Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу атнада сәяси тоткын Азат Мифтаховка яңа җинаять эше ачылды.

Аны террорчылыкны аклауда, ягъни Архангельски ФСБсын шартлаткан Михаил Жлобицкий гамәлләрен хуплауда гаеплиләр. Кем ул Жлобицкий? Ни өчен 2018 елдагы шартлау өчен активистлар әле дә мәхкәмәгә тартыла? Шуны аңлатабыз.

✔️2018 елның октябрендә 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицкий Архангельскиның ФСБ бинасында бомба шартлата. Нәтиҗәдә өч хезмәткәр зыян күрә, бер кеше — Михаил үзе — һәлак була. Шартлату алдыннан Жлобицкий Telegramдагы чатларның берсендә фикердәшләренә "махсус хезмәтләр ялганга корылган эшләр ача һәм кешеләрне җәзалый" дигән язу калдырган була.

✔️"ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, 2023 елның апрель ахырына Архангельски ФСБсындагы шартлатуга бәйле "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә җинаять эшләре саны 51гә җиткән иде. 11 фигурант алты елга кадәр иректән мәхрүм ителгән, өчесе мәҗбүри психиатрия дәвалануына җибәрелгән, 25 фигурант штрафка тартылган. Өч кеше тикшерү изоляторында утыра.

✔️Бүген Русиядә "террорчылыкны пропагандалау һәм аклау" өчен җинаять җаваплылыгына тарта торган канун гамәлдә. Куәт хезмәтләре әлеге канунны еш кына социаль челтәрләрдә терактлар турында фикер язган кешеләргә каршы куллана. Хәтта калдырган комментарда хуплау белдерү дә мәҗбүри түгел. Жлобицкий белән бәйле җинаять эшләре — шуның бер мисалы. Мифтахов — бу эштә беренче гаепләнүче түгел.

➡️Азатлык сәхифәсендә
➡️Көзге сайтта

@azatliqradiosi
🤬5❤1
Ком бураны
Вафирә Гыйззәтуллина
Әйдә!Online татар теленә өйрәтү проекты телне танылган татар җырлары аша да өйрәтә. Бу юлы "Ком бураны" җыры сайланган. Аның тарихы, җырчылары, урыс теленә тәрҗемәсе бирелә.

1990нчы елларда Татарстан бәйсезлек таләп иткән чорларда әлеге җыр белән Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) мәйдан тотты.

Җырның тарихы, урыс теленә тәрҗемәсе 👉биредә
VPN-сыз сылтама

@azatliqradiosi
❤10🔥4😍3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 11 сентябрь, дүшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔸Ростов өлкәсенең Красный Десант хуторы мәктәбендә 15 яшьлек яшүсмер пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта өлкә губернаторы Василий Голубев хәбәр итте. Дүрт кеше яраланган. Һөҗүм итүче яшүсмер тоткарланган. Ул шул мәктәп укучысы диелә.

🔸Төнлә һәм иртән Русия армиясе Украинаның Кривой Рог шәһәренә һөҗүм иткән. Корбаннар һәм яраланучылар турында хәбәр ителми.

🔸Кичә төнлә Белгородка дроннар һөҗүме ясалган. Бу хакта Astra телеграм каналы яза. Дроннарның икесе шәһәр өстендә бәреп төшерелгән. Калдыкларының берсе шәхси йорт янындагы юлга төшкән. Зыян күрүчеләр юк.

🔸Украинада Road to Relief һуманитар оешмасының волонтерлары Русия ачкан ут астында калган. Ике кеше һәлак булган. Аның берсе Канададан Энтони Игнат, икенчесе Испаниядән Эмма Игуаль. Бу хакта Road to Relief үз Инстаграм битендә яза. Тагын ике волонтер яраланып хастаханәгә салынган.

