019 елның 10 сентябрендә, удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәшкән Альберт Разин Русиянең милли сәясәтенә каршы чыгып Ижау шәһәре мәйданында үз-үзен яндырып үтерде. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤1✍1
Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты Башкортстандагы парламент сайлавы дип аталган чарада катнашмаска чакыра.

“Путинның сәяси режимында теләсә-кайсы сайлау профанациягә әйләнгән, “ничек тавыш бирүләре мөһим түгел, ничек саналуы мөһим” дигән принцип эшли, оппозиция лидерлары йә үтерелгән (Борис Немцов), йә төрмәгә утыртылган (Алексей Навальный, Айрат Дилмөхәммәтов, Лилия Чанышева), йә Русиядән читтә яши (Руслан Габбасов, Михаил Ходорковский, Илья Пономарев)”, диелә комитетның Telegram каналында чыккан махсус мөрәҗәгатендә.

Башкорт комитеты фикеренчә, федерализм өчен чыгыш ясаучы фиркаләр теркәлмәде һәм алар сайлауда катнаштырылмады. Шулай ук тавыш бирүдә Башкортстан бәйсезлеген яклаучы сәяси көчләр юклыгы да әйтелә.

“Шул сәбәпле Башкортстан ватандашларына әлеге электораль чараны инкяр итәргә һәм анда катнашып аны канунлаштырмаска чакырабыз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🫡1
Кичә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

Ярминкә алдыннан, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы, җитештерелгән продукцияне сату өчен "Киңәш ителгән бәяләр"не әзерләп, районнарга юллады. Авыл хезмәтчәннәре шул хаклардан үзе үстергән яшелчәсен, җиләк-җимешне ярминкәгә сатуга китерде.

Ничек уйлыйсыз, авыл хезмәтчәннәренә бәяләрне югарыдан торып киңәш итә алалармы?

Күрдегезме, Казан агропаркында татарча яңа элмә такталар да ясатканнар.

@azatliqradiosi
👍9❤1🤡1
Европа берлеге русияләргә шәхси машиналар кертүне тыйды

Русиядә теркәлгән машиналар белән Европа берлеге илләренә керү тыелган импорт булып саналачак һәм машинага арест салыначак.

Документта әйтелгәнчә, транспорт чарасының нинди максаттан кулланылуы, Европа берлеге илендә калачак вакыты да исәпкә алынмаячак.

Европа берлеге илләренә шулай ук кайбер шәхси әйберләр кертү дә тыела. Аерым алганда ноутбуклар, мобил телефоннар, кыйммәтле ташлар, бәдрәф кәгазе, косметика, фотокамера, шампуньнар, күннән эшләнгән әйберләр.

Быел июль башында кайбер Русия ватандашларының Германиядә шәхси машиналары конфискацияләнде. Бу турыда Германия таможнясы хәбәр итте, һәм соңрак Германиядәге Русия илчелеге конфискацияләнү очракларын раслады. Төп сәбәбе санкцияләрне бозу дип әйтелде. Ләкин соңрак барлык машиналар хуҗаларына кайтарылды.

@azatliqradiosi
👍5🤡2😁1
Башкортстанның Нефтекамски шәһәрендә Коммунистлар фиркасеннән намзәт Илһам Галинның сайлаудагы вәкиле Константин Зарубинга № 503, 504 сайлау бүлекчәләре урнашкан мәктәп бинасыннан чыкканда хәрби комиссариатка повестка тапшырганнар.

Зарубин үзен хәрби хезмәткә яраксыз дип әйтә. Повесткада әйтелгәнчә, аны 9 октябрьдә "медицина тикшерүе һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссиясен узу" өчен чакыралар.

Элегерәк, Нефтекамски шәһәрендәге 504нче сайлау бүлекчәсендә, Русия Коммунистлар партиясе күзәтүчесе Дарья Хәмидуллина сайлау кәгазьләрен тартмаларга күпләп ташлау очрагын теркәде. Соңрак, 503нче сайлау бүлегендә дә шундый ук хәл булды.

Бүген Башкортстанда республика парламентына сайлау дип аталган чара уза.

@azatliqradiosi
🤡4🔥2🥱1🗿1
Роскомнадзор "Гроза" студентлар басмасы сәхифәсен томалаган

Бу хакта басманың телеграм каналы хәбәр итә.

▪️"Гроза" – Русия студентлары өчен журналлар челтәре. Басма югары уку йортларындагы коррупция, цензура, укудан канунсыз куу очраклары, студентлар һәм укытучыларга каршы репрессияләр, яшьләр сәясәте турында һәм дәүләтнең яшьләр белән ничек эшләве турында яза.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Роскомнадзор хәрби цензура күзлегеннән сайтларны томалый башлады. Июнь аена булган мәгълүматларга караганда, сугыш турындагы мәгълүмат аркасында 200 меңнән артык сайт блокланган.

@azatliqradiosi
🤬6👍2👏1