Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең Украинага каршы сугышына мобилизация белән алынган, шушы көннәрдә ялга кайткан Татарстан хәрбие белән очрашып, фронттагы хәлләр хакында сөйләштек.

Ул яңа мобилизациянең котылгысыз булуы, Русия армиясенең ахыргы чиктә җиңеләчәге, сугыштагы җитешсезлекләр турында сөйләде.

Мәкаләне тулысынча Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
✍4🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 10 сентябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Русия Киевка һөҗүм итте. Киев шәһәр хәрби идарәсе башлыгы Сергей Попко сүзләренчә, 20дән артык дрон бәреп төшерелгән. "Shahed" дроннары булуы әйтелә. Киев мэры Виталий Кличко хәбәр итүенчә, бер кеше яраланган. Киевның Шевченковский районында дрон калдыклар күп катлы йортка зыян салган. Шулай ук машиналар, электр чыбыкларына, юлларга да зыян килгән.

🔺Румыниядә кабат Русия дроны калдыклары төшкән. Бу инде соңгы атнада икенче шундый очрак. Илнең саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия армиясе куллана торган дрон калдыкларын Украинаның Измаил авылы янындагы Плауру авылы янында тапканнар. Румыния НАТОга керә һәм аның җиренә һөҗүм булса, бу Румыниягә үзенең беректәшләренә мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.

🔺Мәгърибтә кичәге зилзилә нәтиҗәсендә корбаннар саны ике меңнән артты. Илдә өч көнлек матәм игълан ителгән.

🔺Бүген Башкортстанда республика парламентына сайлау дип аталган чаралар уза. Республикада барлыгы 3723 сайлау бүлеге ачылган.

🔺Моннан дүрт ел элек, 2019 елның 10 сентябрендә, удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәшкән Альберт Разин Русиянең милли сәясәтенә каршы чыгып Ижау шәһәре мәйданында үз-үзен яндырып үтерде. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤1✍1
Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты Башкортстандагы парламент сайлавы дип аталган чарада катнашмаска чакыра.

“Путинның сәяси режимында теләсә-кайсы сайлау профанациягә әйләнгән, “ничек тавыш бирүләре мөһим түгел, ничек саналуы мөһим” дигән принцип эшли, оппозиция лидерлары йә үтерелгән (Борис Немцов), йә төрмәгә утыртылган (Алексей Навальный, Айрат Дилмөхәммәтов, Лилия Чанышева), йә Русиядән читтә яши (Руслан Габбасов, Михаил Ходорковский, Илья Пономарев)”, диелә комитетның Telegram каналында чыккан махсус мөрәҗәгатендә.

Башкорт комитеты фикеренчә, федерализм өчен чыгыш ясаучы фиркаләр теркәлмәде һәм алар сайлауда катнаштырылмады. Шулай ук тавыш бирүдә Башкортстан бәйсезлеген яклаучы сәяси көчләр юклыгы да әйтелә.

“Шул сәбәпле Башкортстан ватандашларына әлеге электораль чараны инкяр итәргә һәм анда катнашып аны канунлаштырмаска чакырабыз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🫡1
Кичә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

Ярминкә алдыннан, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы, җитештерелгән продукцияне сату өчен "Киңәш ителгән бәяләр"не әзерләп, районнарга юллады. Авыл хезмәтчәннәре шул хаклардан үзе үстергән яшелчәсен, җиләк-җимешне ярминкәгә сатуга китерде.

Ничек уйлыйсыз, авыл хезмәтчәннәренә бәяләрне югарыдан торып киңәш итә алалармы?

Күрдегезме, Казан агропаркында татарча яңа элмә такталар да ясатканнар.

@azatliqradiosi
👍9❤1🤡1
Европа берлеге русияләргә шәхси машиналар кертүне тыйды

Русиядә теркәлгән машиналар белән Европа берлеге илләренә керү тыелган импорт булып саналачак һәм машинага арест салыначак.