🔸Роскомнадзор мөһаҗирләргә ярдәм итү өчен оешкан "Ковчег" үзәгенең, "Мәскәү Һелсинки төркеме"нең һәм эстон милли телерадиотапшыруларының сәхифәләрен томалаган. Шулай ук "Гроза" студентлар басмасына, "Христиане против <спецоперации", “Продолжение следует", Christianity Today ("Христианство сегодня"), мөһаҗирлектәге музыкант Михаил Ежов сайтына керү чикләнгән. Сәбәбе – сугышны тәнкыйтьләгән материаллар, Украинаны хуплаучы баннерлар һәм язмалар.

🔸Якутиядә башлык сайлауның беренчел нәтиҗәләрен сайлау бүлекләре ябылырга 23 минут кала ук игълан иткәннәр. Бу хакта «Выборы, всем ЦЫК» телеграм каналы язды. Соңрак Үзәк сайлау комиссиясе моны системный администратор хатасы дип аңлаткан. Имеш ул ялгыш инде ябылган сайлау бүлекләре нәтиҗәләрен чыгарган.

Әлегә шулар. Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
✍1👍1🥰1
М-12 юлы: Татарстан отамы, оттырамы?

8 сентябрьдә М-12 юлының Мәскәүдән Түбән Новогород өлкәсендәге Арзамас шәһәренә кадәрге өлеше ачылды. Түрәләр инде ел ахырына яңа трасса Казанга кадәр бары җитәчәк дип ышандыра.

Яңа юл ачылганнан соң төбәкләр арасында икътисади элемтәләр артыр, эчке туризм чәчәк атар, яңа тораклар төзелер дип көтә түрәләр. Бу үз чиратында төбәкләр арасында миграцияне көчәйтәчәк. Кайда яхшырак түлиләр һәм уңайлы шартлар тәкъдим итәләр — халык та шул якка тартылачак.

Белгечләр, бер яктан, республика икътисади элемтәләрне арттыра алачак дип саный. Икенче яктан, бу Татарстанны Мәскәүгә бәйләп кую, колониаль сәясәтне көчәйтү булачак дип исәпли.

Тулырак - монда, ачылмаса - монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3🤔2🥰1
10 сентябрьдә Төркиянең Анталья шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев моннан дүрт ел элек Русиянең милли сәясәтенә каршы чыгып Ижау шәһәре мәйданында үз-үзен яндырып үтергән удмурт хәрәкәте активисты Альберт Разин истәлегенә пикетка чыкты.

Зәкиев "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер" дигән шигарь тотып торды. Разин да Удмуртия дәүләт шурасы каршындагы мәйданга шундый плакат белән чыккан иде.

Зәкиев әйтүенчә, Разин удмурт халкының гына түгел, татар, башкорт, бурят, ойрат-калмык, эрзя, мари, ягъни барлык Русия халыкларының да каһарманы.

"Татар теле, татар халкы да упкын алдында тора. Бәйсез дәүләтебезне торгызмасак, ул дәүләттә бер генә дәүләт теле булмаса, татар халкы 20-30 елдан юкка чыгачак. Инкыйраз килеп җитте", ди Зәкиев.

Килешәсезме?

@azatliqradiosi
❤22👍3😢2
Русия һәм АКШ тоткыннар белән алмашу турында сөйләшүләр алып баруын дәвам итә, алмашуга намзәтләр исемлегендә Русиядә хөкем ителгән оппозиционерлар, шул исәптән Алексей Навальный да бар.

Беренче чиратта Мәскәү Вадим Красиковны азат иттермәкче. Ул – чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен Германиядә хөкем ителде. Красиков Русия махсус хезмәтләрендә эшләгән дип фаразлана.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👎4🔥1👏1
Русия башлаган Украина сугышыннан Татарстанга тагын бер мәет кайтарылган.

Тукай районыннан 23 яшьлек Андрей Малахов 2 сентябрь көнне һәлак булган. Ул бүген районның Яңа Троицки авылы зиратында җирләнгән.