Документта әйтелгәнчә, транспорт чарасының нинди максаттан кулланылуы, Европа берлеге илендә калачак вакыты да исәпкә алынмаячак.

Европа берлеге илләренә шулай ук кайбер шәхси әйберләр кертү дә тыела. Аерым алганда ноутбуклар, мобил телефоннар, кыйммәтле ташлар, бәдрәф кәгазе, косметика, фотокамера, шампуньнар, күннән эшләнгән әйберләр.

Быел июль башында кайбер Русия ватандашларының Германиядә шәхси машиналары конфискацияләнде. Бу турыда Германия таможнясы хәбәр итте, һәм соңрак Германиядәге Русия илчелеге конфискацияләнү очракларын раслады. Төп сәбәбе санкцияләрне бозу дип әйтелде. Ләкин соңрак барлык машиналар хуҗаларына кайтарылды.

@azatliqradiosi
👍5🤡2😁1
Башкортстанның Нефтекамски шәһәрендә Коммунистлар фиркасеннән намзәт Илһам Галинның сайлаудагы вәкиле Константин Зарубинга № 503, 504 сайлау бүлекчәләре урнашкан мәктәп бинасыннан чыкканда хәрби комиссариатка повестка тапшырганнар.

Зарубин үзен хәрби хезмәткә яраксыз дип әйтә. Повесткада әйтелгәнчә, аны 9 октябрьдә "медицина тикшерүе һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссиясен узу" өчен чакыралар.

Элегерәк, Нефтекамски шәһәрендәге 504нче сайлау бүлекчәсендә, Русия Коммунистлар партиясе күзәтүчесе Дарья Хәмидуллина сайлау кәгазьләрен тартмаларга күпләп ташлау очрагын теркәде. Соңрак, 503нче сайлау бүлегендә дә шундый ук хәл булды.

Бүген Башкортстанда республика парламентына сайлау дип аталган чара уза.

@azatliqradiosi
🤡4🔥2🥱1🗿1
Роскомнадзор "Гроза" студентлар басмасы сәхифәсен томалаган

Бу хакта басманың телеграм каналы хәбәр итә.

▪️"Гроза" – Русия студентлары өчен журналлар челтәре. Басма югары уку йортларындагы коррупция, цензура, укудан канунсыз куу очраклары, студентлар һәм укытучыларга каршы репрессияләр, яшьләр сәясәте турында һәм дәүләтнең яшьләр белән ничек эшләве турында яза.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Роскомнадзор хәрби цензура күзлегеннән сайтларны томалый башлады. Июнь аена булган мәгълүматларга караганда, сугыш турындагы мәгълүмат аркасында 200 меңнән артык сайт блокланган.

@azatliqradiosi
🤬6👍2👏1
Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган чакта очкычларның маршрутын үзгәртү һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар ясый.

Бу хакта Русиянең “Победа” һава ширкәте баш мөдире Дмитрий Тыщук РБКга сөйләгән.

“Әгәр очкыч Внуково һава аланына барган, әмма Шереметьевога төшеп утырган икән, бу – якынча бер сәгатькә артыграк очу дигән сүз һәм һава ширкәтенә чыгымнар да китерә”, дигән ул.

Ничә сум зыян килүе турында Тыщук әйтмәгән. Әмма башка һава ширкәтләрендә әйтүләренчә, Boeing 737-800 очкычының (“Победа”да шундый 41 очкыч бар) бер сәгать очуы якынча 750-800 мең сумга төшә.

▪️Соңгы берничә айда Русия хакимиятләре берничә мәртәбә Мәскәүгә очып килгән дроннарны зарарсызландырулары турында белдерде.

▪️Дроннар аркасында Мәскәү һава аланнары очышлар өчен ябылды. Бу “Келәм” (“Ковер”) планы дип атала. Аларны Мәскәүдәге ачык һава аланнарына да, Русиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәләр.

@azatliqradiosi
🤷‍♂3❤1😢1
Бу атнада Русия төбәк мөфтиләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Русия басып алган Мариуполь шәһәрендә барды.

Рәсми агентлыклар аларны Русиянең Украинага каршы сугыш нәтиҗәсендә зыян күргән мәчетне төзекләндерүдән соң ачылышында катнашты дип хәбәр итте.

Сәфәр вакытында мөфти Камил Сәмигуллин Русия оккупациясеннән соң “Донецки халык республикасы”нда корылган яңа “мөфтият” рәисе Рәшит Брагин белән очрашкан. Анда дини кадрлар әзерләү мәсьәләсе күтәрелгән.

“Җитәкчеләр әлеге төбәкләрдәге татарларны Татарстан мәдрәсәләренә укырга җибәрү турында килеште”, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Татарстан мөфтиеннән тыш, Русия басып алган Мариупольга Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшин барган. Шулай ук Русия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Ставрополь крае мөфтие Мөхәммәт Рәхимов, Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Мордовия, Чечня мөфтиләре һәм башка дин әһелләре катнашкан.

▪️2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русия мөфтиләре җинаятьчел сугышны хуплап чыкты. Украинаның фетнәчеләр контролендә, соңрак Русия үзенә кушкан "Донецки халык республикасы" ("ДНР”) имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керде. “ДНР”ның “мөфтие” итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб булып Рушан Таһиров сайланды. "ЛНР" имамнарын исә Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә керттеләр.

▪️Украина ягында мөселманнар кулына корал алып Ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Быел 30 августта Сәид Исмәгыйлев татарларны Татарстанның суверенитет көне белән котлады һәм азатлыкка ирешү юллары хакында сөйләде.

@azatliqradiosi
🤮10😡3👍1
Бу атнада сәяси тоткын Азат Мифтаховка яңа җинаять эше ачылды.

Аны террорчылыкны аклауда, ягъни Архангельски ФСБсын шартлаткан Михаил Жлобицкий гамәлләрен хуплауда гаеплиләр. Кем ул Жлобицкий? Ни өчен 2018 елдагы шартлау өчен активистлар әле дә мәхкәмәгә тартыла? Шуны аңлатабыз.

✔️2018 елның октябрендә 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицкий Архангельскиның ФСБ бинасында бомба шартлата. Нәтиҗәдә өч хезмәткәр зыян күрә, бер кеше — Михаил үзе — һәлак була. Шартлату алдыннан Жлобицкий Telegramдагы чатларның берсендә фикердәшләренә "махсус хезмәтләр ялганга корылган эшләр ача һәм кешеләрне җәзалый" дигән язу калдырган була.

✔️"ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, 2023 елның апрель ахырына Архангельски ФСБсындагы шартлатуга бәйле "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә җинаять эшләре саны 51гә җиткән иде. 11 фигурант алты елга кадәр иректән мәхрүм ителгән, өчесе мәҗбүри психиатрия дәвалануына җибәрелгән, 25 фигурант штрафка тартылган. Өч кеше тикшерү изоляторында утыра.

✔️Бүген Русиядә "террорчылыкны пропагандалау һәм аклау" өчен җинаять җаваплылыгына тарта торган канун гамәлдә. Куәт хезмәтләре әлеге канунны еш кына социаль челтәрләрдә терактлар турында фикер язган кешеләргә каршы куллана. Хәтта калдырган комментарда хуплау белдерү дә мәҗбүри түгел. Жлобицкий белән бәйле җинаять эшләре — шуның бер мисалы. Мифтахов — бу эштә беренче гаепләнүче түгел.

➡️Азатлык сәхифәсендә
➡️Көзге сайтта

@azatliqradiosi
🤬5❤1
Ком бураны
Вафирә Гыйззәтуллина
Әйдә!Online татар теленә өйрәтү проекты телне танылган татар җырлары аша да өйрәтә. Бу юлы "Ком бураны" җыры сайланган. Аның тарихы, җырчылары, урыс теленә тәрҗемәсе бирелә.