Азатлык хисабына күрә, сугышта Татарстаннан кимендә 609 кеше һәлак булган. Бу кайтарып җирләнгән һәм исемнәре ачык чыганакларда чыккан кешеләр генә. Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген сугышның 565нче көне.

@azatliqradiosi
🎉6👍1🤬1😢1
Русиядә мобилизация башланып, илнең програмчылары – һакер-мөһаҗирләр күпләп күчеп килгәннән соң, Төркиядә кибер-җинаятьчелек арткан.

Бу хакта Төркия полициясендәге чыганакларына һәм кибер-иминлек өлкәсендәге белгечләргә сылтама белән Financial Times хәбәр итә.

Басма әңгәмәдәшләре сүзләренчә, башта мөһаҗир-һакерлар төрек һакерлары белән берләшеп вак онлайн-хәрәмләшүләр кылган, алар урланган мәгълүматларны Европа базарында сату өчен бергә эш иткән.

▪️Русиядә мобилизация 2022 елның сентябре ахырында башланды һәм Русия хакимиятләре белдерүләренә күрә, ноябрь башында бетте. Мобилизация барган вакытта күпчелек русияләр илдән китте. Китүчеләрнең төгәл саны юк, әмма дистәләгән яки йөзләгән мең кеше турында сүз барырга мөмкин дип фаразлана.

@azatliqradiosi
✍1🤬1
🛬 Казаннан Сочига очып киткән очкыч техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан

Бу хакта Татарстан транспорт прокуратурасына сылтанып "Татар-инофрм" хәбәр итә.

"Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus 320 очкычы Казан һава аланыннан күтәрелеп Кайбыч тирәсенә җитүгә очкыч командиры техник сәбәпләр аркасында кире кайтырга карар кабул иткән.

Очкыч 11: 57 сәгатьтә Казан һава аланына төшеп утырган. Очкычта барлыгы 165 юлчы булган. Зыян күрүчеләр юк диелә.

Һава аланының техник хезмәтләре төзәтү, прокуратура — тикшерү эшләрен башлаган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏2❤1🤔1
Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен активист Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Дмитрий Шаталинны гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып, 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "ОВД-Инфо" җиткерә.

Август ахырында Instagram-да сугышка каршы язган постлары өчен полиция аңа гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегән иде.

Шаталин үзе бу постларны 2022 елның 24 февралендә язуын искәртә.

Адвокат Максим Усов егетне бу маддә нигезендә гаепләүләре – канунсыз ди.

"Беренчедән, ул постларын "гаскәрне кимсетү" турындагы маддә әле бөтенләй булмаган чакта чыгарган. Икенчедән, шәхсән үзем бу постларда Русия кораллы көчләре һәм аларның гамәлләре белән бернинди бәйлелек тә күрмим. Совет чорыннан бирле "Булмасын сугыш", "Дөньяга – тынычлык" дигән шигарләр эленеп тора. Хәзер бу рәсемнәрнең авторларын эзләп табып, җаваплылыкка тартыйк мени инде?", ди адвокат.

❓Адвокат фикере белән килешәсезме?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍1🤬1
Казан федераль университетында кытай студентларына аерым тулай торак төземәкчеләр

Шулай ук Кытайда КФУның әзерлек факультетларын ачарга ниятлиләр.

▪️Русия белән Кытайның хезмәттәшлеге икътисад һәм сәүдә өлкәләре белән чикләнмичә, мәгариф һәм технологияләр өлкәләрендә дә бара.

▪️Мисал өчен, соңгы елларда Татарстанда Кытай студентлары саны арткан, Кытай теле республиканың кайбер мәктәпләрендә укытыла, бу фәннән БДИ тапшырып була. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда дәүләт теле булган татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып булмый, аны статусы түбәнрәк булган Бердәм республика имтиханында гына тапшырып була.

▪️Казан университетының Кытай белән киң хезмәттәшлек програмы бар. Моннан тыш университетта кытай телен укыту һәм популярлаштыру белән шөгыльләнгән Конфуций институты булуын да искәртү мөһим.

❓Татарстанның Кытай белән арта барган хезмәттәшлеген хуплыйсызмы?

@azatliqradiosi
👎7🤮3👍2🤡1
Уфада полиция йорт диварларына "Мобилизация = груз 200" дип язган кешене эзли

Бу хакта "Кровавая барыня" телеграм-каналы хәбәр итә.

"Рабкор һәм Калугин урамнарындагы йорт диварларына төшерелгән бу язуларны бер уфалы күреп алган һәм полициягә зарланган, — диелә хәбәрдә. — Өч сәгатьтән урынга полиция килеп җиткән."

Трафарет белән ясалган язуларны кем һәм кайчан ясаганы билгесез. Полиция видеокамера ярдәмендә аның эзенә төшәргә өметләнә.

Элегрәк, 29 августта, Уфаның Менделеев урамында да (KFC каршында)  шундый ук язу барлыкка килүе турында хәбәр ителгән иде.

❓Сезнең дә мондый язуларны очратканыгыз бармы?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁6👍4❤1🤡1
❗️Золымнан качкан беларуслар Литвада чит ил ватандашы паспортын ала алачак

Бу хакта Литваның Мөһаҗирлек департаменты мөдире Эвелина Гудзинскайте хәбәр итте.

Элегрәк ел саен шундый берничә дистә паспорт бирелгән булса, хәзер аларның саны күпкә артыграк булачак диелә.

"Беларуска кайтырга курыккан, нишләргә дип уйлаучылар. Литвада мондый беларуслар ничә — төгәл әйтү авыр, әмма моңа ихтыяҗлары туардай берничә мең беларус турында сүз бара", ди ул.

Чит ил ватандашы паспортына сәяси яки һуманитар сәбәпләр аркасында Беларуска кайта алмаучылар дәгъва итә алачак.

▪️Сентябрь башында Александр Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды, моның өчен аларга Беларуска кайтырга кирәк булачак иде.

▪️Литваның гамәлләре — Лукашенканың шушы хактагы фәрманына җавап булып тора.

@azatliqradiosi
👍5👏1
Русия хәрбиләренең украин әсирләрен җәфалаулары системлы дәрәҗәгә җиткән

Бу хакта Украинага сәфәреннән соң БМО вәкиле Элис Джилл Эдвардс белдерде, дип яза The New York Times.

Эдвардс туплаган белешмәләрдән күренгәнчә, җәфалаулар арасында колакка һәм җенес органнарына электр тогы суктыру, кыйнау, суда тончыктыру, җенси көчләү бар.

Русия әсирлегеннән кайткан украин хәрбиләре үзләрен ач тотулары турында сөйләгән, кемнәрдер бик нык ябыгып кайткан.

Эдвардс җәфалаулар турындагы күрсәтмәләрне Мариупольдә, шулай ук Киев, Харьков һәм Херсон өлкәсендә яшәүчеләрдән җыйган.

Шул ук вакытта ул украин хатын-кызларын көчләүләре турында җитәрлек мәгълүмат җыя алмавын искәрткән. Көчләнгән хатын-кызларның бик азы гына тәртип саклау оешмаларына зарланган, ди ул.

@azatliqradiosi
🤬5❤1
Татарстанда ЮХИДИ ротасы башлыгын ришвәтчелектә шикләнеп тикшерү изоляторына җибәргәннәр

Әлмәттә ЮХИДИның юл-патруль хезмәтенең аерым батальоны өченче ротасы җитәкчесе Руслан Шәймәрдановны тикшерү изоляторына утыртканнар. Аны ришвәт алуда шикләнәләр, дип яза “Бизнес Online”. Җитәкчене сак астына алу турындагы карарны Әлмәт шәһәр мәхкәмәсе чыгарган.

Тикшерү фикеренчә, аңа ришвәтне "УТТ-Трубострой" оешмасы җитәкчесе биргән. Бу хәл 2016 елда ук булган, аңа 269 мең сумлык төзелеш материаллары тапшырганнар диелә. Шуның өчен Шәймәрданов, янәсе, бу оешмада эшләүче машина йөртүчеләргә штраф язмаска сүз биргән.

Шәймәрдановка каршы “Ришвәт алу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, аны 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁3👍2🤡1
Татарстанда хатын-кызларны кайгырту стратегиясенең эш планы расланды. Ул абортлар санын киметүне максат итеп куя

Татарстан хөкүмәте Хатын-кызлар мәнфәгатендә дәүләт стратегиясен 2023-2026 елларда тормышка ашыру планын раслады һәм координацион шура төзеде. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта әйтелә.

Планга йөкле хатын-кызларга һәм аборт ясатырга теләүчеләргә кагылышлы чаралар кертелгән. Аерым алганда, балага узган хатын-кызларга нинди федераль һәм төбәк ярдәме каралуы турында мәгълүмат бирелеп торачак. Аборт ясатырга теләүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.

Баласын төшерүдән баш тартучылар өлеше кимендә 15 процентка җитәргә тиеш диелә. Бу максаттан 2023-2026 елларда Балалар республика клиник хастаханәсендә репродуктив сәламәтлек мәктәбе булдырырга телиләр. Йөкле хатын-кызлар белән эшләячәк кризис үзәкләренең эшен көчәйтергә җыеналар.

Эшнең тормышка ашуын координацион шура күзәтеп барачак. Аны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк диелә. Шурага 23 әгъза кергән. Алар арасында Татарстан бала хокуклары омбудсмены Ирина Волынец, Җәмәгать пулаты рәисе Зилә Вәлиева, кеше хокуклары омбудсмены Сәрия Сабурская бар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - сишәмбе. Укрианадагы сугыш 566 көн дәвам итә. Бу сәгатькә билгеле булган вакыйгалар мондый:

❶ "Уральские авиалинии" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирск өлкәсенең бер басуына утырган. Аварияле очрак, диелә. Очкычта 159 кеше булган, берсенә дә зыян салынмаган. Очкыч Омскидан очкан.

❷ Русиянең Рылся шәһәренә драннар һөҗүме булган. Берничә бинаның тәрәзәләре ватылган, түбәгә, диварларга зыян килгән.

❸ Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын Русиянең чиген узган. Ул үзенең махсус поездында гына йөри. Русиядә ул Владимир Путин белән очрашмакчы. Кайчан - әйтелми. Әгәр Мәскәү белән Пхеньян кораллар бирү-алу турында килешсә, АКШ яңа чикләүләр кертәчәк, диде Дәүләт департаменты вәкиле.

❹ Русия нефтьне яшерен чыгаруын өч тапкырга арттырган, дип саный S&P Global медиахолдингы. Нефть танкерлар ярдәмендә диңгез буенча агызыла. Нефть диңгездә үк тутырыла, хисап алып барылмый, махсус хисап җайланмары сүндерелә, дип яза Moscow Times. Бу рәвешле Мәскәү санкцияләрне урап уза.

❺ Либиянең көньягында су басуы аркасында 7 мең кеше эзсез югалган, дип хәбәр итә Al Jazeera телеканалы.

❻ Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә "Бәхетле" кибете ябылган. Моңа кадәр Хәсәин Ямашев урамындагысы да эшчәнлеген туктаткан иде.

❼ Башкорстанда биш ай эчендә тычкан котыруын 548 кеше эләктергән. Бу күрсәткеч узган елдагы шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 3,5 тапкырга артык.

Әлегә шулар. Безнең белән көнегезне башлавыгыз өчен рәхмәт. Матур, нәтиҗәле узсын! Ә без мөһим хәбәрләрне вакытында язып барырбыз.
👍3✍2🔥1🥰1