1990нчы елларда Татарстан бәйсезлек таләп иткән чорларда әлеге җыр белән Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) мәйдан тотты.

Җырның тарихы, урыс теленә тәрҗемәсе 👉биредә
VPN-сыз сылтама

@azatliqradiosi
❤10🔥4😍3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 11 сентябрь, дүшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔸Ростов өлкәсенең Красный Десант хуторы мәктәбендә 15 яшьлек яшүсмер пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта өлкә губернаторы Василий Голубев хәбәр итте. Дүрт кеше яраланган. Һөҗүм итүче яшүсмер тоткарланган. Ул шул мәктәп укучысы диелә.

🔸Төнлә һәм иртән Русия армиясе Украинаның Кривой Рог шәһәренә һөҗүм иткән. Корбаннар һәм яраланучылар турында хәбәр ителми.

🔸Кичә төнлә Белгородка дроннар һөҗүме ясалган. Бу хакта Astra телеграм каналы яза. Дроннарның икесе шәһәр өстендә бәреп төшерелгән. Калдыкларының берсе шәхси йорт янындагы юлга төшкән. Зыян күрүчеләр юк.

🔸Украинада Road to Relief һуманитар оешмасының волонтерлары Русия ачкан ут астында калган. Ике кеше һәлак булган. Аның берсе Канададан Энтони Игнат, икенчесе Испаниядән Эмма Игуаль. Бу хакта Road to Relief үз Инстаграм битендә яза. Тагын ике волонтер яраланып хастаханәгә салынган.

🔸Роскомнадзор мөһаҗирләргә ярдәм итү өчен оешкан "Ковчег" үзәгенең, "Мәскәү Һелсинки төркеме"нең һәм эстон милли телерадиотапшыруларының сәхифәләрен томалаган. Шулай ук "Гроза" студентлар басмасына, "Христиане против <спецоперации", “Продолжение следует", Christianity Today ("Христианство сегодня"), мөһаҗирлектәге музыкант Михаил Ежов сайтына керү чикләнгән. Сәбәбе – сугышны тәнкыйтьләгән материаллар, Украинаны хуплаучы баннерлар һәм язмалар.

🔸Якутиядә башлык сайлауның беренчел нәтиҗәләрен сайлау бүлекләре ябылырга 23 минут кала ук игълан иткәннәр. Бу хакта «Выборы, всем ЦЫК» телеграм каналы язды. Соңрак Үзәк сайлау комиссиясе моны системный администратор хатасы дип аңлаткан. Имеш ул ялгыш инде ябылган сайлау бүлекләре нәтиҗәләрен чыгарган.

Әлегә шулар. Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
✍1👍1🥰1
М-12 юлы: Татарстан отамы, оттырамы?

8 сентябрьдә М-12 юлының Мәскәүдән Түбән Новогород өлкәсендәге Арзамас шәһәренә кадәрге өлеше ачылды. Түрәләр инде ел ахырына яңа трасса Казанга кадәр бары җитәчәк дип ышандыра.

Яңа юл ачылганнан соң төбәкләр арасында икътисади элемтәләр артыр, эчке туризм чәчәк атар, яңа тораклар төзелер дип көтә түрәләр. Бу үз чиратында төбәкләр арасында миграцияне көчәйтәчәк. Кайда яхшырак түлиләр һәм уңайлы шартлар тәкъдим итәләр — халык та шул якка тартылачак.

Белгечләр, бер яктан, республика икътисади элемтәләрне арттыра алачак дип саный. Икенче яктан, бу Татарстанны Мәскәүгә бәйләп кую, колониаль сәясәтне көчәйтү булачак дип исәпли.

Тулырак - монда, ачылмаса - монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3🤔2🥰